Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • ВИЧ-инфекцияле авырулар районда – 7 кеше

    Кешеләр дәвалап булмый торган СПИД авыруы турында ХХ гасыр азагында ук хәбәрдар иде. Бүгенгесе көндә аның турында азрак сөйлиләр - ХХI гасырның "үз" авырулары - "дуңгыз гриппы", "Эбола" бизгәге һ.б. баш калкытты, тик бу әле "ХХ гасыр чумасын" җиңдек дигән сүз түгел. Статистика СПИД һәм ВИЧ-инфекция корбаннарының арта баруын раслый,...

    Кешеләр дәвалап булмый торган СПИД авыруы турында ХХ гасыр азагында ук хәбәрдар иде. Бүгенгесе көндә аның турында азрак сөйлиләр - ХХI гасырның "үз" авырулары - "дуңгыз гриппы", "Эбола" бизгәге һ.б. баш калкытты, тик бу әле "ХХ гасыр чумасын" җиңдек дигән сүз түгел. Статистика СПИД һәм ВИЧ-инфекция корбаннарының арта баруын раслый, шунлыктан йомшарырга һич ярамый. Күптән түгел без РҮХ-нең баш табибы Ришат БИЛАЛОВ белән шул темага әңгәмә кордык.
    -Безнең районда ВИЧ-инфекцияле кешеләр бармы? Булса, статистика буенча Татарстанда ничәнче урынны билибез.
    -ВИЧ-инфекция Яңа Чишмә районында 2001 елны теркәлде, ул чагында 2 очрак ачыкланды. 2002 елдан 2010 елга чаклы ел саен берәр очрак теркәлә килде. 2011-2012 елларда яңа очраклар булмады үзе, тик 2013 елны берьюлы 5 очрак өстәлде, соңгы ике елда берәр кеше ачыкланды. Районда шушы авыруны 14 кеше йоктырган: 12-се - ир-атлар, 2-се - хатын-кызлар. 11 кеше җенси юл белән, өч кеше наркотиклар кадаганда авыру йоктырган. Авырулар нигездә 20-29 яшьтә - 8 кеше, 30-49 яшьтә - 4, 50-59 яшьтә - ике кеше. 2016 елның 1 гыйнварына 7 авыру диспансер исәбендә тора. Шуларның берсе эшсез, икесе - 2 төркем инвалид һәм 4 кеше эшли. Алар бар да диспансер тикшерүе үткәннәр.
    Республикага килгәндә, Татарстанда 2016 елның 1 гыйнварына 11941 кеше исәптә тора, ВИЧ-инфекциянең таралышы - 100 мең кешегә 309,7 тәшкил итә. Яңа Чишмә районында бу күрсәткеч 100 мең кешегә - 36,8. Чагыштыру өчен күрше районнарны алыйк: Аксубайда - 86,6, Чирмешәндә - 96,2, Алексеевскида - 119, Әлкидә - 86,2, Нурлатта - 212,9, Спаста - 66,1. Бу чир Бөгелмәдә (776,2), Әлмәттә (572,3), Лениногорскида (481,8), Казанда (377,5), Яр Чаллыда (330,4) киң таралган.
    -ВИЧ белән исәптә торучылар РҮХ-дә дәваланалармы соң? Бу авыру таралмасын өчен нинди профилактик чаралар күрелә?
    -Ике авыру антиретровирус терапиясе (АРВТ) ала. АРВТ- ВИЧ-инфекциясен дәвалау ул, шуның ярдәмендә бу авыру үлемгә хөкем ителү разрядыннан хроник төсмер ала. АРВТ-ның төп максаты - организмда вирус үрчүне туктату, иммунитет системасын яңадан булдыру һәм ВИЧ-авырулы кешенең гомерен озайту.
    Яңа Чишмә РҮХ-дә инфекционист кабинетында "ADISHET" программасы урнаштырылган һәм барлык авыруларга тиешле медицина ярдәме күрсәтелә. Әлмәттәге РЦПБ-да диспансеризация узучы авыруларга анда бару өчен юл чыгымнары түләнә яки РҮХ-дән транспорт бирелә. РҮХ һәрдаим халыкны ВИЧ- инфекция булу-булмауга тикшереп тора.
    2015 елда 3357 кеше ВИЧ-ка тикшерү узган, шулардан клиник күрсәткечләр буенча 178-се авыру, йөкле хатын-кызлар - 464, 183-се - медицина хезмәткәре, стационар дәвалану алырга килүчеләр - 876, үзләре теләп мөрәҗәгать итүчеләр - 1631 кеше (82 кешенең 57 се исерек хәлдә булу-булмауны ачыклаганда (караганда) тикшерелгән).
    -РҮХ-нең баш табибы буларак, сез СПИД-ны кисәтү һәм аңа каршы көрәш буенча район комиссиясендә торасыз. 2015 елда нинди эш алып барылды?
    -Комиссия ВИЧ-инфекциясе буенча авырулар һәм эпидемиологик торышка, мәгариф, мәдәният һәм яшьләр бүлекләре тарафыннан үткәрелә торган профилактик чараларга курьерлык итә. 2015 ел дәвамында барлык мәктәпләрдә укучылар белән "ВИЧ механизмнары, күчү юллары һәм аларның профилактикасы" темасы буенча әңгәмәләр, сыйныф сәгатьләре, ата- аналар белән җыелышлар үткәрелде. Мәктәпләрдә наркологик тикшерү нәтиҗәләре наркотик матдәләр кулланучы балаларның булмавын күрсәтә. Китапханә хезмәткәрләре өлкән сыйныф укучылары белән мондый темаларга әңгәмәләрне даими үткәрәләр. Тәрбия мәсьәләсендә безнең РҮХ-дә читтә калмый: "ВИЧ һәм аның профилактикасы", "Нәрсә ул ВИЧ-инфекция?", "Наркотиклар һәм ВИЧ" дип аталган санбюллетеньнәр чыгарылды, әңгәмәләр үткәрелде. Һичшиксез, спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү зур әһәмияткә ия. Балалар һәм яшүсмерләр өчен дәрестән соң һәм ял көннәрендә спорт залларының ишекләре һәрчак ачык. Бу бигрәк тә уңышсыз гаиләләрдәге балаларга кагыла. Без, өлкәннәр тарафыннан үткәрелә торган барлык чаралар уңай йогынты ясар, дип өметләнәм.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: