Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Кичер мине! (Повесть)

Фирдәвес Зариф

– Көндезге сәгать бердә, Киров исемендәге мәдәният сарае янында. Каршы килмәсәң, мин һинд кинофильмына билет алып куярмын.
– Нишләп каршы килим, Салихҗан, һинд кинофильмнарын бик яратам мин. Чакыруың
өчен рәхмәт!
– Каршы килмәвең өчен үзеңә дә рәхмәт, Гөлфия. Көтәм!
– Сау булып тор, Салихҗан!
– Очрашканчы, Гөлфиякәй!
Мастерның әйләнеп керүен көтеп алды да ашханәгә китте Салихҗан. Күрше корпуска урнашкан ашханәгә барып җиткәндә, Галимҗан абыйсы инде чыгып килә иде.
– Авырмыйсыңдыр бит, Салихҗан? Болай соңга калмый идең.
– Юк, юк, Галимҗан абый. Танышыма шалтыратасым бар иде.
– Алай гына булса ярый, энем. Дөрес эшлисең, танышларны онытып бетермәскә
кирәк. – Галимҗан абыйсы хәйләкәр елмайды. – Үпкәләмәсеннәр, дим. – Аннары, җитди тонга күчеп, өстәп куйды: – Төш вакыты үтеп бара, тоткарламыйм үзеңне. Ашларың тәмле булсын!
 – Рәхмәт, Галимҗан абый!
Кәефе яхшы иде Салихҗанның. Күңел күтәренкелеге йөзенә үк чыккан, күрәсең,
килеп басуга, аш бүлүче таныш татар хатыны аңа сүз кушасы итте:
– Син бүген елмаеп кына йөрисең, ә, Салихҗан. Берәр чибәр кызның портретын ясадыңмы әллә?
– Юк ла инде, Мөслимә апа. Болай гына. Аннары кызлар килеп сарылырдай егет тә түгел инде мин.
– Алай димә, Салихҗан, алай димә. Сызгырсаң, көтүләре белән килеп җитәрләр иде. Шәһәр кызлары шундый алар. Кызлар дигәннән, минем дә өч кызым бар бит. Теләсә кайсын сиңа кияүгә бирергә риза. Сайлап ал.
– Алайса, тышка чыгып сызгырып карыйм әле. Өчесе дә килерме икән?!
– Ю-ук, килмәсләр, кызларым бик тыйнак, оялчан минем. Үземә охшаганнар. – Ул Салихҗанга аш сузды: – Ярый, энем, ашың тәмле булсын. Уены-чыны бергә дигәндәй, син шулай да минем тәкъдим турында уйлап кара әле. Үкенмәссең!
«Юк инде, – дип уйлап куйды Салихҗан. – Җиләк кебек Гөлфияне башкаларга алыштыраммы соң!»
V
Ш имбәдән шимбәгә кадәр яшәгән төсле хәзер Салихҗан. Атна арасындагы көннәрнең ничектер мәгънәсе калмагандай тоела аңа. Дөрес, эшенә эленке-салынкы карамый анысы. «Вакытым яки кәефем юк, дип, бервакытта да кулыңны бозма, – дип әйтә иде әтисе аңа һәрчак. – Эшеңә карап үзеңә дә бәя бирерләр». Өстәвенә, Галимҗан абыйсы алдындагы җаваплылык та бар бит әле. Абынса, иң беренче Галимҗан абыйсының йөзе кызарачак.
Хәзер ул Кызыл почмакны бизәү белән мәшгуль. Элегрәк көнкүреш бүлмәләре белән шөгыльләнгән иде. Көнкүреш бүлмәләрен бизәү дигәннән, алары да аерыла бит аның: ирләрнекендә кырыс тоннар өстенлек итсә, хатын-кызларныкында фантазияне дә эшкә җигәргә туры килде. «Хәзер инде көнкүреш бүлмәсеннән чыгасы да килми, әллә эшне дә шунда күчерергәме икән?!» – дип шаярта хатыннар.
Бу сүзләр директорга да ишетелгән, күрәсең, Салихҗанның эшен шәхсән үзе карап китеп, бик канәгать калган, диделәр. Ә беркөнне аны кадрлар бүлегенә чакырттылар. Гаебе булмаса да, ничектер шикләнебрәк барды анда Салихҗан. Әмма борчылуы юкка
булган икән, киресенчә, күңелле хәбәр көтә иде аны биредә: тырыш хезмәте өчен, директор аны бер айлык хезмәт хакы күләмендәге акча белән бүләкләү турында приказ чыгарган икән. Кадрлар бүлеге башлыгы, Салихҗанны әлеге приказ белән таныштырып, кул куйдырды. Хәтта кулын кысып котлады да. «Премия исәпләнгән, акчаны хәзер үк кассадан кереп ала аласыз», – диде ул аны озатканда.
Монысын ук көтмәгән иде Салихҗан, куанычыннан түбәсе күккә тиде. Акчаны нәрсәгә тотасын да хәл итеп куйды ул: әти-әнисенә, Галимҗан абыйсы белән Нәфисә апасына бүләкләр алачак һәм, әлбәттә, Гөлфиясенә дә.
«Егет сүзе бер булыр», – дигәндәй, тимерне кызуында сукты Салихҗан. Бүген соңрак кайтам, дип, Нәфисә җиңгәсенә шалтыратты да эштән соң туры кибетләргә юл тотты ул. Әнисенә ак мамыктан челтәр шәл – паутинка, әтисенә исә матур күлмәк алды. Шундый ук бүләкләрне Галимҗан абыйсы белән җиңгәсенә дә тәгаенләде. Ә менә Гөлфиягә бүләк сайлаганда, шактый баш ватарга туры килде аңа. Ахырда, алкалар алды ул. Дөрес, асыл
ташлар белән бизәлмәгән бизәлүен, анысына ук хәле җитмәде, әмма алтынны нәфис итеп
бизәкләп үреп ясалган иде алар. Инде хәзер бүләкләрне тапшырасы гына калды, һәм ул, ялга кадәр сабыр лыгы җитмичә, телефон-автоматтан Гөлфия гә шалтыратты. Трубканы кызның әнисе алды. Ничектер таныш тоелды аның тавышы Салихҗанга. Кайда ишетте соң әле ул бу ягымлы, йомшак тавышны? Әмма исенә төшерә алмады. Ул арада ханым трубканы кызына бирде.
– Исәнме, Гөлкәй!
– Салихҗан? Ничек шулай соң гына шалтыратырга булдың әле? – диде Гөлфия, гаҗәпләнеп.
– Уңайсыз хәлгә куйсам, гафу ит инде!
Иртәнгә хәтле түземлегем җитмәде.
– Берәр хәл булмагандыр бит?
– Юк, юк, Гөлфия. Берни дә булмады. Иртәгә кич очрашып булмасмы икән дигән идем.
Гөлфия ни әйтергә белми югалып калды.
Икенче мизгелдә:
– Хәзер, бер генә минутка, – дип, телефоннан ераклашып, әнисе белән нәрсә хакындадыр сөйләшеп алды. Ни һаять, трубкада яңадан кызның ягымлы тавышы яңгырады:
– Белмим, ничегрәк кабул итәрсең икән, Салихҗан, –’ диде ул. – Әни: «Туры үзебезгә килсен. Ул егетне үземнең дә күреп танышасым килә», – ди.
– Ни дип тә әйтергә белмим инде, Гөлфия. Килешеп бетәрме икән?
– Син бер дә борчылма, Салихҗан. Әнием бик гади, кешелекле минем.
– Хәтта ничек барып керәсемне дә күзаллый алмыйм, Гөлфия. Көтмәгәндә булды.
– И-и, егет кеше шулай кыюсыз була димени. Бер дә курыкма, ишек төбендә каршы
алып, җитәкләп керермен, – дип шаяртасы итте Гөлфия. Үзе тыела алмый көлде.
– Йә, ярый, бетереп үк ташлама, – дип, җитди тонда сөйләшергә тырышты Салихҗан.
– Беләсең килсә, мин алай ук төшеп калганнардан түгел.
– Ярый инде, үпкәләмә, Салихҗан, – диде Гөлфия, аклану катыш. – Кыюлык өстәр
өчен мин бит сине юри кыздырдым. Синең арыслан тотарлык батыр егет икәнлегеңне
беләм бит мин.
– Шулай дигән бул инде, – дип, Гөлфиянең үзе кебек җавап бирде Салихҗан. Аннары, җитдиләнеп, өстәп куйды: – Ярый, килермен. Чакыруың өчен рәхмәт!
– Әнигә дә рәхмәт әйтимме? – Гөлфия һаман шаяртасы итте.
Салихҗан да югалып калмады:
– Зур рәхмәт, ышанычыгызны аклармын, дип әйтте диген.
– Алай ук шаяртып тормам инде, Салихҗан. Йә үпкәләтермен.
– Әйе шул, Гөлфия, һәр нәрсәнең чамасы була, – дип төзәтергә ашыкты сүзләрен Салихҗан. – Әниеңә зур рәхмәтемне тапшыр.
Ярый, очрашканчы, Гөлфиякәй!
– Сау бул, Салихҗан. Акыллы сүзләрең өчен рәхмәт сиңа! Бер үтенечем бар. Баумандагы чәчәк кибетенә кереп торма инде, яме. Акчаңны әрәм итмә. Бакчадан биш букетлык чәчәк алып кайттым. Без сине сәгать җиденче яртыда көтәрбез.
* * *
Икенче көнне эшкә канатланып барды Салихҗан. Дөрес, ул башка көннәрдә дә эшкә теләп йөри, рәссам хезмәте бик ошый аңа. Башкарасы эшен күзаллап эскизлар ясый, кирәк тапса, эш барышында үзгәрешләр дә кертә. Бүген исә эскизлардан бөтенләй читкә китеп, күңеле кушканча гына эшләде, бизәлешкә өр-яңа элементлар кертте. Бу шулкадәр табигый килеп чыкты ки, әйтерсең лә барысы да алдан уйланып, күчешләр төгәл исәпләнеп куелган иде. Төсләрнең дә үзгә-яңача төсмерләрен, гармонияле күчешен, оптималь пропорциясен тапты ул.
Якты төсләр генә сайлап, күләгәләрдән бөтенләй качарга тырышты. Нәтиҗәдә хезмәтеннән үзе дә канәгать калды. Эшен тәмамлагач, сәгатенә күз салды: кичке бишенче ярты узып бара. Пумалаларын, буяуларын җыйнап, юынып чыкканчы, эш вакыты да бетәчәк иде.
Заводтан азрак арып-талчыгып, әмма күтәренке күңел белән чыкты Салихҗан. Тукталышка чыгып басуга, трамвай да килеп туктады. Аның белән соңгы тукталышка кадәр барып, троллейбуска күчеп утырды ул. Шулай 50 минут вакыт узды да китте. Шәһәр үзәгендә тартмалы конфет, шампан шәрабы сатып алды. Ашыкмый гына барса да, җиденче егерме минутта Гөлфияләр йорты янында иде инде Салихҗан. Әле ун минут вакыт бар, дип, йорт янын каравыллап булмый бит инде: подъездга кереп, дүртенче катка күтәрелде, тиешле фатирның кыңгырау төймәсенә басты. Вәгъдә иткәнчә, ишекне Гөлфия үзе ачты.
– Әйбәт кенә килеп җиттеңме, Салихҗан?
– Әйе, Гөлфия. Хәерле кичләр сезгә!
– Сиңа да, Салихҗан. Әйдә, залга уза торыйк. Әнинең кухняда азрак эшләре бар.
Залда инде табын корылган иде. Стенка, диван, кәнәфиләрне күздән кичереп, ишек төбенә генә утырмакчы иде Салихҗан, әмма, ай-ваена карамый, Гөлфия аны түргә үк утыртты. Ул арада залга хуҗабикә дә керде. Аны күргәч, Салихҗан чак кына телдән язмады.
– Исәнмесез! Сез...
– Исәнмесез! Әйе, мин, матурым!
Монысын ук көтмәгән иде Салихҗан.
Аның каршында чәчәкләр сайлап биргән ханым басып тора түгелме?! Телефоннан сөйләшкәндә менә нигә тавышы таныш тоелган икән!
– Бу минем әнием Гөлсем була, – дип таныштырды аның белән Гөлфия.
– Кызым кулындагы букетны күргәч, үзем дә сездән ким гаҗәпләнмәдем. Якын күреп сайлагангамы, хәтергә уелып калган иде ул букет, – диде ханым, өстәл артында урын алгач. – Күзләремә ышанмый, әйләндерә-әйләндерә карадым хәтта. Ялгышлык булуы мөмкин түгел иде – шул үзе. Үзенчәлекле композицияле, гадәти булмаган букет иде бит ул. Мин аны дистәләрчә букет арасыннан да аера алыр идем.
– Димәк, безнең якыннан танышуыбызга син дә өлеш керткәнсең, әни. – Сүзгә Гөлфия кушылды. – Минемчә, очраклы гына түгелдер бу.
– Шулай, кызым, шулай. Ходай кушкандыр. Без кунакны сүз белән генә сыйламыйк инде, кызым. – Ул Салихҗанга борылды: – Әйдәгез, сезгә салатлар салып бирим.
– Рәхмәт, Гөлсем апа!
Гөлсем кызына борылды:
– Син кунакны игътибарсыз калдыр ма, кызым. Мин кухняда ризыкларны карый торыйм.
Әнисе чыгып китүгә, Гөлфия Салихҗанга елмаеп эндәште:
– Сиңа алдан әйтмәвем өчен гафу ит, Салихҗан. Әнидән чәчәк сатып алуыңны белсәң, килергә оялырсың дип курыктым.
– Минем өчен бу аяктан егарлык яңалык булды шул, Гөлфиякәй! Югалып калдым хәтта.
Дәвамы бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев