Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

Рус Тат
Сәламәтлек сагында

Укучыларны диспансерлаштыру

2016 елда 1499 укучы ел саен үткәрелә торган диспансерлаштыру узган (100%)

Диспансеризация нәтиҗәләре буенча (2016 ел белән чагыштырганда) уңай тенденция ачыкланган - сәламәтлекнең 1 төркеменә (1,3%ка) һәм 2 төркеменә (1,8%ка) керүчеләрнең артуы һәм 3 төркемгә керүчеләрнең кимүе (3,1%ка) ачыкланган.
2016 елда абсолют сәламәт балалар саны район буенча да, ТР буенча да бер дәрәҗәдә сакланган - 12,1%, хроник патологиялеләр саны (сәламәтлекнең 3-5 төркеме) 14,5% һәм 14,1%.
2016 елда физкультура буенча төп төркемгә район укучыларының 84,3%ы, хәзерлек төркеменә - 12,7%, махсус төркемгә 3% йөргән.
2016 елда гомуми авыраучылар саны (күрсәткеч 1000 укучыга) 713,4 (2015 елда -739,9), ТР буенча - 708,2 тәшкил иткән.
Сөяк - мускул системалары авырулары алда бара - 153,4 (1000 укучыга), аннан соң күрү органнары авырулары - 139,4, өченче урында - ашкайнату органнары - 95,4.
Сөяк-мускул системасы авырулары белән авырау күбрәк Красный Октябрь, Волчья, Екатерина, Черемухово Бистәләре һәм район үзәгендәге өч мәктәп укучылары арасында күзәтелгән. Акбүре, Архангел мәктәпләре, Зирекле лицее, Красный Октябрь, Ленино, Тубылгытау, Яңа Чишмә башлангыч мәктәпләрендә һәм гимназиядә күрү (күз) органнары авырулары уртача район күрсәткеченнән югары. Ашкайнату органнары авырулары - Зирекле лицеенда, Ленино, Черемухово Бистәсе, Тубылгытау һәм Яңа Чишмә урта мәктәпләрендә.
Сөяк-мускул системасы авырулары белән авыраучы 56 укучының 15се физиодәвалану, 22се массаж алган, 7 укучыга ортопедия олтыраклары билгеләнгән, 12 се санаторийларда дәваланган. Күрү органнары авырулары белән авыраучы 44 укучының 32се РҮХдәге окулистта, 12се ДРКБ окулистында консультация, 28се дәвалану алган. Ашкайнату системасы буенча 38 укучы сәламәтләндерелгән: 12се - тешләрен дәвалаган, 8се стационарда, 18се амбулатор дәвалану алган.
15-16 яшьлек 178 яшүсмерне тикшерү сөяк-мускул системасы авыруларының артуын, күрү һәм ашкайнату органнары авыруларының бераз кимүен ачыклаган. Бу авырулар еш очрый. 91 яшүсмер дәваланган: 11-се стационарда, 29-ы - көндезге стационарда, 48-е амбулатор(физиодәвалау, массаж, тешләрне дәвалау), өчесе - шифаханәдә дәваланган.
92 егет беренче мәртәбә хәрби учетка куелганда медицина тикшерүе үткән. Яраклылык күрсәткече 76,1% тәшкил итә (2015 елда - 74,8%). Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерелүчеләрнең 12,1%-ы гына сәламәтлекнең 1 төркеменә керә. 60 егет сәламәтләндерү курсы үткән.
Табиблар мәктәп укучыларының сәламәтлегенә начар тәэсир иткән сәбәпләр арасында көн режимын үтәмәү, өйдә тиешле санитар-гигиена шартлары булмау, нәселдәнлек, түбән калорияле баланслаштырылмаган туклану, медикларның профилактик эше җитешмәү, гаиләдә сәламәт яшәү рәвешен оештыру дәрәҗәсенең түбән булуын атыйлар. Моңа тагын укыту программаларының күп булуын, стреска китергән хәлләр ( имтиханнар, контроль эшләр), класста яктыртылышның начар булуы да өстәлә.
Проблемаларны чишү юлларын алар авыруларны иртәрәк ачыклауда, профилактик эш алып баруда, психологик тотрыклылык тәрбияләүдә, яшелчә - җиләк-җимешне күбрәк куллануда, пищеблокның санитар- эпидемиологик режимын контрольдә тотуда күрәләр. Балаларны нык һәм сәламәт булып үсүгә дәлилләү, аларны спорт секцияләренә һәм түгәрәкләргә җәлеп итү, физкультура дәресләренең дәрәҗәсен күтәрү дә зур әһәмияткә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев