Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Полезная информация на татарском

КОШ ГРИППЫ ТАРАЛУ КУРКЫНЫЧЫ АРТА

Россия территориясендә акчарлаклар гаиләсенә караган 20дән артык төр кошларны очратырга мөмкин. Россия территориясе аша 8 төп миграция юлы үтә һәм аннан потенциаль вирус йөртүче кыргый кошлар да байтак оча.

Россельхознадзордан алынган мәгълүматлар 2023 елда Россия Федерациясендә йорт һәм кыргый кошлар арасында кош гриппының 64 очрагы булуын күрсәтә. 
Гриппка барлык төр кошлар, шул исәптән тавыклар, күркәләр, үрдәкләр, фазаннар, мисыр тавыклары (цесарка), ана бытбылдыклар (перепел), урман тавыклары (глухарь), күгәрченнәр, чыпчыклар, каргалар, акчарлаклар, чәүкәләр һ. б. кошлар сизгер.
Кош гриппы кискен йогышлы, аеруча куркыныч авыру, кешегә хайваннардан күчә, аны А тибындагы вирус китереп чыгара. 
Кош гриппы кыргый кошларның күпләп авыруына китерми һәм аларда симптомларсыз уза, әмма йорт кошлары арасында грипп авыр үтә һәм, хәтта кошларның үлеменә дә китерергә мөмкин. 
Чирле яки үлгән кыргый яки йорт кошлары белән тыгыз элемтәдә булу - кешеләр һәм йорт кошларының зарарлануына китерергә мөмкин. Авыру  чирле кошның итен һәм йомыркаларын җитәрлек дәрәҗәдә җылылык белән эшкәртмичә ашаган очракта да килеп чыга. Кошларның бүлендекләре үсемлекләргә, һавага, суга эләккәч,  әлеге чир кешегә һәм сәламәт кошларга су аша (эчкәндә яки су коенганда), шулай ук һава-тамчы, һава-тузан юлы һәм пычрак куллар аша күчәргә мөмкин. 
 Йорт кошларында инфекция аерым билгеләрсез булырга яки йомырка салу сыйфатында чагылырга, шулай ук сулыш алу системасы авыруларына китеррегә һәм кискен формада үтәргә дә мөмкин. Бу исә (кошларның югары патогенлы гриппы) кошларның тиз арада, бернинди сиптомларсыз системалы зарарланудан үлүенә китерә.  Авыруны йоктырган кыргый һәм йорт кошларында гадәти булмаган үз-үзләрен тоту, хәрәкәтләрнең дискоординациясе, бернигә дә реакция булмавы һәм кәефсез булулары күзәтелә. Кошларда кикерик шешү һәм каралу, баш һәм муен шешүе күзәтелә һәм кошлар 24 - 72 сәгать эчендә һәлак була. 
Кешеләрдә кош гриппы белән авыру билгеләре. Инфекция йоктыруның беренче билгеләренә кадәр берничә сәгатьтән 5 көнгә кадәр вакыт узарга мөмкин. Кош гриппы белән авыру кискен рәвештә ошү, температураның 38 һәм аннан да югарырак градуска күтәрелү, мускуллар һәм баш, тамак авыртудан башлана. Эч китү, косу да булырга мөмкин. 2-3 көннән соң сулыш алу авырая,  канлы йөткерү башлана. Мондый вирусның куркынычы шунда ки, ул бик тиз пневмониягә китерергә мөмкин, өстәвенә, йөрәк һәм бөерләргә, баш миенә дә зыян китерә. 
Кош гриппы таралу куркынычы чорында торак пунктларда яшәүчеләргә мөрәҗәгать итәбез: 
1. Гражданнарның шәхси хуҗалыкларында кош гриппы йоктыру очракларын булдырмас өчен барлык йорт кошларын ябык урында тотуга күчерергә кирәк.
 2. Йорт ишегалларында кыргый кошларны куркыту өчен карачкы яки башка нәрсәләр урнаштырырга кирәк. 
3. Бу вакытта  кош-кортлар сатып алу һәм аларның баш санын тулыландыру киңәш ителми. 
4. Урамда яки хуҗалыкларда үлгән кош түшкәләре табылганда яки авыру кошны күргәндә, кошны гриппка тикшерү буенча кирәкле чаралар үткәрү максатыннан, районның дәүләт ветеринария хезмәтенә кичекмәстән хәбәр итәргә кирәк. 
Кешеләрдә кош гриппын профилактикалау:
1. Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, шул исәптән чи итне  һәм йомыркаларны җылылык белән эшкәртелми торган продуктлар (икмәк, сыр, колбаса, кондитер әйберләре һ.б.) белән бергә сакламаска. 
2. Йорт кошлары янында булганда эш өчен билгеләнгән киемнәр кияргә  (халат, алъяпкыч, кулъяулык, резина аяк киеме). 
3. Кошлар белән эшләгәндә (ашату, биналарны җыештыру һ.б.) эчәргә, ашарга, тәмәке тартырга ярамый. 
4. Ашау өчен кош-корт итен һәм йомырканы санкцияләнгән сәүдә урыннарында ветеринария документлары булганда гына сатып алырга кирәк. 
5. Ит һәм йомырканы термик эшкәртүдән соң гына ашарга.
6. Суда йөзүче һәм синантроп кошлар (күгәрченнәр, чыпчыклар, каргалар, акчарлаклар, үрдәкләр, чәүкә һ.б.)  белән элемтәне булдырмаска.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев