Статистика: районда ничә бала туган һәм ничә пар гаилә корган
2021 елда Яңа Чишмә ЗАГС бүлеге тарафыннан 451 гражданлык хәле актлары теркәлгән.
Бу хакта редакциягә аның мөдире Алия Миръякупова хәбәр итте.
«Гаризаларның 91%ы электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән.
2021 елда 46 малай һәм 39 кыз туган (2020 елда - 90 бала). Яңа Чишмә (40), Архангел, Әдәмсә, Петропавел авыл җирлекләрендә - 5әр бала, Зирекле авылында исә аз - 1 генә бала туган. Яңа туган балаларның 21е – гаиләдә беренче бала, шул кадәр үк - икенче, 34е - өченче, 9ы - дүртенче һәм аннан соңгы балалар.
Малайлар өчен иң популяр исемнәр: Илья, Марк, Матвей, Адел, Кирилл. Кызларныкы - София, Ева, Азалия, Дарья, Анна, Елизавета. Сирәк исемнәрдән (малайлар) - Хадис, Тигран, кызларныкы - Айза, Самия, Айлин, Виталина.
Ата булуны билгеләү турында 21 акт төзелде (узган ел 11); 1 акт - фамилиясен, исемен яки атасының исемен алмаштыру буенча; 264 - үлем турында акт (узган елдагыдан 59 актка күбрәк) - 133 ир-ат, 131 хатын-кыз вафат булды.
Иң күп үлүчеләр Яңа Чишмә (70), Шахмай (27), Әдәмсә (18), Петропавел АҖдә - 17. Иң аз күрсәткечләр Буревестник - 6 һәм Архангел АҖдә - 7.
52 пар гаилә корган, бу 2020 елдагыдан 10га күбрәк: Яңа Чишмәдән - 20 пар, Шахмай, Архангел, Екатерина, Петропавел авыл җирлекләреннән - 4шәр пар. Буревестник, Зирекле авыл җирлекләрендә туйлар булмаган.
Аерылышу турында 28 акт теркәлгән, бу 2020 елга караганда 1гә күбрәк. Яңа Чишмәдә 16 пар аерылышкан, Акъяр, Акбүре, Екатерина, Чабаксар, Петропавел авыл җирлекләрендә аерылышулар теркәлмәгән. ЗАГС бүлегендә суд карары буенча 23 аерылышу теркәлгән.
«Нык гаилә» федераль проекты химаясендә ЗАГС бүлегендә аерылышу хәлендә булган парлар өчен шәхси консультацияләр үткәрелә.
Үзара ризалык белән аерылышу өчен гариза биргән һәр гаиләгә психологик ярдәмнең төрле вариантлары тәкъдим ителде: көндезге һәм дистанцион әңгәмә.
2021 елда өлкән сыйныф укучылары өчен «Гаилә тормышы нигезләре» һәм «Ачык ишекләр көне» лекцияләре үткәрелде.
Инде традициягә әверелгән гаилә бәйрәмнәре үткәрелә (буыннар очрашуы, гаилә тормышы юбилярларын, толларны хөрмәтләү). УФМС бүлеге белән берлектә тантаналы рәвештә РФ яшь гражданнарына паспортлар тапшырыла».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев