Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Соцпакетмы әллә акчамы: уйланырга вакыт бар әле

"Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартыргамы, дарулар сайларгамы?" - бу сорау беренче карашка федераль дәрәҗәдә ташламадан файдаланучы һәркем өчен катлаулы күренергә мөмкин. Яңа Чишмә районында барлыгы 1517 ташламачы яши, шуларның 612-сен бу сорау борчымый - алар социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланалар, баш тартучылар күбрәк - 905 кеше (59,7%). Хөкүмәт ай саен дарулар...

"Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартыргамы, дарулар сайларгамы?" - бу сорау беренче карашка федераль дәрәҗәдә ташламадан файдаланучы һәркем өчен катлаулы күренергә мөмкин.
Яңа Чишмә районында барлыгы 1517 ташламачы яши, шуларның 612-сен бу сорау борчымый - алар социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланалар, баш тартучылар күбрәк - 905 кеше (59,7%). Хөкүмәт ай саен дарулар алу өчен 716 сум күләмендә акча бүлеп бирә. 2011 елдан бирле социаль хезмәтләр җыелмасы ике түгел, өч өлештән тора:
-дарулар белән тәэмин итү;
-санатор-курорт дәвалавына юллама бирү;
-шәһәр тирәсендә тимер юл транспортында, дәвалануга бару-кайтуга шәһәрара транспортында йөрү бәясен түләү.
Шикәр авыруы, бронхиаль астма, эпилепсия, хроник бөер җиткесезлеге, кан авырулары һ.б. кебек билгеле бер төркем авырулар булганда социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартырга ярамый. Югарыда аталган авыруларны дәвалау препаратларының бәясе 2500 сумнан башлана һәм тагы да кыйммәтрәк. Хәзергесе вакытта иң күп чыгым сораучы авыруны дәвалау безнең район буенча ай саен хөкүмәткә 32 мең сумга төшә. Республика буенча 10 меңнән артык кеше 1 млн.сумнан артык бәягә дарулар ала. Дәүләт тиешле дарулар белән тәэмин итү өчен иминият сыйфатында бераз акча бүлеп бирә. Тик, кайберәүләр (федераль ташламалардан файдаланучылар) дарулардан баш тартып, акча алуны өстен күрәләр. Ай саен 716 сум алып баеп булмый, әгәр ташламачылар җитди авырап китсәләр, авырулары белән ялгыз торып калачаклар. Шунлыктан, хөрмәтле федераль ташламачылар, ташламалардан баш тартканчы тагын бер кат уйлагыз, үзегезнең гомумпрактика табибына мөрәҗәгать итегез. Ташламаларны яңарту өчен әле 1 октябрьгә чаклы вакыт бар.
Рәфис ВАФИН,
РҮХ баш табибы урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев