Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Сәламәтлек - үз кулыбызда

Быелгысы елның гыйнвар-февралендә КРВИ авырулары белән авырауның 54 очрагы теркәлгән. Авыраучылар арасында өч бала. Яңа Чишмә РҮХ-нең табиб-эпидемиологы Әлфия Юсупова хәбәр иткәнчә, мартта КРВИ авыруларының баш калкытуы билгеләп үтелгән, әлегә грипп авыруы очраклары юк. Без табибәдән халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирүен үтендек. -Әлфия Өлфәтовна, яз җитү һәм һава җылыну белән...

Быелгысы елның гыйнвар-февралендә КРВИ авырулары белән авырауның 54 очрагы теркәлгән. Авыраучылар арасында өч бала. Яңа Чишмә РҮХ-нең табиб-эпидемиологы Әлфия Юсупова хәбәр иткәнчә, мартта КРВИ авыруларының баш калкытуы билгеләп үтелгән, әлегә грипп авыруы очраклары юк. Без табибәдән халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирүен үтендек.
-Әлфия Өлфәтовна, яз җитү һәм һава җылыну белән халык күпләп авырый башлый: борын тыгыла, йөткертә һ.б.. Бу грипп авыруымы? Безгә быел гриппның нинди вируслары эләгергә мөмкин?
-Галимнәр фаразлавынча, 2015 елда грипп вирусының 3 төре йөриячәк, болар: А, А(Н1Н1), А (Н3N2) грипп вируслары. Гриппның барлык төрләренең билгеләре охшаш: берничә сәгать дәвамында кисәк тән температурасының күтәрелүе, туңып калтырау, хәлсезлек, баш авырту, мускуллар һәм буыннар сызлау, йөткерү, тамак авырту, борынга томау төшү.
-Бөтенесе булмаса да, авыруның кайбер билгеләре бездә күренгәли башлады, нәрсә эшләргә?
-Әгәр дә Сез авырадыгыз икән, өйдә генә торыгыз, табиб чакыртыгыз һәм ул билгеләгәннәрне үтәгез. Мәктәпкә, эшкә һич кенә дә йөрмәгез, үзегезне куркынычка тартмагыз, чөнки грипп авыруы өзлегүләр китереп чыгара, шулай ук тирә-юньдәгеләрне дә зарарларга мөмкинсез.
-Грипп эпидемиясе вакытында саклану чаралары турында да искә төшереп үтсәгез иде.
-Районда әлегә грипп эпидемиясе юк һәм ул булмасын өчен түбәндәгеләрне тәкъдим итәр идем:
-кешеләр арасында булганда маска киеп йөрегез, аларны һәр 3-4 сәгать саен алыштырыгыз; исәнләшкәндә кочаклау, кул биреп күрешү, үбешүдән тыелыгыз, кулларыгызны даими төстә сабынлап юыгыз, аларны йогышсызландыра торган гельләр белән сөртегез; гадәттәгедән күбрәк сыеклык эчегез (лимонлы чәй), рационда суган, сарымсак кулланыгыз.
-Әгәр инде без авырадык, больничный алып дәвалана да башладык ди, дәваланган вакытта үзеңнең хәлеңнең начараюына игътибар итү кирәкме?
-Һичшиксез! Авыру көчәеп киткәндә Сезгә ярдәм кирәк булуы ихтимал, шул исәптә стационар шартларда. Әгәр дә Сездә югары температура, тыныгыз кысыла, сулыш алу кыенлаша яки күкрәктә авырту тоясыз икән, иреннәр зәңгәрләнсә, какырыкта кан булса, башыгыз әйләнсә, ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итегез.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Авырамагыз!
Әңгәмәне Лариса ФЕДОРОВА үткәрде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев