Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Кар өстендә алма

Рашат Низами (Повесть)

Ахыры көннәрдә. 
— Аңламыйм. «Сез» дигән сүз биредә берничә кеше яисә берничә Ленара басып тора дигән кебегрәк яңгырый минем өчен. 
— Фәлсәфәгә бирелер чак түгел. Үткәннәрне искә алып, болай да байтак вакытны әрәм иттек. Рәсми чакта «сез» дип сөйләшүләр ерактан килә, этиканы бозар хәлем юк. 
— Вакытны әрәм иттек, дигән сүзләр белән килешә алмыйм, — дип каршы килде Инсаф. 
— Өчәүләп бергә очрашканбыз икән, ничек инде үткәннәрне искә алмаска мөмкин. Болай да ярты гомеребез эш-мәшәкатьләр арасында уза.
— Килешәм, акыллы сүзләр. Шулай да безгә «сез» дип сөйләшергә туры киләчәк.
— Ярый, сезнеңчә булыр Ленара Ахметовна. 
— Иң элек сезнең эш планнары белән танышасы иде, Инсаф Кәбирович. 
— Хәзер эзләп табабыз аны... — Каты тышлы зәңгәрсу папкасында актарынып, инспектор ханымга дүрт-биш битлек кәгазь учмасын сузды: — Менә, рәхим итегез! 
Ленара дәшми генә документ белән таныша башлады. «Спектакль уены килеп чыкты... Уены-чыны бергә бара», — дип, сиздерми генә көлемсерәде Инсаф.
— Менә сез, Инсаф Кәбирович, планыгызның урта бер өлешендә «Бөерләрне күчереп утырту буенча операция эшләрен дәвам итәргә» дип язып куйгансыз. Конкрет кына ни вакыты, ни авыруларның исем-фамилиясе күрсәтелмәгән. Нәрсә дигән сүз бу? Очковтирательство, то есть күзгә төтен җибәрүме? 
— Биредә бернинди төтен юк, — дип җаваплады Инсаф, аның сүзләрен үзенә кайтарып. — Сез бит беләсез, Ленара Ахметовна, авыруларны план буенча дәваламыйлар. Кеше, авария-фәләнгә юлык тымы, йөрәге типкән чакта — кирәк дип табылса, ул үзеннән-үзе операция өстәленә килеп эләгә. Безнең эш — кулдан килгәнчә, кеше гомерен саклап калу.
Ленара төпченүен дәвам итте:
— Димәк, сез операциягә эләккән кешеләрнең генә исемлеген алып барасыз? 
— Әйе. Ләкин моңардан тыш, безгә мөрәҗәгать иткән авырулар исемлеге дә бар, билгеле. 
— Безне, министрлыкны дип әйтүем, барыннан да элек операция ясалучылар исемлеге кызыксындыра. Бигрәк тә — былтыргылары. 
Инсаф, якындагы шүрлектән алып, Ленараның кулына кечерәк журнал тапшыра. Үзенең кызып киткәнен сизмичәрәк тә кала: 
— Карап-карап торам да... сез ничектер берәр дәү абыйның заказы белән килгәнсездер шикелле. Профессор Байназаров миңа, минем хезмәтемә юл башыннан ук каныга килде, бәлки ишетеп беләсездер: миңа кандидатлык диссертациясен дә ике тапкыр яклатуга иреште ул. Докторлык диссертациясенә дә хәер-фатихалы булмады. Тагын шуның кулы микәнни? 
Ленара журналны кулында тоткан килеш урыннан сикереп торды. Күзләрендә усал чаткылар пәйда булуын күрми мөмкин түгел иде. «Дәү абый заказы» дигән сүзләр аны сагаерга мәҗбүр итте. 
— Сез... сез, Инсаф Кәбирович, миңа бер хәл, өлкән кешегә якмакчы буласызмы?.. Барып чыкмас бу эшегез. Сүзегезне үлчәп сөйләргә киңәш итәр идем. Байназаров — бик тә дәрәҗәле, дистәләрчә операция ләр ясаган хөрмәтле кешебез... 
Ленара, дулкынлануын күрсәтмәскә теләүдәнме, нидер эзләгән булып үзенең кул сумкасында актарына башлады. Аны бу шөгыленнән бүлдермәүне кирәк санап, Инсаф күз карашын читкә күчерде. Ишек яны диварындагы «Киткәндә утыңны сүндер» дип язылган сүзләргә күзе төшкәч, башыннан өр-яңа уй йөгереп узды: " Авылдан китеп барганда Ленара утны бөтенләйгә сүндереп, яшьлектәге күперләрне яндырып киткән икән... Шарлы яшен сыман... Хәзер дә ул менә-менә шартларга тора түгелме? 
Бу уйларын Инсаф кычкырып әйтмәде, билгеле, рәсми кунакның кәефен җибәрәсе килмәде аның. 
— Бәхәсләшмим, — диде ул, йомшара төшеп. — Тик үзеннән яшьрәкләрне үзенә көндәш итеп санау берәүнең дә шәхесен бизәми. Авыруларны сортларга бүлеп булмый. Кем сиңа мөрәҗәгать итсә, әнә шул кешегә операция ясыйсың инде. Бу бит, әйтик, күктәге ай-кояш кебек, табигый бер нәрсә. 
Ленара: 
— Сезнең белән бәхәсләшү кызык кызыгын. Тик нишлим соң, тикшерү тәмамлангач, мин сезнең бүлек эшчәнлеге хакында министрлыкка белешмә язып бирергә тиешмен.
— Мин бит каршы түгел. Тик аңарда бары дөреслек, гаделлек ярылып ятсын. 
— Миңа юридик вәкаләт бирелгән. Нәрсә кушылган, мин шуны эшләргә бурычлымын. — Журналның кайсыдыр битен ачып, Ленара кинәт үзгәреп китә. — Кстати, менә сез былтыр Чәчкә Сәйфетдиновага чит кешенең бөерен күчереп утырткансыз. Яхшы булган. Тик менә бөерен биргән пациентның шәхси рөхсәте булдымы икән? Моны расларлык дәлилләрегез, документларыгыз бармы? Юкса, бу нәрсә юридик төсмер алырга мөмкин...
Инсаф дәшми, гадәтенчә, ике кулын артка куеп, тыныч кына йөренә.
— Менә бит әйтер сүзегез калмады... — диде Ленара, тантанасын яшерергә тырышып.
— Юк ла, — дип бүлдерде аны Инсаф, тынычлыгын саклаган хәлдә. — Мин бөтенләй икенче нәрсә турында уйлыйм әле. Менә шушындый вак-төякләргә вакыт исраф иткәнче, әгәр бик йогынтылы кеше икәнсез, сез миңа лутчы бөерләрне күчереп утырту буенча аерым бер реабилитацион үзәк ачарга ярдәм итсәгез иде. Хәл кадәри дип әйтүем... Юкса, шифаханә шартларында, кысан бүлмәләрдә әллә ни майтарып булмый.
— Нәфесең, ниятләрең зурдан күренә. Тик мондый зур мәсьәләләр бары тик хөкүмәт тарафыннан гына хәл ителергә мөмкин. 
— Хөкүмәт, имеш, — дип кызып китте Инсаф. — Бер тапкыр язып караган идем инде. Югарыга язудан ни файда? Алар хатның почмагына «изучить и рассмот реть вопрос» дип тамга салалар да аннан барыбер министрлык карамагына төшерәләр. 
Ленара, кашларын сикертә төшеп, «инициатор» иясенә төбәлде. Хуплау урынына кирелеген күрсәтергә чамалавы төс-кыяфәтенә саркылып чыккан иде.
— Сез, Инсаф Кәбирович, хөкүмәткә телтеш тидерергә ничек шулай батырчылык итәсез? Ул бит халыкның сәламәтлеге өчен кайгыртучанлык күрсәтә, республика бюджетыннан акчалар бүлеп бирә. Ә сез... Бу сезнең сәяси хатагыз түгел микән? 
— Сез бигрәк инде, Ленара Ахметовна, чебеннән фил ясамакчы буласыз. Мин бит хөкүмәткә каршы сөйләмим, түбәнчелек белән сездән ярдәм, киңәш сорыйм. Бары шул. 
— Чү, читкә китеп барабыз бугай... Мин бит бөерен биргән икенче бер Сәйфетдинованың шәхси рөхсәт кәгазе бармы-юкмы дип сораган идем.
Инсаф, үз-үзенә ышанычлы кыяфәттә:
— Бар андый кәгазь, һичшиксез, бар! Дөнья сак булырга күп өйрәтте мине. Юридик көчкә ия кайбер документларны, югалмасын өчен, мин өйдә — аерым папкада саклыйм.
— Практикада андый нәрсәләр рөхсәт ителми дип беләм. Өй шартларында ялган документлар ясалу ихтималы бар. 
— Беренчедән, — дип санап китте Инсаф, — бу документларның нотариус тарафыннан расланган күчермәсе бар. Икенчедән, шик-мазар туган очракта, Сиринә Сәйфетдинованың әле ярты битлек хат-васыятен экспертиза ярдәмендә башка кулъязмалары белән чагыштырып карарга мөмкин. Һәм, ниһаять, өченчедән... Сиринә үзенең бөерен сеңлесе Чәчкәгә бүләк итеп калдырасын язган вакытта шаһитлар бар иде. Аларның моны раслап язган аңлатмалары теркәлгән.
Бу минутларда Ленара, «карталары» сүтелә барганын сиземләп, эченнән генә уйлана иде.: «Акыллы егет... барысын да төптән уйлап эш иткән. Аны коры кул белән ансат кына алырмын димә икән... Шулай да ул документларны үз кулларым белән тотып күздән кичерү хәерле булыр...»
Ә Инсаф куанычлы хәлгә күчкәнен сизми дә калды:
— ...Әйтеп бетермәгәнмен икән, алар бит апалы-сеңелле бертуганнар. Каннары бар яктан туры килде. Туган туганы өчен җанын кызгана димени! 
Ленара, ашыгып: 
— Сеңлесе... Чәчкә бит әле. Ә ул ни хәлдә соң хәзер, беләсезме?
— Беләм, билгеле. Ул чакта операция, шөкер, уңышлы узган иде. Озак та үтмәде, яраткан кешесенә кияүгә чыкты. Туйларында утырдым... Әле менә, бер-ике сәгать элек кенә, Чәчкә сеңел телефоннан шалтыраткан иде. Ярты сүздә нишләптер телефон өзелде, иркенләп сөйләшеп булмады... 
— Бу тормышны аңлап бетермәссең, — диде Ленара, вакыйгаларның әнә шулай бөтерелеп һәм ишелеп төшүенә гаҗәпләнеп. — Нәкъ менә чытырманлы карурман инде, уйласаң! 
Ишек канатларының җиңел генә ачылып китүе икәүнең әлеге бәхәсен дә, сөйләшүен дә бүлдерде. Андагыларның ишек тә шакып тормыйча һәм бернинди тартынусыз бүлмәгә килеп керүләре бигрәк тә Ленараны соң чиккәчә гаҗәп ләндергән иде.
Керүчеләр... керүчеләрнең кем икәнен күргәч тә дөньяда Инсафтан да ныграк шатланучы кеше булды микән? Аларның каршысында... кызыл розалар букеты тоткан Сәетҗан һәм бала арбасын сак кына этәргән Чәчкә басып тора иде! Тәрәзәдән агылып кергән кояш яктысында Инсаф, Чәчкә һәм Сәетҗан өчәүләп бергә кочаклаштылар. Сүзсез бу мизгелнең никадәр татлы һәм кадерле икәнен аларның өчесеннән дә ныграк аңлаучы юк иде, билгеле. Ленара, сабыры җитеп, ярым шатланып һәм ярым көнләшеп, аларга карап торуын сизми дә калды шикелле.
Шулвакыт, нигә мине оныттыгыз дигәндәй, ак биләүдәге сабый кычкырып елап җибәрде. Ачык тәрәзәдән тышка- урамга түгелгән гөнаһсыз бу аваз пионер быргысыннан очып чыккан көмеш тавышка тиң иде. 
Инсаф абыйсына төшендә күргән алмалар турында сөйләргә җыенган Чәчкәнең әйтер сүзләре тел очында бөялеп калды. 
* * * 
Төн уртасы. Шәһәр йоклый иде. Юка ак юрганга күмелгән Ленара ире Мельниковның кинәт гырлавыннан уянып китте һәм канәгатьсез хәрәкәт белән икенче якка борылып ятты.
Иңенә пижамасын салып, Инсаф фатирларының балконына чыкты һәм озын-озаклап Җидегән йолдызны күзәтте. 
Йокылы-уяулы Чәчкә, лампа утын кабызгач, нарасыеның алсу иреннәрендә сөт тамчылары күреп бәхетле елмайды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев