Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Җан ярасы

Хәмидә ГАРИПОВА. Хикәя.

Башы алдагы санында. Бик ябык иде ул, мескен. Ачлыктан тилмерүгә түзә алмыйча, рус солдатлары янына ашарга сорап килгән балаларны шактый очраттык без. Ул да шул бичараларның берсе булгандыр, мөгаен. Янәшәдәге зур таш артына качкан полк ташларым — Юра белән Коля, кызны көчләргә омтылып, киемнәрен ерткалый-чишендерә башлагач, томырылып үз үлеменә каршы чапкан икән ул, бәхетсез җан. Ә мин нишләдем?! 

— Җан кыю бик зур гөнаһ шул, улым!

— Гөнаһ дисең инде, әнкәй. Сугышта «ат» дисәләр атасың, «ят» дисәләр ятасың. Анда сиңа приказ хуҗа. Командирлар боерыгына буйсынып, Грозныйны җир белән тигезләдек. Элек ул гөлгә күмелгән бик матур шәһәр булган, диләр. Ә бездән соң ул кала урынында нәрсә калды дип беләсең? Чып-чын мәхшәр: хәрабәләр, мәетләр, меңәрләгән кеше күңеленә кара кандай укмашкан нәфрәт, үч тойгысы, каргышлы күз яшьләре һәм минем ише рухы сындырылган, намусы тапланган гарип-гораба солдатлар. Ә кем гаепле? Ул сугыш кемгә кирәк иде? Миңамы? Теге бичара кызгамы? Әллә синең кебек, улларын ут эченә озаткан солдат аналарынамы? Үз ватандашларын кырган өчен күкрәгенә орден-медальләр таккан бәндәләрне күралмыйм мин! Генераллар корал сатып баеды анда. Бер яктан шәһәрне бомбага тоталар, шунда ук төзелеш мәйданчыгында эш кайный. Стройбат солдатлары булачак йортка нигез сала. Берничә көннән шул урынны шартлаталар да, яңа гына сафка баскан ун катлы йорт җимерелде дип, акт төзиләр. Шәп бит, ә! Күпме акча кесәләргә шуа. Җирле халык ач- ялангач, йорт-җирсез иза чигә. Әллә алар хакында уйлап карау чы бар дип уйлыйсыңмы? Тот капчыгыңны! Гади халык сайлау кампаниясендә генә кирәк лә ул. Әллә без пычрак сәясәт корбаннары түгел идекме? Генералларга — орденнар, дан, дәрәҗә, байлык, солдатка — хурлыклы үлем йә гариплек. Теге каһәрле кичтә яныбызга фугас төшеп шартлады, калганын хәтерләмим... Юра белән Салихның гәүдә калдыкларын җыеп тутырып, цинк табутта өйләренә озатканнар. Ә мин — күзле бүкән, җан көеге булып сезнең канга тоз салам. Кайчаннан бирле бер эшсез өйдә ятам бит. Яшәүме инде бу? Лилия дә жәл, әнкәй, сине дә кызганам, тик нихәл итим соң? 

— Кем каргышы төшкән икән соң безгә, балакаем? 

— Кемнеке булсын? Сүзсез дә аңлашыла... Кеше үтерүченең бу дөньяда рәхәт яшәргә хакы юк аның, беләсең килсә! Пычрак, ахмак сәясәт ашады безнең башны, акылыбызны алды, зиһенебезне томалады. Бәлки ул чакта, үсмер кыз баланы атып егып дөрес эшләгәнмендер, ә? Мәсхәрәләнүдән коткарып калдым ич мин аны. Тәне керсез, намусы саф килеш җаны күккә ашты. Бәлки мин хаклы булганмындыр...

— Ни сөйлисең, улым? Тукта! Исәр, димәсәң... Ходай биргән бердәнбер гомерне өзәргә Газраил гына вәкаләтле. Кеше хәтле кешенең җанын кыюыңны хак гамәл дияргә ничек телең бара? Тәүбәгә кил! Табибка бар, башта эчүеңне ташла. Ә аннан соң мәчеткә барырга, Ходайга ялварып ярлыкау сорарга кирәк сиңа. Кодрәте киң, бәлки гафу итәр... 

Ришат азапланып торып утырды. "Культи«ның тупыйк башы җанны әрнетеп, чәнчешеп алды. Тән буенча меңәрләгән энә кадалып-тырнап узгандай тоелды. Маңгаена салкын тир бәреп чыкты. Караваты кырыендагы тәбәнәк өстәлгә үрелеп, бер-ике кашык тәмле шулпа йотты. Әнисенең суга төшкән тавык кебек бөрешеп утыруын күргәч, аны чын күңелдән кызганып куйды. 
— Ярый, әнкәй, синеңчә булсын. Барырмын врачыгызга, дәвалап карасын булмаса...

Ул арада ишектә кыңгыраучык чыңлады. Яз кояшыдай балкып, мут күзле, көләч йөзле Лилиясе пәйда булды. Моңсу өйгә ямь керде. Яшь хатын ире янына узды, сөйгәненә назлы караш ташлады, үз итеп елмаеп куйды: «Бирешмә!» — янәсе. 

— Әнкәй, Шәүкәт җизни сәгать унберләргә килеп җитәрмен, диде. Әзерләнеп-киенеп торырга кушты. Аңарчы Ришатны кырындырып-юындырып алырбыз, — дип, җитез генә юыну бүлмәсенә юнәлде. 

* * * 

Т абиб янына, суярга ирексезләп алып барылган сугым тәкәсе сыман киреләнеп, өйдәгеләр берөзлексез колак итен ашаганга күрә кенә кергән иде Ришат. Хозыр Ильясныкыдай ап-ак түгәрәк сакаллы, озынча битле, ап-ак киемле, мөлаем, ачык йөзле докторны күргәч, аңа ничектер җиңел булып китте. Наркологның күз карашы сынаулы иде. Ул, кай ягы беләндер, мәрхүм әтисен хәтерләтте. Табиб, җай белән генә хәл-әхвәл сораша-сораша, аны кушеткага яткырды. Әйләнмәле җиңел кәнәфиен тартып китереп, пациентының янәшәсенә утырды. Ипләп кенә сүз башлады: 

— Монда килеп дөрес эшләгәнсең, энекәш. Чиреңнән котылу теләгең ихлас күңелдәнме соң? Бу карарга үзең килдеңме? Минем янга якыннарың мәҗбүр иткәнгә генә кермәгәнсеңдер бит? Мин кодлаштыру алымы белән савыктырам. Ә ул төпкелдәге аңга тәэсир итә. Әгәр кабаттан авызыңа алкоголь алсаң, синең өчен шунда ук барысы да бетте дигән сүз. Икенең берсе көтелә: йә үләчәксең, йә паралич сугачак. Шул хакта кисәтеп, синең ризалыгыңны алырга, тиешле документларга кул куйдырырга бурычлымын. Хәмер — бик мәкерле, астыртын дошман ул, кешенең тәненә генә зыян салмый, рухын да гарипләндерә, аннан мәхлук ясый. Даими эчкән кешенең йөрәге таушала, бавыры таркала, бөере эштән чыга, үзәк нерв системасы, баш мие зарарлана. Син әле яшь, хатының да бик күркәм холыклы күренә, бер-берегезнең кадерен белеп, сөеп-сөелеп яшәр чагыгыз. Утлы мәхшәр эченнән башың исән чыккан икән, димәк, җирдәге миссияң үтәлеп бетмәгән әле. Шуны онытма: яшь гомерләре вакытсыз өзелгән полкташларың, дусларың өчен дә озын-озак яшәргә бурычлысың. Тәвәккәллибезме, туганкаем?

Ришатның күз кабаклары авырайды. Колагына чишмә челтерәве ишетелә башлады. Су тавышы көчәйгәннән-көчәя барды. Ул ниндидер елга ярына килеп чыккан, имеш. Уртада, ярларына сыешмыйча, кандай кызыл, болганчык су ага. Аргы якта бабасы белән әтисе пәйда булды. Икесе дә күркәм кыяфәтле, шат йөзле. Үзләре сөйләшми, яннарына дәшеп, кулларын гына изи. Ришат, өстендәге хәрби киемен дә салмыйча, суга сикермәкче иде. Искәрмәстән, кемдер аны бил каешыннан кысып тотып алды. Әнкәсе: 

— Улым, китмә! Сиңа анда барырга иртәрәк әле! Минем оныклар сөясем килә. Бакый бабаңның нәсел чылбырын өзәргә рөхсәтем юк! — дип өзгәләнеп кычкыра, имеш. 

Шул мизгелдә кемдер аның баш чүмече артына сак кына кагылып алды. Ришат авыр лык белән күзләрен ачты. Ап-ак түшәмне абайлагач: «Мин тагын госпитальдәме икән?» — дип аптырап куйды. Түгәрәк сакаллы табибны күргәч кенә бераз тынычлана төште. Гипнозлы йокыда кодлаштыру дигәннәре шулай була икән. Урыннан кузгаласы килми. Авыз да тимер тәме сизелә, керфекләр янәдән йомылыр га гына тора. 

— Энем, көчемнән килгәннең барысын да эшләдем. Язмышыңның киләчәктә кайсы юнәлештә китүе бары тик үзеңнән генә тора. Үлемне җиңгән чын ир-егет бит син! Берүк, ихтыяр көчеңне югалт ма! Юк-барга кызма, җебеп тә төшмә. Авыр чакта таяныч булырга гаиләң бар. Үз эчеңә бикләнмә, шешәдәш дусларың белән араны шартлатып өз! Рухыңны ныгытырга, авыр уйлардан арынырга догалар бик булыша. Аларны ятласаң да ярый. Китаплар укы, әйбәт музыка тыңла. Тик яту бетерә кешене. Иң мөһиме — күңелеңә ятышлы берәр файдалы шөгыль табарга тырыш син. Әнә, халык шагыйре Фәнис абый Яруллинны гына алыйк. Сау-сәламәт кешеләрне сокландырырлык яшәү көче бар иде бит ул шагыйрьдә! И-и, андагы юмор хисе! Нинди көчле әсәрләр язды. Ул да синең кебек япь-яшь чагында армиядә гариплек алган булган. Югалып калмаган, тормышта үз урынын тапкан. Менә кемнән үрнәк алырга кирәк! Бераз тернәкләнгәч, аягыңа протез ясатырсың. Дөм сукыр инвалидлар да комбинатта штепсельләр, массаж тараклары җыя, куллары кулга иярми. Ә синең күзләрең күрә, башың эшли, ике кулың, бер аягың сау, киңәшкә әниең, тулы канлы тормыш белән яшәргә хатының бар, — диде ул.

Табибка тиешлесен түләп, рәхмәт әйтеп, өйләренә кайтып киттеләр. 

* * * 

Р ишат сәрхушлегеннән айныды айнуын, әмма аның газиз башын тоташ уй басты. Соңгы арада ул мәчеткә йөрер гә хирысланды. Мулла абзыкайның үтемле вәгазьләре, үгет-нәсыйхәтләре, бирегә йөрүчеләрнең акыллы киңәшләре аның яралы җанына бәлзәм булып тама, ләйсән булып ява кебек тоелды. Култык таякларына таянып, ул бүген дә урамга чыкты, җанына шифа табарга өметләнеп, янәдән мәчеткә таба атлады. Көч-хәл азапланып, гыйбадәтханә янына килеп җитәрәк: 

— Дәде, дай питак, йис хачу! — дигән тавышка ялт итеп башын борды. 

Тротуар читенә җәелгән картон кисәкләренә тезелешеп утырып хәер соранучы кара чутыр балаларны күреп алды. Ирексездән, кулы кесәдәге сәдака акчаларына үрелде. Юка гәүдәле, эре чәчәкле соргылт күлмәге өстеннән иске яшел камзул кигән, күмердәй кара зур күзле, унике-унөч яшьләр тирәсендәге хәер эстәүче кызның ялварулы карашы белән очрашкач, ул аптыраудан телсез калды. Кара лалә! Теге, мин атып еккан кыз... Өнемме бу, төшемме? Әллә күземә генә күренәме? Шул инде, шул... Дугайланып торган куе кара кашлары да аныкы. Әнә, төшкә кереп тилмертә торган, кара еландай озын калын толымнары биленә чаклы сузылган. Өске ирене читендә кечтеки генә миңе бар бугай... Ришат, ярдәм сорагандай, як-ягына каранды. Сиңа кирәк чакта, ник бер кеше узып китсен! Әллә аның күзенә генә күренәме бу кыз? Үтерүчене эзләп, аның канлы өрәге бирегә килмәгәндер бит? «Канга — кан, җанга — җан!» Ул тау халыкларының язылмаган кануны лабаса... Ирнең миен вәсвәсәле, шомлы уйлар өермәсе көйдереп узды. Сау аягының тезе калтыранды. Киселгән аягының «күльти» башы үтереп сызларга кереште. Йөрәге, күкрәк читлеген бәреп чыгарга омтылгандай, ярсып тибәргә тотынды. Ирнең сулышы капты, теле аңкавына ябышты. Баш миенә шаулап кан күтәрелде. Колаклары ишетмәс, күзләре күрмәс хәлгә килде. Чигәсендә нәни чүкечләр биешә башлады. Ахыр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев