Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Соңгы яфрак

Чулпан ӘХМӘТ

Дәвамы.

Әнә шундый дәртле уйлар белән кайтты Гөлзирә эштән. Мәдинә апаның тәмле кыстыбыйлары белән чәй эчтеләр.

 – Болай җылы торса, бәрәңгене икенче атналарга утыртырбыз инде, – диде Мәдинә апа.

 – Ат беләнме? – дип сорады Саимә.

– Юк, балам! Атны сатабыз. Бәрәңгене хәзер кул белән утыртырбыз инде.

 – Ничек инде сатабыз? Әтинең аты бит ул! – бит очлары кызарып кычкырды Саимә.

– Мин аның кадәр малны ничек карап бетерим? Әтиегез үпкәләмәс. Мин аның белән киңәштем, – диде аз сүзле Мәдинә апа.

 – Ничек инде киңәштең? Ул юк бит.

– Җитте инде, Саимә. Син быел укып бетереп китәсең. Әнинең үзенә генә авыр бит. Мин дә китсәм...

– Ә син кая? – дип күзләрен зур итеп ачты Саимә.

– Кияүгә... – диде елмаюын яшерә алмыйча Гөлзирә.

– Тапкан вакыт, ат сату белән кияүгә чыгу мәшәкатен бергә китерер чак түгел, әллә соң ат саткан акчага туй итәсезме? – дип Саимә урыннан торып чыгып китте.

– Кызым, балам, – дип артыннан кыек-кыек атлап Мәйсәрә карчык иярде.

Сөйләшү дәвам итте.

 – Гөлзирә, күптән сорарга кыенсынып торам, үзең дә бер сүз әйт мисең. Нинди кияү турында сөйлисең син?

 – Болай гына инде, әни. Берәр кайчан кияүгә чыгармын бит инде.

 – Чыгарсың, Алла боерса, балам, чыгарга язсын. Мин теге Гөлсем малае турында сорамакчы идем. Сезнең очрашып йөрүегез хакмы соң ул?

 – Әни, беләсең бит инде. Ник сорыйсың?

– Мин бит әни кеше, ничек сорамыйм инде?

 – Әйе, әни. Без очрашабыз.

– Кызларны бик ярата икән дип ишетәм. Заманында персиятел малае булып үсте бит. Укытучылар да әле...

 – Кызларны яраткач, әйбәт бит инде. Димәк, мине дә ярата.

– Беркөнне фермада хатыннар да бик зарландылар. Тәскирәнең, Гөлшатның, Зәйтүнәнең малайлары шулай урамда уйныйлар икән, Шамил узып бара ди. Тегеләр бәләкәй бит инде «Шапак, шапак» дип үртәгәннәр. Килгән дә: «Койма башына менәсегез киләме, егетләр?» – дигән. Тегеләр «Әйе», диделәрме икән, белмим. Өчесен дә койма башына элеп киткән ди. Бик озак елап эленеп торгач, бакчага чыккан Гариф бабай күреп төшергән үзләрен, аннан рәхәтләнеп көлгән ди.

Гөлзирә эче катып көләргә тотынды.

 – Нигә шулай көләсең? Әйбәт эш түгел бит! – диде Мәдинә апа.

– Ник, дөрес эшләгән, үртәмәсеннәр. Кара әле, әни, атны сат, – диде дә чыгып китте.

Саимә абзарда ат янына баскан да аны сыйпап елап тора. Тегесе аңлаган кебек кешнәп куя.

 – Саимә, тынычлан. Ул бит безгә гел әтине искә төшереп тора, әнигә бик авыр бит, аңлыйсыңмы?

– ...Ярар, сезнеңчә булсын.

Атны иртән күрше авыл егете алырга килде. Мәйсәрә карчык:

– Кем атлы буласың, улым? Әтиең кем? – дип сораша башлады.

Күрше авылларны әзме-күпме белә иде карчык. Чөнки ул авылда сөт җыю комбинатында сөт аертучы булып эшләде. Якын-тирә авыллар һәркөнне иртән ат белән сөт тапшырырга киләләр иде. Бу комбинат бүген дә эшли. Мәйсәрә карчыкның инде яшь чагы узган. Сепарат әйләндереп утырырга куллары да сызлый. Хәзер комбинат сөт җыю урыны гына булып калды. Монда авыл халкы сөтен тапшыра да, аннан районга алып китәләр.

 – Минем беркемем дә юк, әби. Әти кечкенә чагымда ук вафат булган. Әнине былтыр җирләдем. Агроном мин колхозда, үзем генә яшим, өй салып ятыш, ат бик кирәк. Матаем да бар, югыйсә. Исемем Вәли, – диде, Саимәгә күз ташлап. Озын керфекләрен аска иеп, бит очы кызарып куйды Саимәнең.

– Бу чибәр кыз кем исемле инде? – диде Вәли.

 – Саимә ул, Саимә, – дип ике тапкыр кабатлады Гөлзирә.

Саимә, оялуын яшерә алмыйча, апасының кабыргасына төртте. Тегесе кычкырып ук куйды.

– Әби, бусы сезгә, атның хәере булсын! Яшь әле бу малкай, мин аны картайганчы җигәчәкмен, – диде Вәли, Мәйсәрә карчыкка фил төшкән сары каплы, кибетләрдә сирәк кенә була торган һинд чәе тоттырып.

 – Саклагыз атыбызны, мин аны бик яратам, – дип елап бакчага чыгып йөгергән кызга Вәли озак кына карап торды. Яше бар иде инде Вәлинең, яратып йөргән кызы гына юк иде.

– Тынычланыр әле, – диделәр Мәдинә апа да, Гөлзирә дә.

Вәли атны абзарына алып кайтып

куйды. Башта берәр атна ияләшә алмады малкай, авылын, туган абзарын сагынды бугай. Солыны иснәп тә карамады. Вәли акыллы егет, бик тиз ияләштерде. Җаен да тапты, аннан соң малларның телен дә аңлый иде ул. Беркөн җигеп, басуларны да карап кайтты. Чәчү бетеп килә. Сәбәп табып тагын Саимәләр авылына барасы иде. Чибәр кыз, дип уйлады ул.

Алмагачлар быел бөтен тырышлыкларын биреп чәчәк аталар. Гомер булмаган хәл. Авыл аклыкка төренде. Туйга әзерләнүче кәләшләрне хәтерләтә болар. Алма күп булыр инде, Алла боерса. Өй каршындагы алмагачын сандугач та бик мактый быел, таңга кадәр туктамыйча сайрый, былбылым.

Нәкъ әйткән вакытына килә Шамил. Әнә бүген дә сыерчык кебек капка төбендә сызгырып җибәрде ул. Гөлзирә әзер иде инде. Кичә генә әнисе районнан алып кайтк ан ак плащын кигән. Сары, озын чәчләрен таратып салган. Биленә кадәр төшкән дулкынлы чәчләре бик килешә аңа. Зәңгәр күзләренә туры китереп нечкә озын муенына бәйләгән зәңгәргә ак бөрчекләр төшкән юка шарфы да килешеп тора үзенә.

– Ипле генә йөрегез инде, кызым, – диде Мәдинә апа. Гөлзирә капкадан чыгуга, Шамил сүзсез калды. Күкрәк турыннан нидер йөгереп узды. Алмагач чәчәгенең бер таҗына охшатты ул Гөлзирәсен. Юк, таҗына гына түгел, тәмле кып-кызыл зур алма бирәсе чәчәгенә ошатты, юк, чәчәгенә түгел, алмасына. Кабып кына йотасы бит бу.

 Алар клубка кергәндә, танцы башланган иде инде. Яшьләрнең күзе аларга төште. Нинди матур икесе дә. Бүген аеруча. Яз бит, күңелләрдә – яз!

Гөлзирәне ошатып йөрүче башка егетләр дә бар авылда. Шамил шәһәр кызлары янына киткән чакларда озатып куючылар да була, ләкин Гөлзирә берсен дә якын җибәрми. Курка ул. Юк, Шамилдән түгел, ә Шамилнең теге егетләрне кыйнап имгәтүеннән курка. Андый очраклар да булды. Әгәр ишетсә, Шамил, һичшиксез, менеп төшә иде.

 – Ул – минеке генә! Тагын бер күрсәм... – дигән күп нокталы җөмлә белән төгәлләнә иде сүзе.

 Шамил Гөлзирәне вальска чакырд ы. Күбәләкмени, очты гына кыз. Сөю болынындагы иң гүзәл чәчәккә кунган диярсең. Үзе дә аңламады. Янәшәдәге вальс әйләнүче яшьләрне дә күрмәде. Гармунчы егет уйнады да уйнады.

 Клуб бикләнеп, яшьләр кайтырга чыктылар. Көн җылы, язгы саф һава, шомырт, алмагач чәчәге исләре башларны әйләндерә. Әйтеп бетергесез рәхәтлек урамда. Яшьләрнең һәркайсы шат тавышлар белән кайсы кая таралышып та бетте.

– Гөлзирә, әйдә мин сине бер җиргә алып барам, – диде Шамил.

– Кая инде ул?

 – Баргач күрерсең.

Колхозның шау чәчәк аткан алма бакчасы иде ул. Нинди гүзәллек! Анда керергә ярамый. Алмалар өлгергәч бигрәк тә. Саклыйлар.

 – Әйдә, рәхим ит, алмам, – диде Шамил.

 – Юк, кермибез. Күрсәләр. Штраф салсалар. Нәрәттә сөйләсәләр.

 – Бүген беркем дә юк монда. Салих исерек бүген.

 – Юк, яхшы түгел, Шамил.

– Шундый гүзәллекне күрсәтми мөмкин түгел бит сиңа, Гөлзирә.

Көчле куллары белән күтәреп алды да капкадан бакчага кереп китте. Ай нурлары төшеп, алмагачларны тагын да матурлатып, икенче төрле аклык өстәгән иде ул кичкә.

– Менә бу алмагач иң карты, иң тәмлесе дип сөйлиләр, Гөлзирә. Ул бер елны да чәчәк атмый калмый икән. Мин синең менә шушы алмагач кебек озын гомерле, аның чәчәкләре кебек матур булуыңны, берсеннән-берсе алма кебек балалар алып кайтуыңны һәм мине яратып яшәвеңне телим. Көзен дә бер яфрагын коймасын иде минем алмагачым, – дип, Шамил Гөлзирәнең иреннәренә үрелде.

Дәвамы бар.

«Шəһри Казан. ЯЗМЫШ» газетасыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев