Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Сәрия бүген үлем түшәгендә тилмереп ята.

Моңсу күзләрен өйнең агач түшәменә төбәгән дә тынып калган.

Җаны-тәне үтереп сызласа да, ул ыңгырашмый, түзә. Бу дөньядагы газапларыннан котылып үлеп кенә китәр иде дә, булмый. Вакыты җитмәгән, күрәсең. Үзенә булышып та бу фани дөнья дан китеп булыр иде дә, ярамый. Үз-үзенә кул салуны Сәрия бик олы гөнаһка саный. Хәер, гөнаһ дип... Ул болай да бик зур гөнаһ кылган кеше бит. Инде ничә еллар буе шушы гөнаһ эзләрен белгертмәскә тырышып яши. Тик уйлары шул каһәр төшкән көнгә алып кайта. Дөресрәге, бик тырышса да, оныта алмас иде ул чак ларны Сәрия, чөнки олы гөнаһының тамгасы булып күз каршында гел үги улы Фәрит басып тора. Бар иде кайчандыр Сәриянең яшь чаклары! Уйнаклап торган, матур йөзле, килешле буй сынлы, сүзгә кесәгә кермәгән, ут чәчеп торучы кыз иде ул. Олыны – олы, кечене кече итә белде. Нинди генә эшкә тотынса да, кулыннан килә иде. Мәктәптә яхшы укыды, исеме гел макталды. Бу кыз кемнең бәхетенә туды микән, дип сөйләнде авыл халкы. Акыллы, уңган Сәрия нең авылда абруе зур иде. Ә бер көнне авылга читтән ят гаилә күченеп кайтты. Ата-ана нигезенә кабат җан өрер гә теләүче гаилә башлыгы – табиб, тормыш иптәше укытучы иде. Ике балалары Сәрия белем алган мәктәпкә укырга килделәр. Олы бала Фәргать Сәриянең сыйныфташы булып куйды, ә сеңлесе беренче сыйныфка аяк басты. Б ер күрүдә ошатты Сәрия Фәргатьне. Ошатты гынамы соң? Баш-ая гы белән аңа гашыйк булды ул. Көннәр буе дәрестә аңа текәлеп карап утырулар дисеңме, барлы-юклы сәбәпләр табып аның белән аралашырга теләүләр дисеңме – берсе дә калмады. Дәрес биремнәрен аңламаган булып, Фәргатьтән ярдәм сорарга да оялмады Сәрия. Юкса үзе бөтен нәрсәне белә, яхшы укучы да. Егет тә төшеп калганнардан түгел. Укуда үрнәк, тәртипле, күз алмаслык чибәр. Өстәвенә кызларның һушын алыр лык итеп гитарада уйнап җырлый. Аңа гашыйк булган Сәриянең йөрәге шашып-шашып тибә. Егеткә тагын да якынрак булу өчен мең төрле сәбәп эзләп бер алдына, бер артына төшә. Бәйрәм җитеп, укучылар концерт куярга әзерләнә башласалар, ул Фәргать белән парлап биергә һәрвакыт әзер, өмә ясап эшкә чыксалар да, егет тирәсендә бөтерчек кебек Сәрия әйләнер. Фәргатькә булган мәхәббәтеннән кыз бөтенләй онытылды. Элеккеге чаялыгы эреп юкка чыкты, укуда аксый башлады, барлык кызыксынулары арткы планга күчте. Шулай итеп уку елының төгәлләнүен дә сизми калды Сәрия. Иртәгә Соңгы кыңгырау дигән көнне генә аңына килгәндәй булды. Абау, җаным, мәктәпне тәмамлап яңа тормыш юлына аяк басар чак җиткән икән бит! Менә сиңа мә, ни арада үтте соң әле бу ел? Чыгарылыш кичәсенә зурлап әзерләнде Сәрия. Үзен Фәргать янында иң чибәр кыз итеп тоясы килде аның. Бүтән кызларның да егеткә күз атып йөрүләрен сизә иде ул. Күрше кызы Фәнисәне күр бер генә! Үзе ямьсез, киенүенең дә рәте юк, ә үзе почык борынын Фәргатькә төртеп маташкан була бит әле. Күрше кызы дип тормый, Сәриянең мәхәббәтен тартып алмакчы була. Вәт син оятсызны! Менә күрсәтер әле сезнең барыгызга да Сәрия. Чыгарылыш кичәсеннән Фәргатьне култыклап кайтып китәр, калырсыз җәелгән авызларыгызны җыя алмыйча. Кичәгә ул туйга әзерләнгән кәләштән дә ныграк ясанып килде. Бөтенесе ах иттеләр. Озын ап-ак күлмәге тәненә сыланып тора, биек үкчәле түфлиләре ялт та йолт килә, чәчләре дулкынланып иңнәренә таралган. Нәкъ мода журналыннан төшеп калган сылукай диярсең. Үзен бәйрәмнең патшабикәсе итеп тою Сәриянең үз-үзенә булган бәясен тагын да арттырды. Янында бөтерелеп йөргән бүтән сыйныфташларын ул күрмәде дә. Дөресрәге, күрергә теләмәде дә. Күзе гел Фәргатьтә иде. Уйнап, шаярып күңел ачкан егет-кызларга да кушылмады, бүтәннәр киләчәккә корган уй-теләкләре белән уртаклашканда да кысылмады. Әйтерсең дөнья аның өчен юк иде. Менә залга талгын көй агыла башлады. Мәхәббәтеннән башы әйләнгән Сәрия гә дә кинәт җан керде. Менә вакыт җитте. Хәзер Фәргате аның янына килер дә биергә чакырыр дип көтте ул. Иманы камил, егет нәкъ менә аны – Сәрияне сайлаячак. Аннан да чибәр кем бар бүген биредә? Юк, билгеле. Бары Сәрия генә. Тик шунда көтелмәгән хәл булды. Егетләр төркеме яныннан кузгалган чибәр Фәргать кызлар янына килә башлады. Шатлыгыннан менә чыгам, менә ярылам дип типкән йөрәген кая куярга белми куанган Сәрия дә егеткә таба берничә адым ясады. Нәрсә соң әле бу? Фәргать Сәрия яныннан ваемсыз гына үтеп китте дә бер читтә ялгызы моңаеп торучы Фәнисә янына килеп кулын бирде. Дөнья сүнде... Яшәүнең яме калмады. Йөрәктәге көчле ялкын, әшәке телләре белән, бөтен тәнне ялады. Битләре уттай янды Сәриянең. Моңарчы әле бер генә тапкыр да мондый кимсетүләр кичергәне булмады аның. Яшен шарыдай ул урамга атылды. Яңа гына яңгыр явып үткән иде, күлләвекләрне ера-ера, кыз урам буйлап йөгерде дә йөгерде. Ак күлмәге пычрак чәчрәп каралганга да игътибар итмәде, ялтыравык түфлиләренең төшеп калуыннан да курыкмады. Капкаларыннан йөгереп кереп өй баскычына утырды да үкси-үкси елап җибәрде. Озак елады Сәрия. Күз яшьләре таммый башлагач та бер ноктага текәлеп бик озак утырды әле. Күпме шулай газапланган булыр иде, урам якта кемнәрнеңдер сөйләшкән тавыш ларын ишетеп тынып калды. Куркуы хак булды, мәктәп ягыннан сөйләшә-көлешә, Фәргать белән Фәнисә кайтып килә иде. Аларны бергә күрү Сәриянең рәнҗеш тулы күңел савытына соңгы тамчы суны өстәүгә тиң иде. Оятсызлар! Фәнисәне күр бер генә. Күрше була торып, Сәриянең Фәргатьне ничек яратуын күрә торып, Фәргатьне өенә кадәр озаттырып куя бит. Мөгаен, Сәрияне мыскыл итү өчен махсус шулай эшлидер ул. Юк, җитте! Бу хәлгә чик куярга кирәк. Сәрия туктатыр сезне! Сәрия булдырыр. Әле үкенерсең, Фәнисә... Ә син Фәргать, барыбер минеке булачаксың! Шушы уйларына үзе куанып, Сәрия бас кычтагы урыныннан торды, бакча артларына үтеп бәйдәге этләрен ычкындыр ды да урам якка үткәреп җибәрде. Ят кеше барлыгын сизгән эт бөтен урамны яңгыратып өрергә кереште. Аның тавышына чыдарлыклары калмаган Фәргать белән Фәнисә тизрәк саубуллашып аерылу ягын карадылар. Сәриягә шул гына кирәк иде дә. Яшьле күзләрен сөртеп, ул караватына кереп ауды. Мәкерле ният белән сөйгәнен тартып алучы Фәнисәдән ничек үч аласын уйлый-уйлый озак газапланып ятканнан соң, көч-хәл белән йокыга талды. Таң беленеп килгән мәлдә: «Син Фәргать, бары минеке генә булачаксың», – дигән ант сүзләрен язгы җилдән башка берәү дә ишетмәде. Ш ул көннән башлап Сәрия Фәргатьнең яшерен шәүләсенә әйләнде. Кеше-кара янында күңелендә ниләр булуын белгертмичә елмаеп көлеп йөрсә дә, йөрәгендә вулканнар атты, тау лар ишелде, шартлады. Егеткә күрсәтмичә, ул аны һәр кич күзәтте. Фәнисә кичләрен сирәк күренә иде, чыккан көнендә дә Фәргать белән капка төпләрендә сөйләшеп утырудан ерак китмиләр. Андый чакларда Сәрия ачуыннан шартлар дәрәҗәгә җитә. Фәнисәне бигрәкләр дә күралмаска әйләнде. Сәриядән кай җире артык соң аның? Эх, менә хәзер Фәнисә урынында ул булса! Белер иде ни эшләргә. Кызык, чыннан да, нәрсә эшләрләр иде икән алар? Мөгаен, Сәрия Фәргатьнең кулын кысып тотар да мәңгегә җибәрмәс иде. Ярату диңгезендә коендырыр, хыял дөньясында яшәтер, кирәк дип тапса, күктәге йолдызлардан тәкыя үреп бирер иде. Бирер иде, һичшиксез, йөрәген дә ярып бирер иде. Ничек шундый көчле яратуны күрми соң аның Фәргате? Ничекләр күрми? Сукыр түгел бит югыйсә. Фәргатьнең калага укырга китәргә җыенганын белгәч, Сәрия тагын да ныг рак шашынды. Аның егеткә карата булган яратуы элеккеге саф сөю түгел, ачу, үч алу белән сугарылган явыз мәхәббәткә әверелгән иде инде. Ә Фәнисәнең дә аның белән китәсе килүен ишеткәч тәмам чыгырыннан чыкты. Ничек итсә итте, аларның кайсы уку йортына барачакларын берничә көннән үк белде Сәрия. Дошманнары медицина буенча һөнәр алырга дип п лан корып яталар икән бит. Анда керер гә комачау итү кызның хәленнән килерлек эш түгел. Шулай булгач, бары бер генә юл кала: үзенә дә шунда укырга керү. Шулай эшләде дә Сәрия. Документларын җыеп медицина институтына тапшырды. Озакламый имтиханнарга чакырып хат килде. Шул ук елны Фәргать – стоматолог, Фәнисә – балалар табибы, ә Сәрия акушер-гинеколог булу өчен тырышып укый башлады. Яшәвен, әлбәттә, бер тулай торакта яшәделәр. Монда да дошманнарын күз уңыннан җибәрмәде Сәрия. Юк сәбәбен бар итеп, Фәнисә бүлмәсендә озак лап утырды. Фәргать сөйгәнен кинога чакырса, үземә генә күңелсез, мин дә барыйм әле, дип, артык кашык булып аларга иярде. Үзләре генә калмасыннар өчен үтә дә нык тырышты. Ялларда авылга да бергә кайтып йөрделәр. Авыл халкы да, Фәргать белән Фәнисә дә Сәриянең мәкерле уйларын белмәде, аның мәхәббәт өчпочмагы төзеп, бер-берсен сөйгән ике кешене ничек тә аеру хыялы белән янганын сизмәделәр. Укуларын тәмамлап эшкә район хастаханәсенә дә өчәү бергә кайтты алар. Өчесе дә үз белгечлекләре буенча эшли башлады. Сәрия үз эшен яратмаса да, күңеле түгел, әшәкелеге кушканга гына бу һөнәрне сайласа да, үз вазифаларына зур җаваплылык белән карый белде. Һәр яңа җан туган вакытта ул каршысында ятучы ана кешедә үзен күрде. Менә ул сабыен таба... Фәргатьнең чәчәк бәйләмнәре күтәреп үзләрен каршы алырга килүен күзаллый. Рәхәт мизгелләр... Чынлыкта булса иде бу хәл. Бүген эше иртәдән нигәдер авыр булды Сәриянең. Иртә таңда яшь бер хатынны китерделәр. Төне буе тулгак тоткан хатынны жәлләде кыз. 19 яшь кенә икән үзенә, күр, инде ана булырга да җыена. Суы киткән, корыга көчәнеп тилмерә, балакай. Ә сабый никтер туарга җыенмый. Болай итеп булмый дигән карарга килде Сәрия. Ананың да, баланың да гомере белән уйнарга ярамас. Ул тиз арада яшь хатынны операция бүлмәсенә китерергә боерды. Ә ярты сәгатьтән, кесарев ысулы белән, дөньяга яңа кеше туды. Әнкәсенең бөтенләй хәле юк, күзләрен ачып, сабые на көчхәл белән бер күз төшереп алды. Ахыры бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев