Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Татарстанда COVID-19ның яңа 60 очрагы расланды

    12 кеше хастаханәгә салынган, 48е - җиңел яки симптомсыз форма белән. Тәүлек эчендә 124 кеше савыккан.

    Зарарланган кешеләр исемлегендә - 18 яшькә кадәрге балалар, алар дүртәү,
    18дән 30 га кадәр - 10
    30дан 50гә кадәр - 17
    50дән 60ка кадәр - 10
    60тан 70 кә кадәр - 11
    70тән 80гә кадәр - 8
    Иң күбе Казанда - 21 яңа очрак, Чаллыда – 12 һәм Түбән Кама районында – 11 очрак, Яшел Үзән һәм Әтнә районнарында – 4әр очрак, Әлки районында-3, Биектау районында -2, Арча, Минзәлә һәм Саба районнарында 1әр очрак.
    28 майга Татарстанда (арту буенча) COVID-19ның 3026 очрагы теркәлгән.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: