Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Җәяү йөрүдән башлагыз...“

    Илнең сәламәтлек саклау тармагында өстенлекле юнәлеш - гомер озынлыгын арттыру.

    Статистик мәгълүматларга караганда, 2012 елда Яңа Чишмә районында яшәүчеләрнең гомер озынлыгы 65 яшь ярым тәшкил итсә, Татарстанда ул 71,9 яшь булган. Безнең районда да (41,3%), тулаем Рәсәй буенча да үлемгә китергән сәбәпләр арасында йөрәк-кан тамырлары авыруы алда тора.Шунлыктан, РФ Президенты Владимир Путин 2014 елның 4 декабрендә Федераль Җыенга юлламасында 2015 елны йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш елы дип игълан итте. Бу авырулардан ничек сакланырга - РҮХ баш табибы Ришат Билалов белән шул хакта сөйләштек.
    -Кешеләр сәламәтлегенә, гомер озынлыгына нинди факторлар күбрәк йогынты ясый?
    -Төп сәбәпләр нигездә - артериаль кан басымының югары булуы, артык гәүдә авырлыгы, симерү, тәмәке тарту, эчкечелек, дөрес тукланмау, физик активлыкның түбән булуы, стрессларга каршы дөрес реакция булмау. Болар кешеләр үзләре үзгәртә алган субъектив сәбәпләр. Киң таралган сәбәпләрнең берсе - артериаль кан басымының югары булуы, аннан холестеринның югары булуы, аннан тәмәке тарту, соңрак - симерү, алкоголь, аз хәрәкәтләнү, җиләк-җимешне аз куллану, тозны артык күп куллану бара. Кешеләрнең мәгълүматлы булуы сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш уята һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем-китемне 50%ка киметә ала.
    Америка галимнәре тикшеренүләре шуны күрсәтә, рациональ туклану һәм холестерин дәрәҗәсен төшерү хисабына йөрәк ишемиясе авыруыннан үлүчеләр саны 24%ка кими, артериаль кан басымын даими контрольдә тоту аркасында (20%), тәмәкедән баш тарту (12%) һәм физик активлыкны арттыру аркасында (5%) үлем-китем азаю күзәтелгән. Медицина инфраструктураларын үстерү, даими рәвештә медицина тикшерүләре үтү, диспансеризация (20%), дәвалауда яңа технологияләр һәм алымнар кертү (30%) дә моңа булышлык итә. Әлбәттә, кеше яшәгән мохит белән бәйле объектив факторлар да сәламәтлеккә йогынты ясый. Туклану продуктларының һәм суның сыйфаты, эшнең характеры, хезмәт һәм яшәү шартлары, медицина хезмәте күрсәтү, тораклы булу, эшсезлек дәрәҗәсе һәм башка сәбәпләрнең дә кеше сәламәтлегенә йогынтысы зур.
    -2015 елда районда йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмау (профилактика) максатыннан ниләр планлаштырыла?
    -2015 елда без бөтен көчне гипертония авыруына каршы профилактикага туплыйбыз. Без махсус "Йөрәк-кан тамырлары авырулары профилактикасы программасы" эшләдек. Анда ел дәвамында эшләнәсе эшләр һәм көткән нәтиҗәләр тәгаен язылган.
    -Кешеләр үз сәламәтлекләрен ничек кайгыртырга тиешләр, киңәшләрегезне бирсәгез икән?!
    -Шуны истә тоту мөһим, артериаль кан басымы төрле яшьтә төрлечә була: 16-20 яшьлекләр өчен норма - терекөмеш баганасының 100/70-120/80 мм, 20-40 яшьлекләр өчен - 120/70-130/80, 40-60 яшьтәгеләргә - 135/85, 60 тан өлкәнрәкләргә - 140/90 мм. Кан басымын үлчәр алдыннан кофе эчәргә, тәмәке тартырга, исерткеч эчемлекләр эчәргә ярамый, чөнки алар артериаль кан басымының артуына яки кимүенә китерә. Иң яхшысы, урындык артына сөялеп, берничә минут тыныч кына утырыгыз. Әгәр дә сезнең кан басымыгыз бер генә тапкыр күтәрелеп тә, аннары нормальләшсә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр үткәрелгән тикшерүләрдән соң табиб диагноз куеп дарулар билгеләсә, алдагы гомерегездә сезгә аларны даими кулланырга кирәк икәнлегенә гадәтләнергә туры киләчәк. Дарулар һәр кешегә индивидуаль сайлап билгеләнә - дозасы, ничә тапкыр икәнлеге, кайчакларда берничә препараттан торган комбинация сайлана. Кайвакыт, берникадәр вакыт узгач дару препараты фармокологик нәтиҗәсен югалта һәм табиб дозаны арттыра яки башка препаратка алыштыра.
    Исегездә тотыгыз, препаратның кирәкле дозасын билгеләү табибтан да, авыру кешедән дә зур түземлелек һәм көч таләп итә.
    Һәрвакытта гәүдә авырлыгын, аның индексын исәпләп чыгарып, контрольдә тотарга кирәк: гәүдә авырлыгы буйга карап исәпләнә. Оптималь дәрәҗә - 18,5 тән алып 24,9. Яшь барган саен гәүдә авырлыгы индексы арта. Индексның иң югары күрсәткечләре йөрәк-кан тамырлары һәм башка авырулар килеп чыгу ихтималын арттыра.
    Бүгенгесе көндә ябыгуның бик күп ысуллары бар: төрле төр пилюлялар, чәйләр, майны бетерүче (яндыручы) матдәләр бар. Әмма алар белән артык мавыкмаска кирәк, бик сак кына һәм дәвалаучы табиб контролендә генә файдаланырга кирәк.
    Ябыгуның төп принцибы: күбрәк хәрәкәтләнегез һәм азрак ашагыз.
    Кулланыла торган тозның уртача микъдары (дозасы) көненә 5 граммнан артмаска тиеш (1 чәй кашыгы чамасы). Әзерләнә торган ризыкны бик тозлы итмәгез. Консервланган, тозлаган, маринадлаган продуктларны артык кулланудан тыелыгыз.
    40 яшьтән соң кандагы шикәр күләмен даими контрольдә тоту кирәк. Әгәр ул сезнең 3,3-5,5 ммоль/л-дан югары икән, табиб-эндокринологка мөрәҗәгать итегез. Кандагы холестерин күләмен дә тикшертегез һәм күзәтеп торыгыз. Нормаль күрсәткеч - 5,2 ммоль/л-га чаклы.
    Туклану күләмен киметү, физик активлыкны арттыру, түбән калорияле диета, позитив кәеф - болар бар да һәрчак сезне формада булырга ярдәм итәчәк. Атнага 3-5 тапкыр кимендә 20 минут җәяү йөрү, йөгерү, йөзү, велосипедта йөрү һ.б. кан басымын нормальләштерү генә түгел, сезнең кәефегезне дә шактый яхшыртачак. Моның өчен бездә барысы да бар: "Олимп" спорт комплексы һәм "Жемчужина" йөзү бассейны. Күпләр монда йөрми, кызганыч! Эшкә һәм эштән җәяү бара һәм җәяү кайта башлагыз, акрынлап темпны һәм араны арттырыгыз. Бу - тулы кыйммәтле физик йөкләнеш. Һәр көнне 5 км юл үтәргә кирәк. Безнең тәкъдимнәр сезне авырулардан сакланырга ярдәм итәчәк дип өметләнәм. Сау-сәламәт булыгыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: