Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Соңгы яфрак

Чулпан ӘХМӘТ

Дәвамы.

– Шамил шулай ди.

 – Анда булыр инде әллә нинди исемнәр. Нигә Алия, Алсу, Гөлия, Лилия түгел? – дип санап китте Саимә.

 – Белмим инде, шулай ди бит. Мин әле бер сүз дә әйтмәдем.

– Син дигәнчә булмый инде барыбер. Авылда юк исем бит инде бу, апа, күктәге йолдыз, күкрәктәге орден-йолдыз дигән кебек. Ярар, кушсын инде.

Гөлзирә көлеп куйды.

– Я, ярар, апа, мин китим.

– Хәзер кем белән кайтырсың инде, караңгы төшә бит.

– Берәр нәрсә очрамый калмас. Кайгырма. Гел шулай кайтам бит. Пока.

– Сау бул, әнигә, әбекәйгә зур сәлам.

– Пока-а-а-а!

Гөлзирә чәчәкләрне сулы банкага утыртты да, елмаеп, сыпырып куйды.

Саимә, йөгерә-йөгерә, авылга кайта торган тукталышка төшеп китте. Чыланып бетте. Зонтигы да юк. Инде октябрь бәйрәмнәренә катыра иде, ә быел – елый. Күшеккән чеби кебек озак көтте машинаны Саимә, бер кеше туктамый, хәер, машиналар да әз йөри инде. Берәнсәрән генә уза. Бер ВАЗ машинасы килеп туктады да ишек ачылды:

– Бу чибәр кыз кая кайта?

– Авылга.

 – Әйдә, алып кайтам авылыңа. Әйдә, әйдә, курыкма.

Саимә курка да үзе, кайтырга да кирәк. Керде дә утырды.

– Нишләп төнгә каршы? – Поезддан төштем, укудан ялга кайтам.

 – Бәй, Саимә, син түгелме соң, ат сатарга теләмәүче?

 – Сез? Вәли абый.

– Танымый да торам. Нинди Вәли абый? Мин синнән биш яшькә генә олы бит.

 – Минем апаның да ире – җизни миннән биш яшькә олы, миңа абый бит инде ул. Нишләп йөрисез?

– Менә отчетлар белән килгән идем, көзге чәчү бетте дә. Сез димә, яме, син диген.

– Безнең ат ничек?

– Шәп! Ат шәп! Ияләште инде, сагынды малкай башта.

 Саимә авыр гына көрсенеп куйды.

 – Сагынасыңмы?

– Сагынам... Әтинең аты бит.

– Туңдыңмы?

 – Әйе, бик.

– Хәзер җылынырсың. Кайда укыйсың?

 – Авыл хуҗалыгы техникумында, бухгалтерлыкка.

– Шәп! Әле бетәме соң?

– Соңгы ел инде.

– Эшкә кая?

 – Белмим, кая җибәрерләр? Үзебезнең авылда бухгалтер апа бар инде. Чит район гына булмасын. Үз районым булса, башка авыл да ярый. Әнине, әбекәйне, апамны, менә хәзер кечкенә сеңлемне елга бер генә күрермен бит, читкә китсәм.

– Шулай.

Сөйләшеп кайта торгач авыр, пычрак, озак юл сизелмәде дә. Вәлинең авылына әле тагын 15 чакрым кайтасы бар. Саимә: «Үзем кайтам, монда калдыр», – дисә дә, капка төп ләренә кадәр үк китереп куйды.

 – Караңгыда чибәр кызны төшереп калдырмыйм, урларлар, – дип елмайды егет.

Мәдинә апа оекбаш бәйләп утыра, Мәйсәрә карчык инде йокларга яткан.

– Әни Йолдызга оекбаш бәйли, әбекәй тавыклар белән бергә яттымы? – дип ишектән шатланып кайтып кергән кызын сикереп торып кочып алды Мәдинә апа. Сагынган, бик сагынган иде. Мәйсәрә карчык та торып чыкты. Саимә йөгереп килеп, әбисенең әле бер битен, әле икенчесен үбеп алды.

– Бик соң, кем белән кайттың, балам?

– Поезд белән. Апа белән Йолдыз янына кердем. Аннан, беләсезме, кем белән кайттым?

 – Каян белик инде, шуңа сорыйбыз бит.

– Теге безнең атны алган Вәли белән. Ат шәп ди, башта сагынган. Ул отчет белән районга барган. Мин суга төшкән тавык кебек тора идем күшегеп, туктап утыртты. Ул мине башта танымаган. Менә шулай. Уф! – дип шапылдап диванга утырды.

 – Әйдә, чәй куям. Кара әле, Йолдыз дип ике тапкыр әйттең инде, апаң ничек? Йолдыз кушамыни? – дип сорады әнисе.

– Апа түгел инде, җизни куша.

– Ә-ә.

– Матурмыни инде, әни?

– Матур. Миңа ошый.

– Миңа да, – дип, Мәйсәрә карчык сүзгә кушылды.

Гөрләшеп чәй эчтеләр. Мичтә пешергән чүлмәктәге бәрәңге белән ит телеңне йотарлык иде. Студент кыз бит, тулай торакта тора, ашавы да рәтле түгелдер инде.

– Укуларың ничек соң, балам?

– Шәп, әни. Гел «биш»ле, дипломым да кызыл төстә булачак.

 – Бәрәкалла, кызым, бирсен Ходай! – дип дога кылып куйды Мәйсәрә карчык.

 – Бүлмәдәш кызларың ничек?

– Шәп. – Тулай торак әйбәтме соң?

 – Шәп.

– Кызым, нинди шәп тә шәп соң ул? Каян таптың ул сүзне?

 Саимә үзе дә сизми икән, пырхылдап көлеп җибәрде.

– Әй, теге Вәли юл буе бөтен сүзгә шәп ди, шуннан калдымы соң?

 Мәдинә апа белән Мәйсәрә карчык карашып куйдылар да ирен читен генә кыймылдатып елмайдылар.

Икенче көнне яңгыр туктап, көзге кояш балкый иде. Салкынча рәхәт һава. Саимә әнисе белән фермага бозаулар карарга китте. Мәйсәрә карчык мич алдында көлчә пешереп калды.

– Сезне иртәгә чыгарабыз. Сәгать 11дә алырга килсеннәр, – диде Гөлзирәгә табиб, иртәнге обходны ясаганда.

Яшь әнинең шатлыгы эченә сыймады. Тиз генә телефоннан авылга идарәгә шалтыратты. Ничек туры килде, трубканы Шамил алды.

 – Шамил, әллә син инде?

– Гөлзирә, синме?

– Мин, Шамил. Иртәгә чыгаралар, аяк киемемне онытма.

 – Ярар, ярар. Килермен. «Бәби тәпие юганнан» соң башы чатнап торган Шамил бүген эчмәскә сүз бирде. Гөлзирә белән кызын матур итеп алып кайтырга кирәк.

Нинди сөенеч, өйгә бәби кайта! Мәдинә апа чәкчәккә төш пешерде. Кодагыена бер яшь әтәчен чалып илтте. Гөлсем апа табибларга күчтәнәчкә кош теле пешереп җибәрде. Шамил, колхозның ЗИЛ машинасы селкетер дип, авылда бары бер генә кешедә булган «Жигули» машинасы белән Галимҗан абзыйны яллады.

 – Бик пычрак бит, энекәш. Ничек әйләнеп кайтырбыз? Әллә соң ЗИЛ белән...

 Галимҗан абзый җөмләсен төгәлләп бетерә алмады.

– Алып кайтырбыз, Галимҗан абзый, алып кайтырбыз. Машинаңны күтәреп чыгарырмын, батса, алып кайтабыз, Галимҗан абзый.

– Ярар, энекәш, сине җиңеп булмый, Аллаһка тапшырдык.

– Әнкәй, мунча ягып тор, яме.

– Ярар, балам, ярар. Исән-имин йөрегез, – дип капка төбендәге эскәмиягә утырып дога кылды Гөлсем апа.

Өйгә кереп теге әтәч белән казан астына аш асып җибәрде, токмач кисте. Мичкә бәрәңге шәңгәсе, кабак бәлеше тыкты, мунча якты, су ташыды, мәтрүшкәле пиннек алып төшеп куйды.

Дәвамы бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев