Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проза

Яраттым, яратам

Ләйлә ИСКӘНДӘРОВА. Хикәя

Диплом яклап, йокысыз, тынгысыз, борчулы көннәр, төннәрдән соң, күңеленә ниндидер бер җиңеллек алып, Дания кич җиткәнне дә көтмичә йокларга ятты.

Арыган, талчыккан иде кыз. Йокысын туйдырып, ял итү иде теләге. Тик бик озак вакыт йоклап китә алмый ятты. Үткәннәрен дә уйлады, киләчәген дә... Ни генә дисәң дә, бик рәхәт тә, тыныч та иде бит аңа Илдар янәшәсендә. Артык яратты бугай аны Илдар. Бер сүзеннән дә чыкмады, каршы да килмәде, күзенә генә карап торды. Дания һәрчак игътибар үзәгендә иде, яклау тойды. Менә шушы артык яратуы белән масайтты да бугай инде ул аны. Горурлык кына озакка бармады...

Бу көнне күргән төш Данияне айнытып җибәрде. Илдарны озын чәчле бер кыз кып-кызыл чәчкәле бакчага таба өстери иде. Егет һаман да артына борыла-борыла нидер эзли, үзе кемнәрдәндер автобусның кайчан авылга кайтып җитүен сорый. Кыз уянып китте дә, группадашлары белән саубуллашу кичәсенә баруны да онытып, авылга кайтырга карар кылды. Кайтачак та, бүген үк Илдары белән дуслашачак ул. Ә кичкә әле саубуллашу мәҗлесенә дә килеп җитәчәк! Азагына булса да өлгерәчәк. Илдар ул кайтуны ишетү белән, элеккечә, шунда ук авылга очып килеп җитәчәк! Хыяллар – зурдан, ышаныч – көчле иде кызда.

Ләкин... Илдар ул көнне дә, икенче көнне дә авылга килмәде. Хәтта Дания чыгарылышка дип алган иң матур киемнәрен киеп ике көн рәттән клубка чыкса да. Бу вакытта да Даниядә ышаныч бетмәгән иде әле. Егетнең ялындыруы гынадыр дип уйлады. Үзеннән баш тарта алыр дип уена да китермәде.

 Егетнең үзен ихластан яратканына ышанган Дания әле һаман да өметләнә иде. Икенче көнне иптәш кызы аша үзе Илдарга сәлам җиткерүен, аның авылда булуын әйтүне үтенеп җибәрде. Көне буе кич җиткәнне көтте. Бу көн аның өчен биг рәк озак үтте.

Килде Илдар. Тик бер минутка. Бары тик саубуллашыр һәм аңа соңгы тапкыр: «Яратам!» – дип әйтер өчен. Соңга калуын әйтеп, бит очыннан үпте дә мотоциклына утырып китеп тә барды. «Хуш!» – дигән сүзе, кайтаваз булып, Даниянең колагына ишетелеп торды. Үз колакларына үзе ышанмады. Аларның икесенә дә бик авыр иде бу вакытта. Дания таштай катып калды, күңелендә ниндидер бер үкенеч хасил булды. Илдар исә юл буе күз яшьләрен тыеп кайтып, авыл башындагы чишмә буена төшеп елаган иде. Бик озак ялгызы чишмә тавышын тыңлап, ялгызы утырды-утырды да, егет сүзе бер була дип, кабул иткән карарының нык булуын исбатларга булды. Бу вакытта кыз сорарга бармаган булсалар да, ике йортта да туй мәшәкатьләре башланган иде инде.

Менә бит Даниянең төшләре ни юраган. Илдары аңардан башка гына мәхәббәт бакчасына аяк атламакчы икән бит. Кызның да тынычлыгы югалды. «Гаеплене эзләргә соң. Хисләрне йөгәнләп, эш эзләргә кирәк. Казанда калыргамы? Авылга кайтыргамы?» – дигән уйларга Дания җавап таба алмады. Хәер, хәзер аңа барыбер иде инде.

 Илдар уйларын һич кенә дә йөгәнли алмады. Алар актарылды да актарылды. Дөресрәге, ул алардан арынырга теләмәде дә. Хыял гына, уй гына булса да шундый татлы, тәмле иде алар. Хәер, Дания белән бәйле һәр вакыйга аның өчен тормыш бәясе тора һәм һаман-һаман аны эзләп табарга, еллар узгач булса да, күзләренә карап: «Һаман яратам, оныта алмадым», – дияргә әйди. Хәтта кызы, улы үсеп җитүен, гыйшык-мыйшык чоры узып баруын, мондый уйлар алар алдында оят булуын аңласа да, белсә дә...

 Шкафта яшьлек исе аңкып торган әйберләр күп. Менә кипкән умырзаялар... Алар инде истәлек дәфтәре арасында ятып тарала ук башлаган. Ләкин күкрәк тутырып сулаганчы ук Дания исе килеп бәрелде үзләреннән.

Җ ыр кызы иде Дания. Хыялланырга яратты. Илдар исә аның хыялларын тормышка ашыручы бер тылсымчы кебек иде.

– Минем умырзаялар кыры күрәсем килә, – диде Дания берсендә, иркәләнеп кенә.

 – Ә мин сиңа әлеге чәчәкләрнең болынын бүләк итәрмен, – диде Илдар, уенын-чынын бергә кушып.

Чыннан да, иртә язда умырзаялар үскән урман аланлыгын табып алып барды ул мәхәббәтен. Биредәге чәчәк исе, баш калкыткан ак, сары, зәңгәр умырзаялардан кызның аңнары томаланган иде. Шул чәчәкләрне таптаудан куркып, Илдарның кулларында гына күтәреп йөргәне дә истә. Хәзер ул тагын да зуррак аланлыклар табарга да риза. Дания генә аның белән барсын, хатын татлы хыялларын гына аңарга җиткерсен. Бар теләген дә үтәргә күптән риза бит ул.

Таныш-белешләр күп тә бит, тик аның кайсына ышанып сер сөйләргә соң? Күңеленең иң яшерен бер җиренә урнашкан уйларын кемгә ачып салырга? Ә Дания ничек кабул итәр? Ул аның белән сөйләшергә теләмәсә? Бәлки очрашырбыз дигән өметләр дә юкка чыгачак, димәк?! Тормыш иптәшенең эштән кайтып керүе дә уйларыннан тиз генә айнытмады аны. Тимерне кызуында сугарга теләп, телефон кенәгәсеннән таныш номерлар эзләде. Бүген көндәлек яңалык ларны, эштәге хәлләрне сөйләшергә дә онытып, күңеленнән яшьлектәге ышанычлы дус лар ны эзләп китте. Хатыны Равия сөйләде дә сөйләде. Ә ишетүче югын гадәттәгечә сизмәде. Аның назга сусаган җаны бу юлы да салкын караш белән очрашты.

 Баштарак хатыны күрше карчыгы янына кереп, хәлен белеп, яңалыклар белән уртаклашып чыкты. Кич кабат икесе ике бүлмәдә телевизор карау белән төгәлләнде. Кыенлык күрмәсә дә, юклыкны белмәсә дә, Равиягә иренең гомер буе кемнедер юксынып яшәвен сизеп яшәве җиңел булмагандыр. Ләкин ул тигез гаилә, балалар бәхете хакына моны артык куертмады, зурга җибәрмәде. Чөнки тавыш чыгарып кына йөрәккә әмер биреп булмаячагын аңлый иде. Ир һәм хатын балаларына беренче мәхәббәтне сакларга, югалтмаска киңәш биреп үстерде.

 Сәгатьләрне – көннәр, атналарны айлар алмаштырды. Ничек итсә итте, Илдар Данияне эзләп тапты. Аның әле яңа гына фаҗигале рәвештә тормыш иптәше вафат булуын белде. Өч кызының инде гаиләләре белән калада яшәвен ишетте. Ләкин беренче адымны ясарга бик озак кыймый йөрде. Бары тик үзләренең беренче танышкан, җиргә пышын-пышын яфрак лар коелган сентябрьнең соңгы көнендә Илдар, кыюсыз гына, Даниянең капкасын шакыды. Йөрәге чыгарлык булып типсә дә түзде. Дания нинди генә җавап бирсә дә, ни генә әйтсә дә, ул барына да әзер иде.

Бу көнне Илдарның күңеле кабат тулды. Карашларын читкә төбәп үткәреп җибәрергә тырышса да, Дания керфегендә ялтыраган яшь бөртекләре күзләрне кабат чылатты. Ә ул яшьләргә барысы да сыйган иде. Ике гашыйкның гомер буе сагынып яшәве дә, меңнәр арасыннан бер-берләрен эзләү дә, онытырга тырышу да, бәхетле кыя фәт чыгарып уздырган гомер дә...

 Бик озак сөйләшеп утырды алар. Яшьлек бакчасын кабат-кабат урадылар. Берсе хәтерләмәгәнне икенчесе исенә төшерде, икенчесе оныткан берсенең хәтерендә иде. Татлы да, газаплы да истәлекләр мәңге бетмәс кебек тоелды. Ләкин Илдарны гаиләсе көтә иде. Аерылырга бер дә теләмәсә дә, саубуллашып китүдән башка чарасы калмады.

Равия күнеккән иде инде. Ул иренең соң кайтуына да, күңелсезләнеп яки очынып йөрүенә дә әллә ни игътибар бирмәде. Бары тик авыл хәлләрен сөйләп, балаларының сәламнәрен генә җиткерде. Аннан ятар алдыннан чәй эчәргә чакырды. Илдар да тыныч кына өстәл янында үз урынын алды. Ир бүген язмышка ул кадәр үпкәле түгел иде. Гомерлек мәхәббәтенең күзенә генә булса да карый алды бит. Дания дә алар бәхетсезлегендә хатыны гаепле түгел икәнне каткат аңлатырга тырышты. Аннан соң Дания белән, яшьлектәге кебек, тормыштагы һәр вакыйгага җиңелрәк карарга, катлау ландырмаска да сүз куешканнар иде. Тормыш үз агымына шулай акрын гына дәвам итәр. Иң мөһиме: Даниясе исән булсын, аны кабат югалтырга язмасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев