Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Фирдәвес Зариф: «Кичер мине!» (Повесть)

Б алыкчы көймәләре тирәсендә ак якалы акчарлаклар бөтерелә. Ул да түгел, сузып, теплоход кычкырта да алар, дәррәү талпынып, шул якка ташланалар. Әйтерсең лә акчарлаклар теплоходларны озатып йөрү өчен яратылганнар.

 

 Палубадагы пассажирлар ташлаган һәрнәрсәгә ыргыла алар. Берәр ризык кисәген эләктереп алсалар, шундук читкә тайпылалар. Табышларын йотуга, әче тавышлары артыннан ияргәндәй, яңадан әйләнеп кайталар.

 Акчарлакларны «портларның бөек чистартучылары» дип юкка гына атамаганнар шул. Суга ташланган бөтен нәрсәне кабып йотарга әзер торалар. Ә инде җылы кояш нурларында вак чабаклар сикерешеп уйный башласа, бу инде акчарлаклар өчен чын бәйрәмгә әйләнә. Ярга чыгарып ташланган моллюскларга да тәкатьсез бу кошлар.

Акчарлаклар... Салихҗан аларны әнә шул рәвешле төшләрендә дә еш күрә. Күп еллар элек, шундый ак теплоходка утырып, Әстерханнан Казанга чыгып киткәндә дә озатып калган иде акчарлаклар Салихҗанны. Шул манзара әле хәзер дә аның күз алдында тора...

                                                                          * * *                                                                                    

 Акчарлакларның өзгәләнеп кычкырган тавышлары Салихҗанның бәгырен парә-парә телгәләде. Гадәттәгедән моңсурак тоелды аларның тавышы егеткә. Бәхет, «озын берлек» эзләп түгел, күңеле тарткан эшкә урнашыр өчен юл тотты ул Казанга. Алда фәкать билгесезлек кенә көтсә дә, гүя язмышы боергандай, күңеле шунда – татар мәркәзенә ашкынды аның. Иң мөһиме – эшкә урнашу, аннан күз күрер тагын. Хәер, кемне алдарга тели соң ул? Иң мөһиме эшкә урнашу гына микән?!. Гөлфияне күрәсе килү дәрте канатландырмыймы соң аны? Югыйсә, конвертка салып җибәргән ягымлы фотосурәте һәм тыйнак хатлары аша гына белә бит Салихҗан кызны. Ә менә күрер күзгә ниндирәк икән ул Гөлфия?!.

Казанга килеп төшүгә, әтисенең бертуган абыйсы – Галимҗан агасы фатирына юл тотты Салихҗан. Ул аны үз улыдай каршы алды:

 – Әйдүк, энекәш, түрдән уз! Юл бик ялыктырмадымы? Киләсеңне алдан белгән булсак, портка төшеп каршы алган булыр идек үзеңне.

 – Рәхмәт, Галимҗан абый, болай да әйбәт килеп җиттем. Сезне борчыйсым килмәде инде. Әти-әниләр, апа-җизниләр күп итеп сәлам әйттеләр.

 – Вәгаләйкемәссәлам. Рәхмәт. Саулык лары ничек? Ни җимертеп яшисез анда?

– Аллаһка шөкер, Галимҗан абый. Бер килеш яшәп яталар. Әти, пенсиядә булса да, портта эшләп йөри. Әни – шул өй тирәсендә генә. Җизниләр килеп йөриләр. Бездән ерак түгел генә торалар. Җизни дә, апа да шул эшләрендә.

 – Бик хуп, энекәш, бик хуп. Ходай сау лыктан аермасын үзләрен.

 Ул арада түр якка Нәфисә җиңгәсе дә кояштай балкып йөгереп чыкты.

 – И-и, кунак бар икән. Лоджия тә рә зәсен юып, ишетми дә калганмын. – Ул, күрешергә дип, ике кулын сузды:

 – Исән- имин килеп җиттеңме, Салихҗан энем? Әти-әниең, апаңнарның хәлләре ничек?

– Аллаһка шөкер, Нәфисә апа. Барысы да исән-саулар. Сәлам тапшырырга куштылар. – Исән-имин була күрсеннәр. Тукта, нишләп тораташтай басып торам әле мин. Тиз генә чәй куеп җибәрим. Син абыең белән залга уза тор, энем. Мин хәзер.

Залга кергәч, агасы гаилә, Әстерхан хәлләрен иркенләп белеште. Салихҗанның үз ниятләре белән дә кызыксынды.

 – Сәнгать училищесын тәмамлагач, үзебездә эш таба алмадым. Мөмкинлекләр зуррак дип, менә Казанга килдем. Туган яклары булгач, моны әти дә хуплады. Белмим, биредә эш чыгармы? Казанда минем кебек рәссамнар күптер инде ул.

– Чыгар, чыгар, Аллаһ боерса. Синдәй рәссамга да эш табылмаса, нәрсә була инде ул. Миңа бүләк иткән теге картинаң, ямь өстәп, эш бүлмәсендә эленеп тора. Әрә елгасы, суга үрелеп үскән бөдрә таллар, Күгеш тавы... Искиткеч оста тотып алгансың син туган як күренешен. Афәрин дими ни дисең. Сәләт кенә түгел, талант та бар үзеңдә, энекәш!

 – Әтиемнең туган ягы миңа да бик якын, Галимҗан абый. Мин ул картинаны авылга кунакка кайткач ясаган идем.

 Залга Нәфисә апасы чыкты.

– Егетләр, әйдәгез, табын янына узыгыз. Кара әле, Галимҗан, бәлки табынны залга корыргадыр?

 – Әйе шул, әнисе. Хәзер менә бу өс тәлне зурайтабыз да.

 – Юк, юк, зинһар, борчылмагыз. Кухняга да сыябыз бит.

 – Кунак кешегә кухняда гына чәй эчерү килешмәс бит, энем.

– Нинди кунак булыйм инде мин, Галимҗан абый. Вакытлы-вакытсыз борчып йөрим шунда.

 – Бернинди борчу юк, энем. Син безгә улыбыз кебек якын.

– Бигрәкләр дә Марат абыеңа охшагансың шул, Салихҗан энем. Төс-кыяфәтең белән генә түгел, холык-фигылең белән дә. Исән булса, сине күрүгә ничек шатланыр иде ул. Гомере булмады шул, нишлисең... Уйлый-уйлый дөньялардан китеп барган вакытларым да була.

Нәфисә апасы, яшереп кенә, яулык чите белән күз яшьләрен сөртте.

– Ярый, әнисе, тынычлан. Язмыштыр инде. Берни дә эшләп булмый, ничек тә сабыр итик. Күреп торасың, Аллаһы Тәгалә безне рәхмәтеннән ташламый, улыбыз кебек якын күргән энебез хәзер безнең янда. Өйләнеп тә җибәрсә, бәлки биредә төпләнер дә әле. Әтисе дә хатында: «Салихҗанның туган якларга якынрак урнашуын теләгән идем. Гомер булса, туган авылым Күгештә йорт сатып алып, бөтенләйгә күчеп кайтырга да исәп юк түгел. Олыгайган саен туган туфрак газизрәк була бара икән ул», – дип язган иде бит. Бер дә борчылма, энем, эш ягын җайларбыз, Аллаһ боерса. Бәлки, хәзергә мин эшләгән заводка урнашып торырсың, ә? Әле беркөн генә директор урынбасары: «Рәссам кирәк иде. Ышанычлырак кеше табылмасмы икән?» – дип сораган иде.

 – Әйбәт булыр иде, Галимҗан абый. Берочтан тулай торак хакында да сөйләшмәссеңме икән?

 – Юк, юк, энем! Син ни сөйлисең?! – Дулкынланудан Нәфисә апасының тавышы калтыранып куйды. – Рәнҗетмә безне. Ул турыда авыз да ачма. Марат абыеңның бүлмәсе бүгеннән синеке.

 – Рәхмәт, әнисе! Фикеремне авызымнан өзеп алдың. – Ул Салихҗанга шелтәле карашын юнәлтте: – Син, энем, безне шундый куанычтан мәхрүм итмә инде. Гозеребезне аяк астына салсаң, риза-бәхил түгел!

Салихҗанга ризалашудан башка чара калмады:

– Бик зур рәхмәт инде сезгә. Кылган игелегегез игелек булып кайтсын.

Бер гаиләдәй, чүкердәшеп чәй эчтеләр. Чәйдән соң азрак ял иткәч, Салихҗанның теләге буенча, абыйсы белән шәһәр карарга чыгып киттеләр. Нәфисә апасы аларны ишек төбендә озатып калды:

– Галимҗан, бик озак йөрмәгез, яме. Югыйсә пилмәнем суынып бетәр. Камыр да изеп куярмын, Аллаһ боерса.

 – Ярый, ярый, әнисе. Бер аягыбыз анда, икенчесе монда булыр. – Ул киң итеп елмайды: – Сине шундый бәхеттән мәхрүм итеп булмый бит инде.

Галимҗан абыйсы сүзендә торды: икенче көнне үк директор урынбасары белән очрашып, яшь, перспективалы, ышанычлы рәссам барлыгын әйтте. Тегесе шатланып риза булды:

– Сез тәкъдим иткән егетләрнең бервакытта да сынатканы булмады, Галимҗан Шакирҗанович! Иртәгә үк миңа алып кер үзен.

 – Рәхмәт, Таһир Сәлимҗанович, болай егет йөзгә кызыллык китерә торганнардан түгел, – диде Галимҗан абзый, күңеле булып. – Күндәм, тырыш, һәр тапшырылган яңа эшне тиз тотып ала белә. Бер сүз белән әйткәндә – үзебезнең егет.

– Мин Сезгә үземә ышангандай ышанам, Галимҗан Шакирҗанович! Иртәгә туры кадрлар бүлегенә килсен. Мин начальникка әйтеп куярмын.

                                                               II                                                                                                              К анатланып эшкә тотынды Салихҗан. Цехлардагы һәрбер плакатка, хәтта белдерүләр тактасына да сәнгать әсәредәй карады ул. Эштән кич соң гына, арып-талып, әмма канәгатьләнү хисе белән кайта иде Салихҗан. Тик йөрәккә кереп калган, әмма әле бер мәртәбә дә күрергә өлгермәгән Гөлфия, хыялында серле томан белән өретелеп күз алдына килеп баса да: «Оныттың!» – дип әйтә кебек иде.

Гөлфия... Казанга килүгә аны күрергә ашкынган иде бит ул, тик фатирына барырга яхшысынмады, килешеп бетмәс, әнисе ни уйлар, дип фикер йөртте.

Тукта, тукта... Ә нигә аңа хат язып салмаска! Шулай, шулай, мин Казанда, диген, очрашу көнен, урынын билгелә.

Ниһаять, тәвәккәлләп, Гөлфиягә хат язды Салихҗан һәм, көннәрне генә түгел, сәгатьләрне дә санап, җавап көтә башлады.

 Ике атна вакыт үтеп, инде өмете өзелеп барганда гына Гөлфиядән җавап хаты килеп төште. Хат матур почерк бе лән, кыс ка язылган иде: «Исәнме, Салихҗан! Хатыңны алгач, баштарак аптырап калдым, хәтта берәрсе шаяртамы икән, дип тә уйлап куйдым. Казанга киләсеңне хатларыңда ялгыш кына да сиздермәгән идең бит. Ничектер төштәге кебек булды. Хатыңны кулга алып, кат-кат укыйм, язуы синеке, сүзләре дә синекенә охшаган. Шулай да атна буе икеләнеп йөрдем, зинһар, гафу ит, мәгънәсезлеккә санама. Айның соңгы шимбәсендә көндезге сәгать өчтә син әйткән урында булырмын. Күрешүне көтеп, Гөлфия».

Көннәр – айлардай, сәгатьләр көннәрдәй озын тоелды Салихҗанга. Соңгы көннәрдә хәтта төн йокыларын югалтты, ашаудан калды. Галимҗан абыйсы белән Нәфисә җиңгәсе, моны күреп, чын-чынлап хафага төштеләр.

– Нәрсә булды сиңа, энем? – диде Галимҗан агасы, аның җилкәсенә кулын салып. – Ашаудан калдың, йөзең сулды. Авырмыйсыңдыр бит? Нәфисә апаң да бик борчыла.

– Авырмыйм, Галимҗан абый. Болай гына ул. Соңгы көннәрдә әллә нәрсә фикерем чуалды, йокым качты. Яңа җиргә әлегә ияләшеп тә җитә алмыйм. Әти- әнине, туганнарымны уйлыйм.

– Уйла, энем, уйла. Яшь чакта уйландыра инде ул. – Аннары, елмаеп, өстәп куйды: – Йөрәгең алгысынадыр, энем. Көткәндә һәрчак шулай була ул.

Салихҗанның колак очларына кадәр кызарды: «Әллә барысын да белә инде Галимҗан абыйсы. Югыйсә берәүгә дә сөйләгәне булмады бит».

 – Йә, ярый, энем, уйларыңны чуалт мыйм, – диде Галимҗан ага, егетнең халәтен тоемлап. – Борчылма, барысы да әйбәт булыр. Күңел бервакытта да алдамый ул. – Галимҗан абыйсы, Салихҗанны уйлары белән ялгызын калдырып, ишеккә атлады.

 «Бүген дә йоклап булмас, ахры, – дип уйлады Салихҗан, агасы бүлмәдән чыгып киткәч. – Тукта, нишләп шулкадәр өзгәләнә соң әле ул. Өметле хат алды, күрешүне көтәм, дигән. Димәк, Гөлфия дә аңа битараф түгел. Аннары кайсы җире кешедән ким-хур булырлык. Кызлар белән дә йөрешмәде түгел, йөрде, мәктәптә үк күз атып йөргән кызлары булды. Дөрес, мәктәптә балаларчарак инде ул. Ә менә сәнгать училищесындагы сабакташы Галя аның зиһенен тәмам чуалтырга өлгергән иде. Хәтта, өйләнәм, дип йөргән вакытлары да булды.

Дәвамы бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев