Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Полезная информация на татарском

Халкымның мәдәни мирасын саклыйк һәм баетыйк.

“Татарстан язы-2019” музейда акциясенең соңгы көнендә, ягъни 2019 елның 7 апрелендә “Татар халкының мәдәни мирасын саклыйбыз һәм үстерәбез” темасы буенча Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда 2019 ел башында дөнья күргән “Хәтер тамчылары” исемле бәетләрнең 8 нче җыентыгын презентацияләү узды.

 

Җыентыкта Мидхәт Газыймов, Зирекле, Акбүре, Бакташ, Тубылгытау, Акъяр, Шахмай, Чирмешән районының Кара Чишмә авылларында иҗат ителгән, Саба, Алексеевский районнарыннан, Әлмәт районындагы Елхово авылы тарихы музееннан, Казан, Әлмәт, Түбән Кама шәһәреннән алынган 47  бәет урын алды.
    Хәтта Башкортстаннан Мурсиев Заһит та 6 бәет җибәрде һәм җыентыкка кереш сүз дә язды.
Тәгъдим итү көненә (беренче тапкыр дияргә мөмкин) нәкъ менә бәет авторлары һәм төрле фаҗига кичергән гаилә вәкилләре, барысы 37 кеше чакырылды, 22 кеше катнашты.
Кабат шунысын да искәртик, безнең җыентыклардагы бәетләр бернинди басмада да дөньяга чыкмаган, басылмаган.
Шундый җыентыкларның беренчесе 122 бәетне туплап 2001 елда ук басылып чыкты. Аннан соң 2005, 2009, 2013, 2014, 2016, 2017 һәм соңгысы-8 нчесе 2019 елда “Хәтер тамчылары” исемендә  барысы 749 бәетне үз эченә алып, дөнья күрделәр.
Музейда газета-журналлардан һәм башка чыганаклардан җыелган 1922 бәет бар. Алар зур 5 файллы альбомнарга урнаштырылган.
    Очрашуда сүз, әңгәмә татар халкының бәетләр иҗат итү, аларны җыеп халыкка җиткерү, саклау, бу жанрны үстерү кирәклеге, әһәмияте турында барды.
Чыгыш ясаучылар зур кызыксыну һәм эшләнгән эшләргә, музей коллективына рәхмәтле булуларын белдерделәр. Мәсьәлән, Бакташтан килгән, 2 шигырьләр китап авторы  Нәбиуллина Минниса апа; үзенең шигырьләр китабын чыгара алган һәм энесенә карата бәет тә язган Акъярдан Халикова Миләүшә; соңгы җыентыкка 5 бәете кергән һәм байтак китап авторы, Әлмәт кунагы Әхмәтшина Минзифа;Әлмәттә яшәп Югары Чыршылы авылы тарихын һәм авыл халкының нәселен тикшереп, 2 китап язган Ямаева Әлфия; Түбән Камадан кайткан Фахарова Гөлсинә бу эшнең кирәклеге һәм тукталмаска тиешлеген кабат ассызыкладылар. Минзифа Хәйретдин кызы һәм Шахмай авылы тарихы музее мөдире Голнар Камил кызы матур , эчтәлекле җыр башкарулары белән кунакларны сөендерделәр. Минзифа ханым да, Әлфия ханым да үзләренең иҗат җимешләрен- китапларын да алып килгәннәр һәм ихластан очрашудагы кунакларга бүләк тә иттеләр.   Миләүшә Халикова әле кичә генә язган бәетен дә, конкурска район турында иҗат ителгән шигырен дә укып күрсәтте.
Бәетләр җыентыклары бары тик халык биргән хәер-сәдакаларга һәм музей чыгарган  китапларны сатудан кергән акчаларга гына бастырыла.
Очрашуга килгән кунакларга соңгы җыентык та бүләк ителде. Фикер алышу чәй өстәле артында дәвам итте. Зәйнуллина Кәүсәрия вакытсыз
 яки төрле фаҗигаларга юлыгып һәлак булганнар рухына багышлап Коръәннән аятләр һәм сүрәләр укыгач, дога кылдык, истәлеккә барыбыз да фотога төштек! Бу мизгелләр тарихта да кала бит!


Музейның фәнни хезмәткәре Мидхәт Газыймов.
                                                                  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев