Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Яңа Чишмә РҮХдә 2021 ел йомгаклары буенча киңәйтелгән медицина киңәшмәсе узган

Утырышта 2021 елга йомгак ясалган һәм 2022 елга бурычлар куелган. Киңәшмә эшендә район башлыгы урынбасары Надежда Попкова, шулай ук метрологик һәм техник контроль, хезмәтне саклау идарәсе начальнигы Фәнис Исхаковлар катнашкан.

Баш табиб вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская билгеләп үткәнчә, 2021 елда эшкә яраклы халыкны диспансерлаштыруда 2723 кеше тикшерелгән, шуларның 21,5 %да беренчел патология ачыкланган.

Диспансерлаштыруда шулай ук 2375 бала катнашкан. 2021 елның гыйнварыннан декабренә кадәр ТР сәламәтлек саклау министрлыгы линиясе буенча 28 бала сәламәтләндерелгән, шуларның 7се - «Ана һәм бала» юлламалары, 19ы - «Крутушка», «Раздолье», «Жемчужина» санаторийларында балалар юлламалары буенча.  

Диспансерлаштыру 60 яшьтән өлкәнрәк булган 650 кешегә дә үткәрелгән.

Югары технологияле медицина ярдәмен 162 кеше  алган - моңа буыннарны алмаштыру, стентлау, аортокоронар шунтлау, МРТ, РКТ һ. б. керә.

Кызганычка каршы, 2021 елда районда 273 кеше вафат булган, үлүчеләр саны үткән ел дәрәҗәсеннән 66 кешегә күбрәк.

2021 елда:

РҮХ поликлиникасына капиталь ремонт ясалган, районда «ТР беренчел медик - санитар ярдәмен камилләштерү» программасы эшли башлаганнан бирле унберенче ФАП төзелгән (Андреевка авылында), амбулатор-поликлиника хезмәте өчен 5 яңа автомобиль  алынган.

Надежда Попкова учреждение хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдергән, яңачишмәлеләрнең сәламәтлеген ныгыту һәм тормыш сыйфатын яхшыртуда алга таба да нәтиҗәле эшләүләрен теләгән.

Киңәшмә ахырында иң яхшы медицина хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булган. Хезмәткәрләргә ТР сәламәтлек саклау министрлыгының, РҮХ администрациясенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм зур булмаган истәлекле бүләкләр, РҮХ хезмәткәрләре профсоюзының Рәхмәт хатлары тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев