Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Билгесез кыз сурәте

Рашат НИЗАМИ

 Очраклы гына бер хәл кешенең тормышын шулкадәр үзгәртеп ташлый, соңыннан үзең үк кайта-кайта гаҗәпләнеп куясың.
Күнеккән, искереп беткән, офыктан көн дә бер төсле чыга торган кояш, шәһәрнең зәңгәрсу дым белән өртелгән биек йортлары артыннан кинәт яшәреп, тагын да нурланып, тормышның әле берәү дә белмәгән серен сакларга тырышып кына илаһи тынлык, салмаклык белән күтәрелә башлый. Шушы тынлык аша шәһәрнең уянуын, төн буе ял иткән асфальт өстендә урам җыештыручы картның себеркесе кыштырдавын, трамвай рельслары чинавын, иртә кузгалучы сөт һәм икмәк машиналарыннан да ныграк гүләп узган самолет тавышын ишетәсең...
Очраклы хәл... Кырык яшенә җитеп килгән, шәһәр читендәге тугыз катлы йортның бер бүлмәсендә ялгыз яшәүче рәссам Фатих белән дә шулайрак булды. Суга төшермәс, утка пешермәс язмыш юк, диләр. Дөрес икән, шайтан алгыры!
Барысы да бер гаепсез телефон аркасында килеп чыкты. Пионерлар сараенда эшләп йөргән Фатих, төсле рәсемнәр белән бизәлгән чираттагы белдерүне ясап бетергәннән соң, бер танышының Мәскәүгә барасын хәтеренә төшерде. Бөтенләй онытылган: ул бит аңа, очрый-нитә калса, майлы буяулар алырга кушасы иде! Үч иткәндәй, танышының телефонын исенә төшерә алмый интекте. Аннары, ни булса шул булыр дип, хәтерендә калган саннарны җыя башлады. Язмыштыр, күрәсең, кайсыдыр санга ялгышкан иде ул. Телефондагы озын гудоклар кинәт өзелде дә Фатихны чыбыкның теге башына китереп ялгады. Хатын-кыз тавышы иде бу... Йа Хода, кемнәргәдер шундый тавышны бирсәң дә бирерсең икән! Тамак төбеннән түгел, гүя табигатьнең камил бер почмагыннан күтәрелгән ефәк тавыш...
Фатихның мондый тавышны беренче тапкыр ишетүе булды, ахры, юкса, кемгә ни өчен шылтыратуын да онытып, әсәрләнеп утырмас иде ул бу минутларда.
– Сезгә кем кирәк? Алло?
– Миңа... ни...
Әнә шул ике сүздән соң Фатих тукталып калды, аннары гына теленә килгән беренче сүзләр белән тырышып-тырышып кемгә ни өчен шылтыратканын аңлатырга тотынды.
– Сез номерны ялгыш җыйгансыз,ахры. Биредә андый кеше яшәми.
Фатих, аның трубканы элеп куюыннан куркып, сүзне тизрәк ялгап җибәрергә ашыкты:
– Трубканы куймый торыгыз, зинһар...
– Безнең нинди сөйләшер сүзебез булырга мөмкин?
– Алай дияргә ашыкмагыз... – Бу урында Фатих «хәйлә»гә керешүне кирәк тапты: – Миңа сезнең тавышыгыз ничектер таныш тоела. Бәлки, исемегезне әйтеп сөйләшерсез?
– Ялгышасыз, иптәш. Мин сезне бөтенләй белмим.
– Ихластан әйтәм. Тавышыгызны кайчандыр ишеткәнем бар кебек. Тавышыгыз искиткеч матур! Соклануым өчен гафу итегез, моңардан гына сезгә зыян тимәстер дип уйлыйм.
– Юк, билгеле. Тик сез, тормышта шулай күпләргә сокланып, бу сүзләрегезнең дәрәҗәсен төшермисез микән?
– Бер белмәгән кешегә шундый зур гаеп ташларга җыенасыз, ә?
– Сезне белмәгәнгә күрә, аптыраганнан әйтүем. Ә бәлки, мин хаклыдыр әле?
– Гаепләвегезне кире алырга киңәш итәм. Кирәк икән, мин сүзләремне исбатларга әзер.
 – Кирәкми. Мин ышандым шикелле... Сөйләшүне шуның белән туктатабыз,
ярыймы?
Кызның бу сүзләреннән соң Фатих телефон трубкасын кысыбрак тотты. Шулай кызыклы гына башланып киткән әңгәмәне һич кенә дә өзәсе килми иде аның. Нәрсәдер әйтәсе, акыллырак бер сүз табып, бәхәсне тагын да сузасы иде...
– Кызык бит, бер-беребезнең исемен дә белмибез әле, ә ничаклы сүз алышып өлгердек!
– Исемнәрне белүнең кирәге бар микән? Мондый очраклы сөйләшүләр тиз онытыла ул.
– Әгәр мин онытырга теләмәсәм? Әйтәм ич, тавышыгызга гашыйк булдым.
– Ихтыярыгыз. Кухняда чәйнегем ташый бугай: трубканы куям...
– Тагын бер генә сүз әйтергә рөхсәт итегез! Сезнең тавышыгызны ишетәсе килеп, иртәгә дә шалтыратсам, зинһар, ачуланмагыз, ярыймы?..
Шул беренче сөйләшүдән соң Фатих яңа танышына көн дә шалтыратырга гадәтләнеп китте. Ни өчен дисәң, кызның аккошныкыдай тавышын ишетү рәхәт, гаҗәп рәхәт иде аңа. Икенче сөйләшүдә исеменең Миңлегөл икәнен белде. Тырышып, урау-урау юллар белән сораша торгач, кияүдә түгеллеген дә ачыклады, һәр сөйләшүдән соң, салават күпереннән дә югарырак ашып, хыялларның йөгереп, мәтәлчек атып уйный торган зәңгәр гөмбәзенә чаклы күтәрелә иде ул... Дөрес, Фатих инде яшьлегендә мәхәббәтне кичергән кеше. Гаиләсе дә бар иде барын, әмма бала белән, максатлар һәм күңел берлеге белән ныгытылмаган гаилә, ком өстенә салынган йорт шикелле, көннәрнең берендә сүтелде дә төште. Ялгыз яшәвенә икенче ел китте менә. Аны иҗат эше, хакыйкать табу ләззәте, төрле күргәзмәләрдә катнашу мәшәкатьләре генә ялгызлыктан, эч пошудан, тайгак юллардан коткара. Юкса, ялгыз калудан кинәт сыны каткан булдыксыз ирләр сыман, ул да күптән инде эчүчелеккә сабышкан булыр иде, мөгаен.
Фатих – телсез-күзсез бүкән дә түгел, мүкләнеп беткән түмгәк хәленә дә төшкәне юк. Назга, югары хисләргә лаек күңелендә мәхәббәткә урын бар әле аның. Һәр талның үз сандугачы булган кебек, аңа да үз илһамчысы, йөрәген аңлардай сердәш, фикердәш кирәк. Төрле кешеләр газетадагы, игълан тактасындагы белдерүләр аша танышу эзләгән чакта, ул көтмәгән-уйламаганда телефон аша берәү белән танышкан икән, моның ни гаебе бар? Шуңа да ул, «дипломатик» сөйләшүләр белән генә чикләнмичә, тора-бара Миңлегөлне очрашу-күрешүгә кыстый башлады. Тик кыз каты чикләвек булып чыкты, мондый чакыруларга карап кына авып китмәде, әле тегенди, әле мондый сәбәп белән Фатихның тәкъдимнәрен кире кага килде.
Д өньяны төсләр белән күрергә күнеккән Фатих кызның аккоштай сөйләшүен төсле тавыш дип кабул итте. Бу тавышка чынлап та гашыйк иде ул. Төсле тавыш аның өчен төсле җыр шикелле иде. Әнә шул тәэсирләре нигезендә кызның рәсемен ясарга махсат куйды һәм тынычлыгын югалтты. Миңлегөл үзенең тавышы, сөйләшүләре, тыйнак көлүләре белән Фатихның хыял күгендә тәмам калыплашып өлгергән иде. Кызның рәсемен ясау теләге бар куәтенә эләктереп алды аны. Көтмәгәндә-уйламаганда уйлары җилкенеп, куллары кәгазь һәм каләмгә, мольберт тактасындагы буяуларга үрелде... Кеше сурәтен ясау дигәндә, рәссамнар һәрвакыт натурадан карап эш итәләр. Ә менә Фатих аңлы рәвештә моңардан баш тартты, дөресрәге, андый мөмкинлектән качарга һәм үз хыялына гына таянырга булды. Александр Блок Билгесез ханымга атап менә дигән шигырьләр язган ич әле, ә нигә Фатихка да үзе генә белгән Билгесез кызның рәсемен ясап карамаска? Сәнгать тәҗрибә ясауларны ярата ул. Тапталган, моңа кадәр билгеле эздән баруга караганда, яхшымы-начармы, үз сукмагыңны салу күпкә кызыклырак.
 Фатих әнә шулайрак уйлады. Һәм менә беленер-беленмәс кенә төшә башлаган юка, йөгерек, сыгылмалы сызыклар артында кызның чәче, йөзе, кашы һәм күзләре пәйда булды. Каләмне ниндидер тылсымлы көч хәрәкәтләндерә, Фатихка аны кулыннан төшермичә дөрес юлдан йөртә белү генә кирәк иде шикелле.
С ызыклар арта, өстәлә, кушыла барган саен, сурәткә җан иңә барды. Киндергә буяулар төшергәндә исә Фатих тәмам шашты, үз хыялларында үзе исерде, хәтта язмышының ярсып дулавын аңларга вакыты да калмады аның. Буяулардан алтын сарысын, көмеш агын яратканга күрә, пумаласын әлеге ояларга аеруча илһам белән манчый-манчый онытылып, канатланып эшләде, кузгалып китеп, төсләр-буяулар балкышын читтән карый-карый эченнән генә ләззәт, канәгатьлек кичерде. Әнә, кызның карасу-коңгырт чәчләре, ак нәфис муенын капламаска тырышып кына, җилкәсенә төшеп яткан. Карлыгач канатыдай кашлары уйларының очышта икәнлеген искәртә кебек. Зәңгәрсу-яшькелт күзләрдә моң һәм шатлык төсмерләре бергә кушылган. Килешле генә борын һәм чиядәй алсу иреннәр шушы карашны тагын да көчәйтеп, тулыландырып тора. Битнең сул ягына, йөзгә табигыйлек бирер өчен, сизелер-сизелмәс итеп кенә юка күләгә төшерергә кирәк иде. Гаҗәп: нәрсә-нәрсә дигәндә, нәкъ менә шунысы бик авырдан килеп чыкты. Ак белән кара, икесе ике юлдан барганга күрә, аларны саркытып кушу, чиратлаштыру иҗади газапка әверелде. Ниндидер бер көч каршылык күрсәтә иде шикелле. Тегеләй салып карады Фатих буяуны, болай салып карады, шактый озак азапланганнан соң гына, таң шәүләсе белән баетып, күләгәнең чагылышын эзләп тапты сыман ул.
 Ниһаять, кызның алтынсу рамга беркетелгән сурәте әзер иде. Аны ясау байтак вакытны алды. Хәзер рәсем эш өстәле каршында эленеп тора. Фатих өчен киндердәге буяулар, барлык төсмерләр Миңлегөл тавышы белән сөйләшә, җырлый иде кебек. Тик ник очрашуны кире кага ул? Горурлыкмы бу, Фатихны телефон чыбыгы тирәсендә күрәләтә бушка әйләндереп йөртүме, әллә бүтән сәбәпләр бармы – аңлау кыен иде. Адәм алманы алма булганы өчен түгел, тыелган булганы өчен өзгән... Миңлегөл очрашуны суза килгән саен, язгы сулар һаман көчәя, куәтләнә барган шикелле, Фатихның бу омтылышы да зурая, тирәнәя генә барды. Юк, алга таба да болай билгесезлектә яшәү мөмкин түгел иде. Җәя бер киерелгән икән, ул инде атарга тиеш...
Фатихның бүген бик тә җаваплы, тантаналы көне. Ниһаять, бүген алар очрашырга сүз куештылар. Миңлегөл бер бүлмәле фатирда биш яшьлек кызы белән генә яшәвендә әйтеп өлгергән иде инде. Барырга һәм күрергә кирәк үзләрен, күзгә-күз танышырга кирәк. Кешеләр танышканнан дөньяга ни зыян? Фатихның уй-хисләрен, яшерен өметен һәм хыялларын әлегә кадәр телефоннан сиздергәне булмады ич, ул боларның барысын да күңелендә бикләп тотты. Менә шул хисләр давылланып тышка чыгармы бүген? 
Дәвамы бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев