Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Кар өстендә алма

Рашат Низами (Повесть)

Дәвамы. Башы алдагы көннәрдә.

Ярар, куркып калырлык эшләребез юк.

Менә шуларны уйлый-уйлый, Инсаф аннары үзе генә белгән, күңелендә йөрткән хыялга бирелде:

— Эх, бөерләрне күчереп утырту буенча Казанда үзәк ачарга рөхсәт бирсеннәр иде миңа! Ул вакытта иркенрәк мәйданга юл ачылыр, сырхауларга да дәвалану мөмкинлекләре яхшырыр иде... Нидән куркалар, нигә рөхсәт бирергә бер дә ашкынып тормыйлар? Хөкүмәт бәйрәм саен, Мәскәүдән зур делегацияләр килгән саен акча таба, табыннар сыгылып тора. Ә менә фәнни-гамәли үзәк ачып җибәрер гә сәмән юк, имеш...

Шушы хыялларына уралып, Инсаф ишек шакыган тавышны да юньләп ишетмәде. Ишек акрын гына ачылгач, бүлмәгә гади генә киенгән берәү килеп керде. Ничә еллардан соң очрашу! Бер-берсен шундук танысалар да, әйтергә сүз таба алмыйча, бер мәлгә тынсыз басып тордылар. Икесенең дә гаҗәпләнүләре, шатланудан битәр, йөзләренә ташып чыккан! 

Беренче булып абыйсы Тәфкил телгә килде: 

— Исәнме, энем... 

Ике туган, бер-берсенең аркасын кагып, озаклап кочаклаштылар.

— Бер хәбәрсез кайтуыңны кара син... Күземә күренәме дип торам. 

— Нинди җилләр белән, абый? 

— Көчкә эзләп таптым үзеңне! — диде Тәфкил, башын селкеп. Бер читкәрәк бас ты да сынап-төбәлеп Инсафка карады. — Син тәмам чын профессор булгансың. Сакал-мыек та, ак халат та килешеп тора үзеңә. Без тегендә (башы белән ымлап) гел соры киемнән, кышын телогрейкадан йөрдек. Әй, искә төшерергә язмасын ул чакларны...

— Төрмә хәлләрен дисеңме? Әйе шул! Анда сине бәлеш пешереп көтеп торучы юк, диләр шул.

— Әйдә, боларны читкә куеп торыйк әле. Син яшьтән ук акыллы булып үстең, молодец! Инде менә нинди уңышларга ирешкәнсең. «Атказанган» дигән исемең дә бардыр әле...

— Минем максатым ул түгел, — диде Инсаф, тыйнак кына. — Артыннан йөргәнем юк... Һаман мине сорашасың. Үзеңдә ни хәлләр соң? Төрмә шулпасын кат-кат татудан да курыкмагансың үзең... 

— Да-а, брат... Чүплек әрҗәләренә яшеренеп, ике тапкыр качып та караган идем шул... Ерак китеп булмады, бер сутка дигәндә, яңадан эләктерделәр. Өстәвенә, каршылык күрсәткән өчен, сигез елны чәпәп куймасыннармы! Белеп әйткәннәр, төрмәнең идәне генә түгел, мендәре дә таштан аның... Шунда узды гомернең иң матур чаклары. 

Инсаф аны бүлдерде: — Үзең дә инде... бигрәк кызу канлы булдың теге чакта.

— Нәрсә, минем урында син булсаң, авыз ачып торыр идеңме шуларга? Бигрәк тә Ленараның хыянәте, икейөзлелеге чыгырдан чыгарды мине ул чакта. Мин түгел, әнкәйнең хәле кызганычрак иде ул минутларда... — Аннары сүзне кинәт икенчегә күчерде: — Әти ни хәлдә? Миңа, тайгак юлга баскан улына, нык үпкәләп ятадыр инде ул. Менә күрерсең, бүген-иртәгә дигәндәй, автобуска утырам да туп-туры авылга, аның янына кайтып төшәм әле.

— Әти пенсиягә чыкты инде. Алтмыш бишенче яше белән барса да, урманын ташларга җыенмый әле. 

Тәфкилнең йөзенә дә, тавышына да үкенүле төсмер бәреп чыкты. 

— Әйе, энем, барысына да үзем гаепле. Табигать миңа дуамаллыкны кызганып тормаган, икеләтә биргән... Авылга кайтып күренсәм, «төрмә кошы» дигән кара тамга сугарлар да ачуымны чыгарырлар дип курыктым мин... Курыкмадым, дөрес рәге, кайтып мир күзенә күренергә оялдым. Җил уңаена тәгәрәүне үзем өчен кулайрак санадым... Тәүбә соңрак килде... 

— Мондый тәүбәдән соң, урыс әйтмеш ли, «судимость снята» синең. 

— Ә хәзер элеккеге курку да, оялулар да бетте миндә. Вакыт үзенекен итә икән. Тыкрык чирәмендә ауныйсы килгән чаклар булмады, дисеңме!.. Ә шулай да йөрәкнең бер почмагында «төрмә» дигән кабер кисәге кыймылдап куйгалый... Анда — караңгылык, андагы әшәкелек! Беләсеңме, паханнар һәм аның яраннары кулына эләгүдән Ходай сакласын. Берсендә шулай кайсыдыр тоткынга атап кәрт суктылар, теге бичара җан икенче көнне үк коега төшкәндәй юкка чыкты. Ничә көн эзләп карадылар үзен. Соңрак ишетеп белдек: төзеләчәк бер бинаның фундаментына растворы-ние белән күмеп калдырганнар икән аны... 

— Ай, абый, мондый вәхшилекне күңелем күтәрә алмый. Әйдә, бүтәнчәрәк темага күчик әле...

— Ярар, килешәм.

— Менә әлерәк кенә Ленараны искә алдың. Ә беләсеңме, ишетеп белдем: хәзер Казанда яши икән ул. Шактый карье ра ясаган, Сәламәтлек саклау министрлыгында эшли, диделәр. Миллионлы шәһәрдә яшибез ич, очраткан юк үзен... 

Тәфкил артка чигәрдәй булып аптырап кала:

— Китче моннан, шул өстерәлчекме? 

— Алай димә. Күрсәк, таный да алмабыздыр әле үзен. Беләсең ич, хатын-кызның кулында көчле «корал» бар. Кайберләре әнә шуңардан бик оста файдалана белә, шуның белән карьера баскычына да күтәрелә. 

— Да, бу дөньяда һәркемнең үз сукмагы, үз язмышы бар, — дияргә мәҗбүр булды Тәфкил. — Ә шулай да үпкә сакламыйм мин аңа. Үпкән-кочкан җилгә очкан, дип дөрес әйткәннәр.

— Дөрес уйлыйсың, абый. Үткәннәргә үпкәләү, хәтер саклау — акыллы гамәл түгел. 

Тәфкил, тәмәке-мазар эзләгәндәй, кесәләрен капшады.

— Әйтеп бетермәдем... Төрмәдән соң Норильскиның үзендә бөтенләйгә төп ләнеп калдым мин, энем. Озак югалганга үпкәләмә. Эшкә урнашулар бер дә җиңелдән булмады. Кая барып төртелмә, паспорттагы пичәткә карыйлар. Шулай да дөньяда юньле кешеләр табыла икән. Ярдәм иттеләр, рәхмәт үзләренә. Вакыты җиткәч, гаилә корырдай кешесен дә таптым...

— Хатларың да, елга бер дигәндәй, бик сирәк килә иде шул.

Шушы урында әңгәмә бүленде — ышанычлы төстә итеп ишек шакыйлар иде... Килеп кергән эшлекле ханымны күргәч, икесе дә берь юлы «аһ» итеп калдылар шикелле. Тәфкил, бу мәлдә читтәрәк торуны кирәк санап, ирексездән акрын- акрын гына почмаккарак чигенде. Инсаф үз дәрәҗәсен саклап, хисләргә бирелмичә, салкынлылык күрсәтергә тырышты. 

Менә нинди икән ул бүгенге Ленара! Әле һаман да чибәрлеген югалтмаган. Башын-күзен заманча ясаткан. Муенса һәм алкасындагы энҗе-мәрҗәннәре, җемелдәп, күзгә бәрелеп тора. Ә җете кызыл күлмәге, тавис кошы җилпәзәседәй, күзләрне камаштыра... 

Ленара, һавалы төстәге елмаюын күрсәтмәскә тырышып кына:

— Хәерле көн, Инсаф Кәбирович! — дип исәнләште. 

— Исәнме... Рәхим ит, Ленара! Әйдә, яшьлектәгечә әнә шулай исемләп кенә сөйләшик булмаса, — диде Инсаф, күптәнге танышлыкны искәртеп. 

— Юктыр, мөгаен. Мин бит сезнең хатыныгыз яисә сөяркәгез түгел. Министрлыктан планлы тикшерү белән килдем, рәсми кешемен.

— Ихтыярың алайса. Алга таба шулай дип эндәшербез, Ленара Ахметовна. 

— Менә бит килештек. 

Шул сүзләрен әйтеп бетергәндә генә ул бер читтәрәк басып торган Тәфкилне күрде һәм... соң дәрәҗәдә гаҗәпләнеп: «Тәфкил?!» — дип кенә әйтә алды. 

— Әйе, Ленара, бу мин. Тик сезне нәкъ менә бүген, нәкъ менә биредә очратырмын дип һич тә уйламаган идем. Ленара, үзен бик тиз кулга алып: 

— Мөхәммәт тауга менмәсә, тау үзе Мөхәммәткә килер, дигәннәрме әле... Хак икән. Менә бит, ничә еллардан соң өчәү бергә очраштык.

— Тау белән тау очрашмаса да, кеше белән кеше очраша, дигәннәр. — Монысын Инсаф әйтте. 

— Син ничек, кайлардан килеп чыктың, Тәфкил? — дип сорады Ленара, әдәп саклаган булып, ахрысы. 

Тәфкилнең җавабы «текәрәк» килеп чыкты: 

— Миңа да «сез» дип эндәшегез булмаса. Үзегез шулай телисез түгелме соң? 

— Минем синең белән беркайчан да рәсми мөнәсәбәтләрем булмады һәм булмас та...

— Әйе, яшь чакта гыйшык тотулар рәсми мөнәсәбәткә керми, күрәсең.

— Теге чакта аткан тозлы ядрәләрең кайчакны әле дә булса ачыттырып куя. — Ленара, ишарәләп, йомшак җирен сыйпагандай итә.

Инсаф сүзләрнең мондый борылыш алуына түзмәде, сабыр гына:

— Йәгез әле, зинһар, туктагыз! Үткән эшкә — салават, дип әйтәсе урында... Ленара, теләсә-теләмәсә дә, ул чактагы вакыйганы онытып бетермәвен сиздерде:

— Әй, Инсаф, Инсаф! Авылда хурлыгы ни тора иде аның!.. 

Тәфкил, төрттереп: 

— Күз тимәсен, хурлана да беләсең икән тагы үзең. 

— Минем хурлануым үзем өчен генә. Ә менә синең хурлануың мылтык булып безгә күтәрелде. 

— Мин ул чакта бары әнкәйне уйладым. Ә инде кызып китү мәсьәләсенә килсәк...

— Кабатлап әйтәм, хәзер үк туктатыгыз! Әллә кайчангыны кузгатып, нигә әле ямьсезләнергә? Биредә прокуратура түгел, минем эш бүлмәсе икәнен онытмыйк... — диде Инсаф, әдәп катыш кырыслык белән. 

— Менә монысы хак сүзләр, — дип килеште Ленара. 

Тәфкил, үзенең артык кеше икәнен чамалап, кесәсеннән сигарет кабы һәм зажигалка тартып чыгарды. 

— Чыннан да, нигә әле болай ямьсезләнергә? Мин тәмәке тартып, больница бакчасында бер юанып утырыйм булмаса...

Ленара күпмедер тынычланып калган иде. Тәфкил чыгып киткәч, бер мәлгә тынычлык урнашты, ләкин ак тынлык түгел иде бу. Яшьлектә кайчандыр азмы-күпме аралашып өлгергән, инде хәзер (шулайрак килеп чыфкты бит!) икесе дә "баррикада«ның ике ягындарак басып торучы бу ир белән ханымга, күзгә-күз басып калгач, беренче булып сүз башлау кыен иде шикелле. Бушлыкны өнәмәүче Ленара шулай да тынлыкны бозарга батырчылык итте:

— Кызык бит ә? Сез, урманчы Кәбир малайлары, юлымда гел очрап торасыз. — Тәкъдир җиле бу. Язмыш дәфтәренә шулай язылгандыр, күрәсең. Әгәр сезне теге чакта безнең авылга шәфкать туташы итеп җибәрмәсәләр, без бер-беребезне, ай-һай, белгән булыр идек микән?

— Үкенмим. Ни әйтсәң дә, яшьлек елларымның бер өлеше сезнең авылда калган.

— Ә мин исә яшерен мәхәббәтнең ни икәнен син килгәч кенә аңладым бугай. Син ул чакта бөтенләй икенче кеше идең...

— Рәхмәт, онытмагансың. — Башын күтәрә дә кинәт кенә тавышын икенче тонга күчерә:

— Уңайсызланып тормыйк, бүген безгә «сез» дип сөйләшергә туры киләчәк. 

Ахыры бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев