Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Икебезгә дә авыр… (Повестьтан өзек)

Нәбирә Гыйматдинова

Дәвамы.

Кулы белән чытырдатып кыскан карават кыр ыеның очлы тимере учын ярып керде...

– Кемгә... кемгә өйләнде Зәки?

– Күрше авыл кызы, ди. Тракторына утыртып апкайткан.

 – Дөрес түгелдер бу, әни! Сиңа юри сөйлиләрдер!

– Өч көн тоташ туй итәләр, кызым. Берүк, сабыр бул. Алар – нәселе белән куркак, кушаматлары да – «Куян».

Ул учы белән чигәсен кысып тоткан иде, ярадан аккан кан яңаклары буйлап акты. Ә йөрәктәгесе каралып, укмашып катты...

Атналар буе куышта дөньялардан бизеп ятканда ул әрнүенең чиксез-чамасыз икәнен чәчләреннән белде: башындагы миллионлаган чәч бөртеге берьюлы сызлый иде.

Ә бер кичне кыз, төн дә җиткермичә, арыган бүре сыман сөйрәлеп авылга юнәлде. «Кеше күрер» дигән уй аны бөтенләй куркытмады. Күрсәләр ни, күрмәсәләр ни – хәзер аңа барыбер, яшәүнең кызыгы калмаган, бүген төрмәгә илтеп япсалар да риза ул. Ә урамда кешенең әсәре дә юк иде. Көзге шыксыз яңгыр, күрәсең, җылы өйләргә куган. Зәмзәмия, тыкрыктан югары очка атлады. Ахырдан кыз бу җүләрлегенә шаккатты. Аңа нәрсә кирәк иде соң? Көнләштеме ул, әллә ярасына төеп-төеп тоз тутырырга теләдеме, йә нәрсә кирәк иде? Гәүдәсе сыярлык итеп өч рәшәткә каерды бит әле. Казылган түтәлләрне таптады. Аннары ятим бала сыман нәүмизләнеп, Зәкиләрнең арт тәрәзәсеннән эчкә карады.

 Яшь килен бәрәңге турый, ә Зәки идән уртасында киез итек төбе ямый иде...

Әйе, бу төн бигрәк караңгы. Чикмән белән «Тоба» авызын томалаганнар диярсең. Көндез, дөньясын нурландырып, кояш көлә иде. Ул үзе дә бозылды. Яктыда гына чәчәк аткан өй гөле сыман булмакчы мәллә? Һа, ни тели, күр син! Чокыр, үзендә унбиш ел асрап, аңардан «шайтан таягы» ясады бит инде. Димәк, Зәмзәмия гомергә дә назлы һәм иркә чүлмәк гөленә әверелмәячәк. Әмма ул «Тоба»га үпкә яудырмый. Аны сыендырган бердән

бер киң күңелле урын – «Тоба» иде. Хушлашуы да авыр менә. Бу юлысы аның белән чын-чынлап саубуллашыр, ахрысы. Теге чактагы кебек, яңадан әйләнеп кайтмас.

...Зәки өйләнеп өч ел үткән иде. Гарип Вагыйз, дөреслек эзләп, кала юлын таптады. Вакыт-вакыт мөгезсез сыер да сөзә икән, юаш Җирән барыбер үз дигәненә иреште: суд Зәмзәмиянең эшен кабат кузгатты һәм кызны аклады. Кан дошманы Ибрай исерек килеш елгада батып үлде. Авылга юл ачылды. Һәм ул кайтты... Кызның җәһәннәм оясында ятуы, ниһаять, халыкка да беленде. Тик Зәмзәмия, авылда бер ай торгач, кире «Тоба»га төште. «Бибинур кызы акылга җиңеләйгән икән», – диделәр, юк, ул үз акылында, киресенчә, авылда яшәсә тилерәчәк иде. Өч көн эчендә Зәмзәмия өч мәртәбә Зәки белән очрашты. Тегермәнгә он тарттырырга барганда, ул «уфалла» арбасын өстерәп үргә менеп азаплана, ә Зәки үр төшә иде, тракторын туктатып, аңа ярдәмгә ашыкты.

– Әйдә, сеңел, менгерешәм, – дип ир арба бавын кулына күчергәндә, Зәмзәмия:

 – Зәки, әллә син мине танымадыңмы? – диде.

 Шунда гына Зәки аңа күтәрелеп карады. Икесе дә бер-берсенең күзендә йотылдылар. Каушаудан ирнең кулындагы бавы ычкынды һәм арба даңгыр-доңгыр түбәнгә тәгәрәде. Капчык авызы чишелеп, тузанлы юлга бодайлар чәчелде.

– Ишетмәдеңмени, мин кайттым бит, – диде кыз, елмаерга тырышып. Аңа ничек тә сер бирмәскә кирәк иде.

 – Ишеттем Зәм... Зәмзәмия. Сине аклаганнар икән.

 – Әйе, Вагыйз юллады. Юаш Җирән генә димәссең аны. Иртә таңнан кайдан кайтасың болай?

– Вәт... Мин хатынны, ни... бүлнискә илттем, ни... Вагыйз ни... бодаең ни...

Ир тәмам буталды.

И икенче мәртәбә очрашканда да Зәки аңына килмәгән иде. Тракторы белән печән ташый иде ул. Уз да кит инде Зәмзәмияләр капка төбеннән, уз да кит! Нигә бәгырьне пычак белән теләргә?! Сыза алмады бит аны йөрәгеннән кыз, әйтерсең Зәки анда үз исемен чокыпчокып язган иде.

 – Зәм... Зәм... Зәмзәмия, – диде ир, кабинадан башын тыгып. – Печ... печән аударыйммы?

 – Рәхмәт, Зәки, безнең кәҗә печән ашамый.

Зәмзәмия шапылдатып капканы япты. Ай, авыр иде, ай, авыы-ыр! Күкрәктән ухылдап чыккан ыңгырашулы авазны басар өчен, ул тимер келәне тешләде...

Өченче тапкыр, алдан ук сөйләшкән төсле, Аю аланында күрештеләр. Кыз, әнисен дәваларга дип, гөлҗимеш җыя иде, аю сыман шатыр-шотыр куак арасыннан Зәки килеп чыкты.

 – Абзар түбәсенә жирда кисә идем, сиңа охшаган хатын-кыз күземә чалынды. Тукта, дим, Зәмзәмия бит бу, дим.

Айныгач, әрсез ирне уңлы-суллы яңаклады ул: тик йөрәктәге рәнҗү-үпкәләрен сүзгә күчереп әйтә алмады. Утлы күмер кисәге бугазын көйдерә иде.

Шуннан бирле Зәмзәмияләр урамында тынычлык бетте. Иртәкич тракторы белән җир тырнап, тузан туздырып, Зәки уза. Кайчакта нәкъ алар турысында трактор «ватыла», ир аны «төзәтә», ә күзләре – Зәмзәмияләр тәрәзәсендә... Әнисенә дә ошамады Зәкинең кыланышы, ул кызына усал гына карап:

– Чирәмле урамыбызны сөреп бетерә Фатыйма малае, авылда бүтән юл юктыр шул, – диде.

Зәмзәмиянең исә хәле хәл: хыянәтче күңел Зәки белән очрашу эзли, кош кебек аңа талпына иде. Моннан котылуның бер генә чарасы бар, ул да булса – «Тоба» иде. Һәм кыз, авылны шаккатырып, янә чокырга төшеп утырды... Әмма гыйшкыннан тилергән ир, аны эзләп, көпә-көндез «Тоба»га килде.

Башта Зәмзәмия аңардан көлде: – Синең «Тоба»дан котың алына иде. Ничек батырайдың әле? Ә-ә, Гыйният малайлары дөмекте бит инде, куркытучы юк.

 – Мин ялгыштым, Зәмзәм, кичер!

– Ә хәзер ялгышыңны төзәт, ычкын моннан, куян! – Оныталмыйм мин сине, Зәмзәм. Яңадан күргәч, эчем актарылды.

– Онытырсың, бик тиз онытырсың! – Кыз, гайрәтләнеп, куыш ишегенә сөягән мылтыгын күтәрде. – Китмәсәң, атам! Холкымны беләсең, ике әйттермә!

 – Әйдә, Зәмзәм, ат, үтер... Мин болай да ярты мәет.

– Югал күземнән! Күралмыйм сине, Фатыйма малае!

– Чынлапмы, Зәмзәм?

 – Әйе, күралмыйм! Син дөньясында бер җирәнгеч бәндә!

«Чакырылмаган кунак»ны ул хурлап-мыскыллап озатты. Ләкин мәхәббәт калды, Зәкинең куркаклыгы да, хыянәте дә биздермәде, Зәмзәмия аны ярата, һаман ярата иде.

«Күз күрмәсә, йөрәктән тиз китә», диләр. Юк, дөрес түгел икән, китми, юшкын булып төпкә генә утыра. Унбиш елда Зәки онытылмады, бары тик мәхәббәтнең бераз төсе уңды да, хыялыйлыгы кимеде...

Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев