Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проза

«Кичер мине!» (Повесть)

Фирдәвес Зариф

Сүзен дәвам итеп:

– Төрле көтелмәгән хәлләрдән сакланыгыз һәм иптәшләрегезне дә саклагыз. Аңлашылдымы?

Рәтләр буенча:

– Нәкъ шулай, иптәш генерал! – дигән күмәк җавап яңгырады.

– Ә хәзер соңгы сорау: хәрби өйрәнүләрдә катнашырга теләмәүчеләр бармы? Андыйлар булса, бер адым алга атлагыз. Моның өчен бернинди дә җәза бирелмәячәк!

 Алга чыгучы табылмады.

 – Уңышлар телим! – диде генерал, сүзен төгәлләвен белдереп. Аннары, җитдилеген киметеп, рәсми булмаганча өстәп куйды: – Тырышыгыз, оланнар, мин сезгә ышанам.

                                           * * *

Таң сызылуга, өйрәнүләр башланып та китте. Төп удар төркем әйләнгеч юллар белән алдан җибәрелгән иде. Ә Салихҗаннар полкына, «шартлы дошман»ның игътибарын десантчылардан читкә юнәлтү максатында, N координаталы биеклекне штурмларга боерык бирелде. Төп удар төркем хакында аерым офицерлар гына белә иде.

Менә роталар һөҗүмгә күчте. Салихҗан да алдагы рәтләрнең берсендә йөгерә: кулында – автомат, аркасында – авыр рация. Көчле яңгырдан соң аяк асты боламыкка әйләнгән, ара-тирә аяк лары таеп егылучылар да күренә. Сикереп торалар да, киемдәге пычракка карамый, яңадан алга ыргылалар. Биеклекне алуга, командир бу хакта рациядән штабка хәбәр итәргә тиеш. Шуңа Салихҗан да аннан калышмаска тырыша. Менә биеклек түбәсенә менеп тә җитә яздылар. «Алда – ут нокталары, юк итәргә!» – дигән команда яңгырады. Шунда һич көтелмәгән хәл булды: Салихҗаннан аз гына алда атлаучы солдат, сөрлегеп, юеш чирәмгә егылды. Анысы гына бер хәл: җиргә җайсыз бәрелүдән, кулындагы гранатасы читкә очты һәм Салихҗаннан ике-өч адымда гына килеп төште. Шартлау хәленә куелган граната – бик хәтәр корал, ярчыклары күп кешенең гомерен өзәргә мөмкин.

«Нишләргә? – дигән уй яшен тизлегендә көйдереп узды аның баш миен. – Читкә алып ташласаң, тирә-якта иптәшләре, арттан, аларның үкчәсенә басып диярлек, генерал һәм хәрби күзәтчеләр атлый. Дүрт секундтан барысы да һәлак булачак яки...» Күңеленнән якыннары белән хушлашырга да вакыты калмады Салихҗанның. Ул, мәче җитезлеге белән алга ыргылып, гранатаны каскасы белән каплады. Шул мизгелдә үк шартлау тавышы яңгырады. Салихҗан һавага күтәрелүен тойды һәм каты бәрелүдән аңын җуйды...

                                     IX

 – Улым, ач күзеңне!

«Тукта, ул кайда соң, ак биләүдә ята түгелме?! Аның өстенә әнисе иелгән. Ә юк, әтисе бугай!.. Тавышы калын, ирләрчә». Салихҗан күзләрен ачарга теләде, әмма күз кабакларын тарттырып куйганнар диярсең, керфек тә селкетә алмый. Шулай озак азаплангач, керфекләре дерелдәп куйды, күзләрен авырлык белән генә ачты. Аның өстенә чал чәчле генерал иелгән иде.

– Улым, – дип кабатлады ул. – Хәлең ничек?

– Әйбәт. Миңа хәзер рәхәт, шундый рәхәт! – дип пышылдады егетнең көйгән иреннәре.

– Көчле контузиядән соң ай буе аңга килә алмый яттың. Инде, ниһаять, күзеңне ачтың, терелерсең. «Күлмәк эчендә» туган икәнсең! – Күпне кичергән кырыс генералның, ирексездән, күзләре яшьләнде. – Рәхмәт сиңа, солдат, каһарманлыгың өчен рәхмәт! – Аннары ул, кул сәгатен салып, тумбочкага куйды. – Башка бүләгем юк минем, рәнҗемә, солдат! Зуррак бүләкне Ватан бирер әле сиңа.

Яңадан караңгы бушлыкка очуын тойды Салихҗан. Еракта-еракта акчарлак лар тавышы ишетелгәндәй булды. Аның янына шәфкать туташы йөгереп килде, пульсын капшап, чакыру төймәсенә бас ты. Үзе тиз генә ясалма сулыш аппаратын тоташтырды.

                                   * * *

Гаҗәеп йомшак кул җылысыннан күзләрен ачты Салихҗан. «Кем соң ул? Кайда ята? Янында утырган бу яшь кыз һәм карт абзый монда нишләп йөри?» – Салихҗан, бәгърем, – дип пышылдады кыз. – Бу мин – Гөлфияң!

– Мин сезне белмим. Монда нишләп ятам соң әле мин? – Ул торырга теләде, әмма гәүдәсе, кадаклап куелгандай, аны тыңламады.

Гөлфия яшьләренә буылып сулкылдый башлады. Галимҗан абзый, тынычландырырга теләп, аның кулларын учларына алды:

– Түз, сеңлем, түз! Таныр ул безне, хәзер булмаса, икенче килгәндә таныр. – Аннары ул Салихҗан өстенә иелде: – Мин бу, энем, Галимҗан абыең. Ә минем янда Гөлфия утыра. Узган атнада әти- әниеңнәр дә килгән булган, аларны да танымагансың.

– Галимҗан абый? Ә кем соң ул? – Киеренкелектән, аның яңак мускуллары тартышып куйды.

Егетнең халәтен күреп, алар янына шәфкать туташы килде һәм кунакларга саф татар телендә йомшак кына эндәште:

 – Абый, туташ, сезгә китәргә туры килер. Аңа дулкынланырга, киеренкелек кичерергә ярамый. Мөмкинлегегез булса, берәр атнадан яңадан килерсез, яме.

Галимҗан абзый белән Гөлфия теләми генә ишеккә атладылар. Шәфкать туташы Салихҗанга тынычландыргыч укол ясап калды.

                                           X                                                                      

Билгесезлек эчендә яңадан өч ай вакыт узды. Салихҗанга хәтере кайтмады. Ул инде хәзер акрын гына торып йөри башлады. Тәрәзә янына килә дә бер ноктага бик озак текәлеп карап тора. Аннары, арып, яңадан барып ята. Җәй җиткәч, шәфкать туташы Наҗия аны госпиталь бакчасына алып чыга башлады. Озак кына сөйләшеп утыралар, әмма сүзләре госпиталь тормышыннан узмый. Башка нәрсәләр, егетнең үткәннәре хакында сорашырга Наҗия дә кыймый, хәле начараер дип курка.

Беркөнне, гадәттәгечә, бакчага чыктылар. Агачлар күләгәсендәге эскәмиядә утырганда, алар янына өлкән яшьтәге ир белән ханым якынлашты. Читкәрәк басып, бик озак карап торды алар Салихҗанга. Наҗия инде кисәтү дә ясарга җыенган иде, әмма көтелмәгән хәлдән тукталып калды.

 «Улым, – дип пышылдады ханым, чак ишетелерлек тавыш белән, – улым, газизем минем». Салихҗан аңа күтәрелеп карады, әмма дәшмәде, карашында үзгәреш сизелмәде.

 Шунда ир кеше, Салихҗанның янына ук килеп, кулындагы кәгазь төргәкне сүтте дә эчендәге әйберне җиргә куйды. Кулдан юынып ясалган агач ат сыны иде ул. Бик күптәнгегә охшаган, шомарып, яргаланып беткән, вакыт узудан карасу төскә кергән.

Кинәт егетнең күзләрендә очкыннар ялтырый башлады, йөзе тетрәнеп куйды, икенче мизгелдә, карашына аерым бер җылылык, гаҗәеп ягымлылык иңде. Ул, атны үзенәрәк тартып, ялларыннан сыйпый башлады. Аннары, капылт сикереп торып, ирне кочагына алды:

 – Әти, әтием, син бит бу... – дип пышылдады аның иреннәре.

– Улым, таныдың! Хикмәти Хода...

– Балам, газизем! – дип, ханым да килеп сарылды.

 – Әнием, күз нурым! Син дә мондамыни?!.

Бу минутларда өчесенең дә күзләреннән мөлдерәп яшь ага иде. Наҗия дә, читкә борылып, күз яшьләрен сөртте.

Шул көннән соң Салихҗанның хәтере акрынлап булса да кайта башлады. Гөлфияне, Галимҗан абыйсын, Нәфисә җиңгәсен дә искә төшерде ул.

Баштарак, хәтере кайтуын әйтеп, Гөлфиягә хат та язарга ниятләгән иде. Әмма яхшылап уйлагач, бу ниятеннән кире кайтты. «Бәхетле итә аламы соң ул аны? Юк, мең кат юк! Нигә әле Гөлфия авыру ирнең – ярым-йорты хәтерле кешенең күзләренә карап тилмереп яшәргә тиеш...».

Бервакыт Салихҗан үзе яткан палатадагы авыруларның, үзара сөйләшкәндә, аңа ымлап: «У этого парня временная потеря памяти с признаками перехода на амнезию», – дигәннәрен ишетеп калды. Күзләрен йомып ятканга, аны йоклый дип уйладылар, күрәсең. Хәер, бер сөйләшү вакытында профессор моны Салихҗанның үзеннән дә яшермәде:

– Хәтер югалтулар киләчәктә дә кабатланырга мөмкин. Эмоциональ йөкләмәләр алудан, стресслардан сак лана күр, энекәш, – диде ул.

Әлеге хәлләрдән соң аның күңелендә бер ният ныгыды: Гөлфиягә, үзенең өметсез авыру икәнлеген әйтеп, хат язарга. Һәм, озын-озакка сузмый, бу ниятен тормышка ашырды да.

«Гөлфиякәй! – дип башлады ул үзенең хатын. – Бу хатны сиңа Салихҗан яза. Син минем янга килгән булгансың икән, танымаганмын, рәнҗемә инде, зинһар!

Хәзер хәтерем кайтты, әмма профессор: «Хәтер югалтулар киләчәктә дә кабатланырга мөмкин», – ди. Гомерлек авыру инде бу.

 Гөлфиякәй, мәхәббәтебез хакына үтенеп сорыйм: мине оныт, башка кешегә, үзеңне аңлаган, сау-сәламәт ир-егеткә кияүгә чык.

Бу минем соңгы үтенечем. Син бәхетле булсаң, мин дә үземне бәхетле сизәрмен, сезнең бәхетегезгә куанып яшәрмен.

Хуш, сөеклем!»

Давыл купкан диңгез өстендәге ялгыз акчарлактай сизде ул үзен бу минутларда. Кургаш болытлар, түбән салынып, акчарлакны дулкыннарга кыса. Дулкын кочагында калып, упкынга чуммас өчен, акчарлак тар аралыкта бәргәләнә...

Тукта, ялгышмыймы ул? Бу бит Гөлфияне гомерлеккә югалту! Әле соң түгел бит, аның өчен дә шундый тар аралык – өмет бар. Бәлки, бәхете өчен ахырга кадәр көрәшергәдер?! Әмма... аның бәхете Гөлфия өчен бәхетсезлек булып әверелмәсме? Хакы бармы моңа Салихҗанның? Юк, моңа аның намусы кушмый. Яраткан кешеңнән кызгандырып яшәгәнче...

Һәм ул, кискен карарга килеп, хатны конвертка салып ябыштырды да конверт тышына адрес язды һәм, туганнан туган сеңлемә, дип, Наҗиядән әлеге хатны поч та әрҗәсенә салуын үтенде.

                                     XI

Салихҗан инде тәмам савыгып килә. Шәфкать туташы Наҗия аны мөстәкыйль йөри башлагач та ташламады: ул һәркөнне егетнең хәлен белеп чыга, сменасы тәмамлангач, Салихҗан белән бакчада сөйләшеп утыра. Алар бу аралашуга шулкадәр ияләштеләр ки, хәтта бер-берсен ярты сүздән, күз карашларыннан ук аңлый башладылар. Салихҗан белән Наҗия күңелендә акрынлап мәхәббәт хисе бөреләнде: нык, сыналган, эчкерсез мәхәббәт, ятимлектә үскән кыз белән тормышның кадерен белергә өйрәнгән егет мәхәббәте иде бу!..

                           * * *

 Бер атнадан Салихҗанны госпитальдән чыгарырга вәгъдә иттеләр. Атна тәмамланып килгәндә генә, палатага аның часть командиры – полковник Егор Васильевич Исаев килеп керде.

– Мин Сезне кунакка алырга килдем, Салихзян Тимирзянович! – диде ул, аның белән кул биреп күрешкәч.

– Юк, юк, иптәш полковник, мин Сезгә кунакка бара алмыйм, – дип баш тартыр га ашыкты Салихҗан.

– Шаяртам, иптәш сержант, частьта хезмәттәшләрегез көтә Сезне!

Шунда ук машинасына утыртып алып та китте. Шофер кемгәдер рациядән бер сәгатьтән частьта буласыларын хәбәр итте.

 Машина, тимер капкадан кереп, бөтен полк тезелгән плацка туктады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев