Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Билгесез кыз сурәте

Рашат НИЗАМИ

Дәвамы.
Я кты хыялларына күләгә төшмәсме? Фатих бүген, унҗиде яшьлек үсмердәй дулкынланып, очрашуга әзерләнә! Тырышып, пөхтәләп кырынганнан соң ияк тирәләренә хуш исле одеколон сөртте, ак күлмәк өстеннән кешелеккә дигән әйбәт костюмын киде. Чыгып китәр алдыннан ике каптырмалы портфеленә өч йолдызлы әрмән коньягы һәм стенадагы алтынсу рамлы рәсемне төреп тыкты.
Җәй иде, май аеның җылы, йомшак көне иде бу. Ул утырган «Икарус» автобусы күпер һәм урамнар аша шәһәр үзәгенә омтылды. Казансу елгасында кызыл-зәңгәр билге белән чуарланган ак җилкәннәр, аның такта көймәсенә аягүрә бас кан каһарман кыяфәтле егетләр, җилне йөгәнләргә тырышып, Ослан ягына таба йөзә. Әнә яр буена һәвәскәр балыкчылар сибелгән. Күперне чыгар алдыннан тарихның җитмеш җиде катлы язмышын күтәреп торган ярымайлы Сөембикә манарасы игътибарны үзенә җәлеп итте. Манара очы тирәсендә элек әрсез каргалар, чикылдык чәүкәләр еш кайнаша иде, хәзер күренмиләр. Халык манара очына ай куйгач, килеп кунардай урын калмаганга күрә, чиркәү гөмбәзенә ияләштеләр, ахры...
Хәер, бу күренешләр Фатихның күз карашына эләгер-эләкмәс дәрәҗәдә генә чагылып узды. Күңел карашы исә бөтенләй бүтәндә иде. Фатихның уйлары тагын Миңллегөгә әйләнеп кайтты. Тукталыш саен кергән-чыккан кешеләр, автобус эчендәге ыгы-зыгы, өлкәннәрнең әйбекибеттә р юклыгыннан зарланулары аңа бөтенләй кагылмый шикелле. Ул ничек итеп очрашачакларын күзалларга тырышты. Звонок биргәч тә, Миңлегөл ишекне ачып җибәрер, синмени инде бу дигәндәй, елмаеп куяр. Бер-берсенең хәлен сораша-сораша табын корып җибәрерләр, сүз арты сүз китәр. Фатихның хыялыннан күчереп ясалган Миңлегөлгә бик тә, бик тә ошаган булыр. Әңгәмәнең иң кызып җиткән бер вакытында ул аны ашык мый, кабаланмый гына портфеленнән тартып чыгарыр да Миңлегөлгә бүләк итәр. Тавышыңнан, сөйләшүләреңнән мин синең сурәтне әнә шулай итеп ясадым, дияр. Биш яшьлек кызына «Пушкин әкиятләре» дигән шоколад алырга да онытмады ул. Кызның әтисе кем, кайда – Миңлегөл болар хакында да сөйләр, сөйләми калмас. Шулай итеп, күбесе бер-берсен белмичә яшәп яткан миллионлы шәһәрдә Фатих өчен өр-яңа кеше, өр-яңа дөнья ачылып китәр...
Әнә шулай үз уйларына чумып бара торгач, Фатих үзенә кирәк тукталышны да узып киткән икән. Ике тукталыш арасын җәяүләп кенә барды да, Миңлегөл әйткән адрес белән, почмакларын яңгыр суы юып саргайткан биш катлы кирпеч йорт каршына килеп туктады.
 Нинди язмыш, нинди очрашу көтә сине, Фатих?
Бу соравының сүзләрен һәм барлык икеләнүләрен баскыч саен сибеп калдыра-калдыра, өченче катка күтәрелде. Кыңгырау төймәсенә баскач та, оясыннан егылып төшкән сыерчык баласыныкыдай тавыш белән чырылдап алды...
Көтү мизгелләре шулай бит ул: минут эчендә Фатихның уе аша тәүлеккә тиң вакыт узып китте шикелле. Менә, ниһаять, ишек ачылды һәм аның артында кемнеңдер кайнашканы, ут яндыр ганы күзгә ташланды.
– Керергә мөмкинме? – дип, Фатих эчкә узды һәм икесенең дә күзләре мизгел эчендә сүзсез генә танышып, исәнләшеп өлгерде. Менә нинди икәнсең син Миңлегөл? «Миң-ле-гөл...» Фатих гаҗәпләнеп калуын, ут белән суның буталуына охшаш тетрәнүле уйларын сиздермәде, йөзенә күләгә чыгармады, билгеле. Хикмәт шунда: егерме биш-утыз яшьләр тирәсендәге бу хатынның сул як бите каш тирәсеннән алып иягенә кадәр ямьсез миң – чия кагыдай кызгылт-карасу төс белән капланган иде. Бу урында хәтта тамырланып торган зәңгәрсу тап та шәйләнә шикелле. Кечерәйтелгән яшен диярсең... 
Фатих үзенең сизгерлегенә хәйран калды: Билгесез кыз сурәтенең сул як битенә күләгә төшергәндә төсләр менә ни өчен карышкан, хыя лының ни дәрәҗәдә дөрес икәнлеген күрергә, чагыштырырга менә ни өчен шулай ашкынган икән ул...
Я шьлеге ташып торган Миңлегөл өчен, һичшиксез, фаҗигадер бу. Тывышында кайчак күз яшьләре аша елмаеп сөйләшү төсмерләре дә чагылып китә иде шул аның, тик хыялый Фатих моңа игътибар биреп җиткермәде бугай. 
Миңлегөл исә аны-моны сиздермәде, берни булмагандай, табигыйлек һәм ихласлылык белән Фатихны эчкәре чакырды. Бүлмә эче кайгыртучан куллар белән матур һәм җыйнак итеп җыештырып куелган иде. Чәчәкле болынның ашъяулык кадәрле бер өлешен келәм итеп кисеп алганнар да стенага беркеткәннәр диярсең. Сервант эчендә савыт-сабалар балкышы посып утыра. Ялгыз карават өстендә челтәр ябылган пар мендәр. Сүзсез утырган урындыклар. Өстәл өстендә ак эскәтер. Фатих, юл уңаенда эләктергән чәчәкләрне бергәләп өстәлгә урнаштырган арада, өй эчен әнә шулай тиз генә күздән кичереп тә өлгергән иде.
– Тормышың матур күренә, күз тимәсен, – дип соклануын белдерүне кирәк тапты Фатих.
Шул ук вакытта үкенеп тә куйды; бер күрүдә, бер селтәнүдә генә кешенең ничек яшәгәнен, бәхетлеме-юкмы икәнен кайдан беләсең ди, их син, юләр...
– Һәркемнең үз оясы, үз кояшы инде, – дип, Миңлегөл аның бу сүзләреннән үзенчә нәтиҗә ясап куйды.
Хыял һәм чынбарлык уртасында торып калган Фатих, һаман да үзенең төштәме, өндәме икәнлеген билгели алмыйчарак, шушы халәтенә ияләшеп кенә килә иде әле. Миңлегөл:
– Чәй артында сөйләшик, булмаса, шулай бит? – диде дә кухня якка кереп китте. Биленә җыйнак кына ак алъяпкыч тагарга да өлгергән иде ул. Өстәлгә туралган ипи, каклаган колбаса, торт һәм конфетлар чыгарып тезде.
Очрашу хөрмәтенә дип, үз чиратында, Фатих та портфеленнән әрмә коньягы чыгарып утыртты. Шоколадны биргәндә:
– Менә монысы кызыгызга... Үзе кайда соң әле ул? – дип сораганын сизми дә калды.
– Бакчада. Аны алырга ике-өч сәгать вакыт бар әле. – Миңлегөлнең тавышында баласына булган мәхәббәт очкыннары, шул ук вакытта нәрсәдәндер уңайсызлану чалымнары да сизелде кебек. – Бүген эш көнем төшкә кадәр генә иде.
– Очрашу өчен, икенче кат танышуыбыз хөрмәтенә, – дип кабатлады Фатих һәм, чәкештергәннән соң, рюмкасын төбенә кадәр эчеп куйды. 
Миңлегөл исә, томшыгы белән таң чыгына кагылган коштай, эчемлеккә иренен генә тидереп алды. Ул кунагына ничектер уң як бите беләнрәк утырырга тырыша иде шикелле.
Бирегә килеп эләгүен Фатих гап-гади бер танышлык итеп кабул итәргә тырышты. Шуңа күрә аны ничә көннәр буе канатландырган хыял һәм романтика каядыр еракка чигенгән, сүрелеп калган иде. Икенче рюмка исә аның тәнен җиңеләйтеп, телен ачып җибәрде. Мавыгып китеп, сүз арасында хәтта балачагыннан күптәнге бер вакыйганы да сөйләп алды:
– Мин үзем авылда, табигать кочагында туып- үскән кеше. Чирәмлектә күлмәкләр яшелләнгәнче ауный идек тә буага төшеп су коена идек. Бервакыт, чирәм исенә кызыгыптыр инде, читән буенда калдырган күлмәкләребезне бозау чәйнәгән иде. Җиңнәрен тәмам мунчала иткән... Ачу килде. Тыкрык башында кечерәк кенә мунча бурасы тора иде. Шуны сүтеп, бозауны эчтә калдырдык та, бүрәнәләрне кире өйдек. Бәдриҗамал карчык бозавын икенче көнне көчкә эзләп тапкан. «Вәт хайван, бура эченә ничек керде икән ул», – дип, кеше саен шаккатып сөйли икән теге...
Көлештеләр, кызык булып китте.
 – Минем кызым йөргән бакчада тәрбияче булып эшлим, – диде Миңлегөл, үзе турында сөйләгәндә. – Эшемне яратам. Балалар арасында кайнашу дөньямны оныттыра.
– Ә кызның... кызның әтисе турында сорарга мөмкинме?
Бу юлы инде Миңлегөл ачыктан-ачык уңайсызланып куйды. Ләкин үзен бик тиз кулга алды ул. Сөйләргәме-юкмы дигәндәй, бертын уйланып торды да кызына кагылышлы тарихның чын дөресен сөйләп бирде.
– Ялган тотыла ул, мин алдашырга яратмыйм, – диде, сүзенең башында ук ихласлыкка чакырып. – Серемне сөйләргә дә күнекмәгән. Тик сезгә сөйлим... Сәнгать кешеләре кешене аңлый белә, диләр. Тик бер генә үтенечем – аны, зинһар, үзегездә генә саклагыз. Ничек башларга икән? Чөнки бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк... Иптәш кызларым кияүгә чыгып беттеләр. Мин, уйладым-уйладым да, кияүгә чыкмаска карар иттем... Аңлыйсыздыр, табигатьнең мине рәнҗетүен башкалар язмышына күчерәсем килмәде. Аннары миңа... егетләр арасыннан сүз кушучы да булмады. Мин аларны гаепләмим, егетләрнең чибәргә омтылуын аңларга була, миңа үзем өчен бердәнбер юл күрдем – үземне саклау, югалтмау. Кияүгә чыкмасам да, моның өчен миңа бала кирәк иде. Очраклы, ләкин тәртипле егет белән бәйләнешкә кердем... Рәхмәт аңа, ул мине аңлады, онытты һәм бүтән борчымады. Мин аны хәзер кайсы шәһәрдә яшәвен дә белмим. Йолдыздай атылды, югалды, сүнде ул минем өчен, әмма теләгемә ирештем... Менә шулай, мин балам өчен, кызым өчен яшим. Бөтен яшәвем – аның өчен. Бу тормышта миңа шуннан артыгы кирәкми. Таләп тә итмим... Язмышым белән инде әллә кайчан ризалаштым мин. Шул язмышымны күтәреп тотар өчен ныклык та, сабырлык та җитәрлек миндә...
Миңлегөл боларны шул кадәр тыныч, дөнья га үпкәсез, үз-үзенә хөрмәт белән сөйләде ки, Фатих аны бер дә бүлдермичә, исе китеп дулкынланып тыңлый бирде. Миңлегөлнең әйткән сүзләре, фикерләре, кырыс язмышында әнә шулай берәүне дә кабатламас юл сайлавы – бу ап-ачык хакыйкать бернинди яклау, юату һәм хуплауларга мохтаҗ түгел иде шул.
– Мин сезне аңлыйм... Ихластан сөйләвегез өчен рәхмәт, – диде Фатих шулай да, озак дәшми утыруның килешеп бетмәслеген аңлап. 
Фатихның күңел төпкелендә инде байтактан бирле посып яткан бер сорау тагын кыбырсынып куйды, үзенә юл эзләде. 
Ахыры бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев