Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ташламамы, әллә акчалата компенсацияме?

    1 ок­тябрь­дә фе­де­раль таш­ла­ма­лар­га ия бу­лу­чы­лар­ны таш­ла­ма­лар­га кай­та­ру чо­ры тө­гә­ллә­нә. 2012 ел­да фе­де­раль таш­ла­ма­лар­га ия 44 ке­ше таш­ла­ма­лар­дан яңа­дан фай­да­ла­на баш­ла­ды, 25 ке­ше алар­дан баш тарт­ты, 3 ке­ше га­ри­за­ны га­мәл­дән чы­гар­ды (ягъ­ни баш­та таш­ла­ма­лар­дан баш тарт­ты­лар, ан­нан, ни эш­лә­гән­нә­рен аң­лап, таш­ла­ма­лар­га ки­ре кайт­ты­лар). Таш­ла­ма­лар­дан фай­да­ла­ну­ны яңа­дан баш­лап җи­бә­рү чо­рын­да таш­ла­ма­лар­га...

    1 ок­тябрь­дә фе­де­раль таш­ла­ма­лар­га ия бу­лу­чы­лар­ны таш­ла­ма­лар­га кай­та­ру чо­ры тө­гә­ллә­нә.

    2012 ел­да фе­де­раль таш­ла­ма­лар­га ия 44 ке­ше таш­ла­ма­лар­дан яңа­дан фай­да­ла­на баш­ла­ды, 25 ке­ше алар­дан баш тарт­ты, 3 ке­ше га­ри­за­ны га­мәл­дән чы­гар­ды (ягъ­ни баш­та таш­ла­ма­лар­дан баш тарт­ты­лар, ан­нан, ни эш­лә­гән­нә­рен аң­лап, таш­ла­ма­лар­га ки­ре кайт­ты­лар). Таш­ла­ма­лар­дан фай­да­ла­ну­ны яңа­дан баш­лап җи­бә­рү чо­рын­да таш­ла­ма­лар­га ия бу­лу­чы­лар­га, биг­рәк тә авы­ру­ла­ры кат­лау­ла­ну их­ти­ма­лы зур бул­ган ши­кәр авы­руы, брон­хи­аль аст­ма, эпи­леп­сия авы­ру­ла­рын­нан ин­те­гү­че­ләр­гә таш­ла­ма­лар­дан фай­да­ла­ну­ны сай­лау ки­рәк­ле­ге ту­рын­да ак­тив эш алып ба­рыл­ды. Фе­де­раль дә­рә­җә­дә­ге таш­ла­ма­лар­га ия бу­лу­чы­лар­га аң­ла­ту эш­лә­ре алып ба­ру­да кам­па­ния нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча без­нең ра­йон­да 1035 ке­ше таш­ла­ма­лар­дан баш тарт­кан, ягъ­ни 65,2 про­цент тәш­кил итә ди­гән сүз, Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы бу­ен­ча бу күр­сәт­кеч 71,7 про­цент.

    Аң­ла­ту эш­лә­ре алып бар­ган чор­да һәм ха­лык бе­лән оч­раш­кан ва­кыт­та таш­ла­ма­лар­га ия граж­дан­нар­ны да­ру бе­лән тәэ­мин итү­гә ка­гы­лыш­лы со­рау­лар би­рел­де. Иң мө­һим мәсь­ә­лә - да­ру­ха­нә­дә ки­рәк­ле да­ру бул­мау. 2012 ел­ның 9 аен­да фе­де­раль таш­ла­ма­лар­га ия бул­ган 487 ке­ше­гә 7899 ре­цепт бу­ен­ча 3539800 сум­лык да­ру би­рел­гән, ягъ­ни таш­ла­ма­га ия бер ке­ше­гә ур­та­ча 7268,58 сум ди­гән сүз. Ре­ги­о­наль таш­ла­ма­га ия 168 ке­ше­гә 1374 ре­цепт бу­ен­ча 948 мең сум­лык да­ру җи­бә­рел­гән. Ха­тын-кыз­лар­га йөк­ле­лек чо­рын­да 188 ре­цепт бу­ен­ча 46,9 мең сум­лык да­ру яз­ды­рып би­рел­гән. Ае­рым төр­кем­гә күп чы­гым­нар та­ләп итә тор­ган авы­ру­лар бе­лән ин­те­гү­че авы­ру­лар ке­рә, ан­дый­лар ра­йон­да 8 ке­ше. 80 ре­цепт бу­ен­ча 3440100 сум­лык да­ру җи­бә­рел­гән, ягъ­ни таш­ла­ма­га ия бу­лу­чы бер ке­ше­гә ур­та­ча 430 мең 12 сум кү­лә­мен­дә­ге да­ру язып би­рел­гән. Таш­ла­ма­лар­га ия бу­лу­чы бар­лык ка­те­го­рия ке­ше­лә­ре­нә 9 ай эчен­дә 7974800 сум­лык да­ру языл­ган. Әй­тер­гә ки­рәк, Яңа Чиш­мә ра­йо­нын­да таш­ла­ма­га ия бу­лу­чы­лар да­ру пре­па­рат­ла­ры бе­лән юга­ры дә­рә­җә­дә тәэ­мин ител­гән.

    Ра­фис ВА­ФИН,

    РҮХ­нең баш та­биб урын­ба­са­ры

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: