Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Кар өстендә алма

Рашат Низами (Повесть)

Дәвамы.

 Башы алдагы көннәрдә.

– И кызым, машина йөртү правасына укыйм, тизрәк имтихан бирәсем бар, дип сөйләнгән идең кичә. Менә шуның белән саташуың булгандыр, – диде әнисе, юатасы килгән итеп. – Мин төшләр юрый белмим. Дәү әниеңнең исән чагы булсамы... Менә ул әйтеп бирер иде.

 Йокысыннан айнып бетмәгән Чәчкә кайтарып әйтергә сүз таба алмады, күңеленнән генә сафлык кылды.

 ФАҖИГА

 Тышта июль. Җәйге кояш үтәли кыз дыра. Иртәнге якта, моннан дүрт -биш сәгать элек, Инсафның эш кабинетына әле кайчан гына, ак халатлы шәфкать туташы килеп кергән иде.

– Инсаф Кәбирович, сезне операция бүлмәсендә көтәләр, – диде ул, җитди караш белән төбәлеп.

– Бар да әзерме?

 – Әйе, сез әйткәннәрнең барысы да төгәл эшләнде. Инструментлар термик кыздыру белән тиешенчә эшкәртелгән. Пациентка наркоз салынган.

 Авыз-борын тирәләрен марля битлек белән капланганчыга кадәр, ассызыкларга теләп, доктор яңадан иң мөһим күрсәтмәләрне кабатлады:

– Чәчкәнең йөрәк тибешен, наркозның тәэсирен тиешле контрольдә тотарга. Ә хәзер, әйдәгез, операция бүлмәсенә... Хәерле сәгатьтә!

Дөньяда берни дә булмагандыр, тормыш үз көенчә акрын гына агадыр шикелле.

Әмма әлерәк кенә аерым бер кеше тормышында хәлиткеч борылыш булды!

...Инсафның операция бүлмәсеннән чыгып кына килеше әле. Иягендәге марля битлеген салып та өлгермәгән ул. Операция бүлмәсендә кондиционер булмаганлыктан һәм зур киеренкелектән соң, билгеле ки, маңгаеннан һәм чигәләреннән борчак-борчак тир ага.

 Бүлмәсенә кереп, аркалы урындыкка чумды. Битлеген салды. Өстәлендәге кече тартмадан дымлы салфетка алып, маңгай тирен кат-кат сыпырып төшерде. Икенче салфеткага сузылып иякләрен сөрткәләгәндә, канәгатьлек белән башын селкеп:

 – Шөкер, операция уңышлы гына узды, – дия-дия терсәкләре белән өстәл өстенә таянды. – Менә бит хикмәти Хода! Ходайдан вәгъдә җитсә, язмыш шуны алдыңа китереп куя. Моннан тугыз-ун сәгатьләр элек Чәчкәнең апасы юл авариясенә эләккән. Аның баш мие нык чәрдәкләнә. Реанимация бүлегенә салгач, күз алдыбызда җан бирде... Телендә иде әле. «Бөеремне Чәчкә сеңлемә бүләк итәм, күчерегез...» – дип кат-кат үтенде. Чын кеше икән үзе. Шундый батыр йөрәкле кызның һәлак булуы кызганыч...

Доктор әнә шулай үз-үзе белән сөйләште бу минутларда. Дөресрәге, көн эчендә берьюлы ишелеп килгән стресс-кичерешләрдән бушанырга тырышуның бер кайтавазы иде бу.

 Коридорда кемнәрнеңдер борчулы һәм шау-шулы сөйләшкәне ишетелде. Озак та үтмәде, ашыгып ишекне шакыдылар. Авыл апасы белән урта яшьләрдәге ир кеше икән.

– Утырыгыз, – диде бүлмә хуҗасы, итагатьле генә. – Сез кемнәр буласыз, ни йомыш?

Керүчеләр, бүлдерә-бүлдерә, икесе беравыздан:

– Без Чәчкә белән Сиринәнең әти-әнисе булабыз, – диделәр, уфаланып.

– Шулаймыни-и... – дип, бер мәлгә гаҗәпләнеп калды табиб һәм салфетканың өченчесенә үрелде. Үзен Халидә дип таныштырган апа кеше:

– Сиринә кызыбызның авариягә эләгүе турында телеграмма алгач та сезнең больницага чаптык. Ерактан, Актаныш якларыннан килдек без.

– Кызыбыз Сиринәнең хәлен беләсебез килә. Зинһар, ярдәм итегез, – дип үтенде ире Галимҗан.

Доктор, кайчан-ничек әйтү хәерлерәк булыр икән дип, аптырашта калган иде. Хәлбуки, ул үзен бик тиз кулга алып өлгерде.

– Ни өчен килгәнегез аңлашыла, – диде, уфтанып. Еш әйтә торган сүзен кабатлады: – Ходайдан вәгъдә җитсә... исән калган да булыр иде, бәлки. Кайгыгызны уртаклашам...

 Көтелмәгән бу сүздән кызның әнисе кинәт артка чикте.

– Мондый сүзләр кеше үлсә генә әйтелә ич. Әллә, Ходаем, ялгыш ишеттемме?

 – Юк, ялгыш ишетмәдегез, апа. Кызыгыз Сиринә... бүген иртән мәңгелеккә күзен йомды. Сезгә бу сүзләрне әйтү бик тә авыр миңа...

Халидәнең кулындагы төенчеге «ә» дигәнче кулыннан төшеп китте, баштарак кычкырып, аннары тавышсыз гына елый башлады.

 Галимҗан агай да шундук кара коелып төште, берничә сүз генә әйтә алды:

– Карап торган кызыбыз иде. Күрәчәк булды микәнни, и дөнья!..

Халидә, калтыранган кулларын сузып:

 – Өнемме бу, төшемме? Хет ичмасам тизрәк гәүдәсен күрсәтегез! Бәлки, үлмәгәндер, күзләрен вакытлыча гына йомгандыр, балакаем минем...

 – Гафу итегез, хәзергә берничек тә мөмкин түгел бу эш, – диде табиб, мөмкин кадәр тәкәллеф сакларга тырышып.

– Ничек инде, мөмкин түгел, әтиәнисенәме? – Сабыр булыгыз, мин сезгә әле бөтенесен әйтеп бетермәдем. Чын дөресен әйтеп бирәм хәзер. (Пауза). Сиринә генә түгел, кече кызыгыз Чәчкә дә безнең шифаханәдә ята бүген...

– Монысы ни дигән сүз тагын?

– Ашыкмагыз, тыныч кына тыңлап бетерә күрегез...

– Сабыр савытларым ташый шул, улыкаем!..

– Тыңлап бетерик инде, әнисе. Ниндидер аңлашылмаучылык бар бугай биредә.

 Доктор дәвам итте:

 – Чәчкәнең бөерләре авыртканын яхшы беләсез, шулай бит... Менә нәрсә. Аны фәкать операция ясау юлы, ягъни чирле бөере урынына сәламәт бөер күчереп утырту белән генә коткарырга мөмкин иде. Консилиум шундый фикергә килде... – Ир белән хатын, доктор авызыннан нинди сүзләр чыгасын көтеп, бу юлы инде бүлдерми генә тыңлыйлар иде. – Өлкән кызыгыз Сиринәнең фаҗигасе никадәр авыр булмасын, ул бертуган сеңлесенә яшәү бүләк итте. Батырлыгына сокландым мин аның.

Бу урында Галимҗан агай түзмәде:

– Нинди батырлык турында сөйлисез, һич аңламыйм.

– Әйе, факт бу, – диде Инсаф. – Уйлап карасаң, гади бер гамәл кебек. Шөкер, Чәчкә операцияне яхшы күтәрде, аның бөерләре нормаль эшли, йөрәге дә сәламәт тибә.

– Йә, әйт инде, интектермә безне...

– Җаваплы рәвештә әйтә алам. Апасы Сиринәнең уң як бөере Чәчкәгә күчереп утыртылды бүген...

Бер мәлгә кинәт тынлык урнашты. Шушы тынлыкны Халидәнең ачыргаланып кычкырган тавышы бозды:

 – И Аллам, башым нәкъ тубал! Кызларымның кайсы исән дә, кайсы үлгән соң минем? – Тынычлан, әнисе.

 Доктор белмичә сөйләмәс. Ызначит, операция бүген булды?

 – Әйе, бүген, ярты сәгать элек кенә... Халидә үпкәләгән рәвеш алды;

– Олы кызымның ризалыгын да сорамыйча, шундый эшкә ничек кулыгыз барды?

 Инсаф тыныч кына җавап кайтарды: – Апасы Сиринә, йөрәге туктаганчыга кадәр үк, үз бөерен сеңлесенә калдыру турында телдән әйтте, аннары зур кыенлык белән булса да хат кисәге язып калдырды... Ә хәзер, әйдәгез, ял бүлмәсенә илтәм сезне. Ерак юлдан соң, бу кадәр көтелмәгән хәлләрне ишеткәннән соң, бераз ял итү фарыз. Без кагыйдәне боза алмыйбыз: операция һәм реанимация бүлмәләренә чит кешеләрне кертү катгый тыела.

 – Без... безме чит кеше?

– Врачлардан кала дип әйтүем. Инфекция-мазардан саклану өчен чыгарылган кагыйдә ул. Урнаша торыгыз, вакыты җиткәч, мин сезне үзем эзләп табармын. Хәзергә сабыр итә күрегез.

 ТАУ БЕЛӘН ТАУ ОЧРАШМАСА ДА...

Һәр тумыш яңа көн, өр-яңа мәшәкатьләр, борчу һәм шатлыклар төяп, тормыш мәйданына атылып килеп керә. Тормыш базары мәңге кайнамакта. Анда – мәхәббәт һәм нәфрәт, намус һәм ялган, гаделлек һәм мәкер, акыл вә диваналык, табу һәм югалту борылмалары... Язмыш рулеткасының әлеге талгын әйләнешеннән әле берәүнең дә кача-читләшә алганы юк.

 ...Инсаф, көндәгечә диярлек, үзенең эш бүлмәсендә. Иртәнге «обход»тан соң үзенә кирәкле эш кәгазьләрен һәм папкаларны күздән кичерә. Бүген ул кулындагы бер кәгазьгә озаклап тукталды, сакал-мыек белән каймаланган йөзендә канәгатьлеккә тартым елмаю төсмере чагылып узды.

Каядыр текәлгән хәлдә торып басты да, ике кулын артка куеп, йөренә башлады. Еш кына эчке монологка бирелүчән кеше буларак, үзалдына сөйләнә иде ул:

 – Әй, бу вакыт дигәнең... Чәчкәгә операция ясаганга да ел чамасы вакыт узып киткән әнә. Әти-әнисе теге чакта ничекләр борчылган иде, соңыннан рәхмәт әйтеп туя алмадылар... Чәчкә белән Сәетҗанның туенда түрдә утырганым әле кичә генә булган шикелле. Кеше гомерен озайтудан да зур юаныч юктыр дөньяда...

Шулвакыт, түземсезләнеп һәм аның уйларын бүлдереп, өстәлдәге кызыл телефон чылтырады. Тамагын кырып, трубканы алды.

– Алло! Исәнмесез! Кем әле бу?.. – телефоннан шалтыратучының тавышыннан аның нык дулкынланган булуы сизелә иде. – Ә-ә, Чәчкә сеңлем... Син икәнсең, гомерең озын булыр. Әле менә эш кәгазьләрен актарып утыра идем, киштәдән синең авыру тарихың килеп чыкты... Кәефләр әйбәт, дисең, молодец! Бик шатмын. Нәрсә? Сәетҗан белән... Кая киләбез дисез?.. Алло! Ник дәшмисез!...

 Ике иңбашын сикертеп, телефон трубкасын оясына кире куйды. Аптырап карап торды.

– Менә сиңа мә! Нәкъ кирәкле чакта өзелүен кара син, ә? Телефонистны чакырмый булмас. Юкса, бу араларда еш өзелгәли башлады. Утыр аннары табышмакның җавабын эзләп. Ни әйтергә теләде икән Чәчкә? Казаннанмы, әллә районнан шалтыратуы булдымы?..

Янәдән телефон чылтырады. Аның аваз салуына куанып та, каударланып та, Инсаф кабат трубкага үрелде. Ләкин бу юлы анда кайсыдыр берәүнең эшлек ле – кырыс тавышы ишетелде:

 – Исәнмесез! – Алло, исәнмесез!.. Кайдан, Сәламәтлек саклау министрлыгыннан, дисезме... Инспектор Мельникова киләчәк?.. Яхшы, бүген минем бушрак көнем. Көтәчәкмен.

Инспектор килә, димәк! Шулай инде бездә, кемнәрдер эшләгәнне кемдер килеп тикшерергә дә тиеш. «Плановый», диделәр. Аңлаган кешегә бу сүзнең «внеплановый» дигән икенчел мәгънәсе дә бар.

Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев