Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Салкын тимәсен дисәгез, тозлы кәбестә ашагыз

Тозлы кәбестә – витаминнар һәм файдалы матдәләр чыганагы. Ул калий, магний, кальций, тимер, цинк, фосфор, йодка бай.

Әлеге микроэлементлар организмны ныгыта һәм баш авыртуларына, йокысызлыкка каршы көрәшә. Тозлы кәбестә составындагы В6 витамины аксымны үзләштерә. Шуңа күрә аны ит ризыклары белән бергә ашарга кирәк. Андагы С витамины күләме лимондагыдан да артып китә. Туңып кайткач, кайнар чәй эчкәнче, тозлы кәбестә ашап куйсагыз, оттырмассыз. Ул салкын тию ихтималын киметә.

Кәбестә составындагы клетчатка ашкайнату органы һәм эчәкләр өчен әйбәт. Ул организмнан шлак һәм токсиннарны чыгара, бактерияләрнең черүенә юл куймый. Рассолы исә аппетитны арттыра, шулай ук геморрой, эч кибү вакытында да файдалы.
Тозлы кәбестә никотин кислотасына бай. Ул исә тырнак һәм чәчләрне ныгыту өчен кирәк.
Кәбестәнең зыяны турында да онытырга ярамый. Ул ашка­заны җәрәхәте, панкреатит, гастриттан интегүчеләр өчен файдалы түгел. Шулай ук гипертония, бавыр һәм бөер авы­ру­лы кешеләргә дә тозлы кәбестә ашаудан тыелырга кирәк.

Интернет челтәреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев