Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Кичер мине! (Повесть)

Фирдәвес Зариф

– Һәр нәрсә ике яклы дигәндәй, аның уңай ягы да бар бит, Салихҗан. Әни хәзер синең өчен, кем әйткәндәй, үз кеше.

Икесе дә рәхәтләнеп көлделәр. Ул арада Гөлсем апа пылау китерде. Салихҗанның тартынып кына ашавын күргәч, кызын ярымшаяртып шелтәләп тә алды:

 – И-и, кызым, син кунакны бик начар сыйлыйсың, ахры. Әллә тәмле әзерли алмадыкмы икән?

– Бик тәмле булган, Гөлсем апа! Өстәл тулы ризык булгач, кайсын кабарга да белмим.

 – Салатларны Гөлфия әзерләде инде. Сез ашамагач, ул да куркып утыра.

 – Минем бу кадәр тәмле салатларны ашаганым юк иде әле. Рәхмәт, Гөлфия. Кулларыңнан куан!

 – Шулай дигән бул инде. – Гөлфия кызарды, нигә монысын әйттең инде дигәндәй, әнисенә карап куйды.

 – Үз күчтәнәчеңне үзеңә ачарга туры килә инде, Салихҗан. Мин андый нәрсәләрнең рәтен дә белмим, – дип, шампан шәрабына ымлады Гөлсем апа.

 Салихҗан шәрабны капкачын аттырмыйча гына, пөхтә итеп ачты, бокалларга шәраб салды:

– Сезнең хөрмәткә, Гөлсем апа, – диде Салихҗан, бокалларны кулга алгач. – Шундый акыллы, уңган, чибәр кыз үстерүегез өчен рәхмәт сезгә!

– Чибәрлеге Аллаһы Тәгаләдән инде аның, энем, – диде Гөлсем апа, елмаеп. – Игътибарыгыз, якын итеп килүегез өчен рәхмәт!

Аз гына йотып куйдылар.

 – Син дип эндәшсәм, үпкәләмәссең бит, энем?

 – Юк, әлбәттә!

– Алайса, син дә минем белән шулай сөйләш, яме, энем. Тикшерүем түгел, кызыксынуым гына: үзең, әти-әниең, туганнарың хакында азрак сөйләмәссеңме?

– Хатка язган идем бит, Гөлфия сөйләмәдемени? – дип, чак кына ычкындыр мый калды Салихҗан. Әле ярый телен тешләп өлгерде. Урысларның: «Простота – хуже воровства», – дигән сүзләрендә азмы-күпме хаклык бар, күрәсең. – Бик рәхәтләнеп, Гөлсем апа, – диде ул аннары. – Әтием Тимерҗан исемле, пенсиядә, әмма портта диспетчер булып эшләп йөри әле. «Өйдә утыра алмыйм, эшсезлектән сулышым кыса», – ди. Әнием – Бибинур, ул да пенсиядә, өйдә генә. Үзем сәнгать училищесын тәмамладым, рәссам. Әмма белгечлегем буенча үзебездә кулай эш таба алмаганга, бирегә килдем. Әтием дә бу фикеремне хуплады, үзенең туган якларына якынрак урнашуымны теләде.

 – Әтиең кайсы яклардан соң, Казанның үзеннән түгелдер бит?

 – Юк, Гөлсем апа. Яшел Үзән районындагы Күгеш авылыннан ул, элек Төньяк Норлат районы дип йөртелгән.

 – Ә-ә, якын икән. Ялгышмасам, Яшел Үзән, Апас районнарын Тау ягы дип йөртәләр бугай, шулаймы?

– Әйе, Гөлсем апа. Чыннан да, тау яклары ул. Күгеш авылы үзе дә тау башында утыра, тау астында чишмәсе дә бар. Хәер, чишмәләр ягы дип әйтсәң дә була ул төбәкне, казысаң, һәр адымда чишмә чыга. Халык су ала торганыннан тыш, тагын ике чишмәгә улак куелган.

 – Чишмәләре булган як – бай як инде ул, энем, рухи яктан бай як. Чишмәле авыл кешеләре яхшы күңелле, ярдәмчел була.

– Бик дөрес әйтәсең, Гөлсем апа. Чыннан да, игелекле халык яши анда.

– Сез гаиләдә ничә туган соң, Салихҗан?

– Без ике бала. Апам тормышта, Әстерханда торалар. Кыскача менә шул, Гөлсем апа.

 – Рәхмәт, энем. Ә минем бер кызым гына бар, бердәнберем, газизем. Әтисе, Гөлфиягә биш яшь тулганда, автомобиль фаҗигасенә очрап һәлак булды. – Ананың керфекләренә яшь сарылды. – Кызым хакына, аның барлыгына куанып яшим менә. – Авыр тынлык урнаш ты. Аннары Гөлсем апа корт чаккандай сикереп торды: – Күр әле, бәлешемне онытканмын бит, көя башламасын тагын!

Яңадан икәү генә калдылар.

 – Әниең бик яхшы кеше икән, Гөлфия.

– Әйе, Салихҗан. Бик яратам мин аны. Минем өчен актык сулышын да бирергә тора. Кызымны аякка бастырыйм, кеше итим, диядия, ике эштә эшләп йөрде бит ул, иртә-кич, җыештыручы булып, кара эш башкарды. Әле ул хезмәтен ике ел элек кенә ташлады, йөрәге авырта башлап, мин елап ялваргач кына.

– Нишлисең, аналар шундый инде алар. Үзләре өчен түгел, балалары хакына яшиләр. Сакла син аны, Гөлфия, ничек тә сакларга тырыш!

– Мин аны өйдә генә утыртыр идем дә бит, бер дә эшләтмәс идем. Укуны ташлап, эшкә дә урнашырга теләдем. «Укуың ташласаң, риза-бәхил түгел, кызым. Ничек тә укы, яхшы һөнәр ал», – дип кистереп әйтте. Читтән торып укуга күчүгә дә ризалык бирмәде.

– Уку кирәк инде ул, Гөлфия. Мин үзем дә киләсе елга читтән торып укырга керергә уйлап торам. Ленинградка булырмы, әллә Уфага гынамы.

– Ленинградтагысы дәрәҗәлерәктер инде аның, Салихҗан?

– Анысы шулай. Тик анда барып-кайтып йөрүе ераграк.

– Күңелең ни кушса, шулай эшлә инде, Салихҗан. Син бик акыллы кеше, минем ише генә түгел.

– Алай кимсетмә үзеңне, Гөлфия. Син дә бик акыллы, уңган-булган кыз!

– Рәхмәт инде. – Гөлфия, кызарып, башын аска иде.

– Авылча булсын әле, – дип, Гөлсем апа бәлешне залга бөтен килеш күтәреп чыкты.

 Авылда бөтен бәлеш бүлгәнне малай вакытта Салихҗанга да күрергә туры килгән иде. Әбисе аннан:

– Кайсы җирен кисеп бирим, улым? – дип сорады.

– Белмим инде, әби, – диде Салихҗан, аптырап. – Бөтен җире дә бик тәмле күренә.

– Ә син менә капкачын ашап кара, – дип, бәлешнең түбәсен биргән иде аңа әбисе.

 Инде әбисе дә күптән дөньяда юк, ә бәлеш кисәгенең тәме Салихҗанның авызында әле дә тора сыман. Өске ягы кетердәп пешкән, капкан саен авыз суларын китереп тора иде ул.

 Гөлсем апасы бөтен бәлеш күтәреп чыккач, кылт итеп шул вакыйга искә төште. Уйларын укыгандай, Гөлсем апасы аңа бәлеш кисәген сайлап алырга кушты:

– Бәлешкә туры килгән кунак бәхетле була инде ул. Йәле, кайсы кисәге синеке икән, бәхетеңне сайлап ал, – диде.

 – Мин ул бәхетне Гөлфия белән бүлешер идем, – дип җавап бирде Салихҗан. Үзе бу сүзләреннән колак очларына кадәр кызарды. – Безгә түбәсен кисеп бирсәгез иде.

 Бәлеш түбәсе Гөлфиягә дә бик ошады:

– Күр әле, әнием ай саен бәлеш пешерә, ә түбәсен ашап караганым юк иде.

– Миңа аны әбием өйрәткән иде, – дип, әлеге вакыйганы сөйләде Салихҗан.

– Син бәхетле кеше, Салихҗан, – диде Гөлсем апасы, аны игътибар белән тыңлап. – Әбиең һәм бабаң булган, әти- әниең исәнсау лар. Ә мин менә сигез яшьтән балалар йортында үстем. – Салихҗанның сораулы карашын тоеп, Гөлсем апа сөйләп китте. – Әти-әнием хәрби кешеләр иде минем. Белоруссиядә чик буенда хезмәт иттеләр. Әтием – хәрби очучы, ә әнием хәрби врач иде. Ул хәтәр көннәрне мин күрше хатыны Нина апа сөйләве буенча гына хәтерлим. 1941 елның 22 июнь таңында хәрбиләрне тревога буенча күтәрәләр. Тирә-якта бомбалар шартлый, артиллерия утка тота. Әти, самолетына барып җитеп, һавага күтәрелергә өлгерә, ә менә очучыларның күбесе аэродромда ук дошман бомбаларыннан һәлак булалар. Немец бомбардировщикларын саклаучы истребительләр, карчыга кебек, әти самолетына ташланалар. Теткәләнгән самолетын көчкә запас аэродромга илтеп җиткерә ул. Әмма аңа яңадан самолетка утырырга насыйп булмый, Брест крепостен саклап һәлак була. Әнием санитар поезды белән яралылар ташый. 1942 елның көзендә аларның составын фашист самолетлары бомбага тота, составтан бер кеше дә исән калмый. Ә бит санитар поездына махсус аеру билгеләре дә куелган була.

– Ә сез ул мәхшәрдән ничек исән чыктыгыз соң, Гөлсем апа?

– Өйдән чыгып киткәндә, әни мине Нина апаларга кертеп калдыра. Мин – 4 яшьлек сабый – йокыдан да уянып җитмәгән булам хәтта. Әни мине, битемнән үбеп: «Сакла кызымны, зинһар, дошманны җиңгәч, мин сезне эзләп табармын», – дип, Нина апа кулына тоттыра да чыгып йөгерә. Якында гына бомбалар шартлый башлагач, Нина апа мине күтәреп ала да эчке күлмәктән генә килеш урамга атыла. Бәхеткә, шул вакытта урам башында частька кичтән азык-төлек китергән машина күренә. Нина апа, туктамас дип куркып, машина каршына ук чыгып баса. Машина аңа ике-өч адым кала гына туктый. Кабинадан сүгенә-сүгенә сулуы капкан шофер атылып чыга. «Син нәрсә, акылдан яздыңмы әллә, – ди ул, кулларын ярсулы болгап. Әмма сабый баланы күргәч, азрак сүрелә төшә һәм: – Әйдә, тизрәк», – дип, Нина апаны кабинага төртеп кертә дә кузгалып китә. Безне 30 чак рым ары урнашкан станциягә илтеп, үз частен эзләп китә ул. Нина апа коткаручыбызның исем-фамилиясен дә белми кала.

Ерак Себердәге әти-әнисенә – авылга юл тота Нина апа. Мин дүрт ел буе тайга читендәге шул авылда яшәдем. 1945 елның гыйнварында авылда тиф авыруы тарала. Медпунктта эшләүче Нина апа врачларга кайсы йортларда авырулар барлыгын күрсәтеп йөри һәм үзе дә тиф эләктереп вафат була. Нина апаның әти-әнисе бик карт булганга, авыл советы мине балалар йортына җибәрергә дигән карарга килә. Ат арбасына утыртып, поездга илтүләрен мин әле үзем дә хәтерлим. Ак халатлы апа каршы алды мине вокзалда һәм үзем шикелле кечкенә балалар белән поездга утыртты. Свердловскида икенче бер поездга күчеп утырдык. Анысын Казанга юл тота, диделәр.

Казанга мин менә шулай эләктем, Салихҗан. Ә әти-әниемнең язмышын бары үсеп җитеп, күп мөрәҗәгатьләр юллагач кына белә алдым.

 – Дөньяның ачысын күп татыгансыз икән, Гөлсем апа.

– Булды инде, Салихҗан энем. Аллаһы Тәгалә андый сынауларны берегезгә дә күрсәтмәсен.

Сүзсез калдылар. Берәү дә тынлыкны бүләргә җөрьәт итмәде. Стенадагы сәгать кенә, дөньяның фанилыгын искәртеп, гомернең минутларын саный иде.

                                                                 VI               

Тормышын Гөлфиядән башка күз алдына да китерә алмый башлаган иде Салихҗан. Көзгә кергәч өйләнергә дә ниятләп куйган иде ул. Бу хакта Гөлфиягә дә сүз кузгатты:

– Бик яратам мин сине, Гөлфиякәй! Сине бер көн күрми тору да газап минем өчен. Миңа тормышка чыксаң, сине бәхетле итү өчен барысын да эшләр идем!

Каршы килмәде Гөлфия, әмма өзеп тә әйтмәде:

 – Мин дә сине яратам, Салихҗан. Акыллы, әйбәт кеше син. Әмма әти-әниең белән киңәшеп кара әле, алар нәрсә әйтер бит. Аннары миңа да әнием белән сөйләшергә кирәк. Аны ташлап китсәм, рәнҗемәсме, – диде.

– Ярый, Гөлфиякәй, мин әти-әнигә рөхсәтләрен сорап хат юллармын. Син дә әниең белән сөйләшүне озакка сузмасаң иде.

Шул көнне үк әти-әнисенә хат язды Салихҗан, Гөлфиянең һәм аның әнисе Гөлсем апаның нинди кешеләр икәнен аңлатырга тырышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев