Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Ул арыган иде...

Рифә РАХМАН. Хикәя

Ахыры.

Шул гына китерсә инде ул йокы дигәннәрен! Нормадан артып китте дип тормады, кулына ялгышлык белән артыгын коелган төймәләрне кире савытына тутыр мады – барысын бер тын белән йотты.

 Уйланып яткан килеш йокыга киткәнен сизми дә калган. Төш икәнлеген аңышмаган иде әле. Ниндидер бәйрәмгә җыелган халык арасында басып тора. Танышлары юк сыман... Караштыра торгач, сул ягында иңнәренә соры капрон өчпочмаклы косынка салган, зәңгәр коф та кигән Нәҗибә Сафинаны күрде. Язучыларын ерактан эзләгән булам, янда гына икәннәр, дип сөенде. Консерватория кебек җирнең вестибюлендә торалар, имеш. Каршыларында саргылтымрак колоннага яны белән бер хатын терәлеп баскан. Һе... анысы да куе йон кофтасы өстеннән шәл япкан. Ак. Мамык. Көзге. Тездән өстәге озын кунычлы итекләрен соры итәге каплап тора. Элек мәктәп укытучылары шулай киенә иде. Сәер... Кайдан килеп чыккан ул монда?

Кинәт хатынны игътибар белән күзәтүенә аптырады. Иренмичә... тиктомалдан. Арыган бер хәлдә. Бер кырда урындык-мазар тапса, шунда барып утырыр әле.

Шулчак Нәҗибә апасы, бик зур дәүләт серен белешкәндәй, башы белән генә аныкына иелеп, теш арасыннан сыгып диярлек сорады:

– Ул хатынны беләс-с-сеңме?

– Юк.

 – Һм... – диде Нәҗибә ханым, дөньядан хәбәрсезлегенә шаккаткандай, борынын җыерып, читкә карагач.

Әллә беләдер дә. Оныткан гынадыр. Чәчләре озын, соргылтыммы, һич кенә дә кара түгел. Ябык. Шәл тотып, кулын күкрәк турысында кушырганга охшаган. Арты белән торганга гына ябыграк күренә, ахрысы. Уена батып, Нәҗибә апасының кем дип атаганын да тыңламаган лабаса.

– Шагыйрә... – дигәнен генә ишетте дә:

– Исеме бөтенләй таныш түгел, – дип җавап кайтарды.

 – Белмисеңдер, ул Рушания Гарипова псевдонимы белән яза.

– Оо, аны укыган бар. Шәп шагыйрә!

Нәҗибә апасы ни кире какмады, ни җөпләмәде. Чыннан да, яхшы яза бит, дип, үз-үзе белән килеште.

 Рушания Гарипова... Менә кем икән ул! Менә кемнең шигырьләрен укыгач, бервакыт бик шаккаткан иде ул. Шулчак кинәт музыка башланды. Теге ханым сискәнеп киткәндәй булды. Ул үз көйләренә җыр көткән икән, бөтен дөньясын онытып тыңлаганга охшый иде.

 Онытылмаслык та түгел: көе дә, сүзләре дә гаҗәеп матур иде шул. Аптырады. Бердән, аныкыларга тартым язылганнар. Аннан... Гадәттә, кемдер белән хушлашканда, автор җырларын тыңлаталар иде. Халык күп, әмма тегендәме-мондамы куелган мәет күренми. Автор исән. Исәрләнеп диярлек тыңлый әнә. Нәрсә хөрмәтенә соң бу? Дәүләтнең өченче пландагы җитәкчеләре дә күренми...

 Әллә соң чын татарча җырлар белән хушлашу мәҗлесенә җыелганмы барысы да. Йөрәге айкалды. Берзаман моңсу талгын көйләр тукталды да тагын да тәэсирлерәк, әмма икенчерәк стильдәгеләре башланды. Соңгысының сүзләре үтә гади иде, башкарылуы бер дә табигый тоелмады: көенең тональносте куплеттан куплетка нигәдер үзгәрә иде – тоны, авышлыгы алмашына.

Алдагы җырларны да бергә кушылып җырлаган, проигрыш вакытларында кабатлап истә калдырган иде. Инде барысы да онытылды. Хет берсен ятлап өлгерергә кирәк иде. Шул вакытта гына башына, төш түгелме соң бу, көе дә, сүзе дә үземнеке түгелме соң, дигән уй килде.

 Төшендә ул еш яза иде. Шигырь дә, хикәя дә, роман да. Мәкалә язмый. Фәннән ул төшендә дә качарга тырышып яшәде.

 Кара кеше дә яздырып киткәләде аңа, әмма торып, күзен ачтымы, барысы да онытыла, сюжетлар өзелгән урында киселә. Күзне ачмый гына, өстәл янына барып карыйм әле, дип уйлады. Тора алмады. Бер калкынды, ике... ниһаять, тырыша торгач, көч-хәл белән кузгалып китте, әмма гәүдәсе һич тә ял итмәгән, бик тәбик тә арыган килеш калган иде.

 К армаланып кына эш бүлмәсенә керде дә, капшап карандаш тапкач, күзләрен кысык кына ачып, ярымйокылы халәттә соңгы җырның текстын өстәл өстендә яткан кирәкле эш кәгазенә язып куйды:

Яшьлек сурәтендә

 Кызый ятып тора:

 Хыялый төш

Караватка тартып тора.

Тормыш сурәтендә

Ханым ятып тора.

 Арулары

Караватка тартып тора.

Картлык сурәтендә

Карчык ятып тора.

 Хыялсыз көн

 Караватка тартып тора.

 Аннан барып ятты. Арыган иде шул. Шул арулары, әллә сызлаулары һаман да басылмаган идеме, күзләрен яңадан йокы алмады. Торып ут яндыргач, эш бүлмәсенә керде. Бик кирәкле кәгазенә таракан язуы кебек ермачланган шигырьне укыды да шаккатты. Нинди матур көй язып була инде моңа, дип уйлады. Шушының кадәр гади сүзләргә. Үлчәме дә җырныкы түгел. Ритмын тоту кыен.

Алай да... музыканың шатлыктан сагышка, моңга таба үзгәргәненә инде бер дә аптырамады. Бөтен гомере сыйган ләбаса бу тугыз юл эченә! Яшьлегенең шат хыяллары, хатынлык көннәренең хәсрәт-борчулары, арулары, сүнә, сүрелә барган сәгатьләре...

Телендә Раушания Гарипова дигән бер исем бөтерелә дә бөтерелә иде. Безнең яшьтәгерәк ханымга тарта дип караган иде ул аңа төшендә. Әллә соң берәр шундый шагыйрә бар микән, дип уйлады. Ул белмәгән каләм тибрәтүчеләр, үзләрен язучы дип санап йөрүчеләр хисапсыз бит хәзер. Компьютерны кабызды да ханымның исемен теркәде. Әллә никадәр икән мондый исемдәге ханымнар. Социаль челтәрләрнең берсенә кереп, Раушания Гарипова дигән профильне ачты: төшендә күргәндәгедән калынчарак, чәчләре карасурак, әмма нәкъ ул күргәндәгечә аксыл яңаклы бер ханым. Алабугада туган, Мамадышта яши, 1961 елгы...

 Статусына «Я строю мысленно мосты...», – дип язып куйган. Әллә соң күперне төшендә аңа таба үзе салдымы фотограф булып танылган бу ханым? Ерак күперләр аша юл ярып, ябыгып киткәнме? Шул чагында катлаулы тормыш еллары узган шагыйрә кебек арыганмы?.. Ә менә рәсемендә... юк, бер дә арыганга охшамаган. Көне гөлләр арасында, күперләр өстендә уза икән әле:

Тормыш сурәтендә

Ханым карап тора...

И Аллам, телендә тагын шул шигырь бөтерелә башлады, ә бит арыган иде ул, профилен карагач, барып ятармын, дип уйлаган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев