Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Икебезгә дә авыр… (Повестьтан өзек)

Нәбирә Гыйматдинова

Дәвамы.

 Ә үткән ел Зәки хатынын җирләде. Иртәгә үк түр башына Зәмзәмия менеп кунаклый дип шаулаган авыл ялгышты: кыз, һай, кырыкка җиткәндә нинди кыз ди, хатын, билгеле, әйе, ир кулы тимәгән Зәмзәмия хатын Фатыймалар капкасының келә сенә дә орынмады. Авылга соңгы кайтуында әнисе ерактан уратып кына сүз башлады:

– Вагыйз мәчетне гөлләр итте, кызым. Эче биһуш матурайды. Гариплеге өчен бирелә торган пинсә акчасына эшләткән ди.

 – Кызык, ул Җирәнне «Тоба»га төшкәннән бирле күргәнем юк.

 – Күрсәң дә танымассың. Исәнлеккә туймый, бахыр, аякларын көчкә атлата. Күпме хатын димләгәннәр үзенә, үләнми. Аңа сайланып торырга түгел инде, хатын тәрбиясе кирәк бит, җанвалит бит. Кемне көтәдер. Үзен хөрмәтлиләр, мулла дип таныйлар. Көн дә картларны җыеп, мәчеттә намаз укыттыра.

 – Куркаклар авылы да иркен сулар икән, Ходаем.

– Аллага шөкер, халык әкрен генә иманга таба борыла. Дөнҗа үзгәрде. «Чокыр»да ятма, күченеп кайт, кызым.

 – Мин, әни, кеше арасына кереп яши алмам, ахрысы. Авылдан бер гайрәтең чиксә – кыен икән. Куркам мин авылдашларның үзгәрүеннән. Җаннары шул ук бит аларның, йөзләрендәге битлек кенә бүтән. Фәйзия апа, ак яулык ябынып, аштан-ашка китап сүзе сөйләп йөри, дисең. Заманга яраклашкан шундый бәндәдән дә куркынычрак зат юк ул. Кыстама, кайтмыйм, миңа «Тоба»да да рәхәт.

– Яңа кое сиртмәсе куйдылар, кызым. И, су тартырга җиңел.

– Кем куйды соң?

 – Ходайның рәхмәте төшсен: Зәкиулла... Тавык кетәклеге янтайган ие, көне буе шуның белән кайнашты. «Диләнкәдә агач кисәм, үзеңә мунча салырмын, Бибинур апа», – ди. Кызым-балам, ник тилмертәсең Алла колын?

 – Кемне, әни?

– Һи, аңламаган кыланма. Зәкиулланы, батчи. Тол бит ул хәзер, хатынсыз. Озак кинә саклыйсың, озак. «Бибинур апа, – ди, – яшьлегем белән генә Гыйният малайларыннан өркелгән, ди. – Үләнүем дә шул кабахәт Ибрай аркасында, – ди. «Мулла кызына өметләнмә, үлән, дигән, үләнмәсәң – тракторыңнан колак кагасың, эшсез каласың», – дигән. Чарасыз иткән мескенкәемне. Елаплар сөйләде Зәкиулла...

– Нигә Себергә китмәгән соң, әни, нигә?! Ул ирекле иде бит!

– Соң, әнкәсе Фатыйма чат ябышкан, җибәрмим, дигән. Син – йортта бердәнбер тамак туйдыручыбыз, дигән.

 Зәмзәмия кызып-кызып бәхәсләшмәде. Элеккеге кыз у канлы Зәмзәмия сабыр Зәмз әмиягә алышынган, авыздан сүз саен иреннәрне пешереп ут-очкын чәчрәми иде инде.

 «Синең хакка, бәлки, кайт ырмын, әни», – диде ул. Күңеленә бал сыман татлы уй да ягылды. Әгәр... барысын да гафу итеп, кичереп, онытып, Зәки белән кавышса? Моңа ихтыяр көче җитәр бит, ә? Нишләп җитмәсен! Ярата, Зәмзәмия Зәкине, үлепүлеп ярата! Ничә мәртәбә ул, уе белән төн карасын ерып, авылга йөгерде, ничә мәртәбә: «Җаным, мин – синеке», – дип ирнең күкрәгенә сыенды...

 Зәки дә аны көтә икән. «Кайта» дигән хәбәрдән соң иргә канатлар үсеп чыккан ди әнә. Әйе, Зәмзәмия кайта. Бүре авызыннан арткан сарыкларын әнисенең абзарына илтеп япты инде. Төенчеккә хатын киемсалымнарын гына төйнәде. Имеш, «Тоба» тоткынын телевизорга төшерергә телиләр икән. Имеш, унбиш ел чокырда яшәгән хатынның язмышы кала язучыларына да ишетелгән, ди. Юк, Зәмзәмиягә исем чыгару кирәкми, аның «Тоба»дагы тормышы – мәңгелек сер. Шуңа күр ә ул таң күзендә куышны күмәчәк. Кемдер кызыксынып аска төшсә – челтерәп аккан чишмәдән гайре берни тапмас ын...

...Йортларын танымады Зәмзәмия. Кунакны уртасына кояш сурәте чокылган өр-яңа капка каршылый ләбаса. Искесе, ачылса да, ябылса да, теге кичне хәтерләтә иде. Әнисе, сөенче алгандай:

– Капканы Зәкиулла эшләде, кызым. Куллары алтын икән, – диде. – Гүпчимгә кайтуыңдыр бит?

Зәмзәмия төенчеген ишегалдындагы такта өстенә куйды.

– Гүпчим, әни, гүпчим, киемнәр дымлырак, кояшта киптерергә кирәк. Кайтты, тик атна буе буыннар сызлады, баш авыртты.

– Һава алыштырасың, – диде әнисе. – Авылда сине: «Үлә, чире атасыныкы кебек, үпкәсендә», – диләр икән. Гайбәтчеләрнең теле юкарсын, кешегә күрен, кызымбалам. Тәҗел барасы җирләрең юкмы?

 Әйе, аның барасы җире бар. Авырып кына тоткарланды, ни гомер мәчеткә аяк басмады. Ни гомер... Сәдакасын бирер, дога кылдырыр. Бәлки, шуннан соң җанына тынычлык та иңәр. Ул бит уй уйлап та чирләде. Киләчәк тормышының сукмагын алай сыза, тегеләй сыза, әмма күңел берсенә дә разый түгел. Буталыплар бетте, буталыплар.

Мәчет бусагасын атлап керүгә, Зәмзәмиянең тез башлары калтырый башлады. Йа Ходаем, бу көннәр дә җитәр икән... Нинди якты, нинди нурлы изге йорт! Диварларыннан, җандагы бозны эретеп, җылы саркый. Аларга бабасы белән атасының догалары сеңгән шул. Аннары Вагыйзның... Аңа мең-мең рәхмәт инде, алласызлар үрчегән заманнарда мәчетне догасыз тотмаган.

Кечкенә ян бүлмә ачык, апак чәчле бер бөкре карт ишеккә арты белән утыра иде. Зәмзәмия, тартынып кына:

 – Бабай, мин сәдака китергән идем, Вагыйз мулла юк, ахрысы, – диде.

Карт, урындыгын шыгырдатып, аңа таба борылды. Йа Хода, Вагыйз ич бу! Җилкә тамырына бозлы су койгандай, Зәмзәмия туңып китте. Йа Хода... Нигә шулай ямьсез булып картайган ул?! Җирән чәчле, төз гәүдәле Вагыйз кайда хәзер?! Аның вакытсыз картаюында хатын гына гаепле түгелме соң? Гел аны яклап кыйналды-имгәтелде бит...

– Уз, Зәмзәмия... – Көтелмәгән очрашудан Вагыйз мулла да дулкынлана иде. – Уз... Мин әле кәгазь кыштырдатам. Мәчеткә Хәбир мулла исемен кушарга рөхсәт сорап Диния нәзарәтенә хат язам. Син кара, йөр, кызкатын бүлмәсенә кер. Әгәр комачауласам, ишегемне ябам.

– Тукта, Вагыйз... – Зәмзәмиянең күзенә яшь бәрде. «Тузганак» картны кочаклап үкси-үкси елыйсы килде. – Япма... Кичер мине, булдыралсаң, кичер... Әйтәсе рәхмәтләрем соңлады... Мин...

Хатын яшенә төелеп мәчеттән чыгып китте. Зәки аларның капка төбендә бүрәнә бушата иде, Зәмзәмия, тынычланырга тырышып, озак кына аның бала башы кадәр йодрыкларына, кояшта янган ялангач тәненә карап торды. Шушы кочакка сыенып иркәләнәсе иде, дигән әрнүле төннәр бар иде бит... Хәзер дә бу хис сүрелмәгән, әнә күзләре Зәкине күреп туялмый... И Ходаем, нигә син Вагыйзны япь-яшь килеш картайттың?! Ул синең бер гөнаһсыз бәндәң ләбаса!

 – Зәмзәм, читкәрәк кит, аягыңа бүрәнә төшмәсен! – Зәки соңгы бүрәнәне тибеп төшерде. – Менә сезгә мунчалык та булды.

 – Әни! – диде Зәмзәмия. – Кил, кеше белән исәп-хисап яса. Күпме сорыйсың, Зәки?

 Йөгереп чыккан әнисе дә, ир дә аптырашта калдылар.

 – Сиңа бушка эшләмәсләр, әни. Капкаң өчен дә, бүрәнәләр өчен дә акча түлә.

– Ай Аллам, Зәкиулла бер тиен дә алмый кана, кызым.

 – Зәмзәм, шәт, башыңа эссе сукмагандыр бит. – Зәки кулын аның маңгаена тидерде. – Салкын үзе. Бибинур апа, бар, син кер, без үзебез аңлашырбыз. Йә, утыр әле, Зәмзәм, усак агачы тынычландыра ул. Син, нәстә, үртисеңме мине? Ниткән акча ди? Синең хакка ярты урманны тапыйм, йөз капка утыртам мин!

– Шапырынма, Зәки. Без олыгайдык инде.

 – Син гел шул, Зәмзәм: үзгәрмәдең. Күңелдә дә гел яшь син. Мин Вагыйз мулла белән сөйләшеп куйдым.

– Нәрсә турында?

 – Барысын да синеңчә көйлим, Зәмзәм. Башта мәчеттә никах укытабыз.

 Тамак кипкән, иелеп кенә «Тоба»дагы чишмә суын йотасы иде. Акбайның борыны кап-кара, әллә күмелгән куышны казый, әллә тычкан аулый...

– Зәмзәм, тыңламыйсың, ахры? Тыңлый, ләкин күңел салмый, уйлары, томаннар аралап, офыкларга таба ага...

– Күкрәк яна, өтеп-көйдереп яна, Зәмзәмем. Миңа синсез авыр...

– Элек, чокырда сине көтеп ятканда, миңа гына авыр иде, хәзер инде икебезгә дә авыр, Зәки...

 – Кичер, алларыңа тезләнәм, кичер, Зәмзәм!

 – Минем кичерүемнән соң бәхетең арта икән – кичерәм, Зәки...

– Шулаймы, җанашым! Сүзләрең ихласмы?

– Ихлас, Зәки. Кит инде, баядан бирле күршеләрнең күзе бездә.

– Сызам, җанашым, сызам! Никахыбыз хакында уйлый тор. Мин кайсы көнгә дә риза!

Кояш баеганчы бүрәнә өстеннән кузгалмады Зәмзәмия. Авыл урамнарына кичке азан авазы таралды. «Аллаһү әкбәр... Әшһәдү әллә иләһә илләллаһ...»

Вагыйзның тавышы бик моңлы иде. Ул сагыш белән мөлдерәмә тулган савытны чайпалдырып җибәрде. Түгелде, түгелде сагыш... Һәм күл булып җәелде. Зәки белән Зәмзәмия икәүләшеп шул күлгә кереп баттылар. Ни ул Зәкине, ни Зәки аны коткара алмый иде...

...Иртән хатын башына беренче мәртәбә Вагыйз бүләге – өрфия яулыкны бәйләде. Әнисе йоклый иде, уятмады, әкрен генә урамга чыкты. Тыкрыктан Кызыл Гыйниятләр ягына борылганда аргы очта трактор тырылдады. Зәки «тимер айгыр»ын кабыза. Сиңа беркем дә комачауламый, алдыңда күперсез елга да, чәнечкеле коймалар да юк, оч та бар яраткан кешең янына, оч та бар, Зәмзәмия... Әнә бәхетнең арасы нинди якын! Тик аяклар йөрәккә буйсынмый, бүтән тарафларга атлый.

...Вагыйз алмагач төбе йомшарта, ә кояш нуры эчеп исергән кып-кызыл алмалар, куак селкенгән саен, тып та тып аның тузганак башына коела иде. Зәмзәмия рәшәткәгә сөялде. Вагыйз да аны шәйләп өлгерде. Бөкресен турайтырга теләгәндәй, җилкәсен сикертте.

– Син чәчләре арыш саламы төсендәге кызны көттеңме? – диде хатын.

 – Көттем...

 – Алайса, капкаңны ач. Мин килдем...

Март-май, 2000 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев