Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Яз исе (хикәя)

Хәмидә Гарипова

Әле генә унсигезе тулган Әминә инде өченче елын Кошман авылында хат ташучы булып эшли.

Шөкер, сугыш бетте. Юкса, сизгер күңелле җитү кыз фронттан җибәрелгән кара мөһерле хатларны ияләренә тапшыруның читенлеген үзе генә белә. Ул авыр халәтне сүз белән әйтеп-аңлатып бетерерлек түгел. Әйтерсең бу хатның килүенә почтальон кыз гаепле. Хат ташучының фронттагы әтиләреннән, ирләреннән, улларыннан, сөйгән ярларыннан сөенечле хәбәр китерүен һәрдаим өзелеп көтеп торалар шул авылда. Кызның үзләре ихатасына таба борылуын әллә каян күреп алалар да, олысы-кечесе атыла-бәрелә каршысына йөгереп чыга. Зур букчасыннан шул кара мөһерле конвертны тартып чыгарганда ук, Әминәнең бармак битләре пешкәндәй була, карашы уйчанлана, йөзенә шомлы күләгә йөгерә. Шул хәерсез мәктүпне иясенә тапшырган мәлдә, авылдашларының якты өметен ул гына кисә кебек тоела. Айга берничә мәртәбә аның күз алдында үзәк өзгеч күренеш кабатлана. Яман хәбәр алучы бәхетсез җан әүвәл гаҗизләнеп-тилмереп хат китерүчегә күтәрелеп карый: «Иясен бутамадыңмы? Бәлки бу хат безгә түгелдер», – дигән сыман, сораулы караш ташлый. Ә аннан соң чын мәхшәр куба. Ул тапшырган кайгылы хатларны ачып укыган хатыннарның кайберләре шунда ук йөрәген тотып егыла, кайсы тораташ булып ката, телсез-авызсыз кала. Аптырагач, Әминә район бүлнисеннән нашатырь спирты сорап алды, флаконны сумкасында йөртә башлады. Урам уртасында аңсыз егылучыларга шуны иснәткән чаклары еш булды. Чәчләрен йолкып, җир тырный-тырный илереп елаган әниләренә кушылып, ачлык тан эчкә баткан күзләрен нәни куллары белән уа-уа яшь түккән ыштансыз нарасыйлар, хәлсез балалар, чандыр үсмерләр һәм коры сөяккә калган карт-карчыклар иңрәве Әминәнең колагында әле дә яңгырап тора сыман.

Күрше Мәхүпҗамал әби сугышка бөркеттәй өч улын озаткан иде. Беренче елда ук олы уллары Хамисның кайгылы хәбәре килде, уртанчысы – Харисы Мәскәү астында ятып калды. Ананың күз текәп көткәне, бөтен өмете-юанычы Ленинград фронтындагы Хәмзәсе иде. Төпчеге хатларны ешрак язды. Апрель азагында Берлинның үзеннән үк җибәрелгәнен – соңгы хатын, өй борынча кулдан кулга йөртеп, сөенешеп укыдылар. «Әткәй-әнкәй, тиздән сугыш бетә. Фрицларның өннәрен тузгытабыз, өйләренә кереп тукмый башладык. Гитлерны тиздән дөмектерәбез! Язгы чәчүгә үк өлгереп булмаса да, Сабантуйга кайтып җитәрмен дип өметләнәм», – диелгән иде анда. Хәмзәнең үлем хәбәре авылга 9 май көнне килеп иреште. Бөтен халык урамга сибелеп, берсен-берсе котлый, кочаклаша, шау-гөр килеп, сөенеч уртак лаша, Җиңү көнен җыр лап-биеп, бергәләп бәйрәм иткән мәл иде. Гамьле җитү кыз аптырап бетте, әлеге шомлы конвертны кулына бер алды, бер куйды. Ныклы карарга килгән сыман, аны яулыгына төреп, сумкасының төбенә үк төшерде: «Бүген тапшырмыйм. Булдыра алмыйм... Шундый зур бәйрәмдә күрше әбекәйнең соңгы өметен өзәргә кулым бармый. Мәхүпҗамаләттәй бер генә көн булса да тынычлап яшәп калсын...» – дип пышылдады ул. Сугыш чорының кануннары кырыс. Әминә аны бик шәп белә. Бер хат-хәбәрне дә сумкаңда яшереп калдырырга хакың юк. Өйгә кергәч, кеше-кара күзенә чалынмасын дип, букчасын сәндерә өстенә үк томырды.

 Икенче көнне таң белән, тәрәзә шакыган тавышка дертләп уянып китте Әминә. Көтү куарга йоклап калынганмы әллә дип, дивардагы герле сәгатькә күз салды. Ишек ачарга яланөс кенә йөгереп чыккан кызның, Мәхүпҗамаләттәйне күргәч, эче жу итте. Таң төбеннән ник кергән? Соңгы елларда өрлектәй улларын югалту хәсрәтеннән бик нык бетерешкән, болай да бөкрәеп, җиргә сеңеп диярлек атлаучы хәлсез карчык бүген ничектер тагын да кечерәебрәк калган кебек тоелды аңа.

Әбекәй, моң тулы соры күзләрен мөлдерәтеп, кызга туп-туры карады. Әйтерсең карчык аны үтәли күрә, яшерен серен белә кебек тоелды. Әминә үзен угрылык өстендә тотылган карактай уңайсыз хис итте. Кызарып чыкты, карашын аяк астында аунап яткан, кыр тычканыдай озын койрыклы тишек чабатага текәде. Карчык авырлык белән телгә килде: «Рәттән өченче көн бер үк төрле төш күрәм. Бүген таң алдыннан Хәмзәм тагын төшемә керде. Балакаемның кулындагы зуп-зур түп-түгәрәк ипие коега төшеп китте... Йөрәгем сизә, юньлегә түгел бу. Багалмамның ризыгы өзелде микәнни соң?» – дип елап җибәрде. Сизгер ана йөрәген барыбер алдый алмассың, дөресен әйт! «Төпчегемнән ул-бу хәбәр юктыр бит?» – дип инәлеп бакты. Әминәнең аңа похоронканы алып чыгып бирми чарасы калмады. Карчык, кәкреле-бөкреле соргылт агач тамырына охшаган кытыр шы бармаклары белән, әүвәле конвертны сыйпап куйды, аннары хәлсез күкрәгенә кысты. Күзлексез берни күрмәсә дә, төпчегеннән килгән мәктүпне төсен салган битенә якын ук китерде. Шул мәлдә аның чепи күзләре конверт тышындагы зур кара пичәтне абайлап алды. Колак төбендә «зең-зең» иткән тавышлар ишетелә башлагач, ул болдыр идәненә чүмәште. Мәктүпне кызга сузды. «Күршекәем, укып кына чыксаңчы», – дип пышылдады. «Ваш сын – рядовой Хамидуллин Хамза Ханифович пал смертью храбрых при штурме Берлина...» дигән сүзләрне укып бетергәч, Әминә тып-тын калган карчыкка сәерсенеп күз ташлады. Соңгы өметенең өзелүен кичерә алмаган карт ананың җыерчыклы йөзе чытылып, бер якка чалшайган, ярымачык соры күзләрендә газаплы әрнү билгеләре ярылып ята, нечкә иреннәре зәңгәрләнеп чыккан. Мәхүпҗамаләттәй, тешсез авызын җил капка чак лы киереп ачып, буыла-буыла, соңгы сулышын ала иде...

                                                       * * *

 Ә минәнең әнисе Әһликамал, Тәүгелде кырына окоп казырга барган җиреннән, үпкәсенә салкын тидереп, бик яман чирләп кайтты. Ире Ризатдинның ни үлесе, ни тересе хакында бернинди хәбәре булмаса да, өйдәгеләр өметне өзмәде әле. «Күр дә тор, әтиең шул нәгъләт Гитлерны дөмектереп, авызын колагына шае җәеп кайтып керәчәк әле, кызым. Ут йөрәкле ир, җир тоткасы бит ул! Көче ташып тора бит аның. Сугыш чыгасы елны, әзмәвердәй сугым үгезен берүзе мөгезеннән каерып егып, тирә-күршене шаккатырганые ул. Кулыннан бөтен эш килә бит бәгырькәемнең. Ни тотса, шуны гөл итә дә куя иде инде. Атаң тырышлыгы белән шушы җыйнак-җылы өебезгә тиендек, кызым. Ә шаянлыгы, уен-көлке яратуы тагын! Мәҗлестәге бөтен кешене үз авызына карата да куя иде инде. Тальянын сыздырып, йөрәкләргә үтәрлек моңлы тавышы белән бер сузып җырлап җибәрсә, бар кеше таң калып тыңлый иде! Тормышны шул чаклы сөйгән, яше кырык ка җитмәгән ирнең җанын кыярга Газраил галәйһиссәламнең кулы күтәрелмәс әле», – дип, баласын юатты ана. Көзге ачы җилләр тәрәзәне какса да, буранлы төндә капка шыгырдап куйса да, Әминә: «Әткәй кайтты бугай!» – дип йөгереп чыкты. Әмма әтиләре тирән суга төшеп югалган көмеш тәңкә сыман гаип булды.

Гаиләне тетрәндергән вакыйга сугыш бетеп, ел ярым узгач – кырык алтынчы елның көзендә йөрәккә яра салды. Яңарак кына силсәвиткә сәркатип булып урнашкан иптәш кызы Кәримә Әминәгә әтисе Ризатдинның батырларча һәлак булуы турындагы похоронканы китереп тотырды. Ул аны, авыл советы рәисе Сәет абзый эшеннән алынгач документларны тәртипкә китергәндә, хуҗа өстәленең аскы тартмасыннан табып алган икән. Конверт тышындагы почта штемпеленнән күренгәнчә, бу хат авылга 1942 елның язында ук килгән булган, әмма ни гомер мәкерле ният белән иясенә тапшырылмыйча яткан. Әтиләре сугышта үлгән балаларга азмы-күпме пособие түләнде, туендыручысын югалт кан гаиләләр коточкыч зур салымнардан азат ителде, аларны мәҗбүриләп – елатып заемга яздырмадылар бит. Балалы тол солдаткаларның бик сирәген генә ирексезләп окоп казырга җибәрделәр. Әтиләре һәлак булган килеш, нишләп алар бу ташламаларның берсеннән дә файдалана алмый калган соң? Боларны уйлап, Әминәнең башы катты. Чуалган йомгакның очы берничә елдан соң гына табылды. Дөрес булса, Сәет абзый, бугазына яман шеш чыгып, су белән сыек шулпадан гайре берни йота алмыйча үлем түшәгендә тилмереп ятканда, тәүбәгә килгән, әлеге гөнаһлы гамәле өчен, тол хатыннардан, шул исәптән Әһликамалдан да үзен кичерүләрен сорамакчы булган икән, дип сөйләделәр. Менә сиңа мә! Кызыл Байрак орденлы атаклы гвардиянең Бөек Ватан сугышы кырларында тиңдәшсез зур батырлыклар күрсәткән мотоукчы полкының, туган җирен яклап шәһит киткән каһарманы – кече лейтенант Ризатдин Шәмсетдиновның тол-ятим газизләренең үз авызларыннан өзеп фронтка дип тапшырган сөтен, итен, маен, йомыркасын ничәмә-ничә еллар буена Сәетнекеләр бирәндәй тыгынып яткан булып чыга түгелме соң?!  

                                                   * * *  

Ә һликамал саусыз калды. Әтисез көн итүнең авыр йөге чандыр гәүдәле, өзелергә торган нечкә билле, диңгез суыдай фирәзә күзле, көнбагыш чәчәге таҗыдай сары чәчле Әминәнең тар җилкәләренә, ябык беләкләренә бик иртә төште. Ул, коеп яуган яңгырга, котырынган кар-буранга, ми кайнатырлык челләгә карамыйча, тап-тар иңнәренә букча асып, ел әйләнәсе биш чакрым ераклыктагы район үзәгеннән көндәлек почтаны күтәреп ташый. Эт булып арыса да, шул көнне үк авыл буенча тарата. Эшен җиренә җиткереп башкара. Шуның өстенә, авылдашларының мең төрле йомышын үти. Кемгәдер райүзәктән белешмә юлларга кирәк. Кайсының салымын түлисе бар. Кемнең камыт инәсе сынган, кайсының тегәрҗебе бетеп киткән. Берәүнең баласы чирләгән, икенчесенең сыерының җилене шешкән. Гозер тыңлап, юл уңаеннан әптиккә, ветучастокка, кибеткә, төрле оешмаларга сугылып чыкмый булмый. Язгы җилдәй җитез кыз барысына да өлгерә. Карт-корыга хатлар языша, ерактан килгәнен укып бирергә иренми. Ачык йөзле, тәмле телле «пушталиун»ны һәркайда көтеп алалар, рәхмәт әйтеп озатып калалар. Әбекәйләр, үз итеп, аркасыннан сөя, уллары буй җиткергән аналар сынап-тикшереп бага, егет-җилән яшертен генә күз атып кала. Сугыш вакытында аңа агитаторлык вазифасы да йөкләнгән иде әле. Уңган кыз фронт хәбәрләрен, илдәге яңалыкларны, кыр станнарына, ындыр табакларына барып, таңнан төнгә ачлы-туклы бил бөккән, Җиңү көнен якынайту өчен үз-үзләрен аямый эшләгән тол- ятимнәргә, чая солдаткаларга, төсен салган карт-корыга, башбирмәс үсмерләргә, тиктормас бала-чагага бәйнә-бәйнә төшендерә килде. Шатлыклы Җиңү хәбәрен райүзәктә ишетеп алгач, биш чакрым араны җилдәй җитез йөгереп үтеп, Симәки басуында бәрәңге утыртучы авылдашларына беренче булып җиткерүче, сөенче алучы кеше – хат ташучы Әминә үзе иде!

Дәвамы бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев