Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Хыянәт

Ахыры. Башы алдагы санда.

Ике яңа таныш икесе ике утта иде. Икесендә ике язмыш, ике очрак булса да, бер-берсен аңладылар. Чөнки Ләйсәннең яңа танышы Фирая күңелендә намус, яхшы түгел, кеше тормышын бозарга ярамый дигән төшенчәләр яшәвен ул бик тиз сизде. Бөтен кеше дә бер төрле түгел икән әле дигән нәтиҗә чыгарды. – Бар кешеләр дә синең кебек уйламыйлар шул, Фирая апа. Минем иремнең юлында синдәйләр очрамады... Кеше бәхетсезлегендә бәхетле-татлы тормыш кору өчен җан талаштылар... Тик юкка... Соңыннан ул өченче кеше икәнен аңлады. Миңа юл бирде. Аралары өзелде дип уйлыйм. Хәер, бәлки мин генә сизмимдер. Ул эштән китте, ләкин районнан бит ерак китмәде. Ул сөюеннән качып китмәде, – дип куйды Ләйсән. Г өлүсә белән Илдарның якын мөнәсәбәттә булуын дуслары аша ишетсә дә, Ләйсән башта ышанмады. Гаиләсе дип өзелеп торган, балаларын сөеп туймаган ир чит хатын янында ниш ләп йөрсен инде. Аңа үз гаиләсендәге җылы, игътибар һәм ярату да җитәрлек бит. Хатынның беренче ялгыш фикере шушы булды. Икенчедән, ул иренә артык ышанган өчен үкенде. Өченчедән, телефонына кагылуы өчен үзен сүкте. Белми яшәсә, җиңелрәк булыр иде. Ә бәлки инде бу вакытта ирсез дә калыр иде. Илдар җитәкче урыннарда эшләгәч, телефонын бер минутка да үзеннән калдырмады. Хәтта мунчага барганда да күтәреп кереп китә иде. Күп вакыт телефон кесәсеннән чыкмады. Хатын аны шулай тиеш дип уйлады. Бер көнне Илдар мунчадан соң телевизор каршында йок лап китте. Телефон исә зарядкада калды. Гомер булмаганны, ул телефоны бар икәнне онытты. Шул вакыт чылтырап килгән хәбәргә хатын игътибарсыз кала алмады. Телефон экранына чыккан вак хәрефләргә күзе төште. Башын укыды, азагын хәтерләми ул. «Ике сәгать инде хәбәрең юк. Синең өчен борчыла башладым, кадерлем...». Ике сәгать тә бер-берсен югалтышып тормаган кешеләр арасында мөнәсәбәтләрнең нинди булганын чамалыйсы кыен түгел иде. Хатын хәбәрнең азагына барып җитә алмады. Аңы томаланып, күрше бүлмәгә чыгып китте. Эчендәге ярсу тынычланырга уйламый да иде. – Вәт, әйбәт ир. Менә аның бердәнбер Илдары. Тынычлыктан туйганмы? Дәрәҗә шулай итәме – хатынның башы катты. Ләйсән укытучы булып эшли. Хезмәтеннән бирелгән ноутбугы да зал өстәлендә генә тора. Ул бар фикерен җыеп, ире уянганчы, ватсапны ноутбугына тоташтырып куйды. Менә хәзер күрер инде, ире нәрсә дип җавап бирер дә, хатын ниләр язар. Бик тирәнгә китсә, үзе дә булышмый кала алмас. Әлбәттә, ир, тору белән иң беренче эш итеп, телефонын алып кесәсенә салды. Аннан хатынына чәй ясарга кушып, йокы бүлмәсенә кереп китте. Хатын инде бу көнне чәй ясарга чыга алмады. Аның башы томаланган, берни аңлар дәрәҗәдә түгел иде. Ир йоклап китүен әйтеп гафу үтенгәндә дә, иртән эшкә киткәндә үк кереп чыгасын әйткәндә дә таш курчак кебек утыра бирде. Кычкырмады, артыгын әйтмәде, шул ук вакытта сөйләшмәде дә, ире янына чәй эчәргә дә чыкмады. Ир аның эше күплеген аңлап, йокы бүлмәсенә кереп ятты да, иркенләп, тынычлап сөйгәне белән язышырга кереште. Яратам, сагынам, духи исләреңә кадәр якын... Хатын күптән ишетмәгән сүзләр. Һәм беркем дә белми, алар шулай күпме язышкандыр, бер-берсенә күпме матур сүзләр әйтешеп, киләчәккә планнар коргандыр. Нинди генә акыллы булырга тырышса да, Ләйсәннең: «Мин дә яратам да бит, тик гаиләм бар. Алар мине синнән катырак ярата һәм ышана», – дип язып җибәрүдән башка чарасы калмады. Язышкан хатларны компьютер аша укып булуын Илдар әлегә кадәр белмәгән дә иде. Ләйсән янына килеп баскач, хатын урыныннан торып: «Мә, җибәргән матур фотоларын зур экраннан кара. Иртәгә иртә белән үк барып йөрмәслек булсын», – дип, урыныннан ук торып чыгып китте. Бу көнне сүзләр шуның белән бетте. Ир дә, хатын да йоклый алмады. Өйләнешкәннән бирле беренче тапкыр алар икесе ике бүлмәдә йоклады. Иртән исә хатын балаларын мәктәптә калдырды да, беренче дәрескә дә керә алмыйча, иренең эшенә китте. Аның балалар каршына кереп басарлыгы да, дәрес аңлатырлыгы да, гомумән, авыз ачып сүз дәшәрлеге дә юк иде. Гөлүсәне күргәч, сүзләре дә чыкты, теле дә ачылды. Телефонына төшереп алган матур сүзләрен күрсәтә-күрсәтә бик озак сөйләде, бөтен тормыш ларын сурәтләп бирде ул. Тик сыңар күз яшен дә күрсәтмәде. Үзен саткан ир өчен елап утыру аңа түбәнлек тә, оят та булыр иде. Тормышта күпне күргән, хыянәтләр кичергән, ниндидер сөяркә котыртуы аркасында кыйналып арыганнан соң аерылып кайткан Гөлүсәнең үзенә дә авыр булып китте. Аның «сөяркә« исеме күтәрәсе килми иде. Көндәшлек ачысын да, белә торып кичерүнең нәрсә икәнен дә ул яхшы белә. Үзе дә шул юл буйлап узган. Тик ул да хатын-кыз бит. Илдарга тыныч кына карый алмаган, бер-берсенә тартылуларын белгәч, кире кагарга көче җитмәгән. Гөлүсә акыллы хатын булып чыкты. Тыныч кына аңлаштылар, гафулар үтенде, үзенең башыннан кичкәннәрне сөйләде. Башка араларына кермәячәген ышандырып, Ләйсәнне озатып калды. Шул ук көнне эштән китәргә гариза язуы ишетелде. Тик ялгыз башы районнан ук китәрлек чамасы югын бик яхшы белә иде. Х атын әтиләре белән булган хәлләрне балаларына сиздермәде. Ире белән дә зурдан кубып бер сөйләштеләр, әйтәсен әйтештеләр дә, башка бу темага әйләнеп кайтканнары юк. Ләйсән генә кайвакытларда аралары өзелмәгәндер дип шикләнә. Тик бәйләнер, иреннән сорау алыр сәбәпләр күрми. Калага барып төшүгә, Ләйсән авыр уйларыннан арынырга, кабат бу турыда уйламаска теләде. Тормыш матур бит. Һәр адым саен матурлыклар очрый, дуслар сәлам бирә, туганнар хәлен сораша, балалары килеп сарыла. Уйларыннан озак арына алмады ул. Дусты Сиринә бик кәефсез генә каршы алды. Йөзләре дә үзгәреп киткән иде. Төне буе йоклый алмавын, башы авыртуын әйтеп зарланып та куйды. Күзләре генә түгел, йөзе дә балкып торган дустын андый кыяфәттә күргәне юк иде Ләйсәннең. Әле ике-өч көн элек кенә очрашырга сүз куешканда да, сүз саен чаркылдап көлеп җибәрә иде. Бик теләп үзенә кунакка чакыр ды. Кунакка килүен үтенде. Ишек ачылу белән йөгереп чыгып, кулын кыса торган ире дә кереп бикләнгән бүлмәсеннән чыкмады. Хәтта чәй куйгач та Сиринә аны үз яннарына чакырмады. – Син үзеңә алма тагын. Бераз үпкәләшеп алган идек. Хәзер менә бер-беребезгә вакыт бирдек. Киләчәкне ничек дәвам итәргә икәнен уйлыйбыз. Башларның каткан чагы, дустым, – дип куйды Сиринә. Елый да алмаслык хәлгә килеп каткан иде ул. Елмаю да ясалма. Авызын ачса, ут чәчелер кебек. – Әллә нәрсә генә булды шунда. Мин тормышта болай алданырмын, ирем янәшәсеннән миннән башка тагын берәү атлыйдыр дип башыма да китергәнем юк иде. Теге йөри, бу йөри дип кеше сөйлисе генә рәхәт икән. Ә үзеңә килеп кагылгач... Ләйсән ни дияргә дә белмәде. Бите уттай янарга тотынды. Үзе белән булган хәлләрне ничек кенә дус булсалар да, Сиринәгә сиздерергә теләмәгән иде ул. Яшереп калып булмас, ахрысы. Күңеле мөлдерәп тулган. Үзе дустын тыңлый, үзе үткәннәрен уйлый. – Хыянәт кагылмаган гаилә бар микән ул. Сабыр бул дияргә дә белмим, аерыл дип тә әйтә алмыйм. Ялгыз да җиңел булмас. Болай да гомерлеккә табы калачак. Хыянәтне онытып булмый шул, – дип кенә әйтә алды ул. Шуннан барысы да аңлашыла иде. Ике дусның бер-берсеннән яшерер серләре юк иде. Төне буе сөйләштеләр. Елаштылар да, көлештеләр дә. Ирләргә сер бирмичә яшәргә, көчле һәм нык булырга сөйләштеләр. Б ер-берсен яхшы аңлады хатыннар. Аерма шунда гына: Ләйсәннең ире ялгыз хатын белән чуалса, Сиринә тормыш иптәшенең аралашкан кешесе – пар канатлы. Берсенең – ире, икенчесенең хатыны бар. Киләчәккә бер ышаныч та булмаган килеш, ник гаилә бозарга кирәктер. Күрәсең, азгын хисләрен алар йөгәнли алмый. Сиринә иренең соңга калуларына күнексә дә, кибеткә йөри башлавын, үзенә киемнәр күтәреп кайтуын аңлый алмый иде. Хатыны алам дигәндә дә каршы чыга, алгач та кимичә аптырата иде бит алдан. Артыннан күзәтә торгач, Сиринә иренең очына чыкты. Ул базарда ир-атлар киеме сатучы ханым белән аралаша башлаган икән. Товар алырга барганда озатып куйган, каршы алган иргә хатын рәхмәт йөзеннән киемнәр бүләк иткәләгән. Кибет буйлап артларыннан килеп, тәмләп чәй эчкәннәрен, озаклап сөйләшкәннәрен сабыр гына көтеп, кайтыр вакытларында гына каршыларына чыккан Сиринә. Җепнең очы чишелә, тик берни дә үзгәрми. Бары тик өйдәге мөнәсәбәтләр генә катлаулана. Ир әллә ни борчылуын сиздерми. Хатында, нигә кирәк булды моны белү, дигән үкенеч тә бар. Кеше гаиләсендә ни барын белеп булмый. Ләкин беркемнең дә эче буш түгел икәнлеге көн кебек ачык. Азгынлык, булганына шөкер итмәү күп гаиләләрне эчтән кимерә. Кемдер, элек тә булган, дияр, кайберәүләр чит ил сериаллары белән бозык лык килде дип нәтиҗә ясар. Ничек кенә булса да, кешенең аңы, мөмкинлекләре арткан заманда күңелгә тынычлык җитмәве көн кебек ачык. Ләйсән хәзер бар нәрсәгә шикләнеп карый. Үзе дә сизмәстән шундыйга әйләнде ул. Инде лаеклы ялда булган танышы Мөршидә апа белән сөйләшкәннән соң да, ялгышмыймы икән бу хатын, дип уйлап алды. Мөршидәләрне күптән белә. Гаиләсе белән аралаша. Бу юлы ул эшенә йомыш белән сугылган иде. Сүз арасы сүз китте. Мөршидә ирен мактап алды. – Мин Рәшиткә бик рәхмәтле. Мине хыянәтсез яшәткәне өчен аңа хөрмәтем көннән-көн арта гына бара. Тигез картлыклар язсын иде инде Ходай, – дип куйды ул. Бу очракта Ләйсән аларга кызыгып карарга, хәтта көнләшергә тиеш иде. Ләкин үзенең тормышын күз алдыннан уздырды да: «Әй, җүләр дә инде бу хатын-кызлар. Ышанабыз шул инде. Ышанмасаң яшәп булмый бит», – дип куйды. Үзе Мөршидәне елмаеп озатып калды, ә башында күпме уй, күпме икеләнү һәм киләчәге өчен борчылу иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев