Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Татарстанда 2019 ел медицина хезмәткәре булып район фельдшеры танылды

14 июньдә Казанның «Пирамида " мәдәни-күңел ачу комплексында «Ел табибы - Ак чәчәкләр 2019» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. «Елның медицина хезмәткәре» номинациясендә Чуаш Чабаксары фельдшер-акушерлык пункты мөдире Любовь Гуслярова җиңүче булды.


Конкурс «Сәламәтлек саклау легендасы», «Ел табибы», «Уникаль очрак», «Беренчел звеноның иң яхшы табибы» һәм «Елның медицина хезмәткәре» номинацияләрендә 12 нче тапкыр үткәрелә. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет тарафыннан һәр номинациядә җиңү өчен күпсанлы дәгъвачылардан бары тик өч финалист кына сайлана. 
Быел «Елның медицина хезмәткәре» номинациясендә җиңүгә дәгъва кылучы өч кешедән урта звено медицина хезмәткәрләре арасында Яңа Чишмә районыннан фельдшер Любовь Гуслярова сайлап алынды һәм ул номинация җиңүчесе дә булды. Ул-Яңа Чишмә районыннан 12 ел эчендә беренче һәм бүгенгесе көндә бердәнбер җиңүче (2012 елда Чертуш ФАП мөдире Миләүшә Шәрәфетдинова финалчы булган иде, аңа конкурсның традицион Президент бүләге - автомобиль тапшырылды). 
РФ Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич Любовь Гусляровага һөнәренә тугрылык өчен лауреат дипломы, статуэтка, шулай ук 100 мең сумлык бүләк сертификаты тапшырды. 
- Номинация иң мөһимнәреннән берсе, - дип билгеләп үтте ул. - Чөнки пациент, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итеп, беренче чиратта, урта медицина персоналы белән очраша. Һәм, әлбәттә, дәвалауның бөтен уңышы аларның һөнәри осталыгына бәйле. Сезне бәйрәм белән котлыйм һәм медицинага тугрылыгыгыз өчен рәхмәт әйтәсем килә.
Любовь Гуслярова медицина өлкәсендә 36 ел хезмәт итә, шуның 31 елы Чуаш Чабаксар ФАПы фельдшеры. Күпме кешенең гомерен саклап калуын, күпме кешегә ярдәм итүен күз алдына да китерә алмассың. Ул үз һөнәрен, үз пациентларын – сабыйларны һәм өлкәннәрне ярата, кечкенә балалар авырмасын, өлкәннәр озак яшәсен өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырыша. Любовь Константиновнаның халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча иң яхшы күрсәткечләре бар.
Пациентлар аның белән үз чирләре белән генә түгел, еш кына үзләренең кичерешләре белән дә уртаклашалар, киңәш сорыйлар, чөнки Любовь Константиновнаның игелеклелеге һәм  игътибарлылыгы һәркемгә мәгълүм бит. Кешеләргә карата шәфкатьлелек, яхшы мөнәсәбәт, югары профессиональлек өчен халык үз “Табибын” ярата һәм бәяли.
Үзенең фидакарь хезмәт елларында ул күпсанлы бүләкләргә ия һәм «Елның медицина хезмәткәре» исеменә - югары һөнәри осталыгына чираттагы югары танылу алды. Әмма аның сүзләре буенча, иң кыйммәтле бүләк, әлбәттә, бу пациентларның рәхмәте, аларның бәхетле елмаюлары. 
Ел саен «Ел табибы - Ак чәчәкләр» республика конкурсы нәтиҗәләре буенча китап чыгарыла һәм анда бүгенге язмабыз герое - бөтен гомерен авылдашлары сәламәтлеген саклауга багышлаган Любовь Гусляровага багышланган бит тә бар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев