Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Ул арыган иде...

Рифә РАХМАН. Хикәя

Ул арыган иде. Эшләгән эшем дә юк бит, дип уйлады. Әйе, бик арыган иде. Яшәргә дә өлгермәде юкса.

 Арыган да иде соң. Чын дуслары үлеп беткәч, аларны сагынудан гаҗизләнгән, ә һич белмәгән кешеләрнең шалтыратуларыннан, мәгънәсез сүзләреннән, ярдәм сорауларыннан ялыккан иде. Алай да, барысыннан битәр, арыганлык хисе ныграк басты, ахрысы, аны. Тирә-юньнең үзен ишетмәвеннән, аңламавыннан арыганлык иде мәллә ул? Әллә телевизорның тозсыз сериалларыннан, укыган «телсез» әсәрләреннән, шуларның мактанчык авторлары биргән әңгәмәләрдән, гаделсезлекләрдән тәмам тую булды микән?..

Бүген иртәрәк ятыйм әле, дип уйлады. Иң элек тәпиләренә кан йөгертмичә, аяк беләзекләрен кысып торган оекбашларын салып, диван аягы янына атты: уянгач, шуннан гына алып кияр. Аннан әнисе бәйләгән мамык шәлен сыпырып, сак кына иңнәреннән кузгатты. Ул исә, кәнәфи култыксасыннан шуып, идәнгә үк төшеп китте. Күтәреп аласы итмәде. Кулларында – хәлсезлек, билендә авырту сиздереп тора иде – иелмәве яхшырак...

Шәлсез, калын кофтасыз калгач, гәүдәсенә бераз булса да җиңеллек килде. Башмаклар кияргә яратмый иде. Сык ранып кына торып, алпан-талпан килеп, калын келәмнәрдән ялан аяк юыну бүлмәсенә таба атлады. Аның идәнендәге җылы яңа паласлар аяк бармакларын кытыклады. Карале, акча кызганмыйча алу яхшы булган: шуның астына яшеренгән таш идәне инде һич кенә дә аяк туңдырырлык түгел.

Хәерсез, көзге өстендәге ут янып калган икән. Элегрәк үз артыннан калмадымы дип тикшерә иде ул. Тикшергәнен онытып, аннан соң да кат-кат ишеген ачып карый иде. Бераздан туктады. Барыбер хәтерли алмагач, нәрсәсен карарга?! Бер карый, карадыммы соң дип, тагын карый, тагын... Өч тә була, дүрт тә, биш тә...

Хәзер, исраф өчен борчылуы, Аллаһтан куркуы, кешеләрдән оялуы һич кенә кимемәсә дә, кешесез бүлмәдә оныклары кабызып калдырган телевизор эшләп торуга да, ишекне бикләми генә йокларга ятуына да электәге кебек кәефе төшми. Ут тикмәгә янамы аңа, краннан су тамып торамы-юкмы – яшьлегендәге кебек игътибарга алмый. Түләргә пенсиясе җитә. Тамагы тук. Кияренә – искедән калган әллә никадәр күлмәк-кофта. Артыгын чыгып йөрмәгәч, тузмый да икән алар.

Бу дәрәҗәдәге битарафлык иренүдәнме, әллә шул ук арудан микән?..

Раковина янына килде дә кранны борды, пошкырып кызыл су ага башлады да туктап калды. Кирегә борып, юлын ук бикләп куйды. Төнлә тагын ремонтлаганнар, тагын ком-таш тыгылган моңа, бәреп ватмагае, дип уйлады. Җәен генә дә әллә ничә тапкыр су торбаларына пычрак буылды. Тотты да, гадәтенчә, үзе чистартты. Бүген менә, бер дә исе китмәгәндәй, акты ни дә, акмады дигәндәй, япты да куйды. Пычрак су агу бераз кимегәч, астагы күршесен яллар әле.

 Чыгып, кухняда гына кулын, битен юып алды да тагын кәнәфиенә сыенды. Әллә соң ятарга микән? Сәгатькә карады: төгәл биш. Иртәрәк икән шул әле. Эшкә йөрмәгәч, вакытны чамалау кыен. Кышын көн кыска – декабрь уртасында узганын да сизмисең.

 Барыбер көндез ятып алам дип, бүген урынын да җыеп тормаган иде. Берәрсе күрсә – шаккатыр. Әле ярый оныкларының ялда түгел чагы. Безне тәртипкә өйрәтәсең, үзең дә артыңнан җыймыйсың икән, дип тәмам аптыратачаклар. Телевизорны пульттан гына кабызды да җылы, әмма җиңел ефәк юрганы эченә кереп ятты. Кара, киемен алмаштырып та тормады. Ярар, барыбер торачак бит ул. Арыганлыгы кимесә...

Теге каналны куеп карады, монысын, карарлык нәрсә тапмагач, смартфоныннан тоташ яңалыклар сөйләүче бер каналны ачты да, йокысын качырмасын өчен, тавышын бераз баскач, колагын юрган белән каплады. Метер-метер тавышка изри торган гадәте бар иде: ул арада керфекләре авырая ук башлады, әмма уйлау дан туктый алмады.

Барыбер йоклатмасларын белә иде. Моңа да исе китмәде. Менә тагын, тор инде тор, ал инде ал, дип, телефон шалтырады.

Шул үзе кебек йоклый алмаучылар белән сөйләшеп, ул бүген болай да бер минут та йокламаган килеш, төнге өчтә торып утырган иде. Әллә алмаска инде?! Юк, кешене санга сукмау булыр. Ярамас.

Их, мәгънәсез: телефонны янына куеп ятарга оныткан. Көч-хәл белән карават кырына утырды. Шалтырау туктады. Инде ятыйм дип уйлаган иде генә, смартфоны яңа көч белән кабат чәрелдәргә тотынды. Башка номердан инде әллә? Алдагысының тавышына һич кенә дә охшамаган бу.

 Элек төнен шалтыратучылар тагын да күбрәк иде. Карале, кайсы көнне берәү дә исенә төшерми бит аны! Атна буе хәл белмәгән чаклары да бар. Моңсу булып китте. Моңсулык хисенә тагын арыганлыгы, сызланулары килеп кушылды.

Кимеделәр... Киттеләр... Кайчандыр ачуын чыгарган төнге шалтырауларны сагынып та куйгалый икән ул. Ник соң алайса Роберт абыйларын, Мөдәррис, Шамил агаларының, юк сүз табып, телефон алуларын көтә, ә менә яңа танышларының төнен борчыганнарына барыбер эче поша?.. Сизмәстән көлемсерәп куйды – яши алай булгач – бераз ачу китергеч нәрсәләр калган икән әле. Кәнәфидән телефонны алды да кире караватына барып ятты:

 – Тыңлыйм. Мондый гадәтне ул аферистлар карточкасындагы зур суммаларын үзләштергәннән соң кертте. Әйе, дип әйтергә ярамаган булган икән. Ул менә әйткән иде шул... Мәҗбүри дип, бик теңкәсен кортуларына түзмичә, почтада да, «әйе», дигән язуын, электрон култамгасын теркәткән иде. Вакытын озынайтмады озынайтуын, әмма файдаланып калырга өлгерделәр...

 – Тыңлыйм, – диде ул, трубкадан тын гына агылган көйнең матурлыгына исе киткән хәлдә тагын бер кат.

 – Әә, шулаймыни? – диде аңа чыбыкның теге башыннан таныш композиторы. – Сез тоташканчы, уйный тора идем. Наилә ханым әле бу. Шигырегезгә бер көй язган идем менә. Тыңлатасым килеп китте дә...

– Ә мин менә йокламакчы идем...

– Авырмыйсыздыр бит? Бик иртә...

 – Күптән йоклаган юк. Төн җиттеме, көндез йоклаучылар шалтырата.

 – Көйне генә уйнап күрсәтим инде,– диде танышы.

Ял иткәч, йоклап алса, төнлә фәнни мәкалә язмакчы иде ул. Музыка тыңласа, булмый

инде. Фәне дә арытты. Юк, анысы туйдырды ук бугай. Файдасызга сөйләү, язу шулай арыта, туйдыра микән әллә язучыны?..

 – Фәнни эш эшләмәкче идем, фикер онытыла инде. Шигырьгә, көйгә кереп китсәм... чыга алмыйм.

Б у гадәте бер дә үзгәрмәде: башында бер-бер артлы туган шигырьләрне кәгазьгә теркәргә һаман да иренә. Хәзер язуны, кулдан язуны бөтенләй сөйми.

– Аннары эшләрсез. Мин бит җырлап кына күрсәтәм.

– Тиз генә, яме.

Сәгатькә карады. Әле юньләп тыңламады да, сөйләшергә өлгермәделәр дә... ничә минут узган! Йөгерә генә бу сәгать! Олыгайгач, вакыт узмый, ди иде бабалары. Хәзер тилерде ул вакыт дигәннәре. Олыныкы да уза, кеченеке дә. Беркемнең куып тота алганы юк. Ул инде арыды, бернине, беркемне куарга да теләми.

– Тагын бер тапкыр җырлыйм әле-е-е? Тавышым ачылыбрак киткән кебек хәзер.

– Җырлагыз, тыңлыйм, барыбер йокы да качты, көне буе башта йөргән фикерләр дә өзелде. Мәкалә язу теләге дә үтте...

Көй ишетсә, күңеленә шигырь арты шигырь киләчәген белә иде ул, артык бирелеп тыңламаска хәл итте. Ә ничек тыңламыйсың: марш, ди, ә барыбер моңлы марш бу, күңелне эретә торган җыр. Дәртне кузгата торган, бер аякка атлата торган түгел, яшьлекне исенә китерә торган сүзләр.

 Наилә ханымга нигәдер бик ошаган шигырьне ире белән аерылгач язган иде ул. Моңайган, сагынган, аны матур итеп уйлаган бер вакытта. Хәзер инде аның хакында болай матур яза алмый да торгандыр. Арыды аны сагынып язудан... Туйды! Үзен күрсә, гомумән, яза алмый... Яшәүдән туктаган кебек була.

Тар гына, әмма кысанлыгы һич кенә дә сизелмәгән фатирда язу машинкасында рояльдә уйнаган кебек баса иде ул шигырьләрен яшьлегендә. Компьютерга күчкәч, күңелендә җыр күпмедер кимеде. Аның төймәләрендә нота чыгара алмый ул, әмма ритмны барыбер суга! Барыбер җырлап-елап яза...

Үзәккә күченгәч, балконнан Җиңү салютын карап торганда күңелендә туган маршка әйләнгән шигырь. Ни өчендер, ирен уйлау белән кушылып туган иде. Оныклары белән бәйрәмдә йөреп кайткач, бергәләп кызларын күтәреп салют карарга чыкканнары исенә төшкәнгәдер инде.

– Наилә, ятармындыр, ахры, иртәгә яңадан тыңлармын,– диде ул кинәт, күз төбенә типкән яшьне сөртеп.

– Ярый алайса. Гел Сезне күз алдына китереп яздым мин бу көйне!

 – Мин дә шулай ук тыңладым.

 Тагын бер генә артык җөмлә әйтсә дә, сөйләшү дәвам итәчәк иде. Кирәкми – арытты. Кыртрак кына саубуллашты да телефонны сүндереп үк куйды. Мәкаләне төнлә язармын инде, дип уйлап, тагын урынына барып ятты.

 Ун да тулды, унике дә, бер дә. Әле йокыга китмәгән иде. Торып, ашарга пешереп ашады да тагын ятты. Бераздан сәгатенә карады. Тагын өч җиткән! Барып, кызы Америка кадәр Америкадан кайтарткан йокы даруы эчте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев