Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Гөнаһсыз хатлар (Хикәя) Хәбир Ибраһим

Бик тә гөнаһсыз егетләр, гөнаһсыз хатлар иде ул. (М. Мәһдиев.)

Тик ул вакытлы нәрсә, спектакль алдыннан китерәләр дә, беткәч, алып кайтып китәләр. Ә Миңзарифка чын аяк киеме кирәк, үзенеке булсын, хуҗасын, киеп урамга чыкканда, сөендереп, шатландырып торсын! Әле бит көз дә узмаган, кыш та җитмәгән. Кыш җитсә, ул астына галуш кидертелгән итеген (сочинки) кияр, ә хәзер исә күңеле алгысыган, матур итеп, мул итеп киенеп йөргән Сәрбиҗиһан янына чабата киеп бара алмый бит инде! Чабатаны ярлыларның иң ярлысы гына кия, чабата кигәннәрнең ашаган ризык лары да кычыткан җә алабута шулпасыннан гына тора, дип көләргә дә яраталар авылда... 

Ботинка сатып алу теләге исә аны шул ук көнне Әлүш Минҗанына алып килде. Керде, сорашты, белеште. Бәясе дә артык кыйбат түгел, ун сум гына тора. Мәктәптә, атасы үлгәч, каравылчы булып калган Минҗаннан ул: «Нигә сатасың?!» — дип сорагач, тегесе: «Алганда ук кечкенә иде, хәзер бөтенләй аякны кыса башлады!» — дип кенә аңлатты.

Аяк киеме алу кирәклеген ул инде анасына да аңлатып карады. Атасына сөйләп-аңлатып торуның мәгънәсе юк, өйдәге бар булган акча анасы Бибигайшә кулында иде. Җыеп куйган акчасы барлыгын улы яхшы белсә дә, анасы аның уй-теләген хуплап күтәреп алмады. 

— Улым, син бит инде беләсең безнең хәлне, — дип зарланды ул, — налуглар түлисем бар, энең әнә җиденчегә бара... 

— Әней! — дип тавышын күтәрде ул анасына. — Җегет булып җиттем бит инде, колхозда тир түгәм... — Җөреп тор инде шуның белән генә, тиздән кыш җитә, көт, озак түгел... — Әней!!! — бу җан әрнеткеч авазда Сәрбиенә булган йөрәк сагышы бар көченә сыкрап, бар җиһанга сөрән салган сымак тоелды шулчак... 

                                                                           * * *
Теләмәсәм дә, Сәрбиҗиһан түтинең сыек чәен эчәргә туры килде. Нигәдер әби-чәбиләрнең табынга куйган чәйләре һәрвакытта да сыек була, мин шуны һич тә аңлый алмыйм. Көнгә бер тапкыр (күп очракта иртән!) кечкенә чәйнекләргә чәй ясап куялар да, шуннан соң аны кара төнгә хәтле, татлы йокы алганчыга тиклем сузалар. Көне буена (аңлашыла ки!) бер тапкыр ясалган чәй эчелә- эчелә әкренләп сыягая, нинди генә кунак килсә дә, әби-чәбиләр искесен түгеп, яңа чәй ясап тормыйлар, шунысыннан гына ясап бирәләр. Мин сыек чәйне гомумән эчемлеккә санамыйм, чөнки аның ни тәме, ни яме юк. Хәер, сугыш һәм ачлык елларын кичергән кешеләргә һич кенә дә үпкәләргә ярамый. Әлеге очракта табигый кысмыр лык турыдан-туры тән вә җан күзәнәкләренә бәреп керәдер, күрәсең. Өстәл өстенә каткан печенье-прәннек кебек нәрсәләр дә менеп утыргач, ялгыз кеше янына буш кул белән килүемә үкенеп тә куйдым. Кибеткә кереп, берәр «ысвежий» торт-мазар сатып алырга кирәк булган икән дә бит... 

Чынаяктагы чәемә печенье салып эретә торган арада, Сәрбиҗиһан түти җиңнәре сүсәргән иске халаты урынына өр-яңа чәчәкле ситсы күлмәк кияргә, тузгыган чәч-башларын рәтләргә дә өлгергән иде инде. Әйе, чит кеше янында (яшенә карамыйча!) кем генә матур һәм пөхтә булып күренергә теләмәсен ди икән! Мин әбинең әлеге гадәти гамәлен игътибарсыз калдырып, чәй эчендә эрегән ризыкны тиз генә йотып, әкренләп аңар үземнең сорауларымны яудыр дым. Хуҗа карчык үзенә чәй ясаса да, аңар орынмады, диван янына урнаштырылган борынгы трюмо өстенә чүгеп, акрын гына сөйләргә тотынды. Аның сурәте шулчак күз алдымда икегә аерылды, мин аны берьюлы каршымда да һәм шулай ук көзге аша да күрдем...

— "Галиябану«ны матур гына җырып чыктык без! — диде ул, уйларында әллә кайчан узган тормыш вакыйгаларына уралгандай хисләнеп. — Сиздем мин, шундук сиздем... Миңзарифның җаратканын... Тик артык оялчан иде шул... бахыр... Оялчанлыгы аның юклыктан килә иде инде... Соңыннан... никахлашкач... барысын да сүләп узды тәфсилләп... Бигүк ярлы яшиләр дип тә әйтеп булмый иде үзләрен... Әтисе дә, әнисе дә тырыш кешеләр иде. Акчалары да юк түгел. Тик ата-аналары кием-салымга гел акча жәлләделәр, ул яктан әзрәк кысмыр кебек иде алар. Балаларын киендерергә яратмадылар. Миңзариф җегет булып җиткән, ә кызлар артыннан йөрергә җүнле киеме дә юк. Шуңар бик нык оялган да инде ул... шуңар. Минем әтием гомер буе колхозда учетчик булып эшләде, әнием укытучы. Әти турында әйтә алмыйм, ә әнием беркайчан да кие мгә акча жәлләмәде. Курчак күк киендермәсәләр дә, өстем-битем бөтен яклап та җитеш иде... Шуңар күрә... хәлле җегетләрнең дә, чабата киючеләрнең дә миңа күзләре төшмичә калмый иде... Миңзариф белән дә шул ук хәл килеп чыкты... 

— Авыр яшәгән, димәк, халык, — дидем мин һәм, үзем дә аңламыйча, сүзне икенчегә бордым. — Нишләп шулай фәкыйрь яшәде икән соң безнең совет халкы? 

— Белмим инде, улым... халыкның яхшы яшәгәнен хәтерләмим дә... Бигрәк тә сугыш алдыннан. Сугыш барган елларны инде әйтәсе дә юк... Авылда яшәп, колхозда хезмәт итеп кенә алга китеп булмый иде. Колхозда эшләүчеләргә җүнләп акча да түләмәделәр. Күбесе, биг рәк тә яшь җегетләр читкә китеп акча эшләп баедылар дип әйтә алмыйм. Тик алар кешечә киенеп, кешечә авылга әйләнеп кайтырга хыялландылар... 

— Миңзариф та шуларга иярдеме? 

— Белмим... Ияргәнен, иярмәгәнен дә... Без ул вакыт Надыйр атлы җегет белән сүләшеп йөри идек... Исән кайтты ул сугыштан... гарип ләнеп. Кайт кач, Сатирәгә өйләнде... Сатирә апаңны беләсеңдер инде...

— Беләм, — дидем мин, авыз эченнән елмаеп, — исән бит әле ул. Надыйр абзыйны белмәгән кеше юк бит инде... тем более аның историясен... 

— Шуңа да карамастан, әйе, озын гомерле булды, хәер... Надыйр абзаңның үлгәненә дә әле бер өч кенә ел. Ә менә Миңзарифның Мәскәүгә метро төзергә киткәнен мин хәтта сизми дә, ишетми дә калдым... 

— Нигә алай? 

— Белмим, балам, күңелем башкада булгандыр, күрәсең... Миңзариф белән безнең арада аңлашу да, сүләшү дә юк. Сәер иде шул... Оялчан бик тә... 

                                                                           * * * 

Миңзарифка башка чара калмады. Дөньяга рәнҗегән китек җанында, чит якларга китеп, акча эшләп кайту теләге беркайчан да сүнмәде, киресенчә, көннән-көн көчәйде генә.

Хыял кайчан да булса тормышка ашмыйча калмый, диләр. Миңзарифның ул әкренләп чынга ашты. Беравык авылда Сәлихҗан абзый, «оргнабор» системасы нигезендә, яшь егетләрне шахтада эшләргә, Мәскәүдә метрополитен төзергә җыйный икән дигән хәбәр таралды. Сәлихҗан дигәннәре өч авылны бергә берләштергән «Ленин» исемен йөрткән колхозда авыл советы рәисе вазифасын башкара иде. Әлеге хәбәр ишетелүгә үк, Миңзариф тиз арада абзый белән очрашу җаен эзли башлады. Абзыйның эш урыны күрше авылда колхозның контор бинасында урнашкан һәм ул кысан гына бер тар бүлмәне биләп тора иде. Рәисне күз уңыннан югалтудан куркып, ул контор каршына иртә таңнан ук төшеп басты. Кешегә кул биреп, елмаеп күрешергә яратмаган җитәкче абзый Миңзарифка төксе генә сәлам бирде. Бүлмәсенә дә чакырмады, ул үзе аңар ияреп керде. Граҗданнар сугышында каешланырга өлгергән, гомере буе совет иле корткычларына каршы көрәш алып барган бу абзый, инде күптән пенсия яшендә булса да, партия ышанып тапшырган әлеге җавап лы постны һич кенә дә (үзе әйтмешли — малакасусларга!) калдырып китәргә уйламады. Борын өсте китек (ядрә яньчелгән!), шыр сөяктән торган олагаем озын буйлы, кырыс чырайлы абзый иде ул. Артыннан (песи сымак сак кына!) ияреп кергән егеткә ул, тупас кына:

— Ни йомыш? Ни булды? — дип мыгырданды. Бүлмәдә кулдан ясалган агач өстәл, ике тимер урындык, түргә эленгән Ленин портретыннан башка бер нәрсә дә юк иде. Укыйяза белүе йомшак булу сәбәпле, кәгазь эшләрен контор күселәре белән бергә зур бүлмәдә утырган сек ретарь кыз алып бара иде...

— Китәсе иде... Сәлихҗан абый...

— Кая? 

— Эшкә җыйныйсыз икән дип ишеттем...

— Мин җыйнамыйм, — дип төзәтте ул аны, — җыярга кушалар. Өстән. Икесен җибәрдек. Арҗак Мәми, арткы урам Һади малаен. Алары шахтага киттеләр. 

— Ә мине җибәрәсеңме? 

— Метрага барасыңмы? — дип сорау ташлады ул аңа. — Москвага ике кеше сорыйлар. Хезмәте бик авыр, энем, ну, акчасы начар түгел, диләр. Нишлисең? 

— Барам, абый, барам.

— Ващы ты... без ишле гаиләләрдән җыйныйбыз. Гадәттә... Синең кемнәрең бар әле өйдә? 

— Әти, әни... Энекәш тагын. 

— Ни максат белән барасың инде?

— Максат шул, абый... Ни... бөтен ил төзелешендә катнашырга иде исәп... Бөек Ысталин...

— Җарар, — дип туктатты аны абзый, — дукуменнарыңны, өйдә нинди кәгазьләрең бар, барысын да безнең секретарь кызга китереп тапшыр... 

— Әйе, әйе... Ә нигә? 

— Ничек инде нигә?! — дип тавышын күтәрде рәис. — Паш пырт җасатыр өчен кирәк ул, энем, пашпыртсыз кай тарафка гына җилдерсәң дә, ерак баралмыйсың, юлың ябык булачак. 
Улының Мәскәүгә китүенә анасы аяк терәп каршы торды. Үгетләп тә, куркытып та карады. Ләкин Миңзариф үз сүзеннән кире кайтмады... 

— Нишлисең син, җаным, ә, — дип котырынды Бибигайшә, — кая барганыңны беләсеңме син, юкмы?! Югалсаң әгәр, кайта алмасаң... 

— Нишләп югалыйм, әней, мин инде бала-чага түгел, — дип тынычландырды ул аны, — урысчаны да әзрәк чамалыйм, мәктәптә укыдык бит. Беләсең...

— Син шуның өченме инде? 

— Нәстә дисең... аңламадым?

— Ботинка алырга акча бирмәгән өчен! — анасы шулчак сандык капкачын ачып, эчендә яшереп саклаган саклык акчасын тартып чыгарды. — Мә, ал, шуның өчен генә булса, ал! 

— Әней!!!

— Әү?

— Аңла, ботинка не причум монда, — дип аңлатты ул анасына. — Мин бу хәерчелектән туйдым, менә болай гарык, әней, китәм, күп итеп акча эшләп кайтам, тотма мине, зинһар... 

— Мин куркам, улым, синең өчен куркам... Барган, җөргән җирең түгел бит бер дә! — Бибигайшә шулчак бармак очлары белән яулык кырыйларын бөтергәләде. Ни өчен елый соң анасы? Нәрсә өчен курка ул? Улын читкә җибәрүдәнме, әллә соң өйдән эшче кул китүдәнме? Белмәссең... 

— Аннан... әней...

— Ие, улым... 

— Исән-сау әйләнеп кайтсам, кай туга ук, Сәрбиҗиһанга яучы җибәрәм... 

                                                    * * * 
Алар баракта таныштылар. Туксан өч эшче арасында Татарстан җиреннән килгән өч егет бар, берсе үзе, икенчесе — Алабугадан, Сөләйман атлы, өченчесе Арчадан Рәфыйк. Миңзариф икенчесе белән ничектер уртак тел таба алмады, үзгәрәк ул әзрәк, шәһәрдә туыпүскән, сөйләшүе дә, үз-үзен тотышы да башкачарак иде. 

Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев