Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Кар өстендә алма

Рашат Низами (Повесть)

Табиб Ренат Галиевкә…

Төшләр күрә-күрә, авылның әле йоклап яткан чагы...

Җәйге төн. Гап-гади авыл күгендә гаҗәеп манзара эленеп тора: ай кыйпылчыгы, галәм бишегенә кыңгыр яткан да, үз кадерен үзе белеп талгын гына тирбәлә... Йолдызлар чыбылдыгыннан күренер-күренмәс булып, җиргә таба тылсымлы нур агыла... Төн үзенең өрфия пәрдәсен урман, болын, елга өсләренә җай гына каплаган да галибәнә тантана итә. Биниһая киң галәм кочагында бернинди дә өн, хәрәкәт, тавыш юк шикелле...

Кошларны, чыклы үләннәрне уятып таң ата. Чыбыркы шартлавы, сыерлар мөгрәве, балта-пычкы тавышлары белән авыл яңадан үзенең мең мәшәкатьле тормышына әйләнеп кайта.

Ниһаять, төш вакытлары якынлаша. Көтмәгәндә авыл күгендә яшен тизлегендәй өр-яңа хәбәр тарала! Хәбәр димәктән, авылда эреле-ваклы яңалыклар көне белән, сәгате белән гел туып, үрчеп кенә тора ул анысы. Ә монысы... Ә монысы – авылның үзен генә түгел, әби-карчыкларны да ихластай сөендерер лек, егет-җиләннәрнең исә тәмам йокысын качырырлык үзгә яңалык иде шул.

 «Авылга шәһәрдән чибәр бер кыз фельдшер булып кайткан!»

 Бу хәбәр, тәүлек эчендә диярлек, авылның салмак агышын йөз дә сиксән градуска үзгәртеп ташлады, менәтерә. Оптимизация тыр нагына эләгеп, өч-дүрт ел буе тик яткан медпункт йортына җан керде. Авылның олысы-кечесе дигәндәй медпункт сукмагын таптый башлады.

Авылга шәфкать туташы булып эшкә килгән егерме яшьлек Ленара магнитлы кыз булып чыкты бугай, авыл кешесенең һәммәсе диярлек аңа тартылды. Хәер, магнит кына түгел, күпләр өчен җавабы табылмаган табышмак та иде ул.

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

 (1972 – 1974)

ИКЕ ЕГЕТ, БЕР КЫЗ

Чирәмле яшел тыкрыкның ике ягы да матур рәшәткәләр белән уратып алынган. Урманчы Кәбир агайның йорт янындагы кече биләмәсе бу. Менә шунда аның ике угланы – Тәфкил белән Инсаф – «Дружба» пычкысы белән турак лап ташлаган тумраннарны кылга-кыл урталай ярып маташалар. Мунчага һәм кышлык ка җитәрлек бер дигән утын запасы әзерләүләре.

Маңгай тирләрен сөртеп, ял итәргә утыргач та, алар арасында мондыйрак җанлы сөйләшү башланып китте. Бераз өлкәнрәк һәм абый кеше буларак, сүзнең очын Тәфкил элдереп алды:

– Авылга чибәр бер кыз фельдшер булып килгәч, дөньялар аязга таба үзгәрде бит, ә?

 – Чыннан да, көннәр аязды авылга чибәр кыз килгәч, – диде Инсаф энекәше, аның белән килешеп.

 – Чибәр кызлар теләсә кем кулына төшеп кунарга тиеш түгел. Мин быел армиядән кайттым. Солдат шулпасын чүмечләп эчкән кеше буларак, ант итеп әйтәм – Ленараны беркемгә бирмәячәкмен! Ул, шиксез, минеке булырга тиеш...

 – Ә сезнең юньләп сөйләшкәнегез булдымы соң әле? Әгәр ул риза булмаса...

Тәфкил, үзен һәм әйткән сүзен югары тотарга тырышып:

– Булыр, – диде, кырт кисеп. – Мин бит армия школасын узган кеше. Йөрәгемне ачып сала белермен. Кирәк икән, хәтта тәвәккәл адымнарга хәтле барып җитәрмен...

 – Абый!

 – Йә, ни әйтмәкче буласың?

– Син мине... дөрес аңларсың дип уйлыйм. Мин бит аңа үзем дә беренче күрүдә үк гашыйк була яздым.

– Вәт, малай актыгы, син моны чынлап әйтәсеңме?

Инсафның бөтен килеш-кыяфәте җитди иде бу минутларда.

– Әйе. Ләкин... беренче сүзләреңнән соң мин синең файдага баш тартам. Әйдә, Ленара синеке булсын... Мин үз тиңемне барыбер табармын әле.

– Молодец, энекәш! Менә болай ачыктан-ачык, ихлас сөйләшүең ошый миңа, черт побери! – Канатланып китеп, бармакларын шартлата. – Юкса, каршы килердәй булсаң, чирәмгә тәгәрәтергә дә күп сорамас идем. Шаяртып әйтүем. Чынлап та, нәфесләнмәвең хәерле. Сыерлар су эчкәндә, бозаулар боз ялый, дигәннәр түгелме... Кичә клубта мин аны беренче тапкыр танцыга чакырдым. Ну, парин, биеп тә карадык соң!

Инсаф ирексездән, ләкин ихластан елмайды:

 – Котлыйм! Юлыгызга ак җәймә...

– Синең бертуган абыеңа шулай юл бирүең бик дөрес эш. Әйдә, шулай да бергәләп Ленара янына кереп чыгыйк әле. Сәбәп табып, билгеле. Мәсәлән, кан басымын үлчәтеп карыйк. Ниләр әйтер, ни сөйләр икән ул безгә?

 – Яхшы, абый. Ләкин безнең әлерәк булган сөйләшүләр турында ләм-мим, берни дә әйтмибез.

 – Кәнишне, брат! Просто аны бергәләп күреп чыгыйк дигән идем. Маладис, син мине дөрес аңладың.

Ленара аларны елмаеп, көләч йөз белән каршы алды. Авыл кочагына «күктән» төшкән кызның каш-керфекләре, йөз сызыклары шулкадәрле камил һәм нәфис яратылган иде ки, гүя боларның һәммәсен табигать бөртекләп һәм миллиметрлап ясаган диярсең, шулкадәрле килешле итеп елмая ул, андый чакта аның хәтта ап-ак тешләре дә елмая, нур чәчә кебек.

Исәнләштеләр. Ленара аларның икесенә дә дивар буендагы эскәмиядән урын тәкъдим итте, шундук сорашу сүзләренә дә күчте:

 – Нинди йомышлар белән? Авылның таза егетләре берни белән дә чирләми дип беләм...

Тәфкил сүз дилбегәсен үз кулына алуны кирәк санады.

 – Әйе, син безнең авылга килгәнчегә кадәр без бернинди дә сырхау-мазарны белми идек. – Аннары, гөнаһсыз-хәйләкәр елмаеп: – Ә менә хәзер нәрсәдер булды безгә...

Инсаф аны бүлдерде:

– Бигрәк тә Тәфкил абыйга!

– Алайса, иң элек Тәфкилнең зарын тыңлап карыйк, – дип көлемсерәде Ленара.

 – Менә кан басымы нишләптер уйный башлады минем, – диде Тәфкил, күзен дә йоммыйча. – Ленара матурым, иренмичә генә үлчәп карамассың микән?..

Ленара өстәл өстендә яткан аппаратны җәя-сүтә башлады. Егетнең кан басымын үлчәгәннән соң җитдиләнеп китте:

– Чыннан да, кан басымың бераз югары икән? Нәрсә булды шулай борчылыр лык?

 – Синең кебек чибәрне күргәндә, кан басымың гына түгел, әллә кайсы күзәнәкләрең урыныннан кубарылыр, туташ, – диде Тәфкил, сүзләренә ниндидер тирән мәгънә салырга тырышканын да сизмичәрәк.

Ленара кырыслана да белә икән әле, шелтәли төшеп, турысын әйтеп салды: – Ярар, тозсыз сүзләреңне калдырып тор. Мин сиңа ике таблетка дибазол бирәм. Менә шуларны тел астына саласың да тынычланырсың...

 – Ай-һай, җиңел хәл итәсең син, сандугач... Мин лутчы саф һавага чыгам да авыл этләренең, авылым әтәчләренең шаулаганын тыңлыйм әле. Җанга шифасы булыр.

 – Дөрес уйлыйсың, – дип җөпләде аны Ленара. – Ә менә хәзер энекәшең Инсафның кан басымын үлчәп карыйбыз. Утыр, Инсаф!

 Инсаф өстәлгә таба күчеп, ул күрсәткән урындыкка утырды. Тәфкилнең борчагы пешмәде шикелле, шуңа да ул күп уйлап тормастан, тәмәкесе кабын капшый-капшый, җилләнергә дип бас кыч төбенә чыгарга ашыкты.

Ленара үлчәү аппараты түгәрәгендә биешкән саннарны күңеленнән барлый иде. – Инсаф, ә синең кан басымың ниш ләптер түбән...

– Абый гаепледер әле моңа...

– Нишләп алай дисең? – Шулай.

 Ул миңа әлерәк кенә сыерлар-бозаулар турында ниндидер фәлсәфә сатты да бөтен кәефемне бозды бугай...

– Нәрсә диде соң ул?

 – Юк, мин бу хакта җәелеп сөйләшергә теләмим.

 – Яшь кенә булсаң да, кызыклы егеткә охшагансың син.

 – Ничек булсам, шулай инде. Артистланырга яратмыйм.

 – Әйе, синең кебек үҗәтләр сирәк буладыр ул. Андыйлар, көннәрнең берендә, максатына ирешәләр дә.

– Ленара, әйдә, югары материягә кермик әле. Мине бит әти крестьян акылы биреп үстерде. Мин – табигать баласы.

 – Инсаф, син бу табигатең һәм акылың белән бер дә авылда калмассың шикелле.

 – Әйе, бүген-иртәгә аттестатны алгач та минем тизрәк Казанга укырга китәсем килә.

– Ә кем булырга?

 – Мин астрономия, йолдызлар фәнен бик яратам. Пифагор теоремасына да тешем үтә. Ләкин әнием кебек математика укытучысы булмас идем... Укытучыларга хөрмәт кимеде хәзер авылда.

 – Ә бәлки, әтиең кебек, урманчы булырсың?

– Юк, – дип каршы төште Инсаф. – Андый эштә каты куллы булу кирәк. Ә минем күңелем йомшак. Минем галәм серләренә үтеп керәсем, яңа ачышлар ясыйсым килә...

Ленараның йөзенә гаҗәпләнү төсмерләре җәелде. Менә сиңа авыл баласы! Үзеннән ике-өч яшькә яшьрәк булган, инде егеткә тартым бу үсмернең эчке дөньясын аңлар өчен вакыт һәм күбрәк аралашу кирәктер, күрәсең.

– Син абыең Тәфкилгә бер дә охшамагансың, сөт һәм су шикелле, икегез ике төрле.

– Ә нигә мин аңа охшарга тиеш әле? Минем үз дөньям, үзем генә белгән хыялларым. Алдагы көннәремдә шуның өчен көрәшәчәкмен...

Бу минутларда тышта җил исеп куйган саен, янбакчада үсеп утырган агач башлары аваз чыгара, аларга кушылып, Тәфкил дә сызгыргалап куя һәм Ленара турында уйлана иде.

 АНЫ ЭШКӘ ӘТИСЕ ҖИБӘРДЕ

Егетләрнең чыгып югалулары булды, шул арада медпункт бусагасыннан Гөлҗиһан карчык атлап керде. Күрше-тирәдәрәк кенә ялгызы яшәп ята ул, шуңа күрәдерме, медпункт сукмагына тузан төшергәне юк аның.

 Керә-керешкә үк күңелгә хуш килердәй шифалы сүзләр табып исәнләште, ярым пышылдап, шәфкать туташына үзе генә белгән догаларын ишеттерде. Аннары:

– Нихәл, кызым! Ару гына эшләп йөрисеңме?

– Рәхмәт, Гөлҗиһан әби! Шәһәрдән соң авыл һавасы бик ошый миңа. Инде ияләнеп киләм сезнең авылга, русча сүзләр кыстырмыйча гына сөйләшергә дә өйрәнеп беттем, күз тимәсен...

 Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев