Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Татарстанда COVID-19дан үлүченең сигезенче очрагы теркәлгән

    Бүген Татарстанда 80 яңа COVID-19 очрагы расланды. Авырулар географиясе кими, әмма аларның саны Казанда арта.


    80 авырудан (сүз уңаенда, авырулар белән контактта булганда йоктырган) 17 кеше хастаханәгә салынган, җиңел яки симптомсыз формада 63 кеше өйдә дәвалана.
    18 майга Татарстан Республикасында 2312 COVID-19 очрагы теркәлгән, 1195 кеше савыккан, 22се узган тәүлектә генә.
    Кызганычка каршы, COVID-19 дан үлүченең сигезенче очрагы теркәлгән: 16 майда Түбән Кама районында яшәүче 1941 елда туган кеше вафат булган. Хәбәр иткәнчә, пациент 1 майдан башлап ике яклы полисегментар пневмония, COVID-19 коронавирус инфекциясенең авыр агымы белән Түбән Кама РҮХнең йогышлы авырулар бүлегендә дәваланган. 6 майдан ИВЛ аппаратына күчерелгән. Хроник йөрәк-кан тамырлары авыруы һәм бронхиаль астма чире булган. Үлемнең сәбәбе экспертиза белән расланган.
    Шуңа да карамастан, күпләр коронавирус инфекциясе йоктырудан саклану чараларына игътибар итми, нәтиҗәдә: Казанда 61 авыручы, Чаллы, Яшел Үзән һәм Түбән Камада-4, Мамадыш районында-2, Чүпрәле, Алабуга, Лаеш, Саба һәм Тукай районнарында - берәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: