Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Кар өстендә алма

Повесть. Рашат Низами

Дәвамы.

Язманың башын менә шушы ссылка аша кереп укый аласыз https://novoshishminsk.ru/news/proza/kar-ostenda-alma-1697101237

– Күз тия күрмәсен, наным. Матур кешегә күз тияргә бер дә ерак түгел ул. Син бит, сөбханалла, пылау өстендәге җимеш сыман балкып күзгә күренеп торасың, балам...

Авыл карчыгының саф татарча «кызым», «наным», «сөбханалла» кебек татлы-йомшак сүзләр кулланып сөйләшүе Ленара өчен кызыклы да, тансык та иде.

– Апа җаным, рәхмәт яхшы сүзләреңә!

– Менә... медпунктка дип синең янга көненә бер тапкыр сугылып китмәсәм, күңелем тынычланмый. Нинди сере бардыр моның?

– Серен синең үзеңнән сорарга кирәктер. Кәефләрең ничек соң, Гөлҗиһан әби?

 Карчыкның маңгаендагы нечкә җыерчыклары өскәре таба калкып куйды. Сүзен икенчегә таба борырга теләве иде булса кирәк.

– Зинһар, «әби» дип әйтә күрмә, кызым, кеше-мазар ишетмәсен. Аллага шөкер, мин бит әле җитмешнең теге ягына атлап кына кердем...

– Ярый, килештек. «Апа» дип эндәшермен. Гөлҗиһан апа, ни йомыш бүген? Берәр җирең авыртмыйдыр бит? Аппетитың ничек?

– Шөкер, әпититем бик әйбәт кенә. Ни, менә нәрсә, кызым... Теге карвалул дигән нәмәрсәкәең йөрәккә хуш килеп тора икән. Ише янына тагын бер савыт алып китим дигән идем.

 – Менә, икәү генә калган запаста. Берсе сиңа насыйп икән.

Ленара, үзе белгән тартмаларын ачып, Гөлҗиһан әбинең кулларына ул сораган даруны тапшыра. – Кара аны, унбиш-егерме тамчыдан арттырма. Су кушканда дим...

– Әй,кызым, син ни әйтсәң, мин шуны тыңларга риза инде. Рәхмәтләр яусын үзеңә.

                                                             * * *

Ялгызың калу бер яктан ялыктыра, икенче караганда сине, канатларында тибрәтеп, хатирәләр аланына илтеп сала. Андый чакларда Ленара да еш кына уйга бирелә, үткәннәрен барлый, язмышы сәхифәсенең кайбер битләрен күздән кичерә... Ул – ныклы гаиләдә шәһәрдә туып-үскән кыз, ничекләр итеп авыл җирлегенә килеп эләкте соң?

үп нәрсәләр әтисенә, аның холкына бәйле иде шул, әтисе министрлар кабинетында эшли, бүлек хезмәткәре иде. Фән һәм культура эшләренең күбесе аның кулы аша уза һәм аның катнашы белән хәл ителә. Кызы Ленара медицина институтын тәмамлагач та аңа, ике елга дип, мәҗбүри юллама бирелде. Әгәр теләсә, әтисе аны эшкә Казан каласында калдыра алмас идемени? Юк, ул – йорт башы һәм дәүләт чиновнигы буларак, мәсьәләне бөтенләй көтелмәгәнчә хәл итте: аның дипломлы кызы, бернигә карамастан, һөнәри юлламасы белән район җиренә барып эшләргә тиеш! Холкы-акылы ышанычлы, тормышны өйрәнер, тәҗрибә туплап кайтыр. Әтисе исә эреле - ваклы чиновникларга менә дигән гаделлек «үрнәге» күрсәтә... Карьерасын саклап калу һәм алга таба үстерү өчен менә дигән трамплин булачак бу...

 Ленара боларны каян белә? Белмичә ни, бу хакта әтисе аның белән ачыктан-ачык сөйләште. Аңлаштылар. Шәһәрнең газлы, тузанлы, машиналы ыгы-зыгысыннан соң Ленараның үзенең дә авыл һавасына, яңа кешеләргә күңеле атлыгып тора иде. Ул үкенми. Ике ел вакыт, эреп аккан кар суларыдай, узар да китәр әле... Егерме яшендә генә булса да, ул инде шәхси тормышында үзе өчен байтак кына ачышлар ясап, азмы-күпме тәҗрибә туплап өлгергән иде. Аларның күбесе аның көндәлек дәфтәренә теркәлгән. Әмма аның әлеге дәфтәренә берәү дә күз салырга, кирза итекләр белән керер гә тиешле түгел.

 Ленарага сер саклый белү, аның ачкычын читләр кулына тапшырмау таланты тумыштан бирелгән иде. Сирәк кенә кызларга бирелгән мәхәббәт чокыр лары аны битенә түгел, ике як ирен почмакларына юкка гына посмагандыр, күрәсең.

 РӘИСНЕҢ ЙОКЫСЫ КАЧТЫ

 Урманчы Кәбир агайның абыйлы- энеле малайлары бер хәл, авылга фельдшер кызның эшкә килеп урнашуы колхоз дилбегәсен кулында нык тоткан ир уртасы Самат Шәкүровның да йокысын тәмам качырды, әттәгенәсе! Колхоздагы эшләре уң бара иде аның, тел-теш тидерерлек түгел. Былтыр көздән чәчеп калдырган уҗымнары кае рылып уңды – инде тук башаклар, җиргә иелеп, комбайннар килгәнен көтә. Басу-кырларда көнбагыш һәм кукурузлар урманы җәйрәп ята – кышка менә дигән яшел силос әзер булачак!

Колхоз рәисенең бераз иркенрәк чагы хәзер. Нигә әле форсаттан файдаланып калмаска да, дөнья рәхәтен татып калмас ка? Менә шундый татлы уйлар белән сугарылган хыялларын күңеленә болайрак төенләп куйды: «Ленара дигән бу асыл кошны ничек тә кулга төшерергә, үзеңнеке итәргә, вәссәлам!»

Әйткән сүз – аткан ук!

 Озак уйланып та тормастан, ул үзенең баллы-татлы ниятен чынга ашыру гамәленә кереште. Моның өчен хәзергә «кунак кызы» статусындагы чибәрне махсус игътибар һәм... көтелмәгән сюрпризлар белән шаккатыру, кош кебек сайрап, аның күңелен яулап алу кирәк иде, билгеле, коры кул һәм дарысыз пат рон белән сунарга чыкмыйлар.

 Бу кадәресе уйлары аның фантазиясеннән ташып чыкты һәм аллы-гөлле салават күпере булып күңелендә балкый башлады. Хәрәкәттә – бәрәкәт...

Иң беренче итеп ул, олы башын кече итеп дигәндәй, Ленараның эш урынына «рабочий визит» ясауны кирәк санады.

Керде. Исәнләште. Сөйләшеп киттеләр. Агач йорт маңгаендагы «медпункт» дигән борынгы тактаның бик искергән һәм авышкан булуын искәргән Самат сүзне шуңардан башларга булды:

– Ленара матурым, күрсәткеч тактаны өр-яңага алыштырасы булыр. Бу эшне үз өстемә алам. Иртәгә үк мәктәп рәссамына заказ бирәчәкмен, килештекме? Синең кебек чибәрнең йорт капкасы да, визит карточкасыдай, үзенә тартып торырга тиеш...

 Ленара балкып елмайды:

– Ай, рәхмәт! Минем хезмәтем турында да кайгыртучылар бар икән әле.

 – Дөнья чибәренә берни дә жәл түгел.Самат абый, алай ук күккә чөймәгез әле. Егылып төшәсе булса, кыенга килер.

 – Мин барында син үзеңне ышанычлы кулларда дип исәплә. Сиңа егылып төшәргә ирек куймам.

– Рәхмәт инде шулай зурлаганыгыз өчен. Самат җитдиләнә төште, үзенең уй-фикерләрен мөмкин кадәр үтемлерәк җиткерү өчен акыллы сүзләр сайларга тырышты.

– Син бит безнең асыл кошыбызга тиң, зурларга да, мактарга да лаеклы кешебез... Ә беләсеңме, сиңа атап бүген мин иртән сувенирлар җыеп кайттым бит әле. Менә шул уңайдан кунакка чакырмак булам үзеңне...

 – Китче әле, чынлапмы?

– Ипидер менә, мин бит ике сөйләргә яратмыйм.

 – Французский духидыр әле...

– Нәрсә икәнен минем эш бүлмәсенә кергәч тә күрербез... Район үзәгенә шалтыратасым бар иде. Кара аны, оныта күрмә. Унбиш-егерме минуттан миңа сугылып чыгасы бул. Ничек диләр әле: эш беткәч, уйнарга ярый. Эш – бүре түгел, урманга качмас, дип тә өстәгән безнең бабайлар.

Яшь кенә булса да, таныш егетләр белән аралашып азмы-күпме тәҗрибә туплаган Ленара килештереп кенә кыланырга өлгергән иде инде. Әйтер сүзләре сөттәй ап-ак тешләре арасыннан энҗедәй сөзелеп чыкты:

– Карап карыйк әле менә, ничегрәк уйнарсың икән?

– Көтәм, күгәрченем! Ашыгам, мин үземә киттем!

                                                       * * *

 ... Колхоз рәисенең эш бүлмәсе. Дәү генә өстәл, телефон, кәгазь белән тулган симез папкалар. Диварда эш күрсәткечләрен чагылдыручы таблица-плакатлар. Бер як кырыйда урындыклар рәте. Эшлекле Самат, телефон трубкасын кулына алып, каядыр шалтырата:

 – Агрохимсервиз, приемныймы? Сәлам, чибәркәй! Самат абыең борчый әле сине. Гали Вәлиевич урынындамы?.. Тоташтыр әле үзе белән... Гали Вәлиевич, икәнмесез! Самавырың кайныймы, төтене туры чыгамы? (көлешәләр). Ярый, уен-муенны читкә калдырып торыйк та, төп сүзгә күчик әле. Хәтерлисеңдер, ашлама турында сөйләшкән идек. Башкалар өлгергәнче дим... үзең беләсең, буш итмәм, складта сарык түшкәләре сайрап сине көтеп тора... Килегез, дисеңме, ярый, иртәгә безнең КамАЗ машинасы сезнең капка төбендә булыр.

Телефон трубкасын «шалт!» итеп куюы кая, акрын гына ишек шакыдылар. Тәгаен Ленарадыр. Ул аны аягүрә басып каршылады, кулыннан кавалерларча тоткан булып түрдән урын тәкъдим итте:

 – Рәхим итеп утыр, күгәрченем!

 – Зинһар, шул төче сүзне әйтмә инде миңа, үтенәм. Просто Ленара диген...

 – Яхшы. Алга таба Ленара, Ленарам дип кенә эндәшермен. Килештек.

 Бүлмә хуҗасы, кинәт кенә җиңел борылыш ясап, сул як почмактагы тумбочка каршына тукталды һәм аннан... этикеткасы күзгә бәрелеп торган йомры бер шешә тартып чыгарды. Аны вәкарь белән генә өстәл уртасына бастырды.

– Ачуланма инде, Ленара. Хәзергә син теләгән француз хушбуен эләктереп булмады. Аның каравы, әнә, биш йолдызлы әрмән коньягы затлы исәптән йөри.

 – Самат абый, зинһар, мәшәкатьләнмәгез. Әле бит төш вакыты узып кына бара, көнозын йомыш белән сиңа да, миңа да кем генә килмәс...

 Акыллы бу тәкъдим белән килеште Самат, сүзне икенчегә борды:

 – Только, зинһар, «абый» дип әйтә күрмә, юкса араларны ерагайта бу сүз.

 – Бер дә ерагайтмас. Көндез – абый, кичен – җаный, дигәннәр түгелме...

 Җәйләр җиткән саен авылда, әбисе-дәү әнисе янында тәрбияләнеп үскән кыз татарча әйбәт кенә сөйләшә белә һәм өлкәннәр авызыннан чыккан йомры сүзләрне дә хәйран ишетеп, үзләштереп өлгергән иде.

Самат түзмәде, телендә ни булса, шуны әйтеп тә салды:

– Ну, сүз дигәндә кесәгә керә торганнардан түгел үзең! Мондый телең барында карга түгел, минем кебек бөркет тә күтәреп китә алмас сине.

 – Күтәрелү ике яклы нәрсә. Биеккәрәк күтәрелгән саен егылып төшү куркынычы да арта дигәнне укыганым бар минем.

 – Син укыганны мин... – Самат бу сүзләрнең дәвамын әйтеп бетермәде, тыелып калды. – Яле, фәлсәфә куертуны кичкә калдырып торыйк. Йолдызлы әрмән сые да кичкә калсын. Арыганнарны бетерү өчен дару булсын.

 – Рәхмәт, дөрес аңладың мине.

Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев