Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Яңа Чишмә районында вирус чигенми

Коронавирус буенча хәлләр торышы киеренке кала бирә, көн саен Татарстанда Covid -19ның 250дән артык яңа очрагы теркәлә.

Соңгы атнада Яңа Чишмә районында коронавирус белән зараралануның 6 яңа очрагы, шулай ук хастаханәдән тыш пневмониянең 27 һәм ОРВИның 56 очрагы теркәлгән (алар арасында 13 бала). Авыраучыларның икесе Чистай госпиталендә, 10сы – Яңа Чишмә РҮХдә дәвалана.

Халыкны вакцинацияләү дәвам итә. Барлыгы 11300 доза вакцина кайтарылган, 10695 кеше прививка ясаткан. Хәзер беренче вакцинацияне үтүдән соң ярты елдан артык вакыт узган кешеләргә ревакцинация бара. Бу процедураны 300гә якын кеше үткән.

 22 ноябрьдән җәмәгать транспортында йөрүгә чикләүләр кертелде - вакцинация яки медотвод турындагы QR-кодлардан башка 18 яшьтән өлкәнрәк пассажирларга автобусларга утырып йөрү тыела. Безнең районда 8 маршрут буенча 4 автобус хәрәкәт итә. Машина йөртүчеләр пассажирларны утырткан вакытта аларның барысында да QR-кодлар булубулмавын тикшерәләр. Моның өчен барлык шоферларга да ТР Транспорт министрлыгы тарафыннан яңа смартфоннар бүлеп бирелгән. Автовокзалга керү шулай ук QR-кодлар булган кешеләргә генә рөхсәт ителә.

Әлегә безнең районда вакцинация Архангел һәм Петропавел Бистәләрендә әкрен бара, (бигрәк тә 60 яшьтән өлкәнрәк булган кешеләр арасында). Маршрут автобусларының әлеге торак пунктларга баруы район җитәкчелеге карары белән хәл яхшырганчыга кадәр туктатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев