Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 1 декабрьдән сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр декадасы старт ала

    Бүгенге көндә районда алар 1157 кеше исәпләнә, шуларның 49ы балалар

    Традиция буенча бу ункөнлектә мәдәният учреждениеләре күп төрле чаралар үткәрә: концерт программалары, ял кичәләре, мастер-класслар, конкурслар, экскурсияләр, күргәзмәләр, шулай ук өйгә килеп тә котлаячаклар.

    Туган якны өйрәнү музее «Без бер-беребезгә кирәк» акциясе һәм декоратив - гамәли иҗат буенча мастер – класс үткәрүне планлаштыра.

    Зирекле авылының халык иҗаты һәм көнкүреше музее хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр куллары белән эшләнгән «Чигүләрдә табигать буяулары» дип аталган күргәзмә оештырачак. Мөмкинлекләре чикле балалар өчен төрле төстәге җепләрдән бәйләү буенча «Үз кулыңа ышан» дигән мастер-класс үтәчәк һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр янына барып котлау оештырылачак.

     Әдәмсә авыл китапханәсе «Язмышка каршы торып» дип исемләнгән тематик күргәзмә оештырырга ниятли, Петропавел авыл китапханәсе «Игелек йөрәкләрне якынайта» дигән чара уздырырга,ә Тубылгытау авыл китапханәсе - «Тиңнәр арасында тиң булып» дип исемләнгән толерантлык дәресе үткәрергә җыена.

    Ленино авыл китапханәсендә «Алар белән горурланырга була» дигән аралашу сәгате узачак.

    Авыл мәдәният йортларында  «Изге йөрәкләр» дип исемләнгән тематик концертлар циклы оештырылачак.

    «Кайгырту» ХСХКҮ белгечләре  социаль хезмәт күрсәтүдә булган кешеләрнең өйләренә барып бушлай социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтү буенча «Игелек визиты» акциясе уздырачак. «Кайгырту» ХСХКҮнең шәфкать туташы  сәламәт яшәү рәвеше темасына кагылышлы лекция белән чыгыш ясаячак.

    Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Игелек һәм шатлык дөньясы» дип аталган мәдәни- күнел ачу чарасы оештыра. Балалар төрле уеннарга һәм конкурсларга җәлеп ителәчәк.

    «Аҗаган» яшүсмерләр клубы берничә темага багышланган әңгәмә үткәрәчәк.

    4 декабрьдә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге «Олимп» УСЗда һәм «Жемчужина» бассейнында спартакиада оештырачак. Аның максаты - мөмкинлекләре чикле кешеләрне спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм алар арасында иң яхшы спортчыларны ачыклау.

    Мәктәпләрдә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашында сыйныф сәгатьләре һәм мастер-класслар үтәчәк.

    Санитар-эпидемиологик хәлнең начараюы сәбәпле, интернат-йортка районның иҗат коллективларының килүе чикләнгән. Әмма интернат белгечләре анда яшәүчеләр өчен байтак кызыклы чаралар планлаштырган. Шәфкать туташы «Үзенчәлекле кешеләр» дигән әңгәмә, ә социаль эш буенча белгечләр - шашка, адаптив спорт уеннарына багышланган турнир уздырачак. Чаралар программасында шулай ук кызыклы викториналар, эш күргәзмәсе белән индивидуаль иҗади дәресләр, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында мотивацион фильмнар да бар. Хатын-кызлар өчен спа-процедуралар һәм фотосессия оештырачаклар.

    Мәшгульлек үзәге мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен мәгълүмати-консультатив хезмәтләр һәм эшкә урнашуда булышлык күрсәтү максатыннан «Ачык ишекләр көне» акциясе планлаштырган. Ункөнлек дәвамында эш бирүчеләр белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен билгеләнгән квота кысаларында эш урыннары булдыру мәсьәләсе  каралачак. Шуңа бәйле рәвештә «вакансияләр буенча кайнар линия» телефоны (2-23-43 ) эшләячәк.  

    Халыкара мөмкинлекләре чикле кешеләр көне барыбызны да берләштерә! Без исә аны алар өчен күңеллерәк итәргә тырышырбыз һәм алар үзләре дә көчле якларын һәм иҗади сәләтләрен күрсәтә алачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: