Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Кар өстендә алма

Повесть. Рашат Низами

Дәвамы. Язманың башын шушы ссылка аша кереп укый аласыз http://novoshishminsk.ru/news/proza/kar-ostenda-alma-1697788405

Тулырак: http://novoshishminsk.ru/news/proza/kar-ostenda-alma-1697788405

— Син анда кичләрен урманчы Кәбир абый малайлары белән күңел ачасың икән дип ишеттем. Дөресме бу?
— Ә нигә, яшь егетләр белән аралашканнан укам коелмас бит? Ярый да син өйләнгән, гаиләле кеше. Мин бит азат, ирекле кыз.
— Дөрес анысы, килешәм. Әмма да ләкинирекле кошны берәр сунарчының атып төшерүе дә бик ихтимал...
— Борчылма. Инсаф дигәне бигрәк юаш, йомшак табигатьле күренә. Яшәү өчен исә тоткан җирдән өзәрдәй ныклы егет кирәк.
Абыйсы Тәфкил — артык һавалы. Андыйлар көннәрнең берендә ни кылганын да белмичә калырга мөмкин.
— Яшь кенә булсаң да, төпле фикерләр әйтәсең син. Бу миңа ошый. Тик мин әйткәнне исеңнән чыгарма: тоткан җирдән өзәрдәй кешеләрнең берсе авылда мин булам... — Менә шушы урында ул пеләшләнә төшкән маңгае
белән һаваны сөзде һәм яп-ялангач фикерләрен ачып салды: — Син минеке генә булырга тиеш!
Кулыннан эш килмәгән Кәбир малайлары белән ни генә майтара алырсың икән? Уйла...
— Син бит өйләнгән кеше. Сиңа ике арада чабулап йөрүләре күңелле булыр микән соң?
— Бу бит икебез генә белгән яшертен сер булачак. Балда-майда йөздерермен үзеңне, менә күрерсең. Безнең мөселман ирләренә,
кулыннан килсә, ике хатын тоту тамчы да гаепкә саналмый.
— Сиңа шулай дип уйлавы җиңелдер, әлбәттә.
— Юк, юк, җиңел булмаячагын яхшы беләм. Ләкин синең хакка бернидән дә курыкмыйм. Бәлки, безне дөньяда тиңе булмаган мәхәббәт көтеп торадыр алда. Гомер булмаганны, мин тормышымда ниндидер яңарыш, уяну кичерәм...
Ленара килешергә ашыкмый, сүзне икенчерәк темага күчерә:
— Син бит моннан ярты сәгать элек кенә, сувенирлар әзерләдем, дигән идең түгелме? Йолдызлы коньяк, имеш — шул да булдымы сувенирың...
— Ә-ә, онытып җибәргәнмен... — дип, Самат бөтенләй үзгәреп китте, бакча як тәрәзәсенә килде һәм, пәрдәне сул кулы белән ачып, бәллүр вазага утыртылган чәчәкләр бәйләменЛенарага сузды. — Андый-мондый гына түгел, кыр чәчәкләре болар. Яле, иснәп кара үзләрен.
— Да-а, баш әйләндергеч моның исләре! Рәхмәт, онытмагансың.
Самат, нидер эзләп, бу юлы өстәле тирәсендә бөтерелде. Тумбочкадан сары яфраклы көнбагыш «пәрәмәчен» тартып чыгарды.
— Әле менә сюрпризларның монысы да бар! Көнбагыш басуыннан самай эресен сайлап өздем үзеңә.
— Менә монысы кызык миңа, — дип балаларча шатланды кыз. — Бу күчтәнәчеңне эш өстәлемнең нәкъ уртасына куярмын.
Чәчәкләрне кабат исни, күзләрен йома.
— Яле, күзләреңне ач, Ленара! — Бу юлы инде аның кулларында яшел «күлмәкле» сап-сары кукуруз чәчәне көлемсерәп карап
тора иде. — Монысы да сиңа, кызый. Кем әйтмешли, куян күчтәнәче.
— Ба-а, вот это оригинально! — дип әйткәнен сизми дә калды Ленара. —Син мине табигать бүләкләре белән тәмам күмеп ташладың.
— Минем сине хисләрем белән генә түгел, кулларым белән дә урап аласым килә!..
Ленара, ярым шаярып:
— Ир-егетләр чәкәнле була, диләр. Куркам, оялам мин синнән...
— Ташла әле, егерме яшьлек кызлар сүземе бу? Мин бит сиңа ихластан ашкынам.
Куркам, оялам, имеш. Кечкенә сыерны үгез белән куркытканнар, ди. — Самат, үзенең бу тапкыр сүзләреннән тәм табып, рәхәтләнеп
елмайды, аннары җитди кыяфәт алды: — Эш сәгатең беткәч, миңа кереп чыгарга онытма! Безнең сөйләшер сүзләр бетмәде әле...

ШАРТЛАУ

Чирәмле тыкрык — аулак урыннарның берсе. Имән бүрәнә өстенә икәү утырган.
Сул кулына шома таяк тоткан Тәфкил энесе Инсафка кул хәрәкәтләре белән нидер аңлатып маташа.
— Беләсеңме, әти мине бүген төнгә печән кибәннәрен сакларга җибәрәчәк. Бер дә барасы килеп тормый, югыйсә.
— Нәрсә, караклар килер дип куркасыңмы әллә?
— Юк ла... Просто кичен клубка төшмәкче идем.
Инсаф, көлемсерәп, каш астыннан сиздерми генә абыйсына карады.
— Аңлашылды... әти әйтмешли, юкәдә икән чикләвек. Иң дөресе — кичен Ленараны күрәсең килә синең.
— Әйе, дөресе шул... Беләсеңме нәрсә?
Әйдә, шобага тотышыйк без. Радиодан ничек дип җырлыйлар әле:
Авылыбызда бер чибәр бар,
Әйдә, салыйк шобага...
Игътибар белән тыңлаганнан соң энесе:
— Кем уйлап чыгаргандыр, көе дә, сүзләре дә матур.
— Шуның белән шул. Тотыштыкмы? Кайсыбызның кулы өскә чыга, бүген кичке каравылга шул барачак. Шәп уйланган бит, ә!
Тәфкил үзенең хәйләсез фантазиясенә сокланып, таякны вертикаль бас тырды да аның иң түбәнге өлешен кулы белән кысып-йомарлап тотты.
— Юк ла, шобага салырга яратмыйм мин,— дип каршы чыкты Инсаф.
— Шыттырма, бер тапкыр шобага алышканнан гына кулың корымас. Солдатта булып кайткан абыең сүзләре бу.
— Юк, дидем ич инде, ике сөйләшмим.
Тәфкилнең йөзенә гарьләнү билгеләре бәреп чыкты. Аһ, энесенең шушы үҗәтлеге!
Үз буразнасына бер кердеме, тиз генә этеп чыгарырмын димә аны. Егетнең төртмәсе ирексездән теленә бәреп чыкты:
— Әйтәм аны медпунктта Ленара белән озак чөкердәштегез... Ну ярый. Алайса, әйдә, Ленара өчен шобага салабыз — өскә кем чыкса, аны бүген шул озатачак!
Таяктагы кул «атламнарын» Тәфкил лапаста ук инде үлчәп-тәгаенләп куйган иде шул. Шушы хәйләсе бәреп чыксамы — кыз аның куенында булачак... Инсаф исә, риза булмыйча, һаман үзенекен сукалады:
— Нигә әле кызлар бәясен таяк белән үлчәргә? Җаны кемне тели, шуның белән йөрсен.
— Их син, зелёный... Чын егетләр: алма, пеш, авызга төш, дип авыз ачып утырмый, кирәк икән, ятлар кулыннан кызны йолкып кына ала!
Урамнар һәм тыкрыкны сискәндереп, мотоцикл тавышы ишетелде. Егетләр бер-берләренә карашып тын калды, әтиләре урманнан кайтып килә булыр. Менә ул бишекле дәү «Урал» мотоциклын ике угланы каршына туктатты. Урманчы киеменнән. Кокардалы фуражкасы һәм костюм якаларындагы имән яфрак эмблемалары аңа рәсмилек, эшлекле кыя фәт өсти. Матайның яшел бишегеннән чехолга поскан ау мылтыгы тырпаеп тора. Әти кеше:
— Нихәл, балалар? — дип хәл белеште дә чирәмгә сикереп төште. Ашыкканы күренеп тора, шуңадыр сүзен кыска тотты: — Әниегезне укытучыларның август киңәшмәсенә чакыралар. Аны район үзәгенә илтеп куясым бар.
Кичтән барып, танышларында кунам, диде.
Үземнең дә күрәсе кешеләрем бар.
Аннары, Тәфкил улына төбәлеп:
— Армиядән кайтканыңа өченче атна була түгелме? Син укырга яки берәр җирдә эшләргә җыенасыңмы соң?
— Борчылма, әти! Шабашниклар төркеме тупларга җыенам мин. Малы да, акчасы да булачак, — диде Тәфкил, хәрбиләрчә рапорт биргән сыманрак итеп.
Әтисе бу җаваптан канәгать калмады:
— Шул да булдымы эш! Күңелеңә ятардай, кулыңнан килердәй бер-бер юньле һөнәр сайларга бик вакыт сиңа. Вакыт дигәнең искән җил кебек уза да китә ул. Авызыңны ачып калма, ныклап уйлан, дип әйтүем.
— Әти, әллә Лубьян урман хуҗалыгы техникумына барыйм микән... — дияргә мәҗбүр булды өлкән улы.
Кәбир, юлга җыенганын сиздереп, мотоцикл бишегенә үрелде.
— Ярый, балалар, бу хакта яңадан бер иркенләп сөйләшербез әле. — Шул арада ау мылтыгын алып, Тәфкилнең кулына тапшырды. — Улым, кибәннәргә күз-колак булу — бүген синең эш. Мин соң кайтачакмын. Кара аны, мылтык белән шаярма, фасон өчен генә йөртәм мин аны. Тоз белән генә корылган ул... Ә син, Инсаф, йорт-җир тирәсендәге эшләрне карарсың.
Мотоциклын кабыза да, зәңгәрсу төтен сирпетеп, китеп бара. Эчке горурлыгын (әллә масаюынмы) яшереп тә тормыйча, Тәфкил энесенә караш ташлый:
— Менә, күрдеңме? Миңа ни эш куштылар да, сиңа ни йомыш бирделәр. Югыйсә, әлерәк кенә шобага салудан шүрләп калган идең.
яшькә олырак бит. Менә шунысы чабудан тота мине. Ул кадәрле зурдан кубып ни сөйләшим мин аның белән?
— Дөрес әйтәсең, энем, минем тәгәрмәчкә таяк тыгу файдасыз. Күңелем сизә, Ленара барыбер минеке булачак... телисеңме, рәшәткә башында утырган ала карганың сул күзен чукып чыгарам.
Канәгатьлек белән шулай дия-дия, мылтыгын иңеннән төшермәкче була. Инсаф аны җилкәсенә кулын куеп туктата:
— Шаярма сәнә, ул бит сиңа уенчык түгел. Шартласа, бөтен авыл аякка басачак бит.
— Хак әйтәсең!.. Карап-карап торам да тагын бер тапкыр карап куям мин сиңа. Эчтән генә горурланам синең белән. Алга таба да
сынатма, энем. Мин үз юлымны үзем табармын, тик аркылы төшмәсеннәр генә... Ярый, әти кушканны эшләргә киттем.
Тәфкил китәргә кузгалган гына иде, шулвакыт тыкрык очында кемнеңдер, җан ачысы белән, «Тәфкил абый!» — дип кычкырганы ишетелде. Күрше малай икән. Нәрсә, әллә Ходаем бер-бер янгын чыкты микән? Ул арада
баш түбәсенең берничә урынына «зеленка» чәпәлгән касмак башлы малай, сулышына кабып, килеп тә җитте, кулларын болгый-болгый чәбәләнеп сөйли башлады:
— Анда... күпер тактасына эләгеп, Кәбир
абыйның матае ауды!.. Әниегезнең аягы сынган, кулы кан эчендә... Ашыгыч ярдәм кирәк, диделәр. Фильшер Ленара апаны чакыралар...
Бер дә көтелмәгән сигнал иде бу! Котсыз бу хәбәр бер мәлгә егетләрнең икесен дә телсез-өнсез калдырды. Ниһаять, Тәфкил җитди кыяфәттә тураеп басты:
— Энем, мин тиз генә әнинең хәлен белергә чаптым! Ә син...
— Юк, абый! Син тиз генә Ленараны тап... Колхоз идарәсенә йомыш белән кереп китте бугай ул. Әнинең хәлен белергә үзем йөгерәм!..
Шулай дип әйтү белән, җавап та көтеп тормастан, кинәт искән җил кебек кузгалып күпер ягына таба йөгерде.
Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев