Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

"Сәламәт кешенең уңышка ирешү мөмкинлеге күбрәк»

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге үз эшен ведомство карамагындагы өч учреждение: БЯСМ, «Аҗаган» яшүсмерләр клубы һәм «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр һәм мәктәп берләшмәләре үзәге ярдәмендә алып бара.БЯСМ нең тугыз секциясендә – милли көрәш, алкалы хоккей, баскетбол, өстәл теннисы, футбол, бадминтон, бокс, йөзү, чаңгы ярышлары-бүгенгесе көндә 421 кеше шөгыльләнә.

Зирекле авылының «Аҗаган» яшүсмерләр клубында, аның Яңа Чишмә филиалында кул эшләре, аэробика, өстәл теннисы, пауэрлифтинг түгәрәкләре, пневматик винтовкадан ату, картинг, гомуми физик әзерлек белән 125 кеше шөгыльләнә.  
Районда 72 физкультура коллективы бар (22 балалар бакчасы, 20 мәктәп, аграр көллият филиалы, яшүсмерләр клубы, бер өстәмә белем бирү учреждениесе, 27се район предприятиеләре һәм учреждениеләрендә).
  Районда даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүчеләр саны бүгенге көндә 42,5% - 5615 кеше (2017 елда - 5416). Физкультура дәресләренә йөрүче балалар саны-1420. 
Районда 92 спорт корылмасы, 2018 елда тагын 1 универсаль спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылды.
Безнең район спортчылары 2018 елда 60 күчмә Чемпионатта, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы беренчелекләрендә катнашты, аларда төрле үрнәктәге һәм дәрәҗәдәге 84 медаль яуланган. 49 массакүләм разряд бирелде, зурлар арасында пауэрлифтинг буенча спорт мастерлыгына 2 кандидат барлыкка килде.
 Районда штаттагы 35 физик культура хезмәткәре, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә 12 тренер-укытучы эшли. Район җитәкчелеге ярдәме белән 2018-2019 уку елына яшәү урыны буенча тренерларның 9,5 ставкасына түләү өчен акча бүлеп бирелде. Районның барлык торак пунктларында кичке вакытта халык белән эшләп, 19 физкультура һәм спорт белгече өстәмә түләү ала. Бу билгеле бер нәтиҗәләр бирә: 2018 елда «Сәламәтлек» Спартакиадасы нәтиҗәләре буенча район 31 район арасында 12 урынны алды. Районда 10 спорт федерациясе эшли: милли көрәш, волейбол, хоккей, бадминтон, шашка, шахмат, футбол, баскетбол, өстәл теннисы, йөзү, дзюдо, чаңгы ярышлары, алар балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерларына да, безгә дә төрле ярдәм күрсәтәләр. Бокс федерациясе (рәисе Алексей Трондин һәм Николай Скоков), өстәл теннисы федерациясе (рәисе Рафис Вафин) спортны үстерүгә зур өлеш кертә. 
Уку елы дәвамында 9 спорт төре буенча мәктәпләр арасында Спартакиада һәм 12 спорт төре буенча Беренчелек оештырылды. 2018 елда гимназия, Ленино, Шахмай, Әдәмсә, Яңа Чишмә мәктәпләре, Зирекле лицее актив булды, командалардан республика спорт ярышларында катнашу өчен җыелма командалар туплана.
Өлкән яшьтәге кешеләр өчен «Олимп» УСЗ һәм йөзү бассейнында атнага 2 тапкыр сәламәтләндерү аэробикасы, җәен скандинавия йөреше белән шөгыльләнеп «социаль сәгать» бирелә.  Анда шөгыльләнүчеләр «Татарстан чаңгы юлы», «Татарстан кроссы», «Көзге кросс», «Физкультурачылар көне» һ.б. чараларда катнашалар, «Өченче яшь» төркеменә керүче пенсионерларның Республика спартакиадасының район этабында җиңүчеләр Казанда үткән финалда (дартс һәм эстафета буенча) призлы 3 урын яулап, 29 команда арасында 14 нче урынга чыкты (2017 елда – 16 урын иде).
2014 елның сентябреннән мәктәп укучылары, ә 2016 елның декабреннән барлык халык ГТО нормаларын үти башлады.  Барлыгы 3482 кеше катнашты, 2018 ел рейтингы буенча Яңа Чишмә районы 2 урында тора. 
Муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасында район яхшы гына чыгыш ясый. 2018 елда безнең команда спортның 9 төре буенча, 2017 ел нәтиҗәләрен яхшыртып, район данын яклады һәм 13 район арасында 7 нче урынны алды. 
Яшьләр сәясәте линиясе буенча бер ел эчендә 28 район чарасы үткәрелде, 12 республика чарасында, фестивальләрдә, слетларда катнашты һәм Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең еллык рейтингы нәтиҗәләре буенча 22 урынны алды. 
2019 елга яшьләр бүлегенең бурычлары: физкультура белән шөгыльләнүче халык санын 44% ка,  балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә - 30% ка кадәр арттыру, спортчыларны әзерләү сыйфатын һәм республика ярышларында күрсәткечләрне яхшырту, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында адаптив физик культура һәм спортны үстерү, ГТО комплексын кертү һәм популярлаштыру эшен дәвам итү һ.б.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X