Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

«Земство табибы»

«Земство табибы» программасы буенча 2014 елның җәендә Гөлназ Хөснетдинова Чистайдан Яңа Чишмә РҮХ нә эшкә килә.

Биш ел эчендә Гөлназ кызы Амилия белән 2 ел декрет ялында утырырга өлгерүгә дә карамастан, аның монда кадерен беләләр, хезмәттәшләре һәм пациентлар яхшы белгеч, һәр авыру өчен җан атучы доктор һәм позитив кеше буларак хөрмәт итәләр.
Гөлназ Рафаиль кызы Казан медицина университетын 2012 елда тәмамлый. Шул ук елны кияүгә чыга, улы Азамат туа. Ике ел гаиләсе белән Казанда яшиләр, аннары туган Чистай шәһәренә кайталар. Шул вакыт ул “Земство табибы” программасыннан файдалана һәм шул вакыттан бирле һәр көнне үз автомобилендә эшкә килеп-кайтып йөри.
Юлда нәрсә турында уйлыйсыз? – дигән сорауга: - Эшкә килгәндә – эш турында, кире кайтканда – йорт турында. Мин үз эшемне яратам, савыккан һәр кешегә, моңа үземнең катнашым булуына сөенәм. Стационардан чыгучыларга һөнәри рекомендацияләр бирәм. Кешеләрнең мине яратуын күрәм. Һәм бу мәхәббәт ике яклы, - ди ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев