Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Соңгы яфрак

Чулпан ӘХМӘТ

Дәвамы.

Биш баласын салып тирбәткән тал бишекне өй түбәсеннән алып төшеп юды. Мич арасындагы бүлмәдә ире Закир беркеткән тимер ыргакка бишекне элде, ап-ак җәймә җәеп, бәбигә урын әзерләде. Эчтән генә бишек көе көйләде, яшь чагында чиккән челтәрле ак җәймәсен сандыктан табып чыгарды. Аның белән бишекне каплады. Яшь чагы, биш баласын шунда тирбәткән чаклары күз алдына килде. Яшьле күзен сөртеп алды. Өй эченә нур тулды. Тәмле камыр ризыклары, тавык ашының хуш исе таралды. Өй бәби кайтуга әзер иде.

Бик җайлы гына барып җиттеләр Шамилләр. Гөлзирә әзер, киемнәрен генә көтә. Нинди шатлык бит, өйгә кайта. Озак яттылар бит, авыр көннәр артта калды. Авыртулары да кими.

 Шамил әнисенең күчтәнәчен табибларга бирде.

 – Менә кызыгыз. Без сезне тагын көтәбез, – дип шәфкать туташы баланы Шамилгә сузды. –

Килербез. Рәхмәт, – дип елмайды Шамил, Гөлзирәгә карап.

 – Үзең килерсең, яме, – диде Гөлзирә.

 Гөлзирә киенеп бетте дә:

– Шамил, аяк киемен алып кермәдеңмени?

 – Ах, мин аны алырга оныттым бит. Әнкәй дә нәрсә караган инде?

 – Хәзер мин ничек кайтам соң?

 – Әйдә, башта сине алып чыгып куям да, аннан балага керермен.

– Нинди кеше соң син, Шамил? Әйттем бит, онытма дип.

Таһирә апа йөгереп килеп җитте.

– Күрми дә кала идем бит, Гөлзирә. Исән-сау бул.

– Таһирә апа, зур рәхмәт Сезгә.

– Ярый, сау булыгыз, – дип Шамил Гөлзирәне күтәреп алды.

 – Болай хатынын күтәреп алып чыккан ирне күргәнем юк иде әле, ай-ай! – диде Таһирә апа.

 – Аяк киемен алып килергә оныткан бит, – диде Гөлзирә, Шамилнең баш түбәсенә йодрыгы белән шаярып сугып.

– Туктагыз әле, минем монда иске итегем бар, хәзер, көтеп торыгыз.

– Нинди оят, төшер әле, ал баланы, – диде Гөлзирә.

– Мә, Гөлзирә, ямьсез инде ул. Машинада кеше күрмәс, китереп тормагыз.

Иске киез итеккә олтан салынган, ярыйсы гына. Гөлзирәнең нечкә аяк лары итекне кигәч, стаканга карандаш тыгып куйгандай булды. Тагын бер тапкыр рәхмәт әйтеп, юлга кузгалды яшь гаилә. Галимҗан абый юл буе көлдереп кайтты. Кызчык та юл буе йоклады.

Бәбине өйдә Мәдинә апа, Мәйсәрә карчык, Саимә, Гөлсем апа, күрше-күлән, туган апалар түземсезлек белән көтәләр иде.

Гөлсем апа, оныгын алып, бисмилласын әйтеп, талбишеккә салды.

Бергәләп бәби ашыннан авыз иттеләр. Ничек сагынган өй ашын Гөлзирә. Саимә кызчык яныннан китмәде. Мәдинә апа белән Гөлсем апа баланы беренче мунча кертеп чыгардылар. Мунчадан соң сабый уянмый йоклады. Гөлзирә дә мунчадан яңа туган кебек сафланып чык ты. Каенанасына рәхмәт укыды.

Икенче көнне мулла чакырып исем куштырдылар. Шамил беркемнең дә сүзен тыңламады, нинди генә исемнәр әйтеп карасалар да, кызына Йолдыз дип кушты.

К өннәр үтә торды. Бик елак булды Йолдыз. Төннәр буе Шамил белән Гөлзирә чиратлап бишек тирбәтәләр. Гөлсем апа да йок лый алмыйча әле бер, әле икенче якка боргаланып чыга. Өшкереп тә карый оныгын – файдасы юк.

 – Әллә берәр җире авырта микән соң? – дип гел бер сүзне кабатлый.

 Бер яшь тулу белән, Гөлзирә Йолдызны балалар бакчасына бирде. Югыйсә, каенанасы үзем карармын дигән иде.

– Төннәр буе йоклый алмыйсың бит, әнкәй. Ял ит көндез булса да, син яшь түгел бит инде, – диде килене.

Гөлзирә эшкә чыкты. Йолдыз әле ныклап тәпи дә йөрми, күбрәк үрмәләп уйный, бик җитез, шук. Балалар белән дә бик тиз дуслашты, ни гаҗәп, бакчада еламый, өйгә кайтты исә гел елау.

Шамил бик зур хыяллар белән яна әле. Яңа өй салу исәбе. Гөлсем апа иске өйне сүттерми. Шушы өемдә гомер иттем, шунда үләм ди.

– Әни, сугышка кадәр салынган, әби-бабайдан калган өй бит инде бу, нигезе шул кала бит.

 – Юк дигәч юк, улым. Теләсә кая сал өеңне, минем белән торасыгыз килмидер. Мин моннан беркая да китмим. Әтиең шунда үскән, сезне шунда үстердем. Әтиең шушы йорттан сугышка китте. Абыеңнар, апаңнар ата йорты дип шушында кайталар. Монда миңа бүрәнә ярыкларына кадәр кадерле, улым.

– Ничек инде синең белән торасы килми? Мин бит чыгып китеп салабыз димим, шушы нигезгә салыйк, яңаны дим, әнкәй.

– Улым, әнә каршыдагы Бари абзыйның урыны буш. Сәвит белән сөйләш тә чистарта башла. Колхоз да ярдәм итәр. Барыбер буш тора, ташландык бит.

Шамил дәшмәде. Ачуын күрсәтмәскә тырышып чыгып китсә дә, Гөлсем апа сизде, каты бәрелмәде. Суыныр әле, минем киңәшемне тотар, уйлар, алай саласы килгәч салсын, каршымда гына, терәк булыр лар дип уйлады. Ишек төбендәге сәкесенә барып утырды. Тәрәзәдән ишегалдына карады. Кып-кызыл булып чәчәк аткан яран гөлен сыпырып куйды. Үпкәләтмәде микән улын? Түр якка чыкты. Урамга күзе төште.

Бари абзыйның иске өе каршында Шамил басып тора. Карап торды да китеп барды. Бари карт сугышка кадәр үлде. Карчыгы, ялгызы калгач, бик бетереште. Удмуртия якларыннан алып кайткан булган аны Бари абзый. Бик пөхтә, бик чиста карчык иде. Хатыны өч бала тапкан, тапкан саен үлә барган балалары. Гөлсем апа, Бари абзый үлгәч, карчыгын бик карады. Мунча кертте, камырын пешереп ашатты, бер ашыннан куймады. Картыннан соң озак яшәмәде карчык. 1944 елда үлеп тә китте. Менә шуннан соң инде ничә еллар үтте. Ике тәрәзәле өй кыйгаеп, уң якка авышты, капка артка китте, урам як коймалар череп ауды, ишегалларын, бакчаларны чия, чаган агачлары басып бетерде. Менә улы шунда өй салса...

Шамил туры сәвиткә китте. Бари абзый нигезенә өй саласы килү теләген белдерде. Хәбир Әхәтович берсүзсез риза булды.

 – Әйбәт уйлагансың, энекәш. Эшне бүген үк башласаң була. Ташландык ятмасын. Яшьләрне без авылда калдырырга тиеш. Бигрәк тә синең кебекләрне, энекәш. Документларны эшләрбез. Колхоз белән сөйләштеңме?

– Беренче сезгә килдем, Хәбир Әхәтыч. Ишек төбендә кыш бит.

– Син, энекәш, чистарту эшләрен кыш көне бетер. Яфраксыз агачларны кисү дә җайлы.

– Рәхмәт, Хәбир Әхәтыч, рәхмәт.

Сәвиттән чыгышлый колхоз идарәсенә сугылды. Анда да хупладылар аны. Чүп-чарны түгәргә трактор да белеште. Өйгә кайтышлый мәктәп ашханәсенә сугылды. Гөлзирәгә сөенечен җиткерәсе килү теләге шулкадәр зур иде.

 – Гөлзирә, иртәгә үк өй сала башлыйбыз.

– Ничек инде иртәгә үк? Әнкәй риза булдымы соң? Юк, Бари абзый нигезенә.

 – Әллә чиләнмисеңме? – Нинди чиләнү?

Безнең бит әле малай алып кайтасы бар. Патша заманында салынган өйдә гомер буе яшәмәбез бит. Әнкәй һәр бүрәнәсен кызгана икән ул өйнең.

– Алай димә, Шамил. Ул бит анда гомер кичергән.

– Юк, синең өй саласың киләмеюкмы?

 – Килә, мин бит салмыйбыз димим, әнкәй ташлап чыгып китәсез дип үпкәләр.

– Ул миңа үзе тәкъдим итте. Бари абзыйның хуҗалыгы өчен җаны әрни икән.

 – Ярар, тагын кич сөйләшербез әле.

– Сөйләшсәң дә, сөйләшмәсәң дә салам.

– Кызма әле, Шамил.

– Мин кызмыйм, киңәшләшәм генә, гел кирегә сукалыйсыз. Ярар диген.

– Ярар.

Шамил кызып чыгып китте. Кич әзрәк салып кайткан иде. Өй салу хыялларын кызып-кызып сөйләде. Гөлсем апа, Ходай уң итсен, дигән кебек, гел баш кагып торды. Шамил йоклагач, Гөлзирә Гөлсем апа янына кече якка чыкты, чаршау белән капланган караваты янына килеп утырды.

– Әнкәй, кәефең юк бугай?

 – Бар.

– Күреп торам бит.

 – Әйе, әллә ничек күңел сыкрап тора шул.

– Өй салу чире нык береккән бу Шамилгә. Көне буе сүзе шул турыда гына булды. Салсын, булмаса.

 – Салыгыз, балам, ул дөрес әйтә. Яшь чакта салып калырга кирәк. Иске өйдә гомер кичермәссез бит, мин сүттерми дип. Мин үлгәнче әле сез дә олыгаерсыз. Ходай ташламас, балам.

 – Әй, нинди үлем әле ул, әнкәй. Ходай гомер бирсен диген. Син безгә олы терәк бит.

 – Кем белә бит инде, кем белә.

 – Ярар, әнкәй, тәмле төшләр.

– Хәерле төн, балам.

 Й олдыз сөт сорап уянды. Гөлзирә сөт җылытты. Сөт кайнарланып киткән иде. Шешәгә салуга, шешә чык итеп чатнады. Бүтән шешә дә юк. Сабырсыз кызы һаман шыңшып тора. Ничек бирер гә инде бу сөтне? Гөлсем апа чоланнан кечкенә «чәки» шешәсе табып алып керде. Яхшылап юып сөтне шунда салдылар да, имезлекне кигезеп, Йолдызга суздылар. Кыз шешәгә карап торды да, тартып алып, идәнгә атты. Кычкырып елый да башлады.

– Кара син моны, нинди үзсүзле. Ике яше тулмаган, хәрәктир күрсәтә, – диде әбисе.

– Кызым, әйдә эчәбез, сөте тәмле бит.

– Эк, эк.

– Алай юмалап, баланы бозма. Бишне үстердем, алларына куйгач ашадылар, көйләп-җырлап торырга вакыт булмады, – диде Гөлсем апа, коры гына.

– Соң, шешәсен яратмагач, нишләтим соң? Аракы шешәсе бит инде бу, әнкәй.

 – Үзең беләсең, ләкин бу елаулары белән үтерә бу бала, – диде дә, күптәнге әйтәсе килгән сүзен әйтеп, кече якка чыгып китте.

Гөлзирә әллә нишләп китте. Бөтенесе бергә җыелган инде. Өй салып башка чыгу, бала елау, Шамилнең эчештереп кайтулары Гөлсем апаның күңелен тутыргандыр.

Матур сөйләшү бозылды бит әле дип уйлады Гөлзирә. Үзе дә арыды инде бу баланың көйсезлегеннән.

– Кызым, елама инде, әниең арыды бит. Әйдә эчәбез.

– Эк.

– Син тәтәй кыз бит, алай итмә.

 Йолдыз шешәне якын да китермәде. Бик озак үксеп елагач, йоклап китте.

 Төнлә тагын сөт сорап уянган иде. Гөлзирә караңгыда теге шешәдән йокы аралаш сөтне эчертеп бетерде. Бала тынычлап йоклап китте.

Иртән нәрәттән соң колхоз рәисе Шамилне чакырып алды.

 – Шамил, өйне нәрсәдән саласың?

 – Кирпечтән, Хәмит Фоатович.

 – Яхшы. Менә сиңа язу. Урман кисәргә диләнке. Кыш буена эш булды сиңа, энекәш.

– Менә бу сөенеч! Иртүк шуны көтмәгән идем. Юып алмыйбызмы?

 – Син, энекәш, ул эшне туктат. Хәзер әйдә, дөнья көтик без. Дөнья безне кумасын, без аны куып тотарга тиеш, аңладыңмы? Син – гаиләдә бүген иң кирәк кеше. Давай, Шамил Закирович, алга! – диде колхоз рәисе.

Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X