Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Сәламәтлекме, әллә акча янчыгымы: кайсы кыйммәтрәк?

Фе­де­раль таш­ла­ма­лар­га ия бу­лу­чы­лар­ны да­ру­лар бе­лән тәэ­мин итү прог­рам­ма­сы 2005 ел­дан бир­ле га­мәл­дә. 2012 ел­ның ап­ре­лен­нән алып со­ци­аль хез­мәт­ләр җы­ел­ма­сы бә­я­се ае­на 795 сум 88 ти­ен тәш­кил итә. Җы­ел­ма өч өлеш­тән то­ра. Таш­ла­ма­га ия бу­лу­чы шу­лар­дан на­ту­ра­ла­та яки ак­ча­ла­та ала ала­лар: ки­рәк­ле да­ру­лар бе­лән тәэ­мин итү; са­на­тор-ку­рорт­лар­да дә­ва­ла­ну­га юл­ла­ма би­рү...

Фе­де­раль таш­ла­ма­лар­га ия бу­лу­чы­лар­ны да­ру­лар бе­лән тәэ­мин итү прог­рам­ма­сы 2005 ел­дан бир­ле га­мәл­дә.

2012 ел­ның ап­ре­лен­нән алып со­ци­аль хез­мәт­ләр җы­ел­ма­сы бә­я­се ае­на 795 сум 88 ти­ен тәш­кил итә. Җы­ел­ма өч өлеш­тән то­ра. Таш­ла­ма­га ия бу­лу­чы шу­лар­дан на­ту­ра­ла­та яки ак­ча­ла­та ала ала­лар: ки­рәк­ле да­ру­лар бе­лән тәэ­мин итү; са­на­тор-ку­рорт­лар­да дә­ва­ла­ну­га юл­ла­ма би­рү (ме­ди­ци­на мәгъ­лү­мат­ла­ры бул­ган­да); шә­һәр янын­да­гы ти­мер юл транс­пор­тын­да буш­лай йө­рү; шу­лай ук (юл­ла­ма бул­ган­да) шә­һә­ра­ра транс­порт­та дә­ва­ла­ну уры­ны­на ба­ру - кай­ту. Таш­ла­ма­га ия бул­ган һәр ке­ше­нең сай­лау хо­ку­кы бар - ак­ча яки ки­рәк­ле ме­ди­ка­мент­лар. Дө­рес ка­рар ка­бул итү һәм со­ци­аль җы­ел­ма­ны сай­лау­га ни­ба­ры бер ай­дан да ким­рәк ва­кыт кал­ды. Тик шу­ны да бил­ге­ләп үтәр­гә ки­рәк: ак­ча­ла­та ком­пен­са­ция сай­лау һәр­ва­кыт­та да отыш­лы бул­мый.

Ми­сал өчен, ак­ча­ла­та би­рел­гән ком­пен­са­ция ак­ча­сы- на да­ру­ха­нә­дән да­ру са­тып ал­ган­да па­ци­ент­лар пре­па­рат­лар­ны вак­лап са­ту бә­я­сен­нән са­тып ала­лар, бу пре­па­рат­лар дәү­ләт прог­рам­ма­сы ни­ге­зен­дә са­тып алы­нып, кү­мәр­тә­ләп са­ту итү бә­я­сен­нән са­ты­ла. Кай­бер да­ру­лар­ның бә­я­лә­рен ми­сал итеп күр­сә­тәм: Ли­зо­ноп­рил ап­те­ка­да 48 сум то­ра, ә таш­ла­ма­лы бәя бу­ен­ча - 28 сум; Ур­со­сан - ап­те­ка­да 885 сум, ә таш­ла­ма­лы бәя бу­ен­ча - 540, Ста­ти­на ап­те­ка­да 141 сум, ә таш­ла­ма­лы бәя бу­ен­ча 26 сум то­ра.

Әле­ге таб­ли­ца­ны мин ми­сал итеп ни өчен ки­те­рәм соң? Чөн­ки авы­ру­лар­га язып би­рел­гән да­ру пре­па­рат­ла­ры ак­ча­ла­та ком­пен­са­ция кү­лә­ме­нә "сый­мый", ар­тык кыйм­мәт то­ра, ди­ю­лә­рен ише­тер­гә ту­ры ки­лә. Та­гы шу­ны­сын да ис­тә то­тар­га ки­рәк, ап­те­ка­лар­да да­ру пре­па­рат­ла­ры­ның бер өле­ше ба­ры та­биб ре­цеп­ты бу­ен­ча гы­на җи­бә­ре­лә, язып би­рү (вы­пис­ка) бил­ге­ле бер сум­ма бе­лән ге­нә чик­лән­ми. Төп авы­ру­дан тыш, фе­де­раль таш­ла­ма­лар­га ия бу­лу­чы­лар­га шу­ның бе­лән ты­гыз бәй­лә­неш­тә бул­ган авы­ру­лар­ны дә­ва­лау өчен ки­рәк бул­ган пре­па­рат­лар­ны да язып би­рер­гә мөм­кин­нәр. Фе­де­раль таш­ла­ма­лар бу­ен­ча бү­леп би­рел­гән да­ру­лар исем­ле­ген­дә бү­ген­ге­се көн­дә нев­ро­ло­гия авы­ру­ла­рын дә­ва­лау өчен, он­ко­ло­гик авы­ру­лар өчен, ши­кәр, бө­ер авы­ру­ла­ры, брон­хи­аль аст­ма, кан авы­ру­ла­ры, кыс­ка­сы, дә­ва­ла­ну кыйм­мәт тор­ган хро­ник авы­ру­лар­ны дә­ва­лау өчен ки­рәк­ле пре­па­рат­лар бар.

Со­ци­аль җы­ел­ма­лар­дан баш тар­ту ту­рын­да ка­рар ка­бул ит­кән­че, иң элек үзең­нең сә­ла­мәт­ле­гең ту­рын­да уй­лар­га ки­рәк. Дәү­ләт та­ра­фын­нан бү­леп би­рел­гән ак­ча­лар ту­лы­сын­ча сә­ла­мәт­лек­не сак­лау­га то­ты­лыр­га ти­еш, ә "кол­ба­са, прән­нек­кә" тү­гел, авы­ру­га ин­ва­лид­лык бо­лай гы­на би­рел­ми. Сә­ла­мәт­лек сак­лау ми­нистр­лы­гы бү­леп бир­гән ак­ча­лар­ны урын­лы фай­да­ла­ныр­га ки­рәк. Фе­де­раль таш­ла­ма­га ия бул­ган һәр ке­ше бу хак­та ис­тә то­тар­га ти­еш.

Үзем­нең ме­ди­ци­на прак­ти­кам­да ми­ңа еш кы­на ОНЛС­тан баш тарт­кан авы­ру ке­ше­нең сә­ла­мәт­ле­ге ак­рын­лап на­чар­ла­на ба­ру­ын бик еш кү­рер­гә ту­ры ки­лә. Бу хәл аның по­лик­ли­ни­ка­га мө­рә­җә­гать итү­ен тук­та­ту­дан, ал­дан тик­ше­ре­нү уз­мау һәм кай­ва­кыт үзен­чә дә­ва­ла­ну нә­ти­җә­сен­дә ки­леп чы­га.

Ба­ры­гыз да "җи­де кат уй­ла, бер кат кис", ди­гән әй­тем­не оныт­ма­гыз һәм дө­рес адым яса­гыз. Сә­ла­мәт­ле­ге­гез үз ку­лы­гыз­да!

Ну­рия БИ­ЛА­ЛО­ВА,

РҮХ та­би­бы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев