Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Фирдәвес Зариф: «Кичер мине!» (Повесть)

-

– Улым, – дигән иде әтисе аңа ул вакытта, – син яшь әле, шуңа күп нәрсәне аңлап та бетермисең. Хикмәт Галяның башка милләт кешесе булуында гына түгел, ә геннарда, яшәү рәвеше аермалыгында да. Бу гасырлар буе шулай килгән. Безнең күңелләрдә дала киңлеге, самимилек, хәтта беркатлылык дәрәҗәсендәге самимилек. Ә ул халык гасырлар буе башкалар исәбенә яшәп килгән, башкалар хезмәт куеп тапканны тартып алып көн күргән. Гомумән, бу көн белән генә яшәүче халык ул урыс кавеме. Үзләрен әрсез хуҗа итеп тою аларның канына сеңгән.
Егет белән кыз чагында барысы да ал да гөл була ул. Шуңа алга таба да шулай дәвам итәр кебек тоела. Ә менә тормыш арбасына җигелгәч, хәлләр икенчегә авыша. Кечкенә генә тавыш чыгуга ук, Галя сиңа: «Татарин гололобый, чаплашка!» – диячәк.

– Юк, әти, Галя андыйлардан түгел, бөтенләй башка кеше ул, – дип карулашты Салихҗан. – Безнең тормыш башкача булачак!
– Син сүзеңнән кайта торган кеше түгел анысы, улым. Мин синдә үземнең яшь чагымны күрәм. Вакытында мин дә марҗа сөйгән идем. Чак кына өйләнми калдым хәтта. Киңәш бирер кешем дә булмады. Әти-әни авылда. Ә мин Әстерханда үземне җитлеккән ир, мөстәкыйль кеше итеп сизә идем. Нәкъ синеңчә фикер йөрттем, янәсе, ул бөтенләй башка кеше, мине аңлый торган, тормышта таяныч булырдай иптәш. Әмма беркөнне аның иптәш кызы белән минем хакта сөйләшкәнен ишеттем һәм татарлар турындагы фикерен тыңлап, чак кына артыма утырмадым.
Көзге болытлы кич иде ул. Ә болар капка төбендә серләшә.

– Синең татарчонок болай ярыйсы гына күренә, – ди моңа иптәше.
 – Миңа аның төс-кыяфәте сукыр бер тиенгә дә кирәкми, – димәсенме минем кызыкай. – Татарлар эшчән алар, тормышны алып бара беләләр, вакытында авызлыкласаң, бик күндәмнәр. Өйләндерүгә, трусигымны да юачак әле ул. Ә күңел ачарга үзебезнекен табармын.
– Дөрес әйтәсең, андый эшкә үзебезнең Ваня яхшы. Стопка күтәрүгә, сине үзенеке итеп күрә башлый, – дип хуплый җанашымны иптәше.
Әлеге сүзләрдән соң түзмәдем, пальто якамны күтәреп, агач ышыгыннан чыктым да кырт борылып китеп бардым һәм башка ул кызга якын килмәдем. Ялынды, ялварды, хәтта янап-куркытып та маташты. Янәсе, ул минем белән йөреп кызлыгын җуйган икән. Ә мин аның белән нибары бер тапкыр үбешкән идем, кагылу түгел, кулыннан тотарга да кыймый идем хәтта.
Уйла әле син, улым. Тагын бер кат ныклап уйла. Һичьюгы ярты елга булса да сабыр ит, күзәтеп йөр.
Теләми генә килешкән иде Салихҗан. Әмма әтисе сүзләрендә никадәр хаклык булган икән.

Шулай бервакыт Галя белән капка төбендә сөйләшеп утыралар иде. Тыкрык башында шактый кызмача кыяфәттә Галяның әтисе – Николай Степанович күренде.
– О-о, яшьләр серләшәләр! – диде ул, алар белән тигезләшкәч. – Серләшегез, серләш! – Аннары, чайкала-чайкала, капкадан эчкә атлады.
Иренең тавышын ишетеп, ишек төбенә Наталья Ивановна чыгып басты һәм, бөеренә таянып, аңа сүз кушты:
– Нәрсә, сәрхуш, кайтып киләсеңме?
– Не смей! – диде Николай абзый, аның борын төбендә бармагын селкеп. – Не смей мине мыскыл итәргә! 
– О, барин, горурлык уйныймы?! – диде хуҗабикә, тавышын күтәрә төшеп. – Син, эчеп йөргәнче, кызыңны карар идең.
 – Ә нәрсә булган аңа?

 – Нәрсә, белмәмешкә салышкан булып кыланасыңмы? Татарин белән йөрүен оныттыңмы әллә?!
– Йөрсен, татарин да адәм баласы!
– Шулайдыр, адәм баласыдыр. Мамай токымы белән генә нәсел пычратасы калды ди!
– Тс-с-с! – диде Николай Степанович, кинәт айнып китеп. – Алар капка төбендә.
– Курыктым ди, капка төбендә булмагырые, бик исем китте! – Һәм ул, сүзем бетте дигәндәй, иренең борын төбендә ишекне шапылдатып япты.

Салихҗан агарынды, торып басты, әйтер сүз таба алмый ачык капкага карап торды һәм, Галяның елап ялваруына да исе китмичә, тиз-тиз атлап китеп барды.
Ул вакыйга искә төшсә, әле дә эсселе-суыклы булып китә Салихҗанга һәм әтисенә, акыллы киңәше өчен, күңеленнән рәхмәт укый».
Ямьсез уйлардан арынырга теләп, Салихҗан кулына Гөлфиянең хатын алды. Һәр юлын, йотлыгып, кабат-кабат укыды ул. «Юк, Гөлфия Галя кебек булмас, әнә нинди тыйнак итеп, оялып кына язган бит», – дип фикер йөртте Салихҗан.

Т өн йокыларын качырган көтү газабы белән тулы көннәрдән соң, ниһаять, айның соңгы шимбәсе килеп җитте. Очрашу урыны итеп, исеме колакка ятышсызрак булса да, Черек күл буендагы бакчаны сайлаган иде ул.

Иртүк торып юынды, кырынды, кием-салымына тагын бер кат күз төшереп алды. Артык затлыдан булмаса да, костюм-чалбары, ак күлмәге пөхтә үтүкләнгән, ак сызыклы кара галстугы да килешле, туфлиләре көзге кебек ялтырап тора.

Әлеге әзерлекне күргән Галимҗан абыйсы: – Әллә өйләнергә җыенасыңмы, энекәш? – дип шаяртмый кала алмады.

– Ю-у-ук, Галимҗан абый. – Егетнең йөзе кып-кызыл булды. – Болай гына, әзрәк шәһәрдә йөреп кайтырмын дигән идем.

– Бик әйбәт, энем, бик әйбәт. Синдәй асыл егет ял көнендә дә өйдә утырмас тагын. Юлларың уң булсын, чибәр кызларны күрсәң, миннән сәлам әйт!

– Кара, кара, әле һаман чибәр кызлар турында уйлый икән. Әллә үзең дә чыгып йөгерер идеңме?! – дип үпкәләгән итте Нәфисә апасы.

– И-и, әнисе. Дөньядагы иң чибәр кыз минем үз өемдә утыра бит! – дип кочак лаган итте хатынын Галимҗан абзый.

– Йә-йә, арттырып җибәрмә! – Ул, кызларча елгырлык белән иренең кочагыннан шуып чыкты да, Салихҗанга ягымлы елмаеп өстәп куйды: – Исән-имин йөреп кайт, Салихҗан энем. Теләкләрең фәрештәләрнең: «Амин!» – дигән сәгатенә туры килсен!

Салихҗан яңадан комачтай кызарды. «Әллә сизенәләр инде», – дигән уй телеп узды аның зиһенен. Салихҗанның көтәр чамасы калмаган иде инде. Тиз генә киенде дә ишеккә атлады:

– Мин төшке ашны ашханәдә генә ашармын инде, рәнҗемәгез, зинһар.

– Ярый, ярый, энем, – дип, мәгънәле елмаеп озатып калды аны Галимҗан абыйсы.

                                            * * *

Трамвай белән тимер юл вокзалына кадәр барды да, вакытны уздырыр өчен, җәяүләп, колхоз базарына китте Салихҗан. Хәер, биредән базарга кул сузымы гына җир – бер генә тукталыш ара иде.

Ашыкмый-кабаланмый, җиләк-җимеш рәтләрен йөреп чыкты Салихҗан, биредәге бәяләрне Әстерхан бәяләре белән чагыштырды. Әлбәттә, Казанда бәяләр кыйммәтрәк, өстәвенә, сайлап алу мөмкинлеге дә азрак иде. Мактый-мактый йөзем, күрәгә, кара җимеш тәкъдим иткән сатучыларның тавышыннан тәмам туеп, революциягә кадәр үк төзелгән матур биналарны карый-карый, шәһәр үзәгенә юл тотты. Производство максатларында файдаланылган мәчет биналары, моңсу тәрәзәләре белән карап, аны озатып калдылар. «Кая барабыз без, – дип уйлап куйды Салихҗан, – иманнан качып, динне мәсхәрә итеп, гуманлы җәмгыять төзибез, социализмнан иң гадел җәмгыятькә – коммунизмга күчәбез, имеш. Иманнан җәяүләп качкан бәндәләрне җүнле тормыш көтәрме икән, ай-һай, шикле!»

Кабан күле буенда да борчулы уйлары таралмады Салихҗанның. Карап торыр га күл зур, матур, әмма химкомбинат, канализация сулары үзенекен иткән, күрәсең, күл буенда хәтта ялгыз балык чыга да юлыкмады ул. Шулай да ниндидер серлелек бар Кабан күлендә. Шулчак, кылт итеп, күл төбендә яткан хан хәзинәләре турындагы риваять исенә төште аның. Их, шул хәзинәләрне табасы иде дә күлне чистартасы, тирә-юнен яшелләндерәсе иде. Ә бит иң зур хәзинә – күл үзе! Чистартылып, карап, тәртиптә тотылса, шәһәр халкының иң яраткан ял урынына әйләнер иде ул. Тик хәзергә күл саегып бара, сулышын буган агулы элпә белән капланган Кабан күле. Бары исеме генә бу тирәләрнең элекке гүзәллеген искә төшереп тора сыман. Күл генә түгел, тере тарих үлеп бара кебек тоелды Салихҗанга, шуңа йөрәге генә түгел, җаны да әрнеде.

Гомумән, текәлебрәк карамасаң, борынгы татар каласы дип әйтеп булмый иде Казанны. Урамнарның күбесе урыс исемнәрен йөртә, биналардагы күрсәткеч такталардагы язулар урыс телендә генә язылган, шәһәр транспортында тукталыш исемнәре, тимер юл вокзалындагы белдерүләр бары урыс телендә генә яңгырый.

Янган йөрәген басар өчен, елга портына китте Салихҗан. Чал Идел буенда аның сулышы киңәйгәндәй булды. Биредә барысы да якын-үз иде аңа: кояш нурлары уйнаган елга өслеге дә, ярга кагучы мәһабәт дулкыннар да, елга кочагына юл алучы ак теплоход та – һәммәсе дә аңа туган Әстерхан каласын хәтерләтте. Хәтта муеннарын югары сузган порт краннары да күңелгә тансык иде. Ә инде Идел киңлегендә тирбәлгән акчарлаклар күңелен бөтенләй алгысытты.

Су буенда озак басып торды ул.

– Нәрсә моңаясың, энекәш? – Аның уйларын карлыкканрак калын тавыш бүлде. Салихҗан, уйларыннан арынып, борылып карады. Аннан берничә адымда гына өлкән яшьләрдәге ир кеше басып тора иде: чал чәчле, тирән җыерчыклар белән чуарланган киң маңгайлы, чит-читләренә елмаю кунган калын иренле, бит тиресе җил, кояшта каралган, киң җилкәле, озын буйлы чандыр таза кеше иде ул. Салихҗанның килеш-килбәтен сынаулы карашы аша уздырганнан соң, абзый кинәт татарчага күчте: – Уйларыңны бүлүем өчен гафу ит, энем. Төс-кыяфәтең болай татар кешесенекенә охшаган.

– Әйе, мин – татар кешесе, – дип җавап бирде аңа Салихҗан.

– Менә, Иделгә карагач, туган яклар искә төште әле.

– Ә-ә, алай икән. Үзең бу як кешесе түгел инде, алайса.

– Әстерханнан мин. Казанга күптән түгел генә килдем.

– Әстерханда булганым бар минем, бик матур шәһәр. Гомумән, киң күңелле, кунакчыл халык яши анда. – Аннары ул, Салихҗанның сораулы карашын тоеп, сүзен дәвам итте. – Элекке капитан мин, гомер буе теплоход йөрттем. Идел буендагы күп кенә шәһәрләрдә булырга туры килде. Күңелем белән әле дә һәркөн Иделдә мин. Көнаралаш булса да бирегә килми калмыйм: таныш-белешләр белән гәпләшәм, теплоходларны озатып калам, каршы алам. Сулышларым иркенәеп, ничектер җиңелрәк булып китә миңа монда. Югыйсә баштарак Идел өстендәге акчарлаклар төшләремә кереп йөдәтә иде. – Абзый Салихҗанга көрәктәй кулын сузды: – Таныш булыйк. Харис атлы мин.

Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев