Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Беренче мунча

Рашат Низами. Хикәя.

К ызыл автобус, авыру кеше сыман ютәлли торгач, урманга җитәрәк кинәт туктап калды, моторы шартлап сүнде, пассажирларның борынына әчкелтем ис килеп бәрелде.

Шәһәрдән авылга кайта торган автобус хутлы бара иде: чакрым баганалары җитәкләшеп артка йөгереште, кәбестә басулары күзгә чалынды, каршыда очсыз-кырыйсыз иген кырлары, урман тезмәләре ачылып китте. Автобус тәрәзәсе әйтерсең телевизор экраны – үз җае белән агылып кына барысы да шунда кереп тула...

Алгы рәтләрнең берсендә утырган Фәнис белән Роза сөйләшми генә юл манзарасын карап баралар иде. Машина ирексездән туктап калгач та алар тагын күпмедер сүзсез утырдылар, аннары гына ачык ишектән җиргә сикереп төштеләр. «Саф һава суларбыз, бәлки, үпкәләшү дә онытылыр», – дип өметләнде Фәнис, яшь кәләшенә җылы караш ташлап.

 Фәнис белән Роза – икесе дә шәһәр баласы. Өйләнешкәннәренә нибары ике ай, егетнең әти-әнисендә яшиләр, дөресрәге, иркен фатирның бер куышы, электән тәгаенләп куелганча, яшьләр карамагына күчте. Фәниснең әти-әнисе гомер буе заводта эшләгән, кухня-ваннасы, кайнар суы дисеңме – һәммә җире җитеш булган фатирны да шуннан алган, тормыш итү дигәндә гаять булдыклы, сабыр табигатьле, киң күңелле кешеләр. Өйгә килен булып төшкән Розаны да үз кызларыдай якын кабул иттеләр, юк-бар бәхәскә, көйсезлеккә капка ачмаска тырыштылар. Шулай булмый ни, кем генә газиз баласына бәхет-сәгадәт, гаилә нык лыгы теләмәс икән? Армия хезмәтен тутырып кайту белән, Фәнис әтисе эшләгән заводка урнашты, разрядлы токарь һөнәрен үзләштерде. Сөйгән кызы да бар, егетнең өйләнәсе килә иде. Әти-әнисе каршы килмәделәр, күңеле анда-монда тартылганчы, үз яныбызда булыр, ичмасам, дип, хәер-фатиха бирделәр. Шулай итеп, өлкәннәрнең ярыннан ташымыйча җай гына аккан хәятенә яшьләр тормышы якты чишмә булып кушылды, бәхете челтери башлады.

 Авылга кунакка кайтуның тарихы исә болайрак иде. Көтмәгәндә-уйламаганда, әтисенең ерак туганнарыннан хат килеп төште. «Әллә инде баеп киттекме, кунак-кунак йөрешне, бер-береңнең хәлен белүне онытып барабыз бугай. Тормыш мул, табыннар түгәрәк, ләкин күңелгә һаман нидер җитми. Бу мәшәкатьле дөньяда бер генә яшибез ләбаса. Туган белән туганның күрешүеннән кадерле нәрсә юк икән. Бергә-бергә чөкердәшеп чәй эчүләр сагындыра. Әйтүебез шушы: печән өсләре җиткәләгәнче парлашып кунакка кайтыгыз», – диелгән иде ул хатта.

 Нәкъ шул көннәрдә әтиләренең йөрәге чәнчеште. Валидол дигән нәрсәкәйгә генә ышанып, ерак юлга чыгу мөмкинме соң? Ихластан килгән чакыруны җавапсыз калдыру исә туганлык хисенә хыянәт булыр иде. Шуңа күрә, әйдә, ил-җир күреп кайтсыннар дип, яшьләрне юлга әзерли башладылар. Запас көне бар иде, цех башлыгы белән сөйләшеп, Фәнис тагы өстәмә бер көн юллады. Кайтып әйткәч, Роза күзләрен зур ачып, сорау билгеседәй кайтарылган озын керфекләрен тибрәтеп, сәер көлемсерәде:

– Син, чынлап та, авылга җыенасыңмыни әле?

 – Әйе. Бергәләп кайтачакбыз, матурым!

– Кешеләр ничек тә диңгез буена барырга тырыша, ә син..

 – Диңгез, имеш... Алтын- көмеш чәчеп куйганнар, ди анда сиңа!

– Алтыны булмаса да, кояшы, суы, комы бар. Диңгез буендагы рәхәтлектән берәүнең дә туеп кайт каны юк әле.

– Безнең тормыш башланып кына килә, өлгерербез. Иң алдан авылга кайтыйк әле менә.

– Әгәр мин теләмәсәм?

Менә сиңа мә! Чынлап әйтәме ул, әллә шаярта гынамы – Фәнис моны аңлап өлгермәде. Тизрәк җавап эзләгәндәй, хатынының йөзенә текәлде. Розаның зәңгәр күзләрендә үзенең шәүләсен күргәч, тынычланып китте, күңеленә рәхәтлек йөгерде. Күз ачып йомганчы, нык лы кулларын алып, кәләшен өскә күтәрде.

 – Шаяртасың, ә? – Аннары үзе дә шаяртуга күчте: – Телисеңме, мин сине шушы кулларым белән авыл урамыннан күтәреп узачакмын...

 – Чынлап әйтәм. Юлда интегеп йөрер хәлем юк. Авылны бик күңелсез, тузан оясы дип сөйлиләр ич...

– Андый гына тузан шәһәрдә юктыр дип уйлыйсыңмы? Асфальт урынына чирәм үсә анда, бик беләсең килсә!

Юлга чыгар алдыннан әнә шундый күңелсезрәк сөйләшү булды... Моның сәбәбе тирәндәрәк ята иде, әлбәттә. Иркә шартларда үскән, тормыш нечкәлекләрен әле чын-чынлап аңларга өлгермәгән Роза өчен үзләренең туеннан соң, табигый булганча, якты-көләч көннәр башланып китте. Бәйрәмчәрәк, мәшәкатьсез, мәңге рәхәт көннәр... Бала чүпрәгенә уралдыңмы, аларны төштә генә күрәчәксең, янәсе... Кемнәндер ишеткән шушы сүзләр тәмам күңеленә кереп оялады Розаның. Бала табу качмас, иң яхшысы – ашыкмау, хәзергә тыелып тору. Яшьлек бер генә бирелә икән, диңгез буендагы Сочи һәм Гагралар көтеп торганда, нигә әле рәхәт чигеп калмаска ди? «Ширбәтле ай»ның кадерен озаккарак сузасы, тагын берничә ел «егет белән кыз» булып йөрисе килә Розаның. Сүз чыккан саен, Фәнисне дә һаман шул якка аударырга тырышты ул. Ләкин сүзләре, ай-һай, авыр ялгана иде шул... Фәниснең максаты бөтенләй башка икән: ул бала тели, үзенең дәвамчысын күрергә ашкына, урамда коляска этеп баручы парларны очраттымы, аларга соклану катыш көнләшеп карый, хыялга бирелә. Булгалады, тиз генә аңлаша алмаулары сәбәп ле, арада салкын җилләр дә исеп узгалады...

 Әйе, кафеларда коктейль чөмереп, эшкә дә «Икарус» белән генә йөрергә өйрәнгән Роза авылга кунакка кайтуны өнәмичәрәк кабул итте. Билгесезлек, күз күрмәгән яклар, чит-ят кешеләр белән очрашачак минутлар аны бер яктан кызыктырса, икенче яктан өркетә, шикләндерә дә иде. Юк-бардан гаеп эзләмәсләрме, сынаулы- астыртын караш белән күңелен рәнҗетмәсләрме? Кунак дип «өф» итеп кенә йөртмәсләр – чиләк-көянтә тоттырып коега суга да җибәрерләр, менә шул чакта көлкегә каласыңны көт тә тор... Әллә юлга чыгып ялгыштылар микән? Әнә бит, Розаның язмышын үчекләгәндәй, төчкеренә торгач, автобусы да туктап калды. Хәзер ни алга, ни артка өмет күренми. Әгәр шушында – билгесез урман итәгендә төн кунарга туры килсә?

 – Әйттем мин сиңа... – диде Роза үпкәчелрәк тавыш белән һәм, юату көткәндәй, нәфис беләкләре белән Фәнисне култыклап алды. Байтак вакыт сөйләшми килгәнгә күрә, аның җаны ялгызак уйлардан арып, иптәшлеккә һәм иркәләүгә сусаган иде. Ләкин куанычы озакка бармады: юл читендәге чуерташка басканга күрә, туфлясының үкчәсе искәрмәстән янтаеп китте. Иренең ныклы беләгенә тотынмаган булса, бөтенләй капланып төшәсе икән. Фәнис аны юатырга ашыкты, үзенәрәк тартып китерде.

– Нигә болай юл буенда таптанып торабыз соң әле? Әйдә, урман читенәрәк барыйк. Чикләвек куагы күрсәтәм мин сиңа хәзер.

Урман кырые, чыннан да, ниндидер куаклык белән кап ланган иде. Шунда таба якынайганда төрледән-төрле үлән сабаклары Розаның ялангач ботларын рәхәт кытыклап алды. Көн кызуында аларның дымлы-салкынча дулкындай килеп кагылулары моңарчы кичермәгән ләззәт бирә иде. Шушы рәхәтлекне сузарга теләгәндәй, Роза туктап-туктап алды, күңелендә яңалык хисе кузгалуын тойды.

– Фәнис, Фәнис! Күрче боларны...

Бер як читтә, сүзсез генә тирбәлеп, эре-эре ромашкалар үсеп утыра иде. Һәр сабакның очында бер йомарлам сары кояш балкый, ап-ак таҗлары исә тас ма-тасма ак нур булып ташып чыккан. Нинди матурлар!

 – Гашыйклар чәчәге бу, – диде Фәнис, Розасының соклануына кушылып. – Аның да ниндие генә әле, сөяме-юкмы икәнне әйтеп бирә торганы! Менә кара...

Фәнис сайлап кына арадан берсен өзде, иснәп карады, аннары икенче кулының бармаклары белән ромашка канатларына орынды. «Сөя», «юк» дигән сүзләрне чиратлап кабатлый-кабатлый чәчәк таҗларын ашыкмый гына йолкый башлады. «Сөя...» дип вәгъдә иткән мизгелләр сер, өмет, ашкыну белән тулы. «Юк...» дигән сүзләр исә салкын, җансыз, буш булып яңгырый. Соңгы таҗга кадәр ерак әле, ләкин ике йөрәк хәзердән үк дулкынланып көтә: табышмакның ахыры ни белән бетәр соң?

 – Фәнис, тукта!

– Бүлдерәсең? – Фәнис туктады, чәчәк таҗыннан бар макларын ычкындырмый гына күтәрелеп карады. – Әллә җавапны озаккарак сузарга телисең инде?

 – Фәнис, дим, куркыта... Моның нәтиҗәсе очраклы бер хәл булачак бит. Әйдә, ярты юлда тукталыйк. Җавапны үзебез табарбыз, бергәләп... Шулай бит?

– Ну, әйттең! Дөп-дөрес сүзләр... Җавапны бергәләп табачакбыз.

Фәнис куанычлы хәрәкәт белән ромашка сабагын өскә чөйде. Табигать чәчкәсе, сорау билгесе ясап күктә мәтәлчек атынганнан соң, икесенең учына килеп төште. Истәлеккә. Шул вакыт өзеп-өзеп автобус кычкыртты. Ул азмы-күпме ял итеп өлгергән пассажирларны юлга чакыра иде.

                                                                    * * *

Б иш сәгать чамасы барганнан соң, автобус аларны авыл башында төшереп калдырды. Тезгә тезне чәнчеп озак кына хәрәкәтсез утырганга күрә, Розаның биле, кул-аяклары тәмам оеган иде. Ул җилкәсен сикертеп куйды да кул сумкасында актарынган булып, буыннарын язарга тырышты, башын артка ташлыйташлый чәчләрен рәтләгәндәй итте. Рас кайткансың икән, инде ничек тә сынат маска, шыңшымаска кирәк...

 Шәһәрнең кырмыскадай кайнаган кешеләре, биек йортлары, машина-трамвай шавы белән гөрләп торган таш урамнарыннан соң авыл бик бәләкәй, гади, оялчан кебек тоелды. Челтәр тәрәзәле, калай түбәле, түбәсеннән ак морҗа башы төртеп чыккан йортларның күбесе такта белән тышланган, кайберләре яшел яки зәңгәргә дә буялган. Салават күпередәй балкып торган бер йорт игътибарны аеруча җәлеп итә, сокландыра, үзенең купшылыгы белән күзне иркәли. Буяулы капкасына хәтле бизәкләр, чәчәкләр төшерелгән.

Дәвамы бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев