Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Әткәйне эзләгәндә

Зәмирә СӘМИГУЛЛИНА

Ахыры.  

 Менә аңлашыр сәгатьне кайчан һәм кайсы урында насыйп иткән икән Аллаһ. Җәмиләгә әбисе Мәликәнең ни рәвешле Ташкент ягына кияүгә чыгуын, аның әтисен яратмыйча качып кайтуын сөйләде.

Калын, озын толымлы үсмер кыз үзенең ни өчен әтисез дә, әнисез дә үсүен акылы белән кабул итәргә теләсә дә, йөрәге кичермәде бугай. Әнисен дә аңларга тырыша. Үзен дә сары пошлак күрше малае Әнвәр озата башлады. Яратмый ул аны, җитмәсә шуның исемен әйтеп үчеклиләр. Әнисенең дә бәлки әтисенә кара хисләре шулай булгандыр. Ә ник алайса кызны алдаганнар. Аерылышсыннар иде, бер сүз юк. Алдамасыннар гына Җәмиләне. Кыз әтисенә кунакка барыр иде. Болай ни әнисе янында яши алмады, ни әтисе.

Уйлар өермәсеннән кайнарланып учларын йомарлап кысты кыз. Кулында әтисенең адресы язылган кәгазь дә бөтәрләнеп беткән. Чү, язулары уңа күрмәсен. Бабасы белән кайчан да бер барачак ул анда, ничек эзләп табар аннан соң әнисе яшәгән йортны.

Ә болар тагын ялган булып чыкса. Үз әнисе дә алдагач, башкаларга ничек ышанырга? Юк, үпкә сакламады ул әнисенә, әтисен калдырып кайткан өчен. Әмма әтисе исән була торып та: «Бу дөнья да юк инде ул», – диюләрен йөрәге кабул итеп бетермәде. Дөнья шулай алдашулардан тора микәнни? Әле яшьлеге башланып кына килгән кызның керсез йөрәге үз якыннарының хәйләсеннән яраланырга да өлгерде.

 Шул көннән башлап, әтисе белән күрешүне уйлап яши башлады кыз. Бу хакта бабасына да, әбисенә дә әйтеп карады. Авылдагы ел саен була торган язгы чәчү, печән өсте, урак вакыты, бәрәңге алуны сәбәп итеп куйды өлкәннәр ерак елга чыкмауны. Аннан соң инде Җәмилә үзе укуны калдыра алмый. Кышкы каникулда алып барырлар бәлки, дип өметләнгән иде, тагын барып чыкмады. Буаз тананың бозаулар вакыты җиткән икән. Беренче генә бозаулавы булгач, гел карап, күзәтеп торырга кирәк, ди. Анысы да тапкан бозаулар вакыт. Декабрьдә йә алар кайткач бозауларга ярамыйдыр. Әмма боларны унсигезе тулгач кына аңлады кыз. Галимә әбисе белән бабасының чәй өстәле артында гәпләшкәненнән бар да аңлашылды.

 – Әхмәдиша, бигрәк үзәкләре өзгәләнә бит баланың. Ул сабый түгел бит инде хәзер. Әллә барып кайтасызмы соң Ташкент якларына.

– Син, карчык, үз акылыңдамы соң?

– Тиргәмә әле, бабасы. Бала бит инде ул да, аның да җаны бар. Гомерендә бер тапкыр булса да әтисен күреп калырга тиештер. Әнә Җомабикәләр тагын кайткан. Шулар белән бергәләп чыгып китсәгез, дүрт-биш көннән әйләнеп тә кайтырсыз, Иншәаллаһ. Юлны белгән кешегә ияреп китсәң, ышанычлырак та. Мәликәнең язмышында Җомабикәнең дә катнашы бар. Гаебе булмаса да, Аймурат аларга кайтты бит.

 – Карчык, артык күп сайрыйсың түгелме? Ансат кына уйлыйсың син, – диде карт, сөйләменә катгый төсмер өстәп. – Ул баланы Ташкенттан кире монда кайтарырлар, дип уйлыйсыңмы син? Ул хәзер балигълык яшендә. Ике дә уйламыйча урлап калачаклар аны. Шушы кулларым белән чәчләреннән сыпырып үстергән кызымны ничек итеп чит-ят җирләргә җибәрим. Әнә кияүгә чыккач, ире белән барыр. Бу турыда башка сүз булмасын. Җәмиләгә дә әйт.

Әхмәдиша картның куллары калтырап, кызыл төстәге борчаклы чынаякка салган сөтле чәе дә түгелеп китте. Кирәк бит, ә, аны сөртеп алырга карчыгы сузган тастымалның да чите кагылып, савыттагы тозы чәчелеп тора. Тоз чәчелүне яхшыга юрамый бу якларда халык.

 Җәмилә качып тыңлап торган урыныннан песи кебек шыпырт кына шуышып чыкты да Җомабикәләр кунакка кайта торган Гыйльметдиннәр нигезенә чаптырды. Ташкентның үзеннән кайтканнар, ди бит. Бәлки әле әтисен дә күргәннәрдер. Ике якка үреп салган толымнары шулкадәр килешә кызга. Ак җирлеккә төшкән зәңгәр борчаклы күлмәге күзләренең төсен тагын да нурлы итә. Гыйльметдин абыйларының йорты – инешнең икенче ягында. Халык аның суын чыпчык коенырлык кына дисә дә, таш басмаларга басмасаң, тәпиең юеш ләнә. Ташларга басып торырга вакыт юк, сикереп кенә чыгарга кирәк. Их, икенче якка җайлы гына сикереп чыга алмады. Сикергән җайга янәшәдә үсеп утырган сукыр кычытканга абынып егылды. Уң аягының тез башы сыдырылып, кан да саркып чыккан җитмәсә.

– Шушы вакытта кирәк бит, ә, – дип сөйләнә-сөйләнә, үги ана яфрагы белән ярасын сөртте.

 – Кая бара минем гүзәлем, – дигән тавышка сискәнеп куйды.

 – И, Мулланур, син икәнсең. Син дә йөрисең инде кирәкмәгән чакта каршыма чыгып. Баштарак очраган булсаң, күтәреп алып чыккан булыр идең. Ни өйләнмисең, кайчан алып кайтасың инде үзегезгә?

– Бәрәкалла, әле мәктәпне яңа гына бетерәсең бит. Кияүгә дә чыгасың киләмени?

 – Килә шул, – диде Җәмилә, кырт кисеп.

Хикмәт кияү куенына керәсе килүдә түгел. Бабасы әйтте бит: «Әнә кияүгә чыгар да ире белән барыр», – диде.

Егет, аптырап, таш басмада басып калды. Җәмилә сикереп тә торды, күздән дә югалды. Бәхеткә, Гыйльметдиннәргә кайткан Ташкент кунагы капка төбендә үзе генә утыра иде. Буйбуй яшелле-кызыллы сызыклы атлас күлмәге тагын да байбичә итеп күрсәтә үзен. Башындагы елтыравыклы капрон косынкасы да затлылык өсти. Менә ни өчен Ташкент якларына кунакка баручыларга: «Бер күлмәклек булса да ситсы алып кайт инде», – дип ялына икән авыл хатыннары. Мондыйны әбиләр генә киядер лә. Менә косынкасы булса ярар иде. Их, шуны ябып, кичке уенга килсәме? Бар егетнең күзе аңарда гына булачак. Әле Муллануры көнләшер дә үзеннән. Хатын-кыз бит инде, нигә килгәнен дә онытып, чүпрәк-чапрак уйларына бирелде.

 – Ой, җаным, тач әтиең икәнсең. Үзең белеп килдеңме? Кил әле, утыр әле яныма. Үзем һаман сезгә төшеп җитә алмыйм. Кунак кына булсаң да, вакыт җитми икән ул, – дип елмайды Ташкент кунагы, сары тимер тешләрен балкытып. Әтиең бүләк тә биреп җибәрде үзеңә.

– Бүләк?

 – Әйе...

– Әти?

– Әйе, балам, Аймурат әтиең. Ул сине ундүрт яшеңә кадәр бу дөньяда барлыгыңны белми яшәде. Очраклы рәвештә генә аның белән бер мәҗлестә утырыр га туры килде. Аймурат яшьлегендә дә безнең белән кайткач өйләнеп киткән иде бит. Күр, ник болай сөйләнеп утырам әле, безнекеләр өйдә юк, син бик вакытлы килгәнсең, әтиеңнең бүләген биреп җибәрим әле. Шыпырт кына үз кулына тапшыр дигән иде.

Алтын тешле хатын, эскәмиясеннән җәһәт кенә торып, өйгә кереп китте. Җәмилә дә аңа иярде. Ничек сүз башлармын, дип борчылган иде, юкка булган. Гел үзе сөйли. Җәмилә кызыл эчле галошын баскыч төбендә салырга да өлгермәде, атлас күлмәк итәген җилфердәтеп килеп тә чыкты.

– Менә монысы үз күчтәнәчләрем, Ташкентның эрбет чикләвеге, – диеп, кесәсенә ярты уч чикләвек салды. – Монысы әтиеңнән бүләк. Ул сине бик тә ярата, сагына, күрәсе килә. Үзе ерак юлга чыга алмый, саулыгы нык түгел. Бар, балам, күп кеше күргәнче, тыкрыктан гына йөгер өеңә.

Рәхмәтле, очкынлы күзләрен елтыратып, Җәмилә бакча артыннан гына өенә сыпырды. Кояшта кызынып яткан песи балаларын күреп тә сөенде. «И сез бәхетлеләр, сезнең әтиегез дә, әниегез дә бар», – диде ул, пышылдап.

 Әтисенең бүләге – капрон косынканы муенына бәйләп, кичке уенга чыкты Җәмилә. Дус кызлары көнләшеп, кызыгып карады. Кич егете озата кайтканда, үзе сүз башлады.

 – Мулланур, без кайчан өйләнешербез икән?

 – Ник алай кызулыйсың, Җәмилә?

 – Минем бик тә, бик тә әтием белән күрешәсем килә. Бабайның әбигә әйткәнен ишеттем. Анда мине синнән башка беркем дә алып бармаячак, үзем генә барсам, имеш, мине алып калачаклар. Үзем генә дә чыгып китәр идем, бер дә күз күрмәгән як бит, куркыта.

Муллануры кызны кочагына ныграк кысты. Бу аның: «Минем дә сине югалтасым килми, менә өйләнешкәч тә алып барырмын», – дип аңлатуы иде.

– Яме, яме, җаным, алып барырсың бит?! Тик, кайчан? Әйдә, өйләнешкәнче үк, әле бит аңа ерак.

– Үз кулымнан үзем асылташны очыр тырга мин юләр түгел бит.

 Җәмилә мәктәптән соң техникумын тәмамлап, авылга эшкә кайтып урнаш ты. Егерме өч яшен тутырганда, сөйгәне белән кавышты, ике балалары дөньяга килде. Ул еллар эчендә әнисе дә кунакка кайта-китә йөрде. Әмма күңелендә йөрткән якты хыялы чынга ашмады хатынның. Гаиләле булгач, ире, киресенчә, рөхсәт итмәде, үзе эштән бушый алмады. Теге вакытта кичке уенда әйтелгән вәгъдәләр онытылды.

Инде балалары үсеп буйга җиткәч, йорт-җиргә күз-колак булырлык кул арасына керә башлагач, авылдашы Мөхәммәтдин абыйсына ияреп, Ташкент якларына юл тотты хатын. Гомер буе әтисен эзләде. Эзләде, тапты, югалтты. Әткәйне эзләгәндә, күңелләре мең кат яраланды, җаны әрнеде. Хәтта соңга калды. Эзләп тапканда, әтисе вафат иде инде. Әмма беркемгә дә үпкә саклап яшәми хатын. Чөнки аның олы йөрәге барысын да кичерергә күнеккән. Ярый әле бабасы көткән үзен. Көткән, исән килеш көткән. 98 яше тулып, ике атна яшәгәч, беренче оныгы Җәмиләне күреп, аның бәхиллеген алып, мәңгелеккә китте. Оныклары күп булды Байбулатның. Аймурат та, беренче хатыны ташлап киткәч, кабат гаилә корып, җиде бала үстергәннәр. Ул җиде онык та гыйлемле, зыялы затлар булып гомер итәләр. Әмма беренче онык, сагындырып яшәгәнгә микән, бәлки бер генә күреп калгангадыр, иң якыны булды Байбулат картка.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев