Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Җан ярасы (хикәя)

Хәмидә ГАРИПОВА

 Башы  Яңа Чишмә сайтында, ссылка аша кереп укый аласыз: https://novoshishminsk.ru/news/proza/an-iarasy

 Әле генә чалбар кесәсеннән алган тимер акчалары, чылтырап, асфальтка коелды. Бала-чага, берсен-берсе этә-төртә, асфальттагы акчаларны чүпләргә кереште. Теге ябык кыз, Ришатның инде аз-маз төзәлеп, тире тартып килә торган җан ярасын канатканын башына да китермичә, шәрә үкчәләрен ялтыратып, ипи кибетенә таба элдертте. Мәчет тыкрыгында аңын югалткан сыңар аяк лы ирне «Ашыгыч ярдәм» машинасына күтәреп салганнарын да күрми калды.

                                  * * *                                                                                                                                                                                                                                                                                                      Хастаханәдә аңына килгәч тә, теге Кара лалә күз алдыннан китмәде. Ул гасабиланып, үз-үзен эчтән кимереп ятты. Җан газабы тагын яңарды, учак көле астынннан җил тузгытып чыгарган утлы куздай туктаусыз көйрәргә тотынды.

– Илаһым, җанымны ник сугышта ук алмадың? – дип тешләрен шыгырдатты ул. – Тән сызлавына тешемне кысып ничек тә түзәр идем әле, җан газабым тәмугъныкына тиң. Тереләй янам! Кан коючыга ярлыкау юк ул. Бер гөнаһсыз кан кардәшемә атканчы, корылган көпшәне үземә төбәгән булсамчы! – дип өзгәләнде Ришат.  

Палатадашы, Бөек Ватан сугышы ветераны Хәсән карт та бер аяксыз иде. Карават күршесенең сыкрануларын, үзалдына сөйләнүләрен ишетеп ятты ул. Карт түзмәде, торып утырды. Ялтыр башына чигүле түбәтәен чәпәде. Ияләнгән хәрәкәтләре белән, җайлы гына итеп, аяк протезын эләктерде. Ришатка үз термосыннан кайнар чәй салып бирде. Аның янәшәсенә күчеп утырды.

– Син алай бик бетеренмә әле, улым. Үләргә өлгерербез. Анда баргач, кайту юк ич. Ничек тә яшәргә тырышыр га кирәк әле монда. Чечня сугышын син башламаган. Солдат кушканны үти, аның вазифасы шул. Сугышны сәясәтчеләр башлый, ә газабы гади солдат җилкәсенә төшә. Гомер-гомергә сугышта ганимәте – патшаларга, михнәте гади халыкка булган. Үзем дә хәрби кеше. Аз сугышмадым. Заманында кычкырып торган кызыл патриотлар идек без. Олыгая төшкәч кенә, сугышка карата фикерем капма-каршыга үзгәрде. Күзне йокы алмаган төннәрдә, уйлый торгач, уелыплар китәм. Дөрес яшәмәгәнмен кебек тоела, – дип ризасызлыгын белдерде отставкадагы полковник. – Сәбәбе табылып тора тагын. Әүвәле Октябрь революциясе, Гражданнар сугышы. Хәлле крәстиянны, кулак ярлыгы тагып, ыштансыз калдырып туган җиреннән сөрү дисеңме? Сталинның шәхес культы елларында зыялылар, галимнәр, дин, сәнгать әһелләре аз кырылганмы? Халыкның аңлысын, милләтләрнең каймагын күрәләтә юкка чыгару кемгә кирәк булган? Бөек Ватан сугышында күпме кеше юк ителде, әмма андагылар, ичмасам, илебезне-җиребезне яклап һәлак булды. Шәһит киткәннәр оҗмахка керәчәк. Бүгенге көндә Җир өстендә, гөнаһлардан тукылган биниһая зур канлы әләм кебек, шомлы кара шәүлә тирбәлә. Гарасат өстенә гарасат. Әле бер илне цунами каплый, икенчесендә җир тетри, йә вулкан уянып, бар нәрсәсен көйдерә. Үзебезне дә ничә ел рәттән корылык тезләндерә. Мөлдерәп торган иген басуларыбызны боз суга. Ә ахмак Адәм баласы, Ходайның шул рәвешле кисәтүен, кан коешны туктатырга, тәүбәгә килергә боеруын аңларга теләми. Талый, үтерә, көчли, ачкүзләнеп мал җыя – дөнья куа, имеш. Әгәр гавам үзен үзгәртмәсә, Аллаһ бер халыкның да хәлен яхшыртмаячак. Милләт үзен хөрмәт итмәсә, аны башкалар да хөрмәт итми. Гавам үзен торгызмаса, аны кемдер килеп торгызмас. Шуңа күрә, һәр милләт үзенең бәхете, якты киләчәге өчен тырышырга тиеш. Без дә, фетнә эчендә янучы милләттәшләребезнең кайгысыннан читтә калмыйча, аларны кайгыртырга, изге догада булырга тиеш.

Игътибар иткән булсаң, сугыш булмаган илдә дә, иман качканга күрә, халык чебен урынына кырыла. Синең кебек япь-яшь ир-егетләрнең гомере авиаһәлакәтләрдә, юл фаҗигаләрендә, төзелеш мәйданчыкларында, завод цехларында, басуларда өзелә. Ә исерек баштан, өметсезлектән үз-үзләренә кул салучылары күпме? Ришат, син болар чутында түгел бит әле. Ни дисәң дә, Чечняда Россия Герое исеменә лаек булгансың, – дип, карт офицер, үзенчә яхшылык итеп, палатадашының күңелен күтәрергә тырышты. Әмма аның бу сүзләре Ришатның болай да кузлары көйрәгән учагына бер чиләк бензин сипкән кебек тәэсир итте. Ул дөрләп кабынып китте:

– Ярый, мин сугышка кергәндә, ирексез солдат идем. Безне ут эченә приказ белән куып керттеләр. Ә Чечняга аңлы рәвештә кеше үтереп «акча сугарга» килгән Салих белән Юра кебек «вольнонаемныйлар» нәрсәгә иреште? Коралсыз чечен картларын, бала-чагаларны өйләренә кереп суеп чыгу, хатыннарын, буй җиткергән сылу кызларын көчләү- үтерү дә булдымы геройлык? Сез ичмасам фашистларны кыргансыз, сезнең буынга, Бакый бабамнарга насыйп булган ул чын каһарманлык даны. Киләчәк буыннар безнең ыштыр битләргә лач итеп төкерәчәк әле! Тарихның канлы тәгәрмәче бу кансызлыгыбыз өчен безне сытып-изеп узачак. Каргышы җиде буынга чаклы зыян салачак. Үч алу тойгысы коточкыч көчкә ия бит ул. Әнә «Норд-Ост» фаҗигасен генә искә төшерегез. Мин һич кенә дә террорчылыкны якламыйм, Хәсән абзый. Күңелем сизә, минем башыма да Кара лаләнең каргышы җитәчәк...

Хәсән карт, дус-ишләре белән шахмат уйнарга дип, беренче каттагы холлга төшеп китте. Үзенең кара уйларыннан арына алмыйча вәсвәсәләнеп яткан Ришат, азапланып караватыннан күтәрелде. Тыраклап ачык тәрәзә каршына килеп басты. Авып китмәс өчен, аркасын карават башына терәде. Төннең кара шәлендәге китекле-ертыклы саргылт бизәк булып, аңа моңсу ярымай сынап карап тора иде. Ришатның күңеле әллә нишләп китте. Бу манзара аңа чит-читләре көйгән Чечен байрагын хәтерләтте. Бу мәгънәсез кан коешта Чечен һәм Рәсәй байраклары гына көймәде. Әле мыегы яңа гына төртеп чыгып килә торган, биографиясе языла гына башлаган меңләгән яшь солдатның бәгыре көйде, намусы тапланды. Бәхетсез Тау халкының язмышы яраланды. Аларның бердәмлегенә, чыдамлыгына таң калырлык иде. Шулай булмыйни, алар Ришатның мәрхүм Бакый бабасы кебек, газиз туган туфрагын яклап сугышты ич. Кара лаләгә аткан сәгатеннән башлап, Ришатның күңел күген пычрак сөрем каплады, җанына салкын сары сагыш үрмәләде, йөрәген әрнүле, үкенечле газап талкыды. Аны Лилиясенең саф мәхәббәте дә, улы өчен җанын ярып бирергә әзер торган әнисенең йөрәк назы да, табибларның фидакарьлеге дә, мулла абзыйның үтемле вәгазьләре дә, дус- ишләренең җылы карашы да юып төшерә алмады. Ир карашын еракка төбәде. Шул мизгелдә, күк йөзенә сибелгән меңләгән йолдызлар арасыннан, төн пәрдәсен тишеп, Кара лаләнең пешкән шомырттай кап-кара күзләре аны борау лагандай тоелды. Ришат ыңгырашып куйды, аңа һава җитми башлады. Ул, ныклы карарга килгәндәй, кулларына таянып, гәүдәсе белән этенеп, ачык тәрәзә төбенә күтәрелде һәм мизгел эчендә кап-караңгы салкын бушлык ка төшеп югалды... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев