Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Гөнаһсыз хатлар (Хикәя) Хәбир Ибраһим

Бик тә гөнаһсыз егетләр, гөнаһсыз хатлар иде ул. (М. Мәһдиев.)

Ә менә Арча ягыннан килгән Рәфыйк белән алар бик тиз дуслашты. Икесе дә авылдан, икесенең дә тормышка, язмышка карашлары бер тирәдәрәк, ни әйтсәң дә, икесе дә авыл егете, икесе дә, үзләре әйтмешли, авыл "мокыт«лары. Алар өчен җен көче дә җитмәслек авыр хезмәттән соң, шушы урыс җирендә салам тутырылган капчык-мендәр капланган агач топчанга сөялеп, үз телләрендә саф татарча сөйләшү дә ни тора иде! 

Колхоздагы иң авыр хезмәт тә Мәскәү метросы төзелешендә бил бөгүләргә, изалануларга тиң түгел иде, әлбәттә. Авыр хезмәткә түзә алмыенча, метро эшен ташлап кайтып китүчеләр, эштән качучылар да җитәрлек. Төзелешкә килгән кемсәләр үзләре дә ике төрлегә аерыла: беренчеләре туган җирләрендә фәкыйрьлектән интеккән, калага акча эшләү уе белән килгән ялчы эшчеләр булса, икенчеләре коры энтузиастлар, ягъни коммунизмның якты киләчәгенә инанган комсомол әйдаманнары иде. Ләкин әлеге энтузиастларның, мондагы авырлыкны күреп, сөмсерләре бик тиз коелды. Гомерендә кулына көрәк яисә кувалда тотмаган яшь аксөякләрнең көр тавышлары бик тиз тынды, чөнки метрода гел көтелмәгән берәр хәл чыга торды. Йә ныгытылмаган шахталары ишелә, йә җир асты, грунт сулары бәреп чыга, шуның аркасында күпме эшче тән җәрәхәтләре ала, күпмесе гарипләнә, үлә. 

Аларның ятаклары да бер тирәгә туры килде. Барактагылар йокыга талгач, бина эчләре тын калгач. алар озак кына сөйләшеп, гәпләшеп яталар иде. Алар кичен генә күрешә алалар, чөнки көндез Рәфыйк, кувалдасын иңбашына асып, аска тоннельгә, шахтага төшеп китә, ә Миңзариф өстә, көне буе машина болгаткан бетон измәсе янында кайнаша.

— Карале, якташ, — диде ул беркөнне Арча дустына, — туган якларыңда сөйгән кешең калдымы синең, юкмы? 

— Кемне әйтәсең? — дип сорады Рәфыйк, белешмәгәнгә сабышып. — Кызлар турындамы? 

— Билгеле инде... Әбиләр димим...

— Ә юк... Мин әле кызлар белән йөрергә өлгерми дә калдым. Яшь бит әле мин. Аннан... 

— Сүлә... 

— Нәстәсен сүлисең инде аның... Ах итәрлек киенгән, борынын күтәргән борнай кызларга кирәкме соң әле мин? Ярлы бит без, фәкыйрь...

—Ай, — дип уфтанды Миңзариф, — минем дә нәкъ шул хәл инде. Күзем төшеп калды бит шуңар. Гашыйк мин аңа, якташ, гашыйкмын... 

— Ни исемле иде? 

— Сәрбиҗиһан... Сәрби... 

— Йөрешмәдегезме? — Гашыйк егет, «юк» дип, җилкәсен генә җыер ды. — Андый күз төшеп йөргәннәр генә миндә дә булды инде ул. Ул аны белми дә, сизми дә калды инде. Сиринә исемле ул... Авылның атаклы Ибрай кызы.

— Карале... 

— Ә?

— Әйдә, кызларга хат язабыз!

— Ничек?

— Уен ясыйбыз... Син минем Сәрбиҗиһанга язасың, ә мин синең Сиринәңә. 

— Ибрай кызынамы?!

— Әйе, Ибрай кызына. 

— Ә нишләп алай?

— Ничек? 

— Үз Сәрбиеңә үзең язмыйсың? Туры... 

— Булмый, — дип тел шартлатты ул, — минем кулны таныячак, без аның белән бергә бер мәктәптә укыдык.

— Димәк, белдермәскә дисең инде үзебезне?

— Әйе, уен гына бит ул. 

— Уен дип, уеннан уен чыкмасын тагын. 

— Курыкма, нәкъ безнеңчә, җегетләрчә килеп чыгачак. 

— Әле, — дип кыбырсынды шулчак Рәфыйк, — акча яклары такыр бит. Эшли генә башладык. 

— Борчылма, мин инде анысын да уйладым. Хатны маркасыз гына салабыз.

— Ничек алай? 

— Менә шулай. 

— Барып җитәрме соң ул? 

— Җитә, кәнишне, кызлар аны үзләре түләп алачак.

— Белмим, — дип шундук авызын сузды тегесе, — алай яхшы булырмы соң? Безнең җүләр хатларны кем түләп алсын ди инде?! 

— Алыр... алырлар... Шуның өчен генә кечерәеп, вакланышып тормаслар пучталион алдында. Акчалы чәчбикәләргә хатны түләп алу берни дә тормый ул, дускай. Аннан, кызык бит, хат килә дә төшә. Ачып укып карыйсы да килә. Аңлыйсыңмы? 

— Аңлыйм... 

— Аңлагач шул, дускай, әйдә, адресларны алмашыйк та язып атыйк, мин синең Сиринәңә, ә син — минекенә... Ха... ха...

Барак уртасында озынча агач өстәл тора: анда ашыйлар-эчәләр, кәрт сугалар, урынсыз калганнар, яисә яңа гына төзелешкә килгән эшчеләр, урын җәеп, шунда йокларга да калалар. Ике дус — ике татар, өстәл кырында торган керосин лампасының филтәсен ачып, утны тагын да көчәйтә төштеләр һәм, гади генә бер мәктәп дәфтәренең битләрен ерткалап алып, икәүләшеп язарга утырдылар.

Беренче булып хатны Рәфыйк язды, аңа Миңзариф, арлы-бирле йөренгәләп (шулай әйбәтрәк уйланыла!), акрын гына әйтеп торды: 

— Исәнме, Сәрбиҗиһан... 

                                                                                                                 * * * 
Карчык калтыранган куллары белән алдыма иренең хатларын чыгарып салды. Кояшта ашалган, вакыт узу белән, тышлары саргайган хатлар. Җәмгысы — бишәү. Икесе — сургучлары каерылган конвертта, өчесе — сугыш вакытында язарга өлгергән өчпочмаклы фронт хатлары. Мин, зур саклык белән, конверт эченнән дәфтәр битенә язылган хат кисәген шудырып чыгардым, әлеге дә баягы шул Рәфыйк кулы белән язылган, Миңзариф әйтеп торып яздырганын. Бик нык теләсәм дә, мин аны укый алмадым. Агарган, саргайган дәфтәр битендәге җөмләләрне, хәрефләрне тулысынча укырлык түгел иде. Мин аның бары тик гади авыл егете әйтеп яздырган гади бер сөю хаты икәнлегенә чын күңелдән инандым. Мин, ирексездән, Сәрбиҗиһан түтигә текәлдем. Сүз алып эндәшмәгәч, ул кинәт үзе сөйләп китте. 

— Әй, — диде ул, сөякчән кулларын бер-берсенә аллы-артлы кушырып, — башта шаклар каттым инде шуңар. 

— Нишләп? Нәрсәгә? 

— Нәстәгә дип... Сугыш алдыннан булды бит инде бу хәлләр. Өйгә пучталион хатын килеп керде. Факия апа. Син аны белә калгансыңдыр әле. 

— Әйе, әйе, ишетеп беләм. 

— Ие... менә шул кулына конверт тоткан, миңа шуны су зып маташа. Нәстә, мәйтәм, бу? Хат бу ди! Нинди хат, мәйтәм?! Мәскәүдән килгән, ди. Ниндидер. Мин... мин... әй оныттым да инде исемен... 

— Минвәлиев Рәфыйктан, — дидем мин, конверт тышына күз төшереп, — обратный адресы күрсәтелмәгән нигәдер.

— Ие, ие, шул Рәфыйктан, — дип ялгап китте карчык, — җегетләрдәндер инде дигән була Факия. Җарар, мәйтәм, калдыр инде, укырмын, дим. Юк, ди бу, алай ансат кына алалмыйсың, түләп алырга кирәк, ди. Ничек инде, мәйтәм, түләп алыр га? Без ярлы яшәмәсәк тә, ничектер әллә кемнән, әллә кайдан килгән кеше хатын бер дә түләп аласы килми бит. Сиңа хат язган иптәш ди, пучталион хатын, хатны маркасыз салган, менә монда — ипләп карасаң, күренә ул, ди.

Мин кабат конвертка текәлдем. Конверт тышына чынлап та, эре хәрефләр белән, «доплатить» дип язылган, озынча мөһер сугылган. Иң кызыгы шул: сугылган мөһер, ат башы сымак, күзгә бәрелеп тора һәм ул, еллар узуга да карамастан, уңмаган да, агармаган да. Әйе, акча эше белән бәйле нәрсә бездә һәрчак шулай шул, — акчаңны түлә, дип, күзгә бәреп әйтеп тора!

— Нишлим... пучталион алдында оятка калып булмый бит инде, алтмыш тиенемне түләп, хатны алып калдым.

— Укып, күз төшереп карадым мин ул хатка, тик бер дә танырлык түгел шул, нәрсә язылган иде соң анда? 

— Нәстә язсын... үзенчә мәхәббәт хаты язган инде. Дуслашыйк дигән. Хе... хе... эчтәлеген хәтерләмим, тик менә җыры истә калган. Хәтердән чыкмаган. Хикмәт... Ничек әле...

— Ә менә монда шул җире генә таныла! — дидем мин, хат кисәген тиз генә кулыма алып. — Менә, менә... «Йөгереп төштем бакчага, бастым көмеш акчага, сиңа зыян килер инде алтмыш тиен акчага...» 

— Ие, ие, шулай! — дип җөпләде карчык. — Үзенчә бер шаяру инде бу, гөнаһсыз шаяру, улым. Кем яздырганын мин бик тиз аңлап алдым, кәнишне. Миңлегариф малае Миңзариф әле яңа ягына Мәскәүгә метро төзергә киткән, дип әйттеләр миңа. Китәр алдыннан миңа гашыйк булып, күзләрен бик кыздырып йөргән иде шул, тик мин генә аңар артык игътибар бирмәдем. "Галиябану"ны да бергә уйнадык. Спектакльдән соң клубтан Надыйр белән бергә чыгып барганны күргәч, йөзе бик нык караңгыланып калган иде, безнең яннан нидер мыр лап, безгә ачуланып узды. Җүләр! Без бит Надыйр белән дуслар гына идек, безнең арада берни дә юк. Шуны аңларга башы җитеп бетмәгән инде җанымның... Хәер, андый хатларны миңа бер Зариф кына язмады, билгеле! Әнә шулай читкә китеп, кызларның башын катырып, шундый түләүле хатлар алдырырга атлыгып торучылар күп иде, улым, авылда. Күп...

— Сәрби апа, Зариф абзыйның Мәскәүдән авылга кайтканын яхшы хәтерлисеңме? 

— Хәтерлим, бик яхшы хәтерлим... Ул бит башта ялга дип кенә кайткан иде. Инде минем белән дуслашып өлгергәч, сүләшер җай тапкач, ул бөтенләй Мәскәвен онытты, анда бүтән барып тормады. 

                                                                   * * * 
Миңзариф авылга 41 елның май аенда кайтып төште. 

Өстенәргә кара шевиот костюм, аягына шыгырдавыклы сары ботинка кигән, муенарга ефәк шарф, башынарга сигез өлгеле, төймәле соры кепка алган, авызында яхшы папирос әйләндергән метро эшчесенең авылга кайтып төшүе эссез узмады, билгеле. Әтисенә, анасына һәм шулай ук энесенә алып кайткан Мәскәү бүләкләрен таратып, якыннарын, туганнарын сөендереп арыгач, ул кичен, зур түземсезлек белән, клубка чыгарга ашкынды. Ул көннәрдә Миңзариф, шәһәр күрмәгән авыл мокытлары өчен, каладан баеп кайткан гади бер кунак егете генә түгел, ә чын мәгънәсендә герой, гаҗәеп зур герой иде! Ләкин яшьтиләренә, яшьти үк булмаганнарына кала хәлләрен, метро төзелешләрен сөйли-сөйли арыган геройның уенда бары тик бер генә нәрсә бөтерелде, ул да булса, Сәрбиҗиһанны үзенә карату. Надыйрны, җәгъни көндәшен инде күптән армиягә алганнар, ул авылда юк. Димәк, күптән көткән бәхет, ниһаять, аңа елмаерга тора, кызның өенә юл ачык. Укуын тәмамлап, пионерлар әйдаманы булып йөргән Сәрбиҗиһан, мәктәптә эшләү сәбәп ле, кичке уеннарга чыгудан туктаган, клубтан ваз кичкән. Аны өеннән иртән дә, кичен дә пионер галстугы тагып йөргән бер яшь ир малай чакырып чыгарды. Йоклаганда да кызыл галстугын салмыйча яткан, Ленин идеалларына тугры калган пио нер тиз арада каядыр китеп югалды. Сәрбиҗиһан (әйтерсең лә аның кайтканын көткән!) Миңзарифка, һич көтмәгәндә, җылы мөгамәлә күрсәтте. Ул, капка төбендә үзен көтеп басып торган егетне күргәч, матур итеп елмайды һәм исәнме, дип, дустанә эндәште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев