Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Беренче мунча

Рашат НИЗАМИ. Хикәя

К емнәр, нинди бәхетле җаннар яши икән бу йортта? Чү, тәрәзә төбендә тамчы гөленең яфраклары селкенеп куйды түгелме? Яулык бөркәнгән берәү эчке яктан тәрәзәгә килеп капланды. Урам аша очып чыккан кошны да күз угыннан ычкындырмый торган авыл хатынының билгесез кунакларга үткер күз ташлавы иде бу. Ниш ләтәсең, авыл кемгә кемнең ничек, ни рәвешле күтәренеп кайтканын яхшы белергә, һәм яңалыкны җиз иләктән үткәрергә күнеккән инде. Бу гадәт авылның канына, әхлагына сеңгән...

 Фәниснең бер кулында әфлисун төсендәге чемодан иде, тышына «Спорт» дип язылган кара сумканы исә икесе ике яктан бергәләп күтәрделәр. Урам юлы такыр, ташлы-балчыклы, ә менә тыкрыкта чирәм мулдан күренә. Тыкрыкка кергәч, туктап ял итәргә булдылар. Асфальт катысына ияләнгән аяклар яшел чирәм өстендә үзләрен дәртлерәк, иркенрәк тойды кебек. Бигрәк тә Розаның туфлиларын салып, яланаяк килеш, чирәмнән болан баласыдай уйнаклап йөгерәсе килә иде. «Ашыкма, өлгерерсең», – дигән уй аны итәгеннән тотып тора, сабыр итәргә куша. Баш очындагы күкнең зәңгәрлеген күр син! Күзләр адашып калмасын өченгәме, берән-сәрән эленеп торган болытларга да урын табылган. Зәңгәр дәрья кочагында алар аеруча нәфис, ак, җиңел булып күренәләр. Шәһәрдә кеше һәрвакыт каядыр ашыгучан, күккә күтәрелеп карарга вакыты юк аның. Караса да, күкнең таш йортлар белән коршалган, сөремгә манчылган бер кисәген генә күрер иде ул. «Шәһәрнең – йортлары, авылның күкләре биек икән...» – сокланып, гаҗәпләнеп карый торгач, безнең кунаклар әнә шундый нәтиҗәгә килделәр.

– Исәнмесез, балакайларым... Ерактан кайтасызмы?

Таякка таянган, чуар күлмәк өстеннән ачык төстәге алъяпкыч япкан, башындагы яулыгы бөтен җилкәсен диярлек каплаган бер әби яшьләр каршына килеп баскан иде.

– Казаннан, әби.

– Ә-ә, каладан икәнсез, рәхмәт төшкере. Бик әйбәт. Юл йөрүнең савабын күрергә насыйп итсен... Кемгә кайтасыз, оланнар?

 – Зәкиҗан абыйларга.

– Ә-ә, югароч Сабираларга икән... Үз кешеләр икәнегезне бар караудан таныдым, яхшы бәндәләрнең йөзендә нур уйнап тора бит ул. Ходай киләчәктә дә тәүфыйк-шәфкатьләр бирсен үзегезгә...

Сөйләшкән чакта карчыкның йөзендәге җыерчыклары хәрәкәткә килде, алар як-якка сибелгән кояш нурын хәтерләтә иде. Әби шулай сөйләнә-сөйләнә карап калды. Бөтенләй күрмәгән-белмәгән бер карчыкның шулай ягымлы, үз итеп эндәшүе, изге теләкләр теләп калуы гаҗәп кебек тоелды.

Тыкрык читендә буынтыкланып үскән биек-биек кычытканнар күзгә чалынды. Роза белә: аларга якын килергә ярамый, юкса, ничек чеметкәннәрен сизми дә калырсың! Бервакыт, әниләре белән бакчага баргач, кычыткан зәхмәтеннән көнозын сызланып йөргәне бар аның. Кычыткан чаккан урынга вазелин сөртеп кенә тынычландыр дылар...

 Киртәләр белән корылган тыкрыкны үткәч, сөзәкләнеп төшкән тау итәгенә килеп чык тылар. Астагы таллыклар арасыннан елга агып ята икән. Аның ни сай, ни тирән булмаган суында инде әниләрен куып җитә язган каз бәпкәләре чупыр даша. Елганың казык-багана өстенә корылган һәм җәяүле узарлык итеп кенә эшләнгән тар басмасы да бар. Роза, керер гә батырчылык итмичә, кыяр-кыймас рәвештә басып тора иде. Солдатта чакта бүрәнә өстеннән йөреп өйрәнгән Фәнис, сүзсез генә елмаеп, иң элек чемодан-сумкаларны теге якка ташыды. Кәләшен алмага чыкканда, басма уртасында туктап, сикергәләп тә алды: күр, бернинди куркынычы юк моның, янәсе.

– Бир кулыңны! Бер... ике... өч... Киттекме?

 – Фәнис, кара аны, кулны ычкындырасы булма.

 – Курыкма... Басма аша чыгуның тәмен белмисең әле син.

Кулга-кул тотынышып басмага керделәр. Розаның аяклары җирдән аерылды шикелле, әйтерсең һавадан очып бара ул. Аяк астындагы такталар да һавада эленеп кенә тора шикелле. Аста, икесенең шәүләсен тирбәндереп, яшькелт-соры су агымы хәрәкәтләнә. Розаның башы әйләнеп китте, аяк табаннарына рәхәт бер курку йөгерде. Ләкин Фәниснең ышанычлы куллары аны чайкалудан саклап бара иде. Кызыктыргыч, серле очыш... Бәлки, кулга-кул тотынышып янәшә барудан туган рәхәтлектер бу?

 Ниһаять, рәшәткәле албакчасы, челтәр түбәле капкасы, капка төбендә дүрт-биш кеше урнашырлык агач утыргычы булган алты почмак лы йорт каршына килеп туктадылар. Яшел капканың ике якка ачылмалы ишек ләренә кара-каршы итеп ике әтәч сурәте кадакланган иде. Калайдан эшләп, сарыга буяп куйганнар. Кояшта арка җылытучы бу сары әтәчләр шундый да сөйкемле күренә, аларны, ирексездән, кул белән тотып, сыйпап карыйсы килә башлый.

 – Сабира апалар өе шушы була инде, – дип, Фәнис капкага ымлады. Ишегалдында тибенеп, «кыркыр» килеп, тавыклар кайнаша иде. Әтәчнең чыны менә кайда икән ул! Шпоралы аякларын хуҗаларча киң җәеп, гайрәтле караш белән ялтйолт каранып, ишегалды уртасында купшы француз сылуыдай тик басып тора. Башын кыңгыр салганда ут-кызыл кикриге һәм алкалары селкенеп-тирбәнеп куя. Ул түшендәге, сырт һәм канат тирәсендәге чуар каурыйлары җемелдәвен күрсәң – зоопарктагы тавис коштан бер дә ким түгел! Купшылыгы белән бераз масайгандай күренсә дә, үз дәрәҗәсен белеп яшәгән акыллы, затлы кошка охшый бу. Ләкин моны кул белән сыйпап карау турында хыялланасы да юк, әнә бит ничек горур, сак һәм хәрәкәтчән кылана... Карап туйдыгызмы, җитәр, диде бугай әтәч, һәм аллы-гөлле канатларын җилпи-җилпи: «Ки-ке-ри-күк!» – дип бер кычкырды да лапаска кереп китте.

Ул арада баскыч төбендә Сабира апа үзе күренде. Камырлы кулларын алъяпкычка сөртәсөртә сөйләнеп, каударланып баскычтан төште. Ике куллап күрешкәннән соң, күтәреп алыр дай булып, яшьләр тирәсендә өтәләнде:

 – Әй Аллам, кунаклар кайтып та җиткән ич! Таза-сау гына килдегезме, күз нурларым? Юл йөрү алҗыта ул, гәүдәне талкый... Әйдәгез, өйгә керик. Чәем кайнаган, рәхәтләнеп сулыш алырсыз менә. Яккан мунчам да җитешергә тора, мактап кына йөрүегез икән.

Хуҗа хатын шулай дия-дия кунак ларның аркасыннан сөйде, сумкаларын күтәреште. Шул арада яшь киленнең күңелен күрергә дә вакыт тапты:

– Рауза кызым син буласыңмыни инде ул? Сөбханалла, күз тимәсен, ил күрке булырлык бала икәнсең. Әйдә, безгә дә төкле аягың белән рәхим ит! Туганлыкта яшәргә насыйп итсен...

Ачык йөзле, тәмле телле Сабира апаның авылча итеп кенә «Рауза кызым» дип эндәшүенә үпкәләмәде Роза, киресенчә, мондый тансык мөнәсәбәт аңа кызык булып китте, күңеленең кай җирендәдер посып яткан шикләнүләр дә үзеннән-үзе артка чигенде.

Ө йгә керделәр. «Сулыш алырсыз...» дигән сүзләренең, чыннан да, хикмәте бар икән шул. Кояш кызуыннан соң өйнең түрдәге бүлмәсе җиләс, салкынча иде, һавасы суларга ук рәхәт. Өй эчендәге шифоньер, таза аяклы өстәл, аркалы урындыклар, этажерка, «Таурас» маркалы телевизор, – кыскасы, яшәү-көнкүреш өчен кирәкле һәммә нәрсә үзләренә кирәк урынны тапкан. Тәмле ризык исләре борынны кытыклый. Аннары, бит-кулларын юып кергәннән соң, табынга утырдылар. Кош теле, кызыл эремчек, кәрәзле бал, сөтле чәй янына клиндер, конфет, алма, хөрмә кебек шәһәр күчтәнәчләре дә өстәлгәч, табын тагын да ямьләнеп китте. Хуҗа хатын кунаклар алдына киндер тастымал куйды, озын саплы табагач белән өстәлгә бәлеш чыгарып утыртты. Каян килгән җитезлектер – табын тирәсендә орчык тай бөтерелә Сабира апа! Кунаклар алдына әле тегесен, әле монысын куя, хәл-әхвәл сораша, үзе һаман сөйләнә:

– Нәкъ ризыгым пешкән чакка кайтып кердегез тагы... Язган ризык шулай үзе каршыңа килер, дигәннәр. Йәгез әле, бәлешнең капкачын ачыйк әүвәл...

 Шулпа салыр өчен уртасында каплаулы тишеге дә бар, чөмәкле бәлеш диләр икән моны. Кызарып, алсуланып торган бәлеш түгәрәген Сабира апа кетердәтеп кенә кисте дә бер якка читкә әйләндереп каплады. Түм-түгәрәк бәлеш эченнән кайнар пар күтәрелде, шакмак лап туралган бәрәңге арасында өереп кенә кабарлык тәмле ит кисәкләре дә мул күренә иде.

 – Бәлешне агач кашык белән ашыйлар бездә. Авызны пешермәскә әйбәт килә. Кыстатмагыз, җитешегез, әйдә, – диде Сабира апа, өстәлдә яткан бизәкле кашыкларга ишарәләп. Аннары, нидер исенә төшкәндәй, кинәт кенә күзен бүтәнгә борып җибәрде: – Рәхмәт инде хөкүмәткә, аракы дигән зәхмәтне тәки авызлыклады бит. Юкса, халык тәмам бозыла башлаган иде. Кибетендә булмагач, өстәлгә дә чыгарып торасы юк үзен. Заманында Зәкиҗан абыегыз да, ай-һай, байтак шаяргалады аның белән. Инде менә, шөкер, ашказаны боргычлый башлагач, бөтенләйгә ташлады. Аракы ак булса да, йөзне кызарта, намусны каралта, дип борынгылар белеп әйт кән. Аннан башка да тормыш бик ямьле, балалар. Дөнья чәйдән аермасын, бер генә йотып куйсаң да җан рәхәте...

– Зәкиҗан абый үзе кайда соң? – дип сорашты Фәнис. Җизнәсе белән байтак еллар күрешкәне юк иде инде аның.

– Җизнәңне әйтәсеңме?.. Кайда булсын, колхоз эшендә. Бригадирлыгын пенсиягә чыккач ташлар инде, боерган булса. Синең теге чактагы шуклыгыңны һаман онытмый... Күршедәге Галимә карчыкның сөзгәк бер кәҗәсе бар иде, Рауза кызым. Бер чакны Фәнис авылга кунакка кайткач, икенче сөзешеп йөрмәсен дип, шул кәҗә тәкәсен иптәшләре белән кырдагы баганага бәйләп киткәннәр. Галимә карчык тилмереп кич буе кәҗәсен эзләгән. Балачак диген син аны...

Көлештеләр. Кайчангыдыр гаебе өчен уңайсызлык кичерүдәнме, әллә кайнар ризык килеште үзенә – Фәниснең битләре кызарып ук чыккан иде.

 – Җизнәгез үз вакыты белән кайтып җитәр ул. Бәлешнең тәмен качырмагыз, кайнар чакта кашыгыгызны җәтрәк йөртегез.

Сабира апаның кыставын тыңлап утыру да күңелле иде. Ә бәлеш, чыннан да, тәмле! Дәвамы бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев